Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
09.10.2018

Сценарий осеннего праздника «Көзге бал» для внеклассного мероприятия

Султанова  Айсылу Мансуровна
учитель татарского языка и литературы
сценарий внеклассного мероприятия

Содержимое разработки

(1-7 нче сыйныфлар

өчен сценарий)

Төзедә: татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Солтанова А.М.

21.10.2016

Уңыш” бәйрәме

Алмаз: - Исәнмесез, хөрмәтле тамашачылар! Бүген, ягъни 21 нче нче октябрь җомга көнне, сезнең белән Яңа Чәчкап мәктәбе җирле телеведениясе.

Илнар: Сез 6ЧТВ каналының турыдан-туры эфирыннан “Мәктәп“ дип аталган тапшыруын карыйсыз. Без тапшыруны алып баручылар - 6 нчы сыйныф укучылары .

Программабызда:

1. Яңа Чәчкап урта мәктәбебездәге көзге бал бәйрәменнән репортаж.

2. Мәктәп һәм укучылар тормышы, көнкүреш яңалыклары.

3. Котлаулар, белдерүләр, шулай ук һава торышы буенча да мәгълүматлар биреләчәк.

Алмаз: Хөрмәтле дуслар, быел Яңа Чәчкап урта мәктәбе аеруча мул уңыш җыеп алды. Укытучылар һәм укучылар тырышлыгы белән кыяр-помидоры, кәбестәсе, кишере, чөгендере, алмалары, карлыганнары белән дан тотты.

Илнар: Эш беткәч уйнарга ярый дигәндәй, хәзерге вакытта мәктәбебезнең 1-7 нче сыйныф укучылары гөрләтеп көзге бал - уңыш бәйрәмен үткәреп ята. Бәйрәмдә катнашучылар барысы да бик тырышып әзерләнгәннәр. Сез дә аларга ярдәм итеп, үзегезгә ошаган чыгышларга тавыш бирә аласыз.

Алмаз: Ә тавыш бирү тәртибе турында тапшыруыбызның соңгы минутларында. Хәзер тапшыруыбызның төп темасына күчик.

Ш.Раил:Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көзнең бер дә ис китәрлек матурлыгы да юк.

Илвина: Раил, син алай дип әйтергә ашыкма әле.

Көз! Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Б.Раил: Дуслар минем сезгә бер кыска гына риваять сөйләп китәсем килә:

Борын заманнарда бер авыл агаеннан

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.

Табигатьнең иң асыл фасылларыннан берсе көз булуы турында без

башлангычлар чыгышыннан да күрербез.

Б.Раил:Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Ш.Раил: Җиргә төшә сары, ал яфраклар

Көз җиткәнен алар белдерә.

Алтын көзең синең, туган ягым,

Күңелемә якын, бер генә.

Илвина: Чыннан да көз бик бай, матур, ямьле вакыт. Аның турында бик күп шигырьләр язылган.

Көз бәйрәме белән сезне, якын дуслар!

Уңган, булган олы-кечегез.

Чын йөрәктән чыккан шигырьләрне

Сәлам итеп кабул итегез.

(шигырьләр конкурсы)

Илнар: Элек-электән үк көз көне матур бәйрәм үткәргәннәр.Ул – Сөмбелә бәйрәме.Ә бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә, дөресрәге 22-23нче сентябрьдә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып-җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч   бәйрәм килә  Ул көнгә алдан мул итеп ризык әзерләнә. Камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән-өйгә йөреп күңел ачалар. Бәйрәмнең хуҗабикәсе Сөмбелә алтын  сары толымлы булган.Кызлар аңа алтын сары башаклардан такыя үреп кидерткәннәр. Ил агалары Сөмбеләне көлтәләр белән бизәлгән тәхетткә утыртканнар. Кыскасы халык мәгънәле, матур итеп күңел ачкан, бәйрәм иткән. Көз бәйрәмнәргә дә бай күрәсең.

Б.Раил: Мәктәбебездә көз көне туган көн бәйрәмнәренә бай. Аларны котлап 6ЧТВ каналының “Мәктәп” тапшыруына күп кенә хатлар һэм котлаулар көн дә килеп тора. Көз айларында туган көннәрен билгеләп үткән һәм үтәчәк

Укытучылар:______________________________________________________________________________________________________________________________________________ _____________________________________

Укучылар:_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Илвина: Сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез муллык, байлык чорында дөньяга килгәнсез. Шуңа күрә йөзегездә һәрвакыт елмаю, бәхет чагыла. Тормышыгызның гел шулай якты, сөенечле булуын телибез.

Б.Раил:Көз айларында туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне, 5,6,7 нче сыйныфтан берәр укучыны сәхнәгә чакырабыз. әйдәгез әле, бераз уйнап алыйк.

Менә бу тартмада приз, бүләк яшеренгән. Кем анда нәрсә икәнен белә, бүләк шуңа була. Уенның бер шарты бар. Сез миңа ярдәмче сораулар бирерсез? Ә мин аңа “әйе”, яки “юк” дип җавап бирәм. Мәсәлән: Ул яшел төстәме? Аны кибеттән алып буламы? Аны ашап буламы? кебек сораулар биреп. Ул дәфтәрме? Ул бәрәңгеме дип түгел. Тартмада нәрсә икәнен белгәч төгәл ул – китап, яисә башка предметны төгәл әйтегез. Уенның тәртибе аңлашылса, әйдәгез башлыйбыз. Миңа берәр -берәм сораулар бирегез.(тартмада нәрсә икәнен белгән кешегә приз бирелә)

Ш.Раил. Ә хәзер көз айларында туган көннәрен билгеләп үтүчеләр өчен бүләккә матур җырлар яңгырый.

Гүзәл:Исәнмесез. Эфирда һава торышы. Синоптикалар хәбәр итүенчә, иртәгә 22 нче октябрьдә һава торышы үзгәрүчән булачак. Иртән яңгыр яуса, кичкә көчле кар, я булмаса киресенчә. Тәүгелдедә иртән +15 градус, көндезен тепмпература -15, 20 градуска кадәр төшергә мөмкин, сакланганны саклармын дигәндәй, Тәүгелде укучыларына сумкаларына итекләрен дә тыгып килергә киңәш итәбез. Әхмәт белән Куҗакта иртән +6 градус җылы, көчле яңгыр көтелә. Автобус көтеп торганда Әхмәт укучылары зонтикларыгызны алырга онытмагыз. Мәктәбебез урнашкан Яңа Чәчкап авылында температура +14, +15гр кадәр җитәчәк, җил вакытында, укучылар мәктәпкә барганда, ягъни 7сәгать.30 минут һәм 8сәгать 30 минут аралыгында, би-и-и -ик акрын гына исәчәк, ә укучылар мәктәптән кайтканда 13 сәгать һәм 14 сәгатьләр тирәсендә би-ии-к көчле җил булу ихтимал. Чәчкаплылар, сак булуыгыз, укучылар кайткан вакытта өйдә генә утырырга киңәш итәбез. Куҗак авылында яшәүче укучылар өчен аерым бер киңәшебез бар. Озын резин итекләрегезне барлап куегыз, синоптиклар хәбәре ялган булмаса, тиздән көчле яңгырлар көтелә. Резин итекләрнең сезгә кирәк булулары ихтимал .

Һава торышы турында тулы мәгълүматларны сезгә Яңа Чәчкап мәктәбе прогноз-диагностика үзәге хәбәр итте. Сәламәт булыгыз киләсе очрашуларга кадәр.

Динар.Безнең бүгенге бәйрәмгә бик күп кунаклар-дөньякүләм танылган кешеләр һәм шулай ук Татарстанның күренекле артистлары килергә теләк белдерде.

Алмаз: Алар безгә юлга чыкканнарын хәбәр иттеләр инде. Вертолетлар төшү өчен мәктәбебезнең спорт площадкасына урын ясадык. Көз көне юллар начар булса да, Казаннан лимузин чакырттырдык, “Кызыл юл”ыбыз әзер.

Рөстәм:Кеше туган җирендә танылырга, дан казанырга, ихтирам тоярга тиеш.

Динар:Ник шулай дип әйттең әле син?

Рөстәм:Чөнки безнең мәктәбебездә дә йолдызлар бик күп. Аларны бирегә чакырыйк. (пародияләр)

Алмаз:Игътибар! 6 ЧТВ каналында “Табылдыклар өстәле” хәбәр итә. Сентябрь һәм октябрь айларында табылдыклар өстәленэ шактый күп укучылар тарафыннан югалган кирәк-яраклар табылды .Мисал өчен, 5нче октябрь көнне мәктәпнең раздевалкасында 1 сынар 39нчы размерлы кроссовка табылды. Кроссовкиның күренеше: акка кара буй полоса тегелгән, башы купкан , ярты шнурлы, үкчәсе таушалган , уң якка карап тора. Сул аяк киемен югалткан укучы тиз арада хәбәр итүегез яки килеп алуыгыз сорала .

Рөстәм: Әйберләр югалту бигрәк тә октябрьның беренче атнасында күп булды. 1 нче этажда , ашханәгә таба борылышта зәңгәр төстәге ручка табылды; башы бераз чәйнәлгән, вак кына теш эзләре калган, таушалган, әмма кулланырлык хәлдә.

Гүзәл: Шулай ук , табылдыклар өстәленә күп кенә класслардан: биология-химия. математика,физика китаплары табып алынды. Бу китаплар буенча мөрәҗәгәть итүегез сорала. Хәбәрләшү өчен телефоныбыз 50-2-99.

Ә хәзер кызыклы күренешләр карап китегез.(скетч)

Илвина:Менә иде бәйрәмебез дә ахырына да җитеп бара бит. Җанатарларның тавыш бирү вакыты килеп җитте. Хәзер мин табышмаклар әйтәм. Кем җавапны дөрес әйтә. Шул кеше минем кәрзиннән, карамыйча гына сыйныф саны язылган битне ала. Кайсы сыйныф тавыш күп җыяр икән? Жюридан санап баруларын сорыйм.

Йөз кат кием, барысы да төймәсез. ( Кәбестә)

Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер? (Чөгендер)

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (Яфрак)

Ашка салсаң - тәм кертә,

Борынга салсаң - төчкертә.(Борыч)

Келәте бар, малы юк, 
Баласының саны юк. (Кабак)

Үзе йомры-ай түгел,

Төсе сары-май түгел,

Койрыклы-тычкан түгел. (Шалкан)

Булдырдыгыз. Арагызда зирәкләр бик күп икән. Рәхмәт сезгә.

Илнар:Хөрмәтле дуслар, көзге бал бәйрәменә әзерләнгән махсус тапшыруыбыз тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз,сезгә алдагы елларда да шулай тырышып эшләп, мул уңыш үстерергә язсын. Сезгә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.

Алмаз:Хушыгыз! Еллар имин, илнең күге аяз булсын, мәктәбебездә балаларның шат авазы яңгырап торсын.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/325958-kzge-bal

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки