- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
- «ОГЭ 2026 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Конспект урока по татарскому языку по теме «Күрсәтү алмашлыклары»
Тема: Күрсәтү алмашлыклары.
Максат:
1.Алдагы дәрестә алган белемнәрне актуальләштерү; яңа теманы үзләштерү; уку, язу, сөйләм күнекмәләрен үстерү.
2.Танып белү эшчәнлеген арттыру,мөстәкыйль фикер йөртүгә юнәлтү.
3.Урманга, җәнлекләргә мәрхәмәтле караш тәрбияләү.
Жиhазлау: фонетик күнегү өчен карточкалар, таблицалар (зат, тартым алмашлыклары), табигать сурәтләре, җәнлекләр сурәтләре, хайваннар турында балаларның алдан әзерләп килгән чыгышлары, фильмнан өзек, слайдлардан ясалган фильм, компьютер, проектор,экран, принтер.
Дәрес барышы...
I.Оештыру.
Исәнмесез, укучылар.
Исәнмесез.
Әйбәт үтсен көнебез,
Фән серен күп белик без.
Җиңел барсын укулар,
Дөрес булсын язулар.
Шушы шигырь белән балалар дәресне башлап җибәрә.
II.Дәреснең темасын hәм максатын укучыларга җиткерү.
-Утырыгыз. Бүген без алмашлыклар турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Дәрестә күрсәтү алмашлыкларына тукталырбыз. Дәресебезне урман, җәнлекләр белән бәйләп алып барырбыз.
III.Фонетик күнегү.
-Хәзер фонетик күнегү өстендә эшләп китәрбез. Й авазының әйтелешенә игътибар итербез.
Йомшакйонлыйомранның
Йомры башы күренде.
Йомрыланган үзе дә,
Нәкъйонйомгак, күр инде!
-уку;
-тәрҗемә итү;
-кайтаваз уку;
-й авазының әйтелешенә игътибар итү.
- Шул аваз кергән нинди сүзләр әйтә аласыз?
(укучылар сүзләр әйтә)
Хәзер сезнең алдагы сүзләрне дөрес итеп укып китик.
(Йорт, өй, карый, асрый, сөйли, чукый, тургай, шундый, ялтырый, йөри, йөрми)
Ә шигырьдә й авазы кергән нинди сүзләр бар?
Йомшак, йонлы, йомран, йомры, йомрыланган, йон, йомгак.
Шигырьдә сүз нинди җәнлек турыда бара?
Ә сезнең йомраннарны күргәнегез бармы? (сөйләшү) Алар кешеләр ял иткән җирләрне бик яраталар, чөнки анда ризык күп. Өстәлләрдән ашамлыкларны алып киткән очракларын да минем үземнең күргәнем бар.
IV.Актуальләштерү.
Ярый, бик яхшы. Без алдагы дәресләрдә алмашлыклар турында йөрәнә башлаган идек. Сез алмашлыклар турында нәрсәләр әйтә аласыз?
Зат алмашлыклары җөмләдә исемнәрне алыштырып киләләр. Мәсәлән, Лилия урманга бара. Ул урманга бара.
Мин, без (я, мы)-Iзат алмашлыклары
Син, сез (ты, вы)-IIзат алмашлыклары
Ул (он, она, оно), алар (они) -IIIзат алмашлыклары
Предметның кемнеке булуын, кайсы затка каравын тартым алмашлыклары белдерә ала.
Алар зат алмашлыкларына –ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясала. Мәсәлән, минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы.
-ныкы, -неке кушымчалары исемнәргә дә ялгана ала: китап Лилиянеке, каләм Артурныкы. Мондый сүзләр, гадәттә, җөмлә ахырында языла.
Ярый, бик яхшы.
(Тагын бер мәртәбә алмашлыкларны кабатлап йомгак ясап кую.)
V.Тема.
1) - Ә хәзер тактадада бирелгән җөмләләрне укып, предметларга күрсәтүче сүзләрне табып әйтегезче.
1. Бу урманның матурлыгы иксез-чиксез.
2. Әнә еракта биек таулар күренә.
3. Әнә безнең каршыбызда серле чишмә ага. Аның суы татлы.
4. Чишмәнең бу ягында матур чәчәкләр үсә.
5. Халык ул чишмә турында төрле хикәятләр сөйли.
Укучылар җөмләләрне укыйлар, предметларга күрсәтүче сүзләрне табып әйтәләр: бу урманның, әнә биек таулар, әнә чишмә, бу ягында чәчкәләр, ул чишмә турында, әнә биек таулар.
2) Кагыйдәне уку.
- Предметка кайсы алмашлыклар күрсәтте?
- Ул, бу, шул, әнә алмашлыклары.
- Бу алмашлыклар нинди алмашлыклар дип атала инде?
- Бу алмашлыклар күрсәтү алмашлыклары дип атала.
Кагыйдәне уку.
Бу, ул, шул, теге, әнә, менә сүзләре – предметка, затка күрсәтә торган алмашлыклар. Алар күрсәтү алмашлыклары дип аталалар.
3) Күрсәтү алмашлыкларын кертеп рәсемнәр аша җөмләләр төзү.
-Сезгә мин рәсемнәр тәкъдим итәм, әйдәгез әлә шул алмашлыкларны кертеп җөмләләр төзеп карагыз.
4) Урманда яшәүче җәнлекләрне искә төшерү.
- Төрле ел фасылы үзенчә матур әйме, балалар. Сез шул матурлыкны күрә беләсез, нинди матур җөмләләр төзедегез. Ә шул табигать кочагында яшәүче җәнлекләрне беләсез микән? Әйдәгез әле рәсемнәр аша тикшереп китик.
- Беләсез, яхшы. Нинди җәнлекләрне истә калдырдыгыз?
- Истә калган җәнлекләр белән күрсәтү алмашлыклары кертеп нинди җөмләләр төзи аласыз?(Тактада җәнлекләрнең рәсемнәре.Шул рәсемнәр аша укучылар җөмләләр төзиләр.)
5) Укучыларның өйдә әзерләп килгән эшләренә тукталу.
- Бик матур җөмләләр төзедегез. Мин сезгә алдан ук җәнлекләр турында кызыклы материаллар табып килергә кушкан идем.Шул эшләрне тикшереп чыктым. Иң яхшыларын хәзер сезгә тәкъдим итәрбез.
1. -Гарипова Айгөл боланнар турында табып килгән иде. Әйдә әле, Айгөл,үз материалың белән безне дә таныштырып кит әле. Башкаларыгыз игътибар белән тыңлап утырыгыз, аның сөйләменнән күрсәтү алмашлыкларын табарга кирәк булыр.
- Боланнар hәрвакыт көтү булып йөриләр. Көтүдә берничә мең болан була. Бу җәнлекләр көчле бураннарга юлыккан очракта, җылынуөчен тыгыз бер өер булып тупланалар.
- Бик яхшы. Күрсәтү алмашлыкларын таптыгызмы?
- Күрсәтү алмашлыгы – бу.
2. Шарифуллина Айгөл чыгыш ясый.
- Менә бүре. Бүреләр - бик оста аучылар.Алар хәлсез, авыру яки имгәнгән хайваннарны тоталар. Шуның белән урманга, анда яшәүчеләргә файда китерәләр, авырулар таралуга юл куймыйлар. Шуңа күрә бүреләрне «урман санитарлары» дип атыйлар.
Күрсәтү алмашлыгын укучылар табып әйтәләр.
3.Латыпова Дианачыгыш ясый.
- Барлык әкиятләрдә дә төлке хәйләкәр итеп тасвирлана. Әмма ул иң хәйләкәр, иң сак җәнлек түгел. Төлке кызыксынучан. Кайвакыт шул сыйфаты аркасында ул саклык кирәген дә онытып җибәрә.Әгәр яшеренергә осталыгы, ишетүе, күрүе, ис сизүе бик яхшы булмаса, ул шунда ук дошманының корбанына әйләнер иде.
Күрсәтү алмашлыгын табалар.
-Сезнең төлкеләрне күргәнегез бармы? Быел алар аеруча күбрәк кайларда күренә? (Юл буйларында. Алар авылларга ризык эзләп килә.)
4. Гарифуллин Эмил чыгышы.
- Куян рәхимсез анамы? Ак куян балаларын бер генә тапкыр имезә дә ташлап китә. Ләкин ана куянны рәхимсез, начар куян дип уйларга ашыкмагыз.
Бала куянның тәпиләрендә тир бизләре булмый.
Шуңа күрә дә алар исле эз калдырмыйлар.
Ә ана куян өненнән китмәсә, ерткыч хайваннар куян балаларын бик тиз табарлар иде. Куян сөте бик туклыклы. Шунлыктан куян балалары 3-4 көн ач тора ала. Ә аннан соң алар «тавыш бирә». Ана куян әнә шул «тавыш»ны бик тиз сизеп ала hәм куян балаларын эзләп китә.Үзенеке булу мәҗбүри түгел: ул теләсә нинди куян баласын ашатырга мөмкин.
Күрсәтү алмашлыкларын табалар.
5. Фильмнан өзек карау, анализлау.
- Хәзер без фильмнан өзек карап китәбез, шушы өзекне карагач, сез нәрсә әйтә аласыз?
-Бүреләр кешегә ярдәм итәләр, аны үлемнән саклап калалар.
-Бүреләрнең мәрхәмәтле икәнен күрәбез.
-Бик дөрес, балалар. Бүреләрнең кеше балаларына ярдәм иткән очракларын, кеше балаларын тәрбияләпүстергәнен без ишетеп, телевизордан карап беләбез.Бүреләрнең кеше балаларын алып китү очраклары да билгеле. Мәсәлән, 1920 елда бүре өнендә яшәүче ике hәм җиде яшьлек ике hинд кызын табалар. Алар сөйләшә белмиләр, дүрт аяклап йөриләр, бары тик ит ризыклары белән генә тукланалар. Кызларны балалар йортына урнаштыргач, олы кыз ике аякта йөрергә, берничә сүз әйтергә өйрәнә, ләкин 17 яшендә кинәт үлеп китә.
Бу очракта да бүреләр кешене үлемнән коткарып кала.
Физкультминутка.
Бер, ике - без бастык,
Чат-чат итеп кул чаптык.
Аякларны бер урында
Тып, тып, тып итеп бастык.
Утырдык, кабат бастык,
Як-якларга борылдык.
Инде бераз хәл алдык,
Тыныч кына утырдык.
VI.Ныгыту.
- Әзрәк ял иттек, ә хәзер эшне дәвам итик. Җәнлекләр турында да күп беләсез,ә менә бурсык турында бүген телгә алынмады. Ул нинди җәнлек икән?Ниндиhөнәре бар икән аның? Хәзер шул турыда укып китәрбез.
1. Сүзлекөстендә эш.
- Хикәядә таныш булмаган сүзләр бар, әйдәгез шул сүзләрне тикшереп китик.
Ауга-
Томалый-
Эчке яктан-
Сак-
Тирән булмый-
Сүзләрне тәрҗемәитү, сүзлекләргә язу.
2. Хикәяне уку, тәрҗемә итү.
Бурсык.
Бу – бик сакҗәнлек. Ауга төнлә чыга. Әнә бурсыкның оясы. Ул тирән була. Ул ел саен яңа юллар казый. Ул оясында кышлый. Күп итеп үлән ташый. Үлән белән эчке яктан оясын томалый hәм кышкы йокыга тала. Аның йокысы тирән булмый, тән температурасы да төшми.
«Кем ул? Нәрсә ул?» китабыннан.
Бирем: дәфтәрләргә күчереп язырга, күрсәтү алмашлыкларының асларына сызарга.
3. Тикшерү, бәяләү.
4. Хикәя буенча әңгәмәүткәрү.
- Хикәядә нәрсә турында сүз бара?
-Бурсык ниндиҗәнлек?
-Ул кайчан ауга чыга?
-Бурсыкның оясы нинди?
-Бурсыкның hөнәре нинди?
-Бу хикәя сезне нәрсәгәөйрәтә?
-Игътибарлы булырга,җәнлекләрне яратырга өйрәтә.Җәнлекләр табигать кочагында яши, шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк!!!
-Бик дөрес. Табигатьне саклау өчен без урманда үзебезне ничек тотарга тиеш соң?
-Урманда чүп калдырырга ярамый.
-Агач ботакларын сындырырга ярамый.
-Кош ояларын туздырырга ярамый.
-Җиләк, гөмбәләрне таптарга ярамый.
-Кырмыска ояларын туздырырга ярамый.
-Урманда учак ягырга ярамый.
-Күбрәк тыюлыклар төзергә кирәк.
-Бик дөрес. Күп урыннарда, хайваннарның санын арттыру өчен, тыюлыклар төзелә. Анда җәнлекләрне карыйлар, аларга анда тыныч, рәхәт.
-Урман безгә нинди файда китерә?
-Урманда агачлар күп, алар hаваны сафландыра.
-Урман безгә төзү материаллары, ягулык бирә.
-Без анда җиләкләр, гөмбәләр, дару үләннәреҗыябыз.
Нәтиҗә: Без урманда үзебезне яхшы тотарга тиеш, табигатькәзыян китерергә тиеш түгел.
5. Сынамышларны укып китү, истә калдыру.
- Җәнлекләр, кошлар белән бәйле табигатьтә сынамышлар да күп,әйдәгезәле шуларның берничәсен укып китик, ә сез шул сынамышларны күрсәтү алмашлыклары кертеп үзегезчәәйтеп карарсыз.
1.Казлар суда чумып-чумып уйнаса, яңгыр була. (Менә казлар суда чума-чума уйный. Тиздән яңгыр булыр.)
2.Карга агач очында кычкырса, яңгыр явар. (Әнә каргалар агач очында кычкыра. Яңгыр явар.)
3. Кечкенә кошлар hавага биек күтүрелсә, аяз булыр. (Агачта кош балалары бар иде. Бу кечкенә кошлар hавага биек күтәрелгән. Көн аяз булыр.)
4.Тиен кышка күп итеп чикләвек җыйса, кыш салкын була. ( Безәнием белән урманга барган идек. Тиенне күрдек. Шул тиен күп итеп чикләвекҗыйды. Кыш салкын булыр.
-Халыкта сынамышлар бик күп. Без аларны укып, истә калдырып, табигатьтә нинди үзгәрешләр барын белә алабыз. Ләкин шулай да сезгә интернетны ачып, иртәгә нинди hава торышы булуын карау җиңелерәк. Аның дөнясы да шуңа корылган. Шулай да элек-электән килгән сынамышларны без истә тотарга, тормышыбызда кулай куллана белергә тиеш.
VII. Йомгаклау.
1.Фильм карау, үз нәтиҗәләренәйтеп, дәресне йомгаклау.
- Дәресебезне йомгаклап китү өчен мин сезгә тагын бер фильм куям, шушы кечкенә фильмны карап, нинди нәтиҗә ясый аласыз?
- Бөтен кошлар, җәнлекләрүз гаиләләре, кайберләреүзәниләре белән. Без дә табигать белән бер гаилә булып яшәгән очракта гына табигать үлмәс, юкка чыкмас.
-Аны сакларга, аңа зыян китермәскә кирәк.
-Бик яхшы, балалар, моны hәрвакыт истә тотыгыз. Бүгенге дәрестә тагын нәрсәләр турында сөйләштек?
-Күрсәтү алмашлыклары турында.
-Күрсәтү алмашлыклары дип нинди алмашлыкларгаәйтәбез?
-Предметка, затка күрсәтә торган алмашлыклар күрсәтү алмашлыклары дип атала.
2. Билге кую, өй эшен көндәлекләргә язып кую. ( Артурга күрсәтү алмашлыклары кертеп 4 җөмлә язырга. Калган укучыларга, күрсәтү алмашлыклары кертеп, табигать турында кечкенә күләмле хикәя язып килергә.)
-Бүгенге дәресебез сезнең күңелегездә эзсез югалмас дип ышанып калам. Дәрестә сөйләшкәннәрне исегездә тотыгыз!!!
Методические рекомендации к проведению урока:
1.Перед проведением урока татарского языка учитель дает задание – найти дополнительный материал об обитателях леса и представить в виде интересного сообщения с представлением иллюстраций, можно в виде презентаций.
2.Грамматические упражнения можно разнообразить, используя дополнительную литературу.
3.При проведении урока необходимо наличие:
- компьютера;
- мультимедийного проектора или интерактивной доски;
- диска с компьютерной презентацией;
- табличек с указательными местоимениями.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/322797-konspekt-uroka-po-tatarskomu-jazyku-po-teme-k
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательной дисциплины «Физическая культура» по ФГОС СПО»
- «Обеспечение антитеррористической защищенности образовательной организации»
- «Детское общественное объединение в воспитательной системе школы»
- «Учитель географии и биологии: современные методы и технологии преподавания по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Содержание и организация педагогической работы в детском лагере»
- «Активизация познавательной деятельности учащихся»
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации
- Педагогическое образование: тьюторское сопровождение обучающихся
- Методика преподавания основ безопасности жизнедеятельности
- Реализация физического воспитания. Особенности организации адаптивной физической культуры для обучающихся с ОВЗ
- Управленческая деятельность в системе социального обслуживания
- Учитель-методист в образовательной организации. Содержание методического сопровождения реализации общеобразовательных программ

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.