- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Внеклассное мероприятие
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФӘН ҺӘМ МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ
ӘЛКИ РАЙОНЫ ТАТАР БОРНАЕ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ
Әфган батырларын искә алыйк.
Батырлык дәресе
(Әфганстанда хезмәт иткән Минсагиров Илгиз Минзәетович белән очрашу кичәсе)
Класс җитәкчесе: Камбеева Г.Р.
Әфган батырларын искә алыйк.
Батырлык дәресе
(Әфганстанда хезмәт иткән Минсагиров Илгиз Минзәетович белән очрашу кичәсе)
Авылыбызның 7 каһарманы
Хезмәт иткән Әфган кырында.
Кайсы җиңеп туган якка кайткан
Кайсы кайткан тимер табутта.
Кайсы тауның ташларыннан икән
Батырлыкка һәйкәл куясы?
Чорлар җиле ташларны да уя,
Тик мәңгелек хәтер кыясы!
Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,
Күпме аны күккә күтәрмик,
Ише бармы бөеклекнең солдат
Кылган батырлыкка тиңләрлек?
А.б. Игътибар иткәнсездер, безнең бүгенге кичәбездә сүз моң, сагыш, югалту ачысы һәм батырлык турында булачак.Бүгенге очрашуда безнең авылыбызның Әфган каһарманы Минсагиров Илгиз абыебыз катнаша.Ул безне үзенең сугышчан юлы белән таныштырыр.
- Х. Әюпнең “Интернациональ бурыч” шигырен укучылар сөйли.
Ярдәм сорап күп килделәр безгә
Барсына да бу ил булышты...
Тик беләсе иде -
Без соң тагын
Кайсы илгә күпме бурычлы?
“Интернациональ бурыч”, дидек,
Әллә нәрсә итеп сөйләдек.
Бурычтырмы ...-
Нигә меңгәрләгән
Кеше җаны белән түләдек?!
Япь-яшь кенә килеш күпме гарип -
Аналарның йөрәк түземме?
Бурыч түләр өчен егетләрнең
Аяк-кулы кирәк идеме?
Илдә нигә кадерсезләнделәр,
“Бурыч” түләде бит алар да?
Ахыр чиктә йөрәкләре нигә
Граната булып ярыла?
Интернациональ бурыч имеш,
Табалмадык шуннан башканы.
Ил “бурычы” булып,
Әсирлектә
Газап чигә кемнең башлары?
Тагын кемгә күпме “бурычлы” без,
Нигә белми халык?
Бүгенге
Яңа буын егетләре үсә -
“Бурыч” түләр өчен түгелме?
А.б. Әфганстан. Бу ил турында 1980 нче елларда күпчелек кеше дәреслекләрдәге кыска № гына укып беләләр: Гомуми мәйданы 647 км булган илдә әле 1982 елда да автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Илдә тимер юл бөтенләй юк. 16 миллион халыкның зур күпчелеге ярымкүчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Кеше хакын тиеннәр белән генә бәялиләр. Нигездә феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.
Менә шушы илгә совет солдатлары кертелү турындагы хәбәрне 1979 елның 27 декабрендә телевидение буенча Леонид Ильич Брежнев үзе хәбәр итә. Беренче бәрелешләрдә үк 86 совет сугышчысы башын сала.
1980 елда Әфганстан җирендә – 1500 гә,
1981 дә – 1300 гә,
1982 дә – 2000 гә якын совет сугышчысы һәлак була, яраланучыларның саны уннарча меңгә җитә.
1983 елда – 1500 гә, 1984 тә - 2400 гә якын совет сугышчысы туган туфрагына кургаш кәфенлеккә төренеп кайта.
Фәкать 1988 елның 15 маенда гына чит илдәге гражданнар сугышыннан совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыга.
... Ил чакыргач, утлы давыл аша
Җиңү яулап алга бардыгыз.
Тәмуг газаплары күргәндә дә
Ирләр булып калдыгыз
Абыйлар! Без сезнең кебек үк,
Нык уяу булырга әзербез.
Һәм сезгә лаеклы алмашлар,
Данлыклы солдатлар булырбыз.
Эстафета безнең кулларда,
Нык, бердәм сафларда атларбыз.
Бу изге азатлык байрагын
Сакларбыз, сакларбыз! Сакларбыз!
Куркытмас авыр киртәләр ,
Очраса да безнең юлларда ,
Эстафета булыр һәрвакыт
Корычтай нык, чыдам кулларда.
Сез батыр солдат булгансыз,
Мин дә солдат булачакмын.
Сез тыныч ял итсен диеп,
Ил чигендә торачакмын.
Вәгъдәбездә нык торырбыз,
Үтәрбез ил кушканны.
Беребез дә изге җиргә
Кул суздырмас дошманны.
Безнең әфган сугышын онытырга хакыбыз юк.
Чит–ят җирдә киләчәкне раслап,
Башын салды япь–яшь кыю солдат.
Халык хәтереннән һичберкем дә
Юа алмас аны, юа алмас.
Исән кайткан “әфганлылар” арабызда яши. Алар эшли, өйләнә, балалар үстерә. Ләкин аларның берсе дә сугышта алган орден–медальләрен тагып урам буйлап йөрми. Алар бер үк вакытта игътибар да, астыртын гына өнәмәү дә тоя. Шуңа күрә күңелләрдә һаман ышаныч юк.
Ә төннәрен алар кабат-кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларның хәтерендә бүген дә меңәрләгән автомашиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.
Безнең Әлки районында хәзерге вакытта 75 әфганчы яши. Алар тыныч тормышта да тырышып хезмәт итәләр. Һәм бүгенге кичәбездә шуларның берсе –Минсагиров Илгиз Минзәетович. катнаша.
Хәзер сүзне аңа бирәбез. .
Мин,Илгиз абыегыз,1988 елда башка егетләр шикелле,Армия сафларына алындым.Бәхетем шуннан булгандыр,миңаӘфган далаларында дошманнар белән күзгә-күз очрашырга туры килде.Нинди генә авырлыклар күрергә туры килмәде.Кулга корал тотып,дошманнарга каршы көрәштек,үлем белән очрашырга да туры килде хәтта.Авылыбыздан тагын 6 егетебез шунда хезмәт итте.Әфган далаларында бик күп авырлыклар күрергә туры килде.Хәзерге тыныч тормышта бу көннәрне искә тәшереп,җиңүгә ирешүебезгә шатланабыз.Арабыздан берничә егет туган йортына цинк табутта кайтты.Безнең районыбызның 2егете:Алпардан-Ирек Сөләйманов,Йолдыздан-Николай Бурунов мәңгелеккә башларын салдылар.Һәр ел саен 15 февраль көнне җыелышып барып,әти-әниләренең хәлләрен белеп,зыярәткә барып,каһарманнарыбыз рухына дога кылабыз.Бүгенге көндә дөньялар тыныч булып,киләчәктә сезгә Ватаныбызга изге бурычны исән-сау,исәнлектә үтәргә булсын.Барыгызга да уңышлар телим.
Укучылар сезгә сораулар әзерләде. Шуларны тыңлап китик.
Сораулар:
1.Сугыш вакытында сезгә авыр булдымы?
2.Иптәшләрегез арасында татарлар бар идеме?
3. Әти әниләрегездән хатлар еш килә идеме?
4. Әфган сугышында ничә ел хезмәт иттегез?
5. Илгиз абый сезнең әле дә исегездәме ничек итеп автоматлар җыйганыгыз?
6. Сезгә нинди авырлыклар кичерергә туры килде?
7. Бер – берегезгә булыша идегезме?
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30255-vneklassnoe-meroprijatie
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Управленческая деятельность начальника лагеря с дневным пребыванием детей на базе общеобразовательной организации»
- «Основы преподавания музыки в начальной школе в соответствии с ФГОС»
- «Технология ТРИЗ в работе с детьми дошкольного возраста»
- Курс-практикум «Профессиональная устойчивость и энергия педагога»
- «Преподавание русского языка в СПО»
- «Подготовка обучающихся к ЕГЭ 2025 по обществознанию в условиях реализации ФГОС»
- Организация работы классного руководителя в образовательной организации
- Менеджмент в сфере образования. Организация работы специальной (коррекционной) школы
- Психологическое консультирование и оказание психологической помощи
- Английский язык: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методическая работа в образовательной организации
- Педагог-организатор: проектирование и реализация воспитательной деятельности в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.