- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Нормативно-правовое обеспечение работы социального педагога образовательного учреждения»
- «Организационные аспекты работы педагога-психолога ДОУ»
- «Ранний детский аутизм»
- «Специальная психология»
- «Психолого-педагогическое сопровождение процесса адаптации детей-мигрантов в образовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рәхмәтле рәхәтлек
Салахиева Диляра Габдрашитована
МБОУ «Юлсубинская ООШ» Рыбно Слободского муниципального района Республики Татарстан
Учитель начальных классов
Рәхмәтле рәхәтлек
(Бөтендөнья “Рәхмәт” көне уңаеннан уткәрелгән сыйныф сәгате)
Максат:
1) Кешеләрнең бер-берсе белән очрашканда, әйбер алганда гына түгел, “рәхмәт” сүзен куллануларының әһәмиятен һәм кирәклеген ачып бирү.
2)Фикер йөртергә,үз фикерләреңне исбатларга өйрәтү.
3)әдәплелек , шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Дәрес барышы:
Магнитофон тасмасында тар халкының “Тәфтиләү” көе яңгырый.
-Кадерле укучылар,хөрмәтле кунаклар!Без тыңлаган шушы моңлы,матур көй безне хис дөньясына алып кереп китә.Халкыбыз элек-элетән яхшы куңелле,ягымы кешеләре белән горуранып килгән.Безнең борынгы бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга,өлкәннәрне хөрмәт итәргә,ягымлы итеп сөйләшергә өйрәткән.Алар бер-беренә күңел җылылыгын кызганмыйча,ярдәмләшеп дус-тату гомер иткәннәр.
- Укучылар,сезнең игътибар иткәнегез бар микән,айның һәр көне диярлек нәрсәгә булса да багышланмый калмый.Ел буена нинди генә бәйрәмнәр узмый,алар араснда милли бәйрәмнәр дә, дини бәйрәмнәр дә, тарихи-мәдәни бәйрәмнәр дә, һөнәри бәйрәмнәр дә барысы дә билгеләп үтелә.Зурлап билгеләп үтелми тыныч кына искә алына торган көннәр дә соңгы вакытларда каендарь битләрендә күренә башлады. (исәнләшү көне,тәрбия көне шәфкатьлелек көне,мөселман көне,әдәплелек көне....)Менә без бүген шуларың берсен искә алып киту өчен “РӘХМӘТЛЕ РӘХӘЛЕК” (слайд №1) дип исемләнгән әдәби сыйныф сәгатенә җыйналдык. Ә дәрестә нәрсә турында сөйләшүебезне Зәйнуллина Эльвина сөйләп китәчәк шигырне тыңлаганан соң белербез.
Хикәтле сүз.
Ф.Яруллин.
Кыен түгел әйтергә,
Бик ансат рәхәт үзе.
Сезгә дә өйрәтәм аны
Ул була “рәхмәт” сузе.
Укытучы:. Укучылар,шигырьдә нинди хиктле сүз турында әйтелә.(Рәхмәт) Ул нинди сүз?(ягымлы,тылсымлы,назлы,тәмле) (слайд №2) Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез(Рәхмәтләр турында)
Без буген, бу турыда сөйләшергә нилектән алындык соң әле балалар(Чөнки безнең сйныф сәгатебез “Рәхмәтле рәхәтлек” исеме астында утә.)
Укытучы:
- Әйе укучылар Яңа Елның 11 нче көне юкка гына “Рәхмәт”көне дип билгеләмиләр күрәсең. Аның беренче көне “Тынычлык” көне булса, шуннан соң узган ун көнгә без бит бик рәхәтләнәбез, чөнки рәхәтләнеп ял итәбез, кышкы хозурлыкка сокланып шатланып-сөенеп рәхмәтләребезне әйтәбез, яңа көч тупап мәктәпләргә киләбез.
Ягез әле,килегез,
Тыңлагыз һәрберегез:
Игелек иткән кешегә
Рәхмәт әйтә белегез.
“Рәхмәт”бик әйбәт сүздер,
Сез бәлки блмисездер?
Ул күңелне үстерә,
Җанга рәхәтлек бирә.
Шуңа да һәрберебез
Рәхмәт әйтә белегез!
(Роза Вәлиева)
Укытучы.Э хәзер сүзне,әйдәгле Айсылу,сиңа бирик.
Беренче рәхмәт
Әхмәт Исхак
Алсу хәзер зур кыз инде —
Аңа өч тулган.
Алсу бүген абыйсының
Яулыгын юган.
Сабынлаган да яулыкны
Чиләккә тыгып,
Чайкаган да элеп куйган
Тормыйча сыгып.
Шатлыктан нәни Алсуның
Күзләре яна:
Рәхмәт әйткән моның өчен
Абыйсы аңа.
Мөмкин түгел шатланмаска:
Бит шундый рәхәт
Чын күңелдән эшләп алган
Беренче рәхмәт.
Укытучы:
-Курәсезме , Алсу бик кунган,чөнки ул абыйсннан ик керле сүз рәхмәт сүзе ишеткән.Ә сезгә балалар рәхмәт сүзен ишеткәч рәхәт буламы.Ни өчен рәхмәт сүзен әйтәләр...(Укучылар фикере) (слайд №3)
Укытучы:
-Ә хәзер балалар,әйдәгез әле,без бик еш әйтә торган әлеге тылсымлы сүзнең мәгънәсен,нәрсәне аңлатканын карап үтик.(Милләт сүзлеге 281 нче бит.Бер укучы укый) (Слайд №4)
-Рәхмәт – аяу, кичерү,мәрхәмәт итү, яхшылыкка җавап итеп әйтелә турган сүз. Русча- “спасибо “ (спаси бог).
Күрәсез бу сүз, дөняның бөек заты, аллаһы тагалә белән дә бәйле икән, шулай булгач бу бик олы, кадерле изге сүз дә икән бит.
-Ә безнең күңелләребезнең изгелеге (хушлыгы) нәрсәдән?
-Билгеле аллаһының рәхмәтеннән. Безнең әбиләребез, дәү әниләребез “аллаһ үзе рәхмәтеннән ташламасын балакаем”-, диеп теләк телиләр .
Нинди олы, матур, Күңелгә ятышлы теләк!
-Ә сезнеңчә балалар, рәхмәт нәрсә дигән сүз соң? Сезең өчен нинди мәгънәгә ия бу сүз? (укучыланың җаваплары).Бәлки бу сорауга җавапны табарга Сәлахиева Мәдинәнең шигыре ярдәм итәр.
РӘХМӘТЛӘР ХАКЫНДА.
Җиргә төшкәч бияләе,
Гафур алып биргән иде,
Динә аңа:
-Рәхмәт,-
диде.
Малайның да җылы сүзгә кәеф килде.
Елмайды да:
-Рәхмәтеңә рәхмәт!-диде.
Кыз җавапсыз калсын диме?
Җавап бирде:
-Рәхмәтемә рәхмәт өчен рәхмәт инде!
Малай аңа башын иде:
-Рәхмәтемә рәхмәт өчен рәхмәтеңә рәхмәт,-диде.
Динә көлде.
Бик күңелле, рәхәт иде.
...Җиргә төшкән бияләйгә рәхмәт инде. (Шәүкәт Галиев
Димәк ,Мәдинә сөйләп киткән шигырьдән аңлашылганча –
Рәхмәт- кешенең хезмәтен зурлап әйткән сүз;
Рәхмәт ул- үзеңнең сөенгәнеңне күрсәтү;
Рәхмәт ул- кешенең яхшылыгын кабул итеп алу, аның ярдәмен , шәфкатен игътибарсыз калдырмау дигән сүз.
Укытучы:
Әйе, укучылар, рәхмәт әйтү- әдәплелек билгесе.Чын күңелдән бер- беребезгә рәхмәт сүзләрен кызганмыйча әйтергә кирәк. Рәхмәт әйтәсе урында да рәхмәтеңне белдермичә масаеп китү – кешене бизи торган матур гамәлләрдән саналмый, шулай бит балалар, ул кеше тәккәберләрдән санала. Андыйларны яратып бетермиләр...
- Балалар, рәхмәт турында бик күп язучыларыбыз хикәяләр, җырлар, шигырьләр иҗат иттеләр. Әйдәгез тагын бер шигырь тыңлап китик әле.
Муса: “Тагын бер рәхмәт”(Ш . Галиев)
Укытучы:
- Укучылар,Сәлим рәхмәтен нәрсә өчен эшләгән? (Рәхмәт өмет итеп.)
- Ә яхшылыкны аны рәхмәт өчен генә эшлиләрме? (Юк, аны һәрвакыт эшләргә кирәк)
Без укучылар сезнең белән Ә.Баяновның “Рәхмәт өчен түгел “ дигән хикәясен укып үткән идек. Икәядә гади генә бер этнең суга баткан сыерны коткарып, хуҗасы тарафыннан да, үлемнән котылып калган сыердан да рәхмәт ишетүе турында сөйләнелә.
Балалар, Сарбай бу очракта әлеге батырлыгын РӘХМӘТ өчен эшләдеме?(Юк)
Әйе ул аны рәхмәт өчен эшләмәде, әхуҗасын сыерсыз калудан саклап калып, үзенә макталу алды.
Укучылар, ә “Кошлар рәхмәте” хикәясендә үрдәк бәбкәләре очып киткәндә кемгә рәхмәт әйтәләр? (Күрше абый белән тавыкка.)
Беренче хикәядә кеше эткә рәхмәт белдерсә, икенче хикәядә исә киресенчә кеше үзе кошларның рәхмәтен тоя. Димәк кеше генә түгел хайваннар да , кошлар да рәхмәтне әйтә дә, кабул да итә беләләр булып чыга.
Балалар,рәхмәт әйтү- әдәплелек, шәфкатьлелек билгесе дидек. Шәфкатьле баланы кешеләр генә түгел, хәтта кыргый җәнлекләр дә, урман киекләре дә таный икән бит, шулаймы Фаил?
“КУРЫКМА ТИМИМ” (Ш.Галиев)
- Малай урманда нәрсәләр күргән?
- Аны урман җәнлекләре ничек каршылыйлар?
- Аю авылга ни өчен килә?
- Сезнеңчә бу нинди бала?
Укытучы:
Балалар без сезнең белән кайчан, кемнәргә, нәрсәгә рәхмәт әйтергә дигән сорауларга , сезнең бик матур итеп сөйләгән шигырьләрегез аркылы белеп киттек. Ә менә Энҗе рәхмәтен бүген кемнәргә кемнәргә әйтер икән? Әйдә әле энҗе сүзне сиңа бирик.
“Рәхмәт әйтәсем килә” (Р.Вәлиева)
Рәхмәт Энҗе. Энҗе генә түгел, җир шарындагы һәммә кеше дә, без барыбыз да, үзебезнең иң-иң якын кешеләребез – әниләребезгә бу сүзне бик күп мәртәбәләр әйтәбез, әмма күпме генә әйтсәк тә, аз тоелыр...
УКЫТУЧЫ:
Балалар ә рәхмәтне нинди сүзләр белән белдерәләр соң? (укучылар фикере)
Әйе балалар.
Бик зур рәхмәт.
Сезгә рәхмәтем чиксез.
Чын күңелдән рәхмәт.
Алланың рәхмәте яусын.
Ходай сезне рәхмәтеннән ташламасын.
Игелек күр,рәхәт яшә.
Рәхмәт төшкере.
Кадерле уку чылар бүгенге сыйныф сәгатен минемсезгә бөек совет педагогы, галим В.А.Сухомлинскийның кечкенә бер хикәясеннән бер өзек белән тәмамлыйсым килә:
Урман юлыннан ике кеше – бабай һәм малай бара. Көн эссе. Аларның су эчәсе килде.
Юлчылар кечкенә инеш янына килеп җиттеләр. Тын гына чылтырап салкынча су ага. Алар иелеп су эчтеләр.
Суың өчен рәхмәт сиңа, инеш, - диде бабай.
Малай көлеп куйды.
Сез ни өчен инешкә “рәхмәт” дип әйттегез?, - дип сорады ул бабайдан, - инеш җанлы нәрсә түгел ләбаса, ул сезнең сүзләрегезне ишетми, сезнең яхшылыкларыгызны аңламый.
Анысы шулай. Әгәр суны бүре эчкән булса, ул рәхмәт әйтмәс иде. Без бүре түгел, - без – кешеләр. Кешенең ни өчен “рәхмәт” сүзен әйткәнен син беләсеңме? Уйлап кара әле: бу сүз кемгә кирәк?
Малай уйланып калды. Аның вакыты күп, барасы юлы ерак...
Кадерле укучылар, сезнең дә әле барасы юлларыгыз алда, һәм ул юллардан үткәндә бик күп рәхмәтләр ишетергә язсын иде сезгә. Үзегез дә бу сүзгә саран булмасагыз иде.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/325321-rhmtle-rhtlek


БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности оказания кризисной и экстренной психологической помощи»
- «Ведение учебно-воспитательной деятельности в соответствии с ФГОС ДО и профессиональным стандартом педагога»
- «Нормативно-правовые основы дошкольного образования в условиях реализации ФГОС ДО»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя кубановедения»
- «Социальная работа с несовершеннолетними и семьями в трудной жизненной ситуации»
- «Семьеведение: содержательные и методические основы преподавания в соответствии с ФГОС СОО»
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Педагог-библиотекарь в образовательной организации
- Содержание деятельности по охране труда и обеспечению безопасности условий на рабочих местах
- Педагогика и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания физической культуры
- Социально-педагогическая деятельность в образовательной организации
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.