Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
03.02.2014

Әниләр бәйрәме

Халида
Учитель начальных классов
Сценарий праздника «Әниләр бәйрәме» для начальной школы, посвященный 8 Марта. Готовый план мероприятия включает стихи, песни, конкурсы и игры для поздравления мам, бабушек и учителей. Разработка поможет организовать яркий утренник или внеклассное мероприятие, способствующее воспитанию уважения к женщинам и создания теплой праздничной атмосферы.

Содержимое разработки

Тема: 8 Март – Әниләр бәйрәме!

Максат: Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; укучыларның сәләтен ачу, үстерү; әниләрне ихтирам итү,сөю сыйфатларын үстерү, тәрбияләү; әниләрне мәктәпкә җәлеп итү, Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.

Җиһазлау:

Плакатлар.

«Әниләргә чәчәкләр бүләк итегез!»

«Бәйрәмегез котлы булсын!».

Әниләргә әзерләнгән бүләкләр.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Өстәл өстендә гөлләр, чәчәкләр куелган, шарлар эленгән.

Бүлмәдә көй яңгырый. Милли киемнәрдә 2 малай керә. Алар бүлмәне карап чыгалар, җыештыралар.

1алып баручы:

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем

Әни эштән кайтканчы дип.

Бөтен эшне бетердем,

Бүлмәләрне җыештырдым.

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

2алып баручы:

Үзебезне дә матурлыйк,

Пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр –

Бергәләшеп сөеник.

1алып баручы: Әйе, иптәшләребез киллер вакыт җиткән икән шул.

Көй яңгырый, балалар йөгерешеп керәләр.

2алып баручы: Рәхим итегез! Түрдән үтегез, бик вакытлы килдегез.

1алып баручы: Биредә нинди күңелле, әниләр дә килгән, дуслар да җыелды. Кичәне башлыйбызмы?

Хор: Әйе, башлыйбыз!

1 укучы:Мәктәп бүген гөрләп тора,

Шаулап тора күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Әллә шуны белмисез?

2алып баручы: Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

2укучы: Кадерле әниләребез,

Көләч йөзле кызларыбыз,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

3 укучы:

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр: «Әниемә»

4укучы:

Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

5 укучы:

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, яклый.

7укучы:

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

8укучы:

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

9укучы:

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием!

Яхшылыкта, яктылыкта

Әниемә тиң – илем!

Җыр:«Әниләр бәйрәме».

10 укучы:Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез,

Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр!

Бию: «Вальс для мам».(Музыка яңгырый балалар әниләрен вальс әйләнергә чакыралар.)

11укучы:

Гөлләр дә елмаеп баш ия;

Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр!

Сез булган урында, сез булган урында,

Мәңгелек язларның яме бар.

Ишек шакыйлар.

Кулына чәчәкләр салынган кәрзин тотып, башына такыя кигән Яз кызы керә.

Яз кызы: Мин ерактан килдем сезгә,

Язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр

Үскән җиреннән.

Чәчәкләрне җыеп алып

Тездем күлмәккә.

Иң – иң матурларын алдым

Сезгә бүләккә!

Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар!

Хор: Исәнме, Яз кызы! Без сине бик көттек.

Яз кызы: Беләм, беләм, сез мине бик яратасыз. Чөнки мин җылы көннәр, йөгерек сулар, шау чәчәкләр алып киләм. Бүген исә мин сезгә бәйрәм бүләк итәм.

Яз кызы: Ә хәзер мин сезнең җитезлегегезне сынап карыйм. Моның өчен «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен уйныйбыз.

Чәчәкләр сибелеп идәндә яталар. 2 бала, музыка уйный башлагач, чәчәкләрне җыялар. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче.

(Музыка яңгырый)

12укучы: Яз кызы, хәзер инде үзеңнең дә һөнәреңне күрсәт.

Җыр: «Иң матур кешем син»

Яз кызы: Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр!Без бүген бәйрәм кичәсенә җыелдык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез.БезСезгә матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрбез. Сез дә безнең белән уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.

-Хәзер без мәктәбебезнең башлангыч класс кызлары арасында “Сылу -2013”конкурсы үткәрәбез .

Бәйрәмне дәвам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны,

Зирәкләрне,җитезләрне,,

Чибәрләрне, тыйнакларны .

Каршы алабыз.

Күңелле музыка яңгырый.Кызлар чыгалар.

УЕННАР.

Таныш булыгыз – бу мин” Кызлар үзләре белән таныштыралар.

Разминка“Тиз җавап бир”Сораулар :

-Әниеңнең исеме.

-Син кем кызы?

-Әниеңә ничә яшь?

-Әткәй- шикәр, әнкәй –....... (бал)

- Кем куллары өйне, җирне ямьли. (әни)

- Җырның исемен әйтеп бетер: Әниемнең җылы ... (кочагы)

- Ана күңеле –балада, бала күңеле –.... (далада.)

- Сезнең класста ничә кыз?

- Исемең ничек?

-Дөньяда иң кирәк кем?

Кыз бала өй җыештыра. Кием ремонтлый,кисә,тегә,чигә.

“Ремонт уены “ уйнап алабыз.

Хәрефләре төшереп калдырылган шигырь юлларын дөрес итеп укырга, тиз генә ятлап сөйләргә.

Торм.ш.ма .мь бирүче

Иң шәфка.ьле .ни син.

Бер ..майсаң .өзләреңнән

Бар .йгә нур б.ркисең.

4.“Әниемә матур сүзләр бүләк итәм” Әниләргә хас сыйфатларны язу.

Әниләр күзләрен бәйләп 8 Март бәйрәменә багышлап рәсем төшерәләр.

5. “Бигрәк тәмле булган”. “Уңган кеше уяну белән сикереп тора”- диелгән мәкальдә. Хәзер без кызларыбызның уңганлыкларын тикшерәбез. Аларга бер татар халык ризыгы пешереп килергә кушылган иде. Кызлар үзләренең ризыкларын яклыйлар.

Кызлар әзерләнгән арада әниләргә бирем “Үзеңне таны”. Укучылар инша яздылар. Мин укыйм , ә сез үзегезне танырга тырышыгыз. «Минем әнием ».

6. “Тиз-тиз-тизрәк” Кечкенә сеңлегез, энегез өйне туздырган, тиздән сезгә кунаклар килә, кем күбрәк әйбер җыя.

7. “Яз бизәкләре” Кыз бала матурлыкның бер бизәге. Мода күрсәтү.

Әниләр белән уен.«Үз балаңны тап». Әниләр күзләрен бәйләп үзенең кызын яки улын таба.

8. “Минем сәләтем” Концерт номеры күрсәтү.

Йомгаклау. Хөкемдарлар балларны саныйлар, кызларны түбәндәге номинацияләр буенча бүләклиләр.

-“Иң тапкыр сылу”

-“Иң ягымлы сылу”

-“Иң уңган сылу”

-“Иң зирәк сылу”

-“Иң җитез сылу”

-“Иң моңлы сылу”

- “Сылу-2013”

1кызЯңгырады матур көйләр,

Шат көлүләр таралды,

Менә болар бәхетлеләр диеп,

Бөтен кеше безгә карады.

2кыз Биедек тә, җырладык та,

Шигырьләр дә сөйләдек.

Бәйрәм итеп уйнап алдык,

Матур көйләр көйләдек.

3кызБәйрәм киче бетеп килә,

Әниләргә әйтик шуны:

Сәламәтлек, бәхет телик,

Һич белмәсеннәр борчылуны.

4кызБәйрәмегез котлы булсын,

Языгыз шаулы булсын,

Йөзләрегез нурга тулсын,

Кояштай балкып торсын.

5кызТагы гүзәлрәк таңнар

Уянсын туган җиргә.

Әниләр!Кояш Гомере

Телибез бүген сезгә!

6кызБәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

7кызНәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп кына.

Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Җыр: «Һәрвакыт булсын кояш».

Бәйрәм чәй табынында дәвам итә.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30861-nilr-bjrme

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки