- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Игровые пособия для работы с детьми дошкольного возраста (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «ИКТ-компетентность современного педагога»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Календарно-тематическое планирование
« КАРАЛДЫ » « КИЛЕШЕНДЕ » «РАСЛЫЙМ»
Татар теле һәм әдәбияты ТР ЗМР «11нче урта ТР ЗМР «11 нче урта
укытучыларының МБ җитәкчесе мәктәбе»нең директор мәктәбе» директоры
______ / Зарипова М. Х./ урынбасары _______ /Любавина Л.Н./
_____/ Хәмидуллина Р. С./ ______ номерлы боерык
____ нче санлы беркетмә «_____» ________20__ ел «____» __________ 20__ ел
«____» ________ 20 __ ел
ТАТАР ТЕЛЕННӘН ҺӘМ ӘДӘБИ УКУДАН
1 нче сыйныф өчен
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
«Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» БМББУ
Төзүче:татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яруллина Ильсия Шаукат кызы
укытучының категориясе И. Ф. О.
Педагогик совет утырышында
гамәлгә керде
____ нче санлы беркетмә
« _____ » __________20__ ел
2013- 2014 уку елы
Татар теле һәм әдәби укуны укытуны тематик планлаштыру
1 «А»сыйныфы
Сәгатьләр саны (еллык) 99/33 сәг.
Атнага 3/1 сәг.
План буенча контроль эшләр : контроль күчерү - 1с.
Административ контроль эшләр_____сәг.
Планлаштыру: «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1-11 нче сыйныфлар) нигезләнеп төзелде . Авторлар:Р. З. Хәйдәрова, Р. Л. Малафеева Казан, «Татарстан китап нәшрияты», 2011 ел.
Дәреслек:Р 3. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева «Күңелле татар теле». Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2012.
Өстәмә әдәбият: «Ялкын» журналы, «Сабантуй» газетасы. Башлангыч мәктәптә татар теле укыту методикасы.(С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова).Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпләрдә татар теле укыту программасы 1-4 сыйныфлар.
Дидактик материал: Р. Н. Насыйбуллина Башлангыч сыйныфның рус телле балалары өчен татар теле таблицаларда һәм схемаларда, Казан «Гыйлем» нәшрияты, 2008 ел.
Аңлатма язуы
Эш программасын төзү өчен төп документлар:
1. “Мәгариф турында Россия Федерациясенең законы” (Закон об образовании, закон РФ);
2. “Мәгариф турында Татарстан Республикасы законы” (6,7,10,32 матдәләр);
3. Рус мәктәпләрендәге рус тeлле балаларга татар теленнән башлангыч гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары, Казан, 2008;
4. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 4154/12 номерлы приказы (2012 нче ел, 9 нчы июль)
5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 4165/12 номерлы приказы (2012 нче ел, 10 нчы июль)
6. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 7699/12 номерлы приказы (2012 нче ел, 25 нче июнь) , тәкъдим хаты (“Об учебных планах для 1-ых классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования”)
7. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 9777/12 номерлы (2012 нче ел, 13 нче август) “Гомуми белем бирү учрежденияләрендә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнү турында приказы;
8. ТР гомуми белем бирү учреждениеләре өчен региональ базис уку планы (БУП РТ - 2012);
9. ТР Мәгариф Министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (1-11нче сыйныфлар), Р. З. Хәйдәрова, Р. Л.Малафеева. Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011 нче ел.
10. ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының “ТР Мәгариф учреждениеләрендә уку курслары, фәннәр буенча эш программалары төзүнең тәртибен раслау турындагы №1763/10 номерлы приказы (2010 ел, 29 апрель).
Эш программасы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган” Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1-11нче сыйныфлар)” Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева (Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2011 нче ел) һәм 1 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева тарафыннан эшләнгән “Күңелле татар теле” (Казан, Татармультфильм, 2012 ел) дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Рус телле балаларга татар телен укытуның төп максаты:
1)укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленең орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;
2)телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү;
3)татар теленә хөрмәт тәрбияләү, телнең дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:
татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;
бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;
күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;
карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;
телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;
татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәнияте, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;
дус һәм тату яшәүгә омтылыш тәрбияләү.
нче сыйныфны тәмамлаганда лексик-грамматик минимум:
Исемнәрнең берлек һәм күплек саннары.
Исемнәргәкем? нәрсә? сорауларын куя белү.
Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.
Исемнәрнең урын-вакыт, юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән таныштыру.
Зат алмашлыкларны берлек санда сөйләмдә куллану.
–мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми) сөйләмдә куллану.
Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау җөмләләр белән таныштыру.
Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).
Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.
Белән бәйлеген сөйләмдә исем белән куллану.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.
Боерык фигыльнең II зат берлек һзм күплек сан формалары белән таныштыру.
Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.
Сыйфат+исем, сан+исем төзелмәләрен сөйләмдә куллану.
Һәмтеркәгечен сөйләмдә куллану.
Сан+исемтөзелмәсен сөйләмдә куллану.
Орфографик һәм орфоэпик минимум:
Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларын аерырга өйрәнү.
Татар һәм рус телләрендәге сузык һзм тартык һәм ававзларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.
Озын һәм кыска сузыкларны сөйләмдә дөрес итеп әйтә белү.
Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен дөрес куеп язарга күнектерү.
Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.
Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
Боеру максаты белән әйтелгән бөмләләрне аңларга өйрәтү.
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр
Тыңлап аңлау | Диалогик сөйләм | Монологик сөйләм | Уку | Язу |
Нормаль темп белән әйтелгәнне ишетү аша мәгънәне аңлау, аңлаган турында фикер йөртү; Сүзләрне,сүзтезмәләрне җөмләләрне, грамматик формаларны бер- берсеннән ишетеп аера белү. | Темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы сөйләм оештыру (репликалар саны 3 тән ким булмаска тиеш);дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку һәм сөйләү. | Темалар буенча бирелгән сүзләрне,аңлап, монологик сөйләмдә куллану. | Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне,текстларны дөрес интонация белән укый белү. | Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес яза белү; матур күчереп язу күнекмәләре булдыру. |
Кулланылган технологияләр: коммуникатив технология
Укытуны методик яктан тәэмин итү:
1. Электрон белем бирү ресурслары: аудио, видеодисклар.
2. Басма кулланмалар: таблицалар, портретлар, карточкалар, дидактик материаллар
3. Техник чаралар: ноутбук, магнитофон.
4. Магнит өслекле сыйныф тактасы.
Календарь-тематик план (уку)(Хәйдәрова буенча)
Программа бүлекләре | Сәгать саны | Дәрес тәртибе | Дәрес темасы | Дәрес төре | Дәреснең эчтәлеге элементлары. | Үткәрү вакыты | |
План | Факт | ||||||
Әйдәгез танышабыз | 4. | 1 | 1.Әйдәгез танышабыз | ЛКФ | Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау бирә белү | ||
2 | 2.Татарстан шәһәрләре | ЛКФ | Бу кайсы шәһәр? соравын куя, аңа җавап бирә белү | ||||
3 | 3.Син кайда яшисең? | ЛКФ | Үзең яшәгән җирлекнең исемен әйтә белү. | ||||
4 | 4.Сиңа ничә яшь? со- равы һәм аңа җавап формасы | ЛКФ | Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, уеннар,ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау. | ||||
Урман дусларыбыз | 1 | 5 | 1. Кыргый хайваннар “ Теремәй” әкияте. | ЛКФ | Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. | ||
Спорт бәйрәме | 2 | 6 | 1. Спорт бәйрәме | Д/МС | Нишли? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру; өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы белән та-ныштыру | ||
7 | 2. Дустыңны урамга уйнарга чакыру | ЛКФ | Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү | ||||
Мәктәптә | 1 | 8 | Без дәрестә | ЛКФ | Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү | ||
Йорт хайваннары һәм кошлары | 2 | 9 | 1.Йорт хайваннары һәм кошлары | ЛКФ | Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный белү | ||
10 | 2.Хайваннарны сурәтләү | Д/МС | Хайваннарны сурәтли белү.Кая? соравын үзләштерү һәм, аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру | ||||
Бакчада | 2 | 11 | 1.Рус халык әкияте «Шалкан» | ЛКФ | «Шалкан» әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру. | ||
12 | 2.Геройларга бәя бирү | ЛКФ | Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү. | ||||
Кыш җитте | 4 | 13 | 1.Кыш бабай килә | ЛКФ | Бәйрәмгә чакыру кәгазе яза белү. | ||
14 | 2.Кышкы уеннар | ЛКФ | Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү. | ||||
15. | 3.Яңа ел бәйрәме | ЛКФ | Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Һава торышын тасвирлый белү. | ||||
16 | 4.Минем чанам бар төзелмәсе | ЛКФ | Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Бу предметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү | ||||
Сәламәт бул | 2 | 17 | 1.Кай җирең авыртка- нын сорау, әйтү. | ЛКК | Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру | ||
18 | 2.Шәхси гигиена предметлары | ЛКФ | Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларнын барлыгын юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү. | ||||
Безнең гаилә | 3 | 19 | 1.Гаилә | ЛКФ | Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү | ||
20 | 2. Ф. Кәрим “Яз җитә” | ЛКФ | Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү.Аңлап, сәнгатьле укый белү. | ||||
21 | 3.Мин бүләк бирәм. Диалоглар уку. | ЛКФ | Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. | ||||
Татар халык ашлары | 2 | 22 | 1.Татар халык ашлары | ЛКФ | Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү | ||
23 | 2.Туган көн - зур бәйрәм. Уку тизлеген тикшерү. | ЛКФ | Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү. | ||||
Кибеттә | 4 | 24 | 1.Ашамлыклар | ЛКФ | Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү. | ||
25 | 2.Барый Рәхмәт. “Аш вакыты”. | ЛКФ | Аңлап сәнгатьле уку | ||||
26 | 3.Савыт-саба кибетендә. | ЛКФ | Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. | ||||
27 | 4.Киемнәр кибетендә | ЛКФ | Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү. | ||||
Без шәһәрдә яшибез | 3 | 28 | 1.Безнең шәһәр | ЛКФ | Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен үстерү | ||
29 | 2.Мин транспортта барам | ЛКФ | Нинди транспортта барганыңны әйтә белү күнекмәләрен ныгыту . | ||||
30 | 3.«Татарстан шәһәрләре» темасын кабатлау | ЛКФ | Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү | ||||
Җәй җитә | 3 | 31 | 1.Җәй җитә | ЛКФ | Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру | ||
32 | 2.Габдулла Тукай. “Бала белән күбәләк”. | ЛКФ | Аңлап сәнгатьле укый белү күнекмәләрен формалаштыру | ||||
33 | 3.Без Сабантуйга барабыз | ЛКФ | Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү |
Программа бүлекләре | Сәгать саны | Дәрес тәртибе | Дәрес темасы | Дәрес тибы | Дәреснең эчтәлеге | Үткәрү вакыты | |
План | Факт | ||||||
Әйдәгез танышабыз | 11 | 1 | 1.Әйдәгез танышабыз | ЛКФ | Исәнмесез! Хәерле көн! Минем исемем ....җөмләләрен аңларга һәм әйтергә өйрәнү | ||
2 | 2.Синең исемең ничек? соравы | ГКФ | Синең исемең ничек? соравына җавап бирергә өйрәнү | ||||
3 | 3.Бу кем? соравы | ЛКФ | Бу кем? соравына җавап бирергә өйрәнү | ||||
4 | 4.Бу нәрсә?соравы | ЛКФ | Бу нәрсә? соравына дөрес җавап бирергә өйрәнү | ||||
5 | 5.Сорау кисәкчәләре -мы/-ме | ГКФ | Ачыклый белергә өйрәнү (Олямы?) | ||||
6 | 6.Раслау һәм кире кагу формалары | ЛКФ | Әйе, юк, түгел раслау һәм кире кагу формаларын сөйләмдә кулланырга өйрәнү. | ||||
7 | 7.Бу кайсы шәһәр? соравы | ГКК | Бу кайсы шәһәр? соравына җавап бирә белергә өйрәнү | ||||
8 | 8.Син кайда яшисең? соравы | ГКК | Син кайда яшисең? соравына җавап бирергә өйрәнү. | ||||
9 | 9.1 дән 10 га кадәр саннар | ЛКФ | 1 дән 10 га кадәр саннарны үзләштерү, бер-береңнең яшен сорый һәм җавап бирергә өйрәнү. | ||||
10 | 10.Сиңа ничә яшь? соравы | ГКК | Үзеңнең яшеңне әйтә белергә өйрәнү. | ||||
11 | 11.“Әйдәгез танышабыз” темасын кабатлау | Д/МС | Яңа дидактик материалны ситуатив ситуацияләр, күнегүләр аша кабатлау. Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү. | ||||
Урман дусларыбыз | 5 | 12 | 1. Урман дусларыбыз. [а],[ао] авазлары һәм Аа хәрефе белән танышу | ЛКФ | Кыргый хайван исемнәрен атый белергә өйрәнү | ||
13 | 2. Кыргый хайван исемнәренең күплек сан формасы | ЛКФ | Исемнәрнең күплек сан формасы белән таныштыру | ||||
14 | 3. Кем? Нәрсә? сораулары [ә] авазы һәм Әә хәрефләре | ЛКФ | Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирә белү | ||||
15 | 4 Нинди? соравы хәрефләре [ŏ][о] авазы һәм Оо хәрефләре | ЛКФ | Хайваннарны сурәтли белү | ||||
16 | 5.Теремкәйдә кем яши? Ө,ө хәрефләре | Д/МС | “Теремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү. | ||||
Спорт бәйрәме | 8 | 17 | 1 Нишли? Соравы. Н,н һәм ң хәрефләре. | ГКФ | Спорт бәйрәме турында әңәмә уткәрү. Нишли? Соравына җавап бирә белү | ||
18 | 2 Боерык фигыльнең 2 нче зат берлек сан формасы | ГКФ | Иптәшеңә командалар җирә белү | ||||
19 | 3 И,и хәрефләре, [̆ы][ы] авазлары һәм Ыы хәрефләре | ГКФ | Сикерә, йөгерә, йөзә фигыльләрен истә калдыру | ||||
20 | 4 Дустыңны урамга уйнарга чакыру. У,у хәрефләре | ГКФ | Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү | ||||
21 | 5 Ү,ү хәрефләре. Калын һәм нечкә | ЛКФ | Калын сузыкларны нечкә сузыклардан аера белергә өйрәнү | ||||
22 | 6 Ничә? соравы | ЛКФ | Ничә? соравына җавап бирергә өйрәнү. | ||||
23 | 7 Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше | ГКФ | Кем белән белән?соравына җавап бирә белү. | ||||
24 | 8 Тәртип саннары. К,к хәрефләре һәм қ авазы | ЛКФ | Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Ничә? соравына җавап бирә белү. Предметларның санын әйтә белү. | ||||
Мәктәптә | 6 | 25 | Уку – язу әсбаплары. М,м хәрефләре | ЛКФ | Уку-язу әсбапларының исемен, санын, барлыгын, юклыгын әйтә белү | ||
26 | Уку – язу әсбапларының төсе | ЛКФ | Уку-язу әсбапларының төсен әйтү | ||||
27 | С, с хәрефләре | ЛКФ | Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, үзеңә сорап алу белү | ||||
28 | Без дәрестә. Р,р хәрефләре | ЛКФ | Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү | ||||
29 | Кайда? соравы. Сузык һәм тартык авазлар | ЛКФ | Предметларның урынын, санын әйтә белү | ||||
30 | “Мәктәптә” темасын кабатлау | Д/МС | Яңа дидактик материалны ситуатив ситуацияләр, күнегүләр аша кабатлау. | ||||
Йорт хайваннары һәм кошлары | 9 | 31 | 1 Йорт хайваннары һәм кошлары. | ЛКФ | Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү | ||
32 | 2 Кайда? соравы [w][в]авазлары. Вв хәрефләре. | ЛКФ | Кайда? соравына җавап бирергә өйрәнү | ||||
33 | 3.Кая?соравы.г][ғ] авазлары | ЛКФ | Кая? соравы һәм, аңа җавап буларак, исемнәрнең юнәлеш килеше формасы белән таныштыру | ||||
34 | 4.Кая? кемгә? сораулары | ЛКФ | Кая?Кемгә? сорауларына җавап бирә белү. Дөрес кушымчалар куя белү. | ||||
35 | 5.Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканны әйтү һәм сорау. Д,д хәрефләре | Д/МС | Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканны әйтә һәм сорый белү | ||||
36 | 6.Кайдан? соравы. З,з хәрефләре | ГКК | Кайдан? соравына дөрес җавап бирә белү. Кайта сүзебелән таныштыру. | ||||
37 - 38 | 7-8.Кая? кайда?кайдан? сораулары. Б,б һәм П,п хәрефләре. | ГКК | Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү | ||||
39 | 9.Тыныч йокы, хәерле иртә теләү. Й,й хәрефләре. [э][йэ][йы]авазлары. Е,ехәрефләре | Д/МС | Тыныч йокы, хәерле иртә теләү, авазлар кергән сүзләрне дөрес яза һәм уку белү |
Бакчада | 8 | 40 | 1. Яшелчәләр Ж,ж хәрефләре | ЛКФ | Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. | ||
41 | 2. Кирәк, кирәкми сүзләре | ДСУ | Кирәк, кирәкми сүзләрен сөйләмдә кулланун камилләштерү | ||||
42 | 3. Җиләк-җимешләр. Җ, җ хәрефләре | ЛКФ | Нирнди яшелчә, җиләк-ңимеш яратканыңны әйтә белү | ||||
43 | 4. Нинди? соравы | ДСУ | Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү | ||||
44 | 5. Ш,ш хәрефләре | ГКК | Яшелчә атамаларын кабатлау. Җөмләләр язарга өйрәнү | ||||
45 | 6. Нәрсә яратканны, яратмаганны әйтү, сорау формалары. Щ, щ хәрефләре | ГКК | Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. | ||||
46 | 7. Ч,ч хәрефләре | ГКК | Ч хәрефе кергә сүзләрне дөрес уку белү. | ||||
47 | 8. Кем? нәрсә? нишли? нинди? сораулары | ЛКФ | Кем? нәрсә? нишли? нинди? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү. | ||||
Кыш җитте | 11 | 48 | 1.Кыш билгеләре | ЛКФ | Кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү. | ||
49 | 2.Кышкы уенга чакыру. Х, х хәрефләре | ГКФ | Чыга фигыленең I зат юклык формасы белән таныштыру | ||||
50 | 3.Кыш бабайга хат язабыз. Һ, һ хәрефләре | ЛКФ | Кыш бабайга хат яза, кыш бабайдан бүләк сорап ала белү | ||||
51 | 4.Минем чанам бар төзелмәсе Ф,ф хәрефләре | ЛКФ | Чана, чаңгы, тимераяк сүзләрен әйтә белү. Нәрсә белән шуганыңны әйтә белү. | ||||
52 | 5.-мы/-ме сорау кисәкчәләре | ГКК | мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү; раслау һәм инкарь итә белү күнекмәләрен үстерү. | ||||
53 | 6.Ц,цхәрефләре. Кая? кайда? кайдан? сораулары | Д/МС | Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирүне камилләштерү | ||||
54 | 7.Яңа ел бәйрәме. Я,я хәрефләре [йао], [йа], [йә] авазлары | ГКК | Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү | ||||
55 | 8.Ю-ю хәрефләре, [йу], [йү] авазлары | ГКК | Ю хәрефен таный белү. | ||||
56 | 9.Төсләр.Ь,Ъхәрефләре | ГКК | Предметларның төсен әйтә белү. Бер-береңне уенга чакыра белү | ||||
57 | 10.Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе. | ГКК | Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру. | ||||
58 | 11.Татар теленә хас авазлар | Д/МС | Татар авазларын дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү | ||||
Сәламәт бул! | 8 | 59 | 1. Тән әгъзаларының исемнәре | ЛКФ | Кеше турында сөйләшү. Тән агъзаларының исемнәрен белү. | ||
60 | 2. Кай җирең авыртканын сорау, әйтү. | ЛКК | Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; | ||||
61 | 3. Авырта фигыленең юклык формасы | ГКФ | Авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру | ||||
62 | 4. Сәламәт бул | ЛКФ | Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. | ||||
63 | 5. Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү | ЛКК | Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белүне камилләштерү | ||||
64 | 6. Шәхси гигиена предметлары | ЛКФ | Шәхси гигиена предметларының исемнәрен әйтә, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә,аларны сорап ала белү. Исемнәрне I, II зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү | ||||
65 | 7. Мин сабын белән кул юам төзелмәсе | ГКФ | Мин сабын белән кул юам төзелмәсе белән танышу. |
66 | 8.“Сәламәт бул!” темасын кабатлау | Д/МС | Минем кулым чиста; минем кулым чиста түгел төзелмәләрен өйрәнү. | ||||
Безнең гаилә. | 9 | 67 | 1. Гаилә | ЛКФ | Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү | ||
68 | 2. Минем гаиләм | Д/МС | Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү. | ||||
69 | 3. Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтү | Д/МС | Гаилә әгъзаларының нишләгәнен әйтә белү | ||||
70 | 4. Яз фасылы | ЛКФ | Яз фасылы турнда сөйләргә өйрәнү | ||||
71 | 5. Язгы көн | Д/МС | Яз фасылы турында, язгы көнне сурәтләп сөйли белү | ||||
72 | 6. Һава торышы | ГКФ | Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү | ||||
73 | 7.8 нче март - әниләр бәйрәме | ГКФ | 8 март бәйрәме белән котлый белү. Син алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү | ||||
74 | 8. Бәйрәм белән котлау | Д/МС | Котлау язуын күчереп язу. | ||||
75 | 9. Тәмле сүзләр. | Д/МС | Сөйләмдә“тәмле сүзләр”не куллана белү | ||||
Татар халык ашлары | 6 | 76 | 1.Татар халык ашлары | ЛКФ | Яңа сүзләр кулланып җөмләләр уку. Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә белү. | ||
77 | 2.Кунакта | ГКК | Ризыкларның тәмле булуын әйтә белү. | ||||
78 | 3.Табын янында | Д/МС | Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен әйтә белү | ||||
79 | 4.Кунакны каршы алу. | ЛКФ | Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү | ||||
80 | 5.мы/-ме сорау кисәкчәләре | Д/МС | мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләтерү. | ||||
81 | 6Туган көн – зур бәйрәм | ЛКФ | Туган көн белән котлый белү. | ||||
82 | 1.Ашамлыклар | ЛКФ | Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү | ||||
83 | 2.Эч, аша фигыльләре | ЛГКК | Эч, аша фигыльләренI,II,III затта берлек санда кулана белү. | ||||
84 | 3.Ашамлыклар кибетендә | Д/МС | Текстны күчереп язу. | ||||
85 | 4.Савыт-саба | ЛКФ | Савыт-саба исемнәре белән танышу. Җөмләләр төзү. | ||||
86 | 5.Савыт-саба кибеттендә. | Д/МС | Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белү. | ||||
87 | 6.Киемнәр | ЛКФ | Киемнәре тасвирлый белү. | ||||
88 | 7.Киемнәр кибетендә | Д/МС | Исемнәрнең I, II, III зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү. | ||||
89 | 8.“Кибеттә” темасын кабатлау | Д/МС | Кибеттә ашамлыклар, савыт-саба сатып ала белү күнекмәләрен камилләштерү. | ||||
Без шәһәрдә яшибез | 5 | 90 | 1.Шәһәрдә | ЛККК | Кая? Кайдан? Кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. | ||
91 | 2.Кайда? соравы | ГКК | Кайда? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү. | ||||
92 | 3.Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килеше | Д/МС | Исемнәрне юнәлеш, чыгыш килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү | ||||
93 | 4.Исемнәрнең урын-вакыт килеше | Д/МС | Исемнәрне урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү | ||||
94 | 5.“Шәһәрдә” темасын йомгаклау | Д/МС | Яңа дидактик материалны ситуатив ситуацияләр, күнегүләр аша кабатлау. | ||||
Җәй җитә | 5 | 95 | 1.Җәй җитә | Д/МС | Җәй билгеләрен әйтә белү. |
96/ 97 | 2-3.Җәйге ял | Д/МС | Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру | ||
98/ 99 | 4-5.Без сабантуйга барабыз | ЛКФ Д/МС | Сабантуйга чакыра белү. |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30948-kalendarno-tematicheskoe-planirovanie
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Обеспечение психологической безопасности в образовательной организации»
- «Особенности подготовки к школьному обучению детей с ОВЗ и инвалидностью»
- «Основные аспекты социальной работы с семьями, воспитывающими детей с инвалидностью»
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательной дисциплины «Иностранный язык» по ФГОС СПО»
- «Обучение безопасным методам и приемам выполнения работ повышенной опасности в соответствии с государственными нормативными требованиями охраны труда (программа В)»
- «Обучение музыке в условиях реализации ФГОС НОО»
- Содержание профессиональной деятельности старшего вожатого образовательной организации
- Социально-педагогическое сопровождение обучающихся в образовательном процессе
- Психолого-педагогическое сопровождение образовательного процесса
- Педагогика и методика преподавания физической культуры
- Дополнительное образование детей. Содержание и организация деятельности педагога-организатора
- Организация учебно-воспитательной работы с обучающимися в группе продленного дня

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.