- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Особенности логопедической работы с детьми с СДВГ»
- «Психологическое сопровождение детей и подростков с СДВГ»
- «Дошкольник с СДВГ: особенности работы с гиперактивными детьми»
- «Специфика обучения и воспитания школьников с СДВГ»
- «Дети и подростки с СДВГ: особенности обучения, воспитания и психологической поддержки»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен бармак уеннары куллану
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Теремок ” балалар бакчасы
Проект эше.
“Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен бармак уеннары куллану”
Әзерләде: Базарлы Матак авылы“Теремок”
балалар бакчасы тәрбиячесе
Вәлеева Гөлнур Рифгать кызы
2017
Эчтәлек
Эчтәлек | битләр |
Кереш өлеш. | 4 |
Проектның актуальлелеге | 5 |
Проектның максаты һәм бурычлары | |
2.1.Проектның максаты | 5 |
2.2. Проектның бурычлары | 6 |
2.3.Проектта катнашачак төркем | 6 |
Проектның нәтиҗәсе. | 6 |
4.Проектны тормышка ашыру этаплары. | 6 |
5. Проектның программа чаралары. | 7 |
6. Проектны тормышка ашыруда көтелгән нәтиҗәләр. | 7 |
7. Йомгаклау. | 7 |
8. Әдәбият исемлеге. | 8 |
9. Кушымта 1 | 9 |
10. Кушымта 2 | 11 |
11. Кушымта 3 | 12 |
12. Кушымта 4 | 13 |
13. Кушымта 5 | 14 |
Кереш өлеш.
Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә-юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау һәм кеше шәхесе формалашуда иң мөһим чор. Психик яктан сәламәт булуның бер чарасы буларактрадиционбулмаганбармак уеннары тора. Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы , шулай ук баш миенең эшчәнлеген яхшырта ,психик үсешенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, алар нәниләрдә дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек кебек сыйфатлар да тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Уен вакытында балаларның иҗат мөмкинлекләре ачыла, мөстәкыйльлекләре арта, оештыру сәләтләре үсә.
Уен вакытында баланың күңеле күтәренке, көр була, һәм бу халәт аның нерв системасына уңай йогынты ясый. Уен вакытында тәрбияче һәр баланың нәрсәгә сәләтле булуын, аның оештыру мөмкинлекләрен яхшырак күрә ала, холкын, гадәтләрен күбрәк аңлый. Уен ярдәмендә оялчан, үз эченә бикләнгән балаларны да “уятырга” мөмкин. Уендагы текстка, җырга кушылып, аның кагыйдәләрен үтәп, йә булмаса ниндидер роль башкарып бала үз көченә ышанырга, эшләгән эшенә бәя бирергә өйрәнә, анда башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә.
Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел күтәрү, кәефен яхшырту чарасы булып тора. Бармакларның сөйләм үсешенә дә тәәсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт ул.
Хәзерге вакытта ата-аналар да бармак уеннары уздыру белән ныграк кызыксына башлады. Ләкин балалар бакчасында өйрәнү өчен лексик темага уеннар табу бик авыр. Бармак уеннары рус телендәге китапларда еш очрый, ә татарча ярдәмлекләрдә андый күнегүләр сирәк була. Л.Х.Дәүләтшинаның «Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез» дигән китабы моңа мисал булып тора. Без бу китап материалында гына тукталмаска тырыштык һәм рус телендә чыккан кайбер җыентыкларны өйрәнеп чыктык. «Развитие мелкой моторики рук у детей раннего возраста» (Е.А.Янушко), «Солнышко на ладошке. Пальчиковые и жестовые игры детей от года» (Е.А.Савельева), «Гимнастика для пальчиков – для девочек и мальчиков» (Т.П.Трясорукова) шундыйлардан.
“Балалар бакчасында бердәм аралашу эшчәнлегендә вак маториканы үстерү өчен традиционбулмаган бармак уеннары куллану проектының максаты - балалар белән бармак уеннары уйнап сөйләм телен баету гына түгел, ә хәтердә ныгытып калдыру. Бу проект менә шундый максат белән эшләнелде.
Проектның актуальлелеге.
Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый. Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.
Бармак уеннары кече яшьтәге балалар белән индивидуаль якын килеп эшләүне таләп итә.
2.1. Проектнын максаты:
1) Балаларның традицион булмаган бармак уеннары, кул чуклары күнегүләре аша сәламәтлекләрен ныгыту, психологик уңай халәт тудыру;
2) Туган (татар һәм рус) телен саклап калу ; өйрәнгән материалны туплап балалар күңеленә салып кую. Бармак уеннарнына карата уңай караш, үз – үзенә ышаныч тәрбияләү һәм үз мөмкинлекләрен бәяли белергә өйрәтү ;
3) Традицион булмаган бармак уеннарын уйнауга кызыксыну хисе тәрбияләү.
2.2. Проектның бурычлары.
Уеннарның төрләренә карата кызыксынучанлыклы, мөстәкыйльлекне үстерү.
Ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык, уен кагыйдәләрен үтәү сыйфатлары тәрбияләү.
Тема буенча алдынгы педагогларнын тәҗрибәләрен өйрәнү.
Төп традицион булмаган уен компонентлары аша балаларның сөйләм күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерү.
Кече яшьтәге балаларның иҗади сәләтен, сөйләм күнекмәләрен устерү, өчен төп юнәлешләрне билгеләү
Иҗади сәләтләрен, сөйләм күнекмәләрен үстерү сөйләм күнекмәләрен методларын анализлау нигезендә башкарылган эш нәтиҗәлелеген, формаларын ачыклау.
2.3.Проектта катнашучылар.
Кече яшьтәге балалар төркеме (1 – 3 яшь)
Тәрбияче -1
Ата-аналар балалар санынча
3. Проектың нәтиҗәсе.
Традицион булмаган бармак уеннары аша кече яшьтәге балаларның иҗади шәхес буларак формалашуына ярдәм итү, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
4.Проектны тормышка ашыру этаплары.
4.1 Үткәрү вакыты___ноябрь__
4.2Проектны тормышка ашыру этаплары.
1.Әзерлек ( 01.11.2017. – 07.11.2017)
2. Төп ( 08.11.2017 - 19.11.2017)
3. Йомгаклау (20.11. 2017.- 26.11.2017
Проектның программа чаралары
Балалар һәм тәрбиячеләрнең уртак эшчәнлегенә әти- әниләрне җәлеп итү.
Ата – аналар белән консультацияләр үткәрү.
Традицион һәм традицион булмаган бармак уеннарының картотекасын төзү.
Кече яшьтәге балалар белән традицион һәм традицион булмаган бармак уеннары уткәрү.
Проектны тормышка ашыруда көтелгән нәтиҗәләр.
Балаларның тиешле хәрәкәтләрне эшли һәм сүзләрен кабатлый алулары. Соңыннан сүзләрен өйрәнеп һәм үзләре мөстәкыйль рәвештә бармак уеннарын уйный башлаулары
Йомгаклау
Бармакларның вак мускулатурасын хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча күнегүләрне иртәнге гимнастика вакытында 1-2 минут, шөгыльләр вакытында 2-3 минут эшләргә мөмкин. Бу күнегүләрне тәрбияче генә түгел, әти-әниләр дә үткәрә ала. Ләкин күнегүләрне кирәгеннән артык күп тә эшләргә ярамый. Алар аз-азлап, зур көч белән эшләнә. Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә үзегезнең бармагыгызны куярга мөмкин – ул үзенә күрә массаж була.
Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра. Бармак уеннары сабыйлар үсешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк “телен ачарга” ярдәм итә.
Түбәндәге такмаклы уеннар балаларның кулларын ныгытырга ярдәм итәрләр. Баштан хәрәкәтләрне баланың куллары белән күрсәтергә кирәк. Хәрәкәтләрне үзләштерә барган саен бала аларны үзе ясый, олы кеше такмакларны әйтеп кенә тора. Акрынлап бу күнекмәләрне бала үзе әйтеп эшли алачак.
Кулланылган әдәбит:
В. Г. Дмитриева 150 развивающих игр «Умные пальчики» – Москва- Санкт- Петербург . Изд-во Сова ,2008.
О.В. Узорова, Е.А. Нефедова «Пальчиковая гимнастика» – ООО М. Изд-во Астрель», 2007.
Л.Х.Дәүләтшинаның «Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез»
Е.А. Янушко «Развитие мелкой моторики рук у детей раннего возраста»
Е.А.Савельева«Солнышко на ладошке. Пальчиковые и жестовые игры детей от года»
Т.П.Трясорукова «Гимнастика для пальчиков – для девочек и мальчиков»
Гөлбакча (Балалар бакчалары өчен христоматия): Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.
Татар халык иҗаты (балалар фольклоры) Я.Г. Абдуллин, И.Н. Надиров, М.Г. Госманов. – Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1993 ел
Кушымта 1.
Кыстыргычлар белән уеннар .
Алар ярдәмендә вак моториканы гына түгел, ә фантазияны да үстерергә, санарга да өйрәнергә була.
1 нче уен. Баштан балага кыстыргычның ничек эшләвен күрсәтергә кирәк. “Кыстыргычның авызы һәм аяклары бар”. “Әйдә кыстыргычларны чиләк (тартма, чынаяк) кырыена эләктереп карыйбыз”. Бу иң гади уен.
2 нче уен. Кыстыргычлар ярдәмендә әкиятләрне сәхнәләштерү. Төсле катыргыдан (төсле картон) төрле формалар кисегез: квадрат, өчпочмак, түгәрәк, ярымтүгәрәк, озынча. Әкиятнең сюжетын үзебез уйлап чыгарабыз. Мәсәлән:
«Беркөнне керпе урманга сәяхәткә чыгарга уйлаган. (Ярымтүгәрәккә бала белән кыстыргычларны беркетеп, керпе ясыйбыз).
Урманда бик күп төрле агачлар булган: чыршы, каен, имән һәм башкалар.(Яшел өчпочмакларга кыстыргычларны беркетәбез).
Күктә кояш яктырткан. (Сары түгәрәккә сары кыстыргычларны беркетәбез).
-Кояшнинди?
- Сары, җылы, якты.
Керпе үлән буйлап йөгереп (яшел турыпочмакка кыстыргычларны беркетәбез) бер чәчәк янына килеп җиткән (кызыл түгәрәккә кызыл һәм яшел кыстыргычларны беркетеп, чәчәк ясыйбыз).
- Чәчәкнинди?
-Кызыл, матур, хушисле.
Шулчәчәккә бал корты очыпкунган.
“Без-без” килә бал корты,
Умарта – аныңйорты.
Чәчәкләргә куна ул,
Ашарга бал җыя ул. (А.Аюповадан)
-Бал корты җыйганбалын кая илтә?
-Умартага.
Менә күктә болыт килеп чыккан
-Ул кояшның уң ягындамы әллә сул ягындамы?
- Әйе, сул ягында.
Шул арада җил көчәйгән һәм күк йөзен караңгы калын болыт каплап алган. Яңгыр ява башлаган. (Зәңгәр озынчага яңгыр “тамчылары” беркетәбез).
-Безнең дусларыбызга нәрсә эшләргә инде?-
- Аларга яңгырдан качарга кирәк.
Аларның алларында ике чыршы торган: берсе зур, икенчесе кечкенә. Бал корты кечкенә чыршы астына кергән, керпе зур чыршы астына кереп качкан. (Бала аларны үзе яшерсен).Яңгыр тәмамлангач (болытны алып куегыз),керпе белән бал корты чыршылар астыннан чыкканнар.”
Кушымта 2.
Туп белән күнегүләр.
Уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр.
-Балалар , туп белән, уч төпләре һәм бармаклар өчен күнегүләр ясыйк әле. Башладык:
1. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм алга-артка тәгәрәтегез.
2. Тупны баланың уч төпләренә салыгыз һәм уч төпләре буенча әйләнүле хәрәкәтләр ясагыз.
3. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны алга таба әйләндерегез. Бала да сезнең артыгыздан кабатласын.
4. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз.4-6 тапкыр аңа басым ясагыз.
5. Тупны бармак очларыгыз белән тотыгыз. Капкач борган шикелле тупны артка таба әйләндерегез.
6. Тупны ике кулыгыз белән 20-30 см биеклеккә чөеп җибәрегез һәм тотып алыгыз.
Кушымта 3.
Карандаш (каләм) белән уеннар.
-Карагызәле, бездәниндикарандашлар бар! Аларбарысы да төрле-төрле. Карандашларозынһәмкыска, юанһәмнечкәбулалар. Алартөсләребуенча да аерылалар. Карандашларнәрсәэшлибеләләр? Дөрес, аларсинеңкулларыңбеләнматуррәсемнәрясый, буйый, язабеләләр. Ә тагынкарандашларсинеңкулларыңбеләнуйныйбеләләр. Әйдәуйнапкарыйбыз! -Балалар баштакүнегүләрнеүземкүрсәтәм, әсез минемарттанкабатлапбарыгыз.
Бер,ике, өч
Безнең кулларда көч!
1. «Үтүклибез». Юан карандашны алып, өстәлгә куегыз. Баштан бер кулыгыз белән, аннары икенче кулыгыз белән тәгәрәтегез.
2. «Ут кабызабыз». Карандашны уч төпләрегез арасына куеп, башта акрын гына, аннары тиз-тиз тәгәрәтегез. Соңыннан бу күнегүне ике карандаш белән берьюлы ясап карагыз.
3. «Качышлы уйныйбыз». Кыска карандашны йодрык эченә салып яшерегез. Аннары икенче кулыгызга күчерегез.
4. “Шуабыз”. Озын карандашны рәсем ясаганда тоткан шикелле тотыгыз. Бармаларыгызны кысыгыз һәм карандаш буенча аска – өскә шуыгыз.
5. “Карандашнытибрәтәбез”. Карандашныикебармакарасынакыстырыптибрәтегез.
Кушымта 4.
Бармакларга теш щеткасы белән массаж ясау.
Баш бармактан кечкенә бармакка табан массаж ясап барабыз. Баштан бармак битенә, аннары әкрен генә аска төшеп икенче бармакка күчәбез. Бармакка массаж ясарга
Мин теш щеткасын алам.
Тизрәк җитез булыйкчы ,
Һәм массажны ясыйкчы.
Кушымта 5
Төймә белән уеннар.
Нәниләр төймәләрне тотып карарга, алар белән уйнарга яраталар. Түбәндәге күнекмәләр балаларның вак моторикасын үстерергә, төс, форма, зурлык кебек төшенчәләрне үзләштерергә булышалар.1) Балага зуррак төймәле кофта кидерегез. Түбәндәге сүзләрне әйтә-әйтә, аның кулын беренче төймәгә тидерегез: Бигрәк матур төймә бу! Әйдәле тотып карыйк. Аннары баланың кулын кабат беренче, аннары икенче (өченче, дүртенче) төймәгә тидерә-тидерә сөйләвегезне дәвам итегез: Бер төймә, тагын төймә, Әйдә, бергәләп саныйк. Бер төймә, ике төймә, Әйдә, бергәләп саныйк. Ике төймә, өч төймә, Әйдә, аларны саныйк!(К.Закировадан)
Бармак уены «Инструментлар»Тукран агачка шакый, (Өстәлгә әкрен генә шакыйлар)
Куян барабан уйный. (Өстәлгә тиз-тиз шакыйлар)
Балалар пионинада
Бармаклар белән уйный. (Губкадагы төймәләргә басалар)
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/292658-balalar-bakchasynda-berdm-aralashu-jeshchn
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Патологии речевого аппарата и нарушения речи»
- «Наставничество в образовании: содержание, формы и методы педагогической деятельности»
- «Управление организацией дополнительного образования детей: специфика деятельности руководителя организации ДОД»
- «Трудное и девиантное поведение обучающихся: содержание педагогической работы с отклоняющимся поведением»
- «Здоровьесберегающие технологии на занятиях в дополнительном образовании»
- «Методы и технологии патриотического воспитания школьников»
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации
- Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Содержание деятельности педагога-организатора в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания истории и обществознания
- Педагогика и методика преподавания астрономии
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.