Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
13.02.2014

Открытый урок

Гулися
учитель начальных классов
На открытом уроке ученики начальных классов познакомятся с важными правилами организованности и дисциплины. Занятие начнется с изучения основ правильной осанки и грамотной организации рабочего пространства. Эти практические советы помогут детям стать более собранными и внимательными, что напрямую влияет на эффективность учебного процесса. Урок направлен на формирование полезных привычек, которые пригодятся школьникам не только в классе, но и в повседневной жизни.

Содержимое разработки

Тема: Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Максат: Исем төшенчәсенә аңлатма бирү; ялгызлык һәм уртаклык исемнәре турында белемнәр формалаштыру. Җөмләдә исем сүз төркемен табарга өйрәтү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен аера белү, дөрес язу. Фикерләү сәләтен, игътибарлылыкны, дөрес һәм матур язу күнекмәсен үстерү. Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксыну арттыру.

Материал: Р. Х. Ягъфәрова “Татар теле” 4 класс, беренче кисәк; С. Г. Вагыйзов “Кызыклы грамматика”.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедия проектор, экран, презентация

Дидактик чаралар: методик карточкалар

Дәрес тибы: катнаш

Класс: 4

Оештыру моментының төп максаты – балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен әңгәмә үткәрелә.

Укучыларның максаты: дәрескә игътибарлы булу.

I Оештыру моменты

Классның дәрескә әзерлеген тикшерү. Эшчәнлекне мотивлаштыру.

Дәресне галимебез Риза Фәхретдиннең “Нәсыйхәт” китабыннан алынган дәрестә дөрес утыру,эшләү кагыйдәләре белән танышудан башлыйсы килә.(1 слайд)

Үз урыныңда авышмыйча дөрес итеп утыр.

Дәрескә күңел сал.

Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бир.

Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтә.

Өй эшен тикшерү моментының төп максаты – укучыларның алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү, хаталарны төзәтү. Яңа теманы үзләштерүгә әзерлек эше алып бару. Моның өчен әңгәмә кулланыла. Яңа темага мотивация тудырыла.

Укучыларның максаты: Өй эшенең дөреслеген тикшерү

II Өй эшен тикшерү

- Укучылар, өй эшен тикшереп алыйк әле. Сезгә 106 нчы күнегүдә, искергән һәм яңа сүзләрне баганалап язырга кушылган иде. (1 – 2 бала дөрес җавапларны укый, калганнар дәфтәрләрендә тикшерә)

2 слайд (ике баганада искергән һәм яңа сүзләр бер – бер артлы чыгарыла)

Актуальләштерү

Матур язу күнегүе (сүзләрне уку, сүзлек эше)

3 слайд

Салават күпере”, маэмай, тарихи вакыйга, “Су анасы”, гәҗит, “Акбай”, Җиңү көне, Муса Җәлил, герой, әкият.

Число язабыз, тактадагы сүзләрне күчереп язабыз. Орфограммаларны билгелибез.

Укучылар, бу сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? (Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирәләр).

Бу сүзләрнең нинди аермалары бар? Аларны ничек аерыр идегез? (Кем? соравына җавап биргән сүзләр. Нәрсә? соравына җавап биргән сүзләр. Баш хәрефтән язылган сүзләр. Юл хәрефеннән язылган сүзләр. Ике сүз куштырнаклар эчендә язылган.)

Сүзләрне ике төркемгә бүлү.

4 слайд (ике төркемгә бүленгән сүзләр)

Муса Җәлил герой

Җиңү көне тарихи вакыйга

Акбай маэмай

Салават күпере” гәҗит

Су анасы” китап

Яңа теманы аңлату моментының төп максаты – исем төшенчәсенә аңлатма бирү, җөмләдә исемнәрне таба белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең аермасын укучыларның үзләре табуларына ирешерлек итеп уку эшчәнлеген оештыру. Моның өчен сюжетлы рәсем белән эшләү, кроссворд чишү, дәреслек белән эшләү кебек эш алымнары кулланыла. Әлеге эш төрләре аша исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәре белән таныштыру.

Укучыларның максаты: исем төшенчәсен аңлау. Аларны җөмләдә таба белү. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрен дөрес яза белү.

III Яңа теманы аңлату

Укучылар, без сезнең белән бүген нинди сүзләр өйрәнәбез? (Кем? нәрсә? Соравына җавап биргән сүзләр).

Тагын нинди сүзләр? (Баш хәрефтән һәм юл хәрефеннән язылган сүзләр).

5 слайд (сюжетлы рәсем)

Рәсемдәге предметларның исемен язарга кирәк. Иң күп исем табып язган бала отучы була. Бу уен картинаны күрә, андагы предметларны таный белергә өйрәтә һәм исемнәр белән таныштыра.

Укучылар, рәсемне карагыз әле. Әлеге рәсемдә кем? һәм нәрсә? Соравына җавап биргән сүзләрне әйтегез.

Димәк, бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирә? (Кем? нәрсә? сорауларына җавап бирәләр).

Алар нәрсәне атый? (Предметны атый, аның исемен әйтә).

Кагыйдәне искә төшерик әле.

Кагыйдә чыгару. 6 слайд

(7 слайд) Укучылар, беренче баганадагы сүзләр ничек аталуын белү өчен безгә кроссвордны чишергә кирәк.

Кроссворд чишү

8 слайд (кроссворд слайдта күрсәтелә)

1) Җөмләнең баш кисәге.

2) Ул булганга күрә исемнәр татар телендә дә, рус телендә дә 6 төрле булып төрләнә.

     3) Татар телендәге 5нче килеш.

     4) Нечкә төрләнешнең киресе.

     5) Татар алфавитында “җ”дан соң торган хәреф.

     6) Исемдә һәм фигыльдә була торган сан.

     7) Исемнең иң соңгы килеше.

     8) Шигырьләр сүзе нинди санда?

и

Я

к

и

Л

е

ш

ч

ы

Г

ы

ш

к

а

л

Ы

н

З

б

е

р

Л

е

к

в

а

к

ы

т

к

ү

п

л

е

к

9 слайд

Муса Җәлил герой

Җиңү көне тарихи вакыйга

Акбай маэмай

Көмеш кыңгырау” гәҗит

Су анасы” китап

Димәк, без сезнең белән бүген язган беренче баганадагы сүзләр нинди исемнәр? (ялгызлык исемнәр).

Молодцы! Сез барыгыз да тырыштыгыз укучылар!

Балалар, кем әйтә ала, нәрсә ул ялгызлык исем?(Баш хәреф белән язылучы сүзләр.)

Аларның баш хәреф белән язылганын ничек белергә соң? Безнең сыйныфта ничә кеше? (Күп)

Ә Шәрипова Гөлия ничәү?(Берәү)

Башка сыйныфтагы Гөлияне безнең сыйныфтагы Гөлия белән бутамас өчен нишлибез? (Шәрипова Гөлия дибез)

Димәк, бер үк төрдән булган предметларны кешене бер– берсе белән бутамас өчен нәрсә уйлап тапканнар? (Кешенең, предметның үзенә генә ягъни ялгызына гына бирелә торган исем).

Ул исемнәр ничек дип атала? (Ялгызлык исемнәр).

Бер үк төрдән булган предметларның барысына уртак исем ничек атала дип уйлыйсыз? (уртаклык исем).

10 слайд

Кеше исемнәре һәм фамилияләре; хайван кушаматлары; елга, тау, күл, дәүләт, шәһәр, район исемнәре; бәйрәм, тарихи вакыйга, истәлекле көн исемнәре; газета, журнал, китап исемнәре – ялгызлык исемнәр.

Барысы өчен уртак исем – уртаклык исемнәр.

Укучылар, матур язу күнегүендәге сүзләргә игътибар итегез әле, анда кайбер сүзләр куштырнаклар эченә алынган.Ни өчен? (Берсе – гәҗит, ә икенчесе китап исеме).

Нинди исемнәр куштырнаклар эченә языла икән?

(Газета – журнал, әдәби әсәр, кинофильм,спектакль исемнәре) Төркемнәрдә һәм индивидуаль эш.

Укучылар, әйдәгез ике төркемгә бүленик әле. Мин һәр төркемгә бертөрле исемнәр язылган карточкалар бирәм. Ике төркем дә бирелгән сүзләр арасыннан исемнәрне табасыз. Беренче төркем ялгызлык исемнәрне, икенче төркем уртаклык исемнәрне табырга тиеш буласыз.

Карточкада бирелгән сүзләр.

Җәлил, шигырь, Туган тел, китап, Энҗе, укый, ис, Аналар көне, Ландыш, агач,сөйкемле, чәчәк, пешә, Ватанны саклаучылар көне, сөйләшә, Рәшит, болыт, “Көмеш кыңгырау”, гүзәл, йолдыз, йөгерә, Идел, Актәпи, сары, ага, Белем бәйрәме, йөзә, исә, Мөхтәр, җил, кояшлы, бөдрә, төлке, усал, күк, бакча, соры, ява, үсә, кояш, икмәк, Татарстан

Җаваплар тыңланыла, хаталар төзәтелә.

11 слайд (дөрес җаваплар язылган таблица)

Ялгызлык исемнәр

Уртаклык исемнәр

Җәлил, Туган тел, Энҗе, Аналар көне, Ландыш, Ватанны саклаучылар көне, Рәшит, “Көмеш кыңгырау”, Идел, Актәпи, Белем бәйрәме, Мөхтәр, Татарстан

китап, агач, җил, төлке, күк, бакча, кояш, икмәк, йолдыз, чәчәк, болыт, шигырь, ис.

Ял минуты:

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

Бер урында таптаныйк,

Сикергәләп тә алыйк.

Бер чүгәлик, бер басыйк,

Күл тегермәне ясыйк.

Тиз армаска тырышыйк.

Арганнарга булышыйк.

Ныгыту өлешенең максаты – алган белемнәрне дөрес куллануга ирешү; матур язу, дөрес уку, фикер йөртү, мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү. Моның өчен индивидуаль, мөстәкыйль һәм дәреслек белән эшләү алымнары кулланыла.

IV Ныгыту

Индивидуаль эш

12 слайд (текст)

Балалар, ә хәзер тактадагы текстка игътибар итегез әле. Сез, рәсемнәр урынына дөрес сүзләр уйларга тиеш.

ләлә

(Шакмак эчендәге сүзләр урынына рәсемнәр беркетелә. Балалар, рәсемнәр урынына ялгызлык, уртаклык исемнәрен куеп, текстны укырга тиеш. )

алма

роза

йолдыз

Минем исемем - . Энем Арыслан исемле. Минем , исемле дус кызларым

миләүшә

алма

алмалар

роза

миләүшә

ләлә

бар. Беркөнне без апа белән бакчасына бардык. Без анда , , чәчәкләре дә күрдек. Кайтканда, без апайга кердек. Ул безгә кызыл бирде.

Җаваплар тикшерелә, хаталар төзәтелә.

13 слайд (дөрес җаваплар язылган текст)

Дәреслек белән эшләү (мөстәкыйль эш)

109 нчы күнегү

Хәзер дәреслекләрнең 62 битен ачтык һәм 109 нчы күнегүне карыйбыз.

Сүзләрне дүрт төркемгә бүлеп язасыз.

Җәнлекләр һәм кошлар: аккош, бәбкә, кәккүк, кошчык.

Кешеләр: бала – чага, табиб, шагыйрь.

Үсемлекләр: көнбагыш, өрәңге.

Табигать күренешләре: бәс, давыл, яңгыр, яшен, томан.

Орфограммалар булган сүзләрнең астына сызу.

Күнегү тактадан чагыштырып тикшерелә 14 слайд. Мөстәкыйль эш нәтиҗәсен дәлилләп күрсәтү.

111 нче күнегү

Дәреслекнең 64 битендә сюжетлы рәсем бирелгән. Бирелгән сүзләрне файдаланып рәсем буенча хикәя төзибез. Игътибарлы булыгыз һәм яхшылап уйлагыз, хикәяләрегез матур, эчтәлекле булсын.

Молодцы укучылар! Хикәяләрегез матур булган, тырышкансыз.

Парларда эш 114 нче күнегү

114 нче күнегүдә ялгызлык исемнәрен төркемләргә кушылган. Әйдәгез, шул эшне башкарыйк.

Республика исемнәре:

Шәһәр исемнәре:

Елга исемнәре:

Күнегү чагыштырып тикшерелә (телдән)

Индивидуаль эш 116 нчы күнегү

Нинди уртаклык исемнәр баш хәрефтән язылганлыгын ачыклау.

Бәяләү

Дәрестә актив катнашкан, тактада эшләгән укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен билгеләр кую.

Молодцы укучылар! Дәрестә актив катнаштыгыз, игътибарлы булдыгыз.

Өй эше бирү моментының төп максаты – сүз төркеме буларак исем турында белемнәрне камилләштерү, ялгызлык һәм уртаклык исемнәренең дөрес язылышын ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

V Өй эше бирү

1. Укучыларга сайлап алу мөмкинлеге бирелә. 15 слайд

1)I төркем – 110 нчы күнегү, 63 бит(төшенчәләрнең нинди сүз төркеме белән белдерелгәнлеген аңлатырга, сорауларга җавап бирергә)

II төркем – 112 нче күнегү, 64 бит (сүз төркемен билгеләргә)

2) Гаиләдәге исемнәр нәрсәне аңлата, шуны белеп, язып килергә яки борынгырак 5 ир – ат һәм 5 хатын – кыз исеме язып килергә.

2. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген нинди сүз төркеме өйрәндек?(Исем сүз төркемен өйрәндек)

- Ул нинди сорауларга җавап бирә? Нәрсәне белдерә? (Кем? нәрсә? Соравына җавап бирә, предметны, төшенчәне атый, аның исемен әйтеп бирә).

- Бүгенге дәрестә нәрсәләрне белдегез? (Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән, уртаклык исемнәр юл хәрефтән язылганын белдек. Газета, журнал, китап, спектакль, кинофильм исемнәре куштырнаклар эченә языла).

- Укучылар, үзегезгә анализ ясап карагыз әле. Дәресне ни дәрәҗәдә үзләштердегез икән.

16 слайд

Бүген дәрестә

Мин бүген өйрәндем...

Кызыклы булды...

Кыен булды...

Мин аңладым...

Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/32762-otkrytyj-urok

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки