Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
05.05.2018

Доклад Балаларны татар халкының гореф гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

Содержимое разработки

Доклад

Балаларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү”

Милли бәйрәмнәр, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары онытыла бару сәбәпле, бер-беребез белән аралашу, очрашулар сирәгәя бара. Хәтта авыл җирендә дә бер-берсен белмәүче кешеләр бар. Бүгенге көндә күп кенә өлкәннәребез дә борынгыдан килгән йолаларны, бәйрәм күренешләрне хәтерләп үк җиткермиләр. Шулайда авыл җирендә чын татар әби- бабаларыбыз бар әле.

Соңгы елларда халкыбызның гореф-гадәтләренә,йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта башлады. Шул уңайдан күп кенә бәйрәмнәребез яңадан халык арасына кереп бара.Халкыбызның йола-бәйрәмнәрен,гореф-гадәтләрен торгызу һәм яңарту безнең “Акчәчәк” балалар бакчасында да актив алып барыла. Милли бәрәмнәр һәм гореф-гадәтләр, балаларыбызны халык культурасы белән таныштыруда, зур урын алып тора.

Акчэчэк” балалар бакчасында яңа уку елына өстенлекле юнәлеш итеп алдагы юнәлешләр сайлап алынды:

татар халкыныңгореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре урнәгендә тәрбияләү;

татар халык уеннар үрнәгендә тәрбияләү;

сөйләм телен үстерү;

татар халык әкиятләре аша тәрбияләү;

сәнгати-эстетик тәрбия.

Милли белем бирүнең төп компонентлары:

Туган як мәдәниятен, халык традицияләрен өйрәнү

Туган телдә тәрбия һәм укыту

Милли тәрбия бирү алымнарын куллану

Миллиүзаң булдыру

Халык педагогикасы, төп тәрбияви алым буларак, халык культурасының барлык компонентларын да куллана. Аларга керәләр:

халык авыз иҗады

җырлар (бишек җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр һ.б.)

әкиятләр

мәкаль-әйтемнәр

милли бәйрәмнәр.

Нәкъ менә шушы алымнар, безнең балар бакчасында да балаларны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә зур урын алып тора.

Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме – балаларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру.

Балаларга ана телен өйрәтүдә төп бурычларның берсе – халкыбызның әдәби байлыгына, фольклор мирасына, аның гореф гадәтләренә таяну. Үз телен яратучы, милләтен хөрмәтләүче кешене тәрбияләүне халык педагогикасына таянып эш итү зарур. Җор телле халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, санамышлар, такмаклар, әкиятләр, бәетләр, моңлы бишек җырлары – тел өйрәнүдә иң бай чыганак.

Халык бәйрәмнәре  ул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була.Татар халкының Сөмбелә, Сабантуй, Нәүрүз, Нардуган, Корбан гаете,Ураза бәйрәме, каз өмәсе,никах-туй йоласы,бәби туе бәйрәмнәре елдан-ел камилләшә, кызыклы итеп оештырыла башлады. Шушы бәйрәмнәрнең кайберләре безнең балалар бакчасында да үткәрелә.

Яңа уку елына аяк басу белән,безнең балалар бакчасында уңыш бәйрәме, алтын көзне каршылау “Сөмбелә” бәйрәме белән башланып китә. Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән.

Өлкәннәр көненә безнең балалар бакчасында күп еллар хезмәт иткән өлкәннәребезгә күмәк, җырлы- биюле “Аулак өй” исемле театр-тамаша әзерлибез. Шулай ук шушы “Аулак өй” күренеше белән безнең балалар “Теләнче-Тамак авылы картлар һәм инвалидлар йорты” нда кунакта булды.

«Аулак өй»нең нәрсә икәнен мөгаен һәр кеше дә беләдер, чөнки бу гореф гадәт  бик борынгыдан килә.Элек, олылар туганнарына яисә эшләре буенча киткәч, кызлар үзләре генә калганнар һәм кунакка дус кызларын чакырганнар. Озакламый аларга егетләр дә килеп кушылган. Зур һәм шаян төркемдә бию һәм җыр, мәзәкләр сөйләү башланган. Егетләр һәм кызлар  милли татар уеннары уйнаганнар. Нәкъ менә шул «Аулак өй» татарларның  гореф гадәте булып киткән.

Әниләр көне” дә безнең бакчада бик күңелле үтә.Быел без аны башкачарак үткәрергә уйладык һәм ул Исем кушу йоласы, бишек җырлары” исеме астында үтте. Бәйрәм оештыруда әниләребез дә актив катнашты. Зурлар төркеменә йөрүче балаларыбызның әниләре бишек җырлары башкардылар. Тәрбиячеләребез бала йоклату йоласын күрсәттеләр.

Исем кушу гаиләдәге зур вакыйга. Исем кушу, бала тугач та, бер атна-ун көн эчендә башкарыла. Балага исем кушу «бәби туе» белән ныгытыла.Гаилә тәкъдиме белән мәхәллә имамы тарафыннан кушыла. Исем кушу мәҗлесендә ата-ана, әби-баба, туганнар һәм кендек әби катнашырга тиеш. 

Бишек җырлары. Галимнәр инде күптән ачыклаган: балага белем һәм тәрбия бирүдә бишек җырлары бик зур роль уйный. Алар сабыйның тыныч холыклы булып үсүенә ярдәм итә. Әнисенең җырлары аша ул туган телендә сүзләр әйтергә, тирә-якны танып белергә, фикерләү сәләтен, сөйләмен үстерергә өйрәнә.Игътибар иткәнегез бардыр, балалар, бигрәк кызлар, курчаклы уйнаганда, аларны «ә-ә-ә итә» дип, үзләренчә йоклаткандай итәләр. Димәк, бишек җырлары балага тулысынча аңлашылып бетмәсә дә, беркадәресе аның зиһенендә, күңелендә барыбер сакланып кала. Бишек җырлары - баланы ничек яшәргә, кешеләргә ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, ата-ананы, туганнарын хөрмәт итәргә өйрәтә, туган теленә, милләтенә мәхәббәт тәрбияли.

Язгы чәчүләр тәмамлангач татар халкы үзенең иң зур бәйрәнәренең берсе булган Сабантуй  бәйрәмен үткәрә.Сабантуй элек-электән халкыбызның һәрчак яратып,зур күтәренкелек белән үткәрә торган олы бәйрәме. Анда кыр батырларын,көрәшчеләрне,колхоз алдынгыларын бүләклиләр.Бу бәйрәмне үткәрү өчен аерым көн билгеләнмәгән. Ләкин безнең балалар бакчасында “Сабантуй” бәрәме “Балаларны яклау көне” ндә үткәрелә.Шул уңайдан балалар өчен бик күңелле чара үткәрелә. Бәйрәмне оештыруда ата-аналарның да роле зур. Алар һәрдаим безнең зур ярдәмчеләребез. Бәйрәм балалар мәйданчыгында үткәрелә.   Бәйрәм балалар өчен ярышлар,көрәшләр,ат чабышлары,спорт уеннары , җыр-биюләр белән бик кызык һәм мавыктыргыч үтә.

Балага туган телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнүдә, беренче чара булып уеннар тора. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу баланың физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.

Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балаларга уен тәкъдим иткәндә, аларның иң яхшы үзләштерә торганнарын сайларга кирәк.

Балалархәрәкәтле уеннарга өстенләк бирәләр һәм без алар белән күбрәк “Мәче һәм тычкан”, “Ябалак”, “Йоклаган песи”, “Очты, очты...”, “Аю-бүре”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Милүшә-дилбегә” кебек уеннар уйныйбыз.Уеннардан балалар уңай тәъсир алалар, шулай ук тел байлыгын арттыралар.

Төркемдә балалар белән “Серле капчык”, “Әбием сандыгы”, “Танып бел”, “Мәликә”, “Йөзек салышлы”, “Ватык телефон” кебек уеннар алына.

Сюжетлы-рольле уеннарга да бик зур урын бирелә. Бу балаларга бер-берсенә хөрмәт, әдәплелек хисен үстерергә ярдәм итә. Шулай укдидактик уеннарга да өстенлек бирелә . Бу уеннар “Нәрсә артык?”, “Читекнең парын тап”, “Савыт-сабаны бизә”, “Милли киемнәрне бизәү” һ. б. баланың дөрес фикерләү, уйлап табу сәләтен үстерә. Шөгыльләрне уздырганда физминуткалар өчен кызыклы, хәрәкәтле күнекмәләр алабыз. Бу “Кәҗә мәкәрҗә” – үртәвеч, “Үчти-үчти, үчтеки”, “Әти биштә”. Балалар бик теләп катнашалар, үртәвечләрне бик тиз отып алалар.

Безнең «Акчәчәк» балалар бакчасында милли хис тәрбияләү түбәндәге юнәлешләрдән чыгып оештырыла:

- балаларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;

- халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;

- әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында кузаллау булдыру;

- туган телдә сөйләшергә теләк уяту, аны хөрмәт итү;

- төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән танышу;

-милли бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыру, аларда катнашу;

-халыклар, милләтләр арасындагы дуслык төшенчәсе барлыгын җиткерү.

Һәрбер төркемдә милли почмаклар бар. Тәрбиячеләр һәрдаим аларны баетып, тулыландырып торалар. Балаларга халкыбызнын үткәнен, гореф-гадәтләрен күзаллау өчен күп төрле альбомнар әзерләдек. Аларга керәләр:

Татар халык уеннары

Милли орнаментлар

Татар халык ашлары

Татар халык табышмаклары

Татар халык бәйрәмнәре һ.б.

Үзебезнең бакчада фольклор элементларын туплап, эш барышында киң кулланабыз. Нинди генә тәрбия чарасы әкият, сынамыш, санамыш, җырлы-биюле яисә хәрәкәтле уеннардан башка үтә микән.

Халык бәйрәмнәре һәм йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм тәлапләренә күнектерергә ярдәм итә. Бу бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшьләр бәйрәмнәрнең тәртибен, йоласын кечкендән үк белеп, күреп, өйрәнеп үсәргә тиеш. Балаларга кечкнәдән үк әдәплелек, инсафлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләүдә әти-әниләр, тәрбиячеләр зур эш алып барырга тиеш. Балаларга үз-үзен тота белү, аралаша белү күнекмәләрен балалар бакчасында һәм гаиләдә өйрәтергә кирәк. Әгәрдә без балаларны шушы тәртиптә тәрбияләсәк шул чагында гына  милләт, халык өчен тәрбияле балалар үстеребез .

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/311085-doklad-balalarny-tatar-halkyny-goref--gad

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки