- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Особенности логопедической работы с детьми с СДВГ»
- «Психологическое сопровождение детей и подростков с СДВГ»
- «Дошкольник с СДВГ: особенности работы с гиперактивными детьми»
- «Специфика обучения и воспитания школьников с СДВГ»
- «Дети и подростки с СДВГ: особенности обучения, воспитания и психологической поддержки»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Программа нового года на татарском языке «Кыш бабай могҗизалары»
Кыш бабай могҗизалары
Залда талгын гына музыка уйный. Сәхнәдә караңгылык.Әби белән бабай йоклыйлар. Буш чиләктә шәм яна(янәсе чиләктә алтын балык)
Сәхнә артыннан тавыш ишетелә:
Борын-борын заманда яшәгәннәр ди зәңгәр диңгез буенда , әби белән бабай.Үзләренең җимерек яр буендагы өйләрендә алар төп-төгәл 33 ел яшәгәннәр.Карт ятьмә белән балык тоткан, карчык йон эрләгән.
Хәер....Бабай инде күптән балык тотарга йөрми, әби дә йон эрләми, чөнки аларның кешеләрчә сөйләшә белә торган алтын балыклары була һәм ул аларның барлык теләкләрен тормышка ашырып торган.
Балык: бабай дим, бабай! Җитәр инде сиңа, яңа ел төнендә дә йоклап ятмасаң!... Тиздән яңа ел керәчәк, ә сездә бәйрәмнең исе дә юк!
Бабай: (киерелеп) Ә бит , балык дөрес әйтә, кара әле, балык, безнең йортыбызга да чыршы куеп булмас микән? Зурракны, матурракны.Бар җирдә күзләрне камаштырырлык матур булсын, якты булсын иде!
(Яңа ел музыкасы астында чыршыдагы утлар кабына, тирә –як яктырып китә)
Бабай:Вәт рәхмәт төшкере, нинди матур! Карчык, дим, карчык, тор инде , әйдә.Күрәсеңме, безгә алтын балык нинди матур чыршы бүләк итте. Тор инде, тизрәк, тор, дим!
Әби: Җитәр инде карт, җитәр. Һич кенә дә йокларга ирек бирмисең! (киерелеп, торып утыра) Охо! (күзләрен уып, чыршыга карый) Нинди матур! Бәйрәм дисеңме, соң алай булгач, яңа елны каршыларга әзерләнергә кирәк.Ә, ничек каршылыйбыз соң, аны?
Бабай: Ничек, ничек... Ничек булсын инде, гадәти генә , бабайларча.Ашадың-эчтең дә, йокларга яттың!
Әби: Эһе, бирермен мин сиңа! Ашарга да йокларга имеш!Бар кайгың ашау да йоклау инде синең! Гомер эчендә бер мәртәбә булса да кешечә үткәрик әле яңа елны!Ичмасам, бу телевизор дигән нәмәстәкәй дә ватылды.Нишләп күрсәтмидер инде, югыйсә рәхәтләнә идек , тамашалар карап....
Бабай:Әби, тыңла әле, әйдә алтын балыктан сорыйбыз.Безнең телевизорыбызны төзәтеп бирә алмас микән?
(Балык салынган чиләк янына килә)
Балык: Бабай, нәрсә кирәк?
Бабай:Кызган син безне и, балык-ханбикәбез, телевизорыбызны төзәтеп бирче.
Балык: Бик булышыр идем дә, булмый шул.Берничек тә төзәтә алмыйм. Ачуланмагыз.
Әби:ә, яңа телевизор бүләк итә аласыңмы?
Балык: Булмый шул! Менә яңа тагарак, яисә байбичә булуны сорасагыз, берсүзсез теләгегезне үтәр идем.
Әби: Юк, байбичә булырга теләмим.Менә яңа ел бәйрәме тамашасын бик теләп карар идем.
Балык: Телевизор бирә алмыйм, ә бәйрәм тамашасы булыр.Утырыгыз җайлап һәм көтегез!
(Музыка уйный, сәхнәгә ике алып баручы чыга)
Кыз: Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә сафлык , моң салып.
Яңа елда саулык , бәхет килсен
Кышкы бураннарга уралып.
Егет: Күңеләрдә шатлык ташып торсын
Сагышларга урын калмасын,
Алда туар көннәр якты булсын,
Ходай кайгылардан сакласын.
Кыз:Яңа елны көтеп ала hәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.
Егет: Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләп кенә ачылсын.
hәрбер йортның ишек, тәрәзәсен
Ак канаты белән кагылсын.
Кыз : Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, килгән кунаклар! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлык телибез.
Егет: Әле кайчан гына шушы залда сезнең белән 2013 нче елны каршылаган идек. Үзенең мәшакәтьләре, кайгы-шатлыклары белән ул инде үтеп тә китте. Үткәннәргә үкенеп яшәүнең мәгънәсе юк диләр өлкәннәр. Шулай булгач, борчу- мәшакәтьләребезне читкә куеп, бергәләп күңелле ял итик.
Музыка. Дәртле көй яңгырый. (Бию башлангычларның кыш бабай биюе)
Әби: Ай-һай матур бииләр.Булдыралар.Молодцы!
Бабай: Әйе, алар булдыралар, алармолодцы! Ә бездә күңелсез! Бәйрәм табының да әзер түгел.Инде күптән тәм-том да пешермисең, картайдың, карчык!
Әби:үзеңне бел, карт.Үзең дә берни тотып кайтканың юк бит синең! Сиңа хәзер бака да эләкми бит инде, картым! Һич булмаса, чабак малайлары да ярап куяр иде....
Бабай: Минме балык тота алмыйм? Минме, мин беләсең килсә, гомерем буе балык тоттым!
Әби: тоттың инде, и-и-и! Һәрчак алтын балыкка өметләнеп йөрдең!!!
Бабай: Ярар, синең белән ачуланышмыйк, бәйрәм бит карчык.Әйдә балаларның чыгышын карыйбыз
НОМЕРЛАР:
1 классларның шигыр-е
Күмәк җыр 1 класс укучылары
Раилә , Вероника биюе
Кыз:. Һәр кешегә бездән яхшы теләк
Яңа елда тигез мәхәббәт
Кайгыларсыз үтсен һәрбер ашы
Бәхет булсын аның юлдашы.
Күк йөзләрен күмеп торсын бәхет
Йөрәк дәртен тагын яңартып,
Яңа елның алсу таңы ата
Әйтерсең лә безне яратып.
НОМЕРЛАР:
Вәлиев Нияз шигыре
Гәрәева Сиринә җыры
Самигуллин Гадел шигыре
Әби:бабай, дим, бабай.Бигрәкләр дә күңелле бәйрәмнәре! Әллә мәйтәм безгә дә шунда барасы микән?
Бабай:Ничек итеп, инде карчык, без анда барырбыз икән?
Әби:Ничек икәнелеген белмим, тик мин бәйрәмдә катнашасым, кыш бабай белән кар кызын күрәсем килә! Бар , карт, алтын балыктан сора әле.Безгә ярдәм итмәс микән?
(Бабай балык янына килеп)
Бабай: балык галиҗәнапләре, безне бәйрәм тамашасына илтеп куйчы, карчыгымның бик тә кыш бабайны күрәсе килә.
Балык: ярый соң, сезнеңчә булсын!
(ут сүнеп ала) Әби белән бабай ике алып баручы янына чыршы артыннан чыгып, килеп басалар.
Егет:Кадерле бер кунак көткән кебек
Яңа елны көтә йөрәкләр.
Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте
Күңелләрдә иң саф теләкләр.
Кыз:Яңа елга алып керик
Тынычлыкны, шатлыкны,
Хезмәтне һәм хөрмәтне,
Бәхетне , тырышлыкны,
Татулыкны, дуслыкны
Кыз : Дустым, кемнәр бу?
Егет: Курыкма, Зилә,бу бит Пушкинның алтын балык әкиятендәге карт белән карчык.
Кыз: әйе шул, менә хәзер таныдым.Әйдәгез, яңа ел кичәсенә рәхим итегез!
Ишек шакыган тавыш ишетелә. Озын таяк тоткан Кыш бабай килеп керә.
Кыш бабай: Мөмкинме, оланнар, сезгә рәхмәтем зур. Яңа ел кичәсен ничек башларга дип баш ватып килә идем. Хәлемә кердегез, коткардыгыз! Рәхмәт сезгә!
Егет: Саумы, Кыш бабай! Син алып килгән Яңа ел белән! Әйдә, түрдән уз! Хәерле сәгатьтә бергәләп бәйрәмне башлап җибәрик.
Кыш бабай: Мин әзер, улым. Карсылу кызым керсен дә башларбыз. Карсылу дим, Карсылу!..
Карсылу керә.
Карсылу: Мин монда, Кыш бабакай. Хәерле кич, дуслар! Туып килгән Яңа ел белән сезне!
Егет:
Сылу да гына сылу Көнсылу,Иллә мәгәр
Көнсылудан сылу Айсылу!..Бар сылудан сылу –
Айсылу да сылу,Карсылу!
Кыш бабай: Һай, афәрин, егет икәнсең, дустым. Тел ачкычың яныңда булгач, «ә» дигәнче минем кызыма менә дигән Яңа ел теләге әйтеп бирдең. Тик артык мактап, башын әйләндереп куя күрмә. Бәйрәм кичәсен үткәрә алмый, оятка калырбыз. (Көлешәләр.)
Кыш бабай:
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез әниләр
Исәнмесез әбиләр
Бишектәге бәбиләр.
Тирән карларны ерып,
Борынымны өшетеп
Озын юллар үттем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
һай чыршыгыз бигерәк матур
Елык - елык яна ул,
Бәхетле һәм сау булыгыз
Котлы булсын яңа ел.
Кар кызы:
Исәнмесез, балалар
Исәнмесез кунаклар.
Яңа ел белән сезне
Яңа бәхетләр белән.
Яңа елда зур үсегез
Көн дә артсын көчегез
Ел үсәсен ай үсегез.
Илгә хезмәт итегез
Яңа елда уңышлар
Телим сезгә мин , дуслар.
Кыз:
Дуслар җыелды кичәгә.
Балкый бәйрәм утлары!
Дөнья якты!
Бу галәмнең
Җырлаган минутлары!
Сөен, күңел! Уйна да көл,
Килде бәйрәм сәгатең.
Куансыннар картлар, яшьләр,
Белеп шатлык сәгатен!..
Музыка кайда! Музыка!..
Дәртле вальс яңгырый. Барысы да бии.
НОМЕРЛАР:
Скетч 5 класс
Күмәк җыр 2,3 класс укучылары
Скетч 6 класс
Кыш бабай: Әйе, ... елның соңгы сәгатьләре сугарга санаулы гына минутлар калып бара. Күңелләрдә – бәйрәм шатлыгы. Иске ел белән хушлашабыз! Өр-яңа елга аяк басабыз.
Егет: Йә, Кыш бабай, яңа ел кайда соң? Нигә соңлый?Нинди соң ул?
Кыш бабай: Әнә, күрәсеңме, ак дала уртасыннан ак карларны туздырып, җилдәй җитез яңа ел килә.
Кыз: Нинди соң ул, бабакай? Без аны танырбызмы ?
Кыш бабай: Танырсыз, әнә бит ул....
Колын йөри урамда,
Кыңгыравы – муенында.
Чылтырый ул, зеңгелди,
«Мин җилдәй җитез бит», – ди.
Ефәк көлтә койрыгы,
Бәкәлләре туптуры.
Кара тасма чәчләре,
Җемелдиләр күзләре.
Үсәр әле, зур булыр,
Бик җитез тулпар булыр.
Җилсә, коштай җилпенеп,
Кар бураны уйнатыр
(Музыка астында Яңа ел керә)
Яңа ел:
Таныш булыйык
Мин яңа ел -, өр яңа ел
Бу ел миннән башлана
Яңа ел белән сезне
Минем ел котлы булсын
Кырларда иген уңсын
Табыннар мул булсын
Яңа ел белән , яңа бәхетләр белән.
НОМЕРЛАР:
күмәк җыр 4 класс
клоуннар уены
күмәк җыр 5 класс
Иске ел:
Якын дусларым. Мин бүген сезнең белән соңгы тапкыр очрашам. Сезнең иптәшегез миңа барысын да төшендерде. Бик карышып маташкан идем дә бит, табигать кануннарына буйсынмыйча булмый шул. Инде миңа китәргә дә вакыт җитте. Тагын 12 елдан соң без сезнең белән кабат очрашырбыз. Без сезнең белән бик күп эшләр эшләдек, бик зур уңышларга ирештек.. Мин бүген сезнең белән бәйрәм итәргә дип килдем.
Иске ел:
2.Бүген мин үз елым өчен
Соңгы битен ачам
Киләчәккә маяк булыр
Без яулаган үрләр.
Безнең елыбыз үтте дип,
Безне дә онытмагыз.;.
Елларыбыз тыныч булсын„
һәркем сәламәт булсын.
(Кыш бабай бүләкләр тарата)
НОМЕРЛАР:
Нәбиуллин Мәлик җыры
Скетч 5 класс
Клоуннар уены
Кар кызы :
Яңа елда исән - мул тормышка
Аяк бассак иде йә Рабби!
Кил, яңа ел , изгелегең белән,
Явызлыкны беркем яратмый.
Кыш бабай:
Рэхмәт сезгә. Безгә китәргә кирәк, сау булыгыз, исән -имин тагын очрашырга язсын.
Яңа еллар килсен бәхет алып.
Яңа еллар килсен елмаеп
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын.
Яшәмәгез дуслар, моңаеп
Уңышлар юлдаш булсын.
Кыш бабай, Кар кызы, иске ел китәләр.
НОМЕРЛАР:
1.Садрутдинова Энҗе җыры
2. Гномиклар биюе 6 класс
Кыз:
Инде кичәбез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!
Зур өметләр белән каршылыйбыз
2014 нче елның ел башын.
Игелек һәм миһербанлык кына
Булсын иде синең юлдашың!
Егет:
Яңа елда исән-мул тормышка
Аяк бассак иде, йә Раббым!
Кил, Яңа ел, изгелегең белән,
Явызлыкны беркем яратмый.
Кыз:
Күкләр аяз, дөнья имин булсын,
Авырлыклар ишек какмасын.
Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта
Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!
Егет:
Иңнәренә тормыш авырлыгын
Күтәрмәсен ялгыз аналар.
Ата-ана тигезлеге белән
Пар канатлы үссен балалар!
Икесе бергә.
Яңа ел мөбарәк булсын,
Табыннар түгәрәк булсын!
Гәрәева Гөлназ җыры+ бөтенесе кушыла
8
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30123-programma-novogo-goda-na-tatarskom-jazyke-kys
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Реализация инклюзивного образования детей с ОВЗ по ФГОС ДО: технологии и методы работы»
- «Педагогическая психология: психологические проблемы обучения и воспитания»
- «Туризм и краеведение: особенности организации учебной деятельности в ДОД»
- «Инструктаж по технике безопасности для обучающихся: особенности организации и проведения»
- «Методика преподавания информатики»
- «Реализация профессионального стандарта «Педагог профессионального обучения, среднего профессионального образования»
- Профессиональная деятельность музыкального руководителя дошкольной образовательной организации
- Практическая психология. Методы и технологии оказания психологической помощи населению
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Педагогика и методика преподавания географии
- Педагогика и методика преподавания технологии
- Теоретические и практические аспекты деятельности по реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.