- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Дискалькулия: профилактика и коррекция нарушений в овладении счетными операциями у детей»
- «Основы сенсорной интеграции и возможности применения сенсорной комнаты в работе с детьми»
- «Применение элементов прикладного анализа поведения (ABA-терапии) в работе с детьми с РАС»
- «Фитнес-программы для детей: возрастная физиология и методика построения занятий»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Татар милли киемнәре һәм бизәкләре
Әйләнә тирә белән танышу, кисеп-ябыштыру шөгеле.
Тема: Татар милли киемнәре һәм бизәкләре.
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат:
- татар милли киемендәге бизәкләр турында балаларның күзаллауларын тирәнәйтү.
Бурычлар:
-балаларда татар милли киемнәренә кызыксыну уяту;
-балаларны татар бизәкләре белән таныштыруны дәвам итү;
-ләлә, кыңгырау, канәфер чәчәкләрен, яфраклар кисү ысулларын ныгыту.
Сүзлек өстендә эш:серле, тылсымлы, сихри сандык, ләлә, кыңгырау, канәфер чәчәк, алъяпкыч, түбәтәй, читек, калфак, камзул,ашъяулык.
Алдан үткәрелгән эш:
● милли киемнәр, андагы татар бизәкләре белән танышу өчен иллюстрацияләр, китаплар карау,
● милли киемнәр турында әңгәмә,
● җырлар тыңлау: “Кәләпүшем - калфагым”, “Әпипә”
● татар бизәкләрен трафаретлар ярдәмендэ альбомнарга төшерү,
● “Түбәтәй” уенын өйрәтү,
● өстәл уеннары уйнау: “Читекнең парын тап”, “Савыт – сабаны бизә”, “Киемне бизә”.
Җиһазлар:серле сандык, магнитофон, проектор, ИКТ куллану, презентация “Татар милли киемнәре һәм бизәкләре”, түбәтәй, кул эше өчен кирәкле материаллар .
Төп белем бирү өлкәсе: иҗади сәнгать.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, сәламәтлек, матур әдәбиять, музыка.
Методик алымнар һәм чаралар: уен мизгеле, сорау, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш.
Эшчәнлек төзелеше:
1. Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру.
2. Татарстан һәм андагы яшәүче халык турында әңгәмә.
3. Музейга сәяхәт.
4. Милли бизәкләр турында әңгәмә.
5. Сюрпризлы мизгел.
6. Уен “Түбәтәй”.
7. Ашъяулыгын бизәү.
8. Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы
Кереш өлеше
Группада тыныч татарча көй уйный. Балалар кереп ярым түгәрәккә басалар.
1.Оештыру минуты. Уңай халәт тудыру.
- Саумы , кояш!
Саумы , һава!
Саумы, иртә!
Саумы, бакчам!
Саумы, минем дусларым! (бергәләп кул чабалар).
Исәнмесез, хәерле көн балалар һәм килгән кунаклар. Без сезнең белән бүген милли киемнәр һәм татар милли бизәкләре турында сөйләшербез.
Төп өлеш
2. Татарстан һәм андагы яшәүче халыклар турында әңгәмә.
Т: Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты туган илем,
Бәхет биргән җирем- Татарстан! (Г.Зәйнәшева)
Т: Балалар, безнең республика ничек атала?
Б: Безнең республика Татарстан.
Т: Дөрес , балалар. Республикабызда нинди милләтләр яши?
Б: Татарлар, руслар, чувашлар, үзбәкләр, һ.б.
Т: Дөрес, балалар. Без нинди милләт кешесе икәнен ничек белә алабыз?
Б: Милләтләрне телләре, киемнәре, киемдәге орнаментлары буенча аерып була.
Т: Дөрес, шулай. Балалар, карагыз әле миңа, минем кием сезгә ошыймы?Ә мин нинди халыкның милли киеменә киенгәнмен? (тәрбияче татар халык милли киеменә киенә).
Б: Ошый. Сез татар халык милли киеменә киенгәнсез.
3. Күргәзмәгә сәяхәт.
Т: Ә хәзер без сезнең белән татар халкының милли киемнәре сакланган күргәзмәсенә барып кайтабыз.
Күргәзмәдә татар милли киемнәре куела: түбәтәй, калфак, читек, камзул, алъяпкыч, кулъяулык, ашъяулык һ.б.
Т: Балалар кайзыгыз татар халык милли киемнәре турында шигырьләр белә?
Балалар түбәтәй,калфак, читек турында шигырьләр сөйлиләр
4. Милли бизәкләр турында әңгәмә.
Т: Булдырдыгыз балалар. Күрәсезме, балалар, барлык киемнәргә дә орнаментлар, бизәкләр төшерелгән. Ул ничек дип атала?
Б: Чәчәк-үсемлекле орнамент дип атала.
Т: Дөрес, балалар. Татар милли орнаментның төп бизәкләре чәчәкләр, үсемлекләр: ләлә, канәфер, кыңгырау, чалмабаш чәчәкләре, өчяфраклар. Борынгы заманда барлык кеше дә кием сатып ала алмаган, алар киемнәрне үзләре теккәннәр һәм матур булсын өчен бизәгәннәр. Ә аларны бизәү өчен үрнәкләрне каян алганнар?
Б: Табигатьтән алганнар.
Т: Дөрес, балалар. Бу матур киемнәр нәселдән-нәселгә бирелеп килгән һәм шулай музейларга да эләккәннәр.
5. Сюрпризлы мизгел
Шул вакыт ишек шакыйлар.
Т: Балалар ишетәсезме, кемдер ишек шакый. Мин карыйм әле, кем икән анда.
Тәрбияче барып ишекне ача һәм ишек төбендә сандык таба. Тәрбияче сандыкны ачып карарга тәгъдим итә, ләкин сандык ачылмый.
Т: Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки, ачылыр.
Б: сандак матур, бизәкле, серле, тылсымлы һ.б.
Сандык ачылы һәм аның эченнән табышмаклар табылы.
Т: Балалар бу сихри сандыкта сезнең өчен табышмаклар бар икән. Әйдәгез әле табышмакларга бергәләп җаваплар табыйк.
1.Яңа гына идем итек,
“Ч” өстәгәч булдым....(читек).
2.Әнием ак сәйлән тезеп,
Чиккән яшел бәрхәтне,
Ул үзем кебек бәләкәй
Ә исеме ...... (түбәтәй).
3.Җырлый – җырлый сәхнәләрдә
Аларның биер чагы.
Кызларга бик килешә
Башындагы ....(калфагы).
6. Татар халкының милли киемнәренә багышланган уен “Түбәтәй”.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер баланың башына түбәтәй кигертелә һәм шигырь сөйләгәндә түбәтәйне бер-берсенең башларына түгәрәк буенча күчереп баралар. Шигырьне сөйләп бетерүгә түбәтәй кем башында кала шул уеннан чыгарыла. Азактан калган бала җиңүче була.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түп, түбәтәй,
Түбәтәең укалы,
Чиккән, матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
7. Ашъяулыгын бизәү.
Т: Балалар без сезнең белән күргәзмәдә бик күп матур бизәкле әйберләр белән таныштык. Әйдәгез әле искә төшерик.
Б: түбәтәй, калфак, читек, камзул, алъяпкыч, кулъяулык, ашъяулык һ.б.
Т: Дөрес. Балалар, әйдәгез әле без дә күргезмәгә үзебезнең өлешне кертик. Күргезмәгә бүләккә ашъяулык бизәп тапшырыйк. Балалар, карагыз әле минем кулда ашъяулык, ул матурмы, ул нәрсәләр белән бизәлгән?
Б: Әйе, матур. Ул яфраклар белән бизәлгән.
Т: Дөрес балалар, ашъяулык матур. Тик минемчә анда нәрсәләрдер җитми, сез ничек уйлыйсыз?
Б: Чәчәкләр җитми.
Т: Дөрес балалар, чәчәкләр җитми. Безнең ашъяулыгы тагында матуррак булсын өчен аны матур татар халкының милли бизәкләре - чәчәеләр белән бизибиз.
Өстәл артында дөрес утыру күнекмәләрен искә төшерәбез.
Т: Сезнең өстәлегездә бизәкләр – шаблоннар ята. Сез аны төсле кәгазьләргә төшереп, кайчы белән кисеп алырсыз һәм матур итеп шушы ашъяулыкка ябыштырырсыз.
Кайчыны дөрес тоту күнекмәсен искә төшерү.Балалар чәчәкләрне төсле кәгазьләргә төшереп, кисеп, бер-бер артлы чыгып һәр кеше үзенең кискән чәчәген ябыштыра.
Т: Балалар, ашъяулыгыбыз бик матур композиөияле килеп чыккан, чиста итеп ябыштыргансыз, күргүзмә эшчеләре бик шат булыр.
8.Йомгаклау өлеше
Т:Балалар сезгә бүгенге шөгел ошадымы?
Миңа бүген сезнең эшләрегез ошады. Барыгызга да рәхмәт.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/311069-tatar-milli-kiemnre-m-bizklre
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Основы профессиональной деятельности классного руководителя (куратора) с учётом требований ФГОС СПО»
- «Организация образовательного процесса по предмету «Технология» в соответствии с ФГОС ООО от 2021 года»
- «Естественно-научная грамотность: особенности работы по развитию функциональной грамотности у обучающихся»
- «Основы менеджмента в образовании»
- «Профилактика профессионального выгорания работников сферы социального обслуживания»
- «Особенности преподавания основ православной культуры в соответствии с ФГОС»
- География: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания биологии
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания мировой художественной культуры
- Содержание деятельности педагога-организатора в образовательной организации
- Учитель-логопед в образовательной организации. Коррекция речевых нарушений у младших школьников
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.