Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
14.02.2014

Здоровый образ жизни: интерактивное занятие для ГПД в начальной школе

Разработано для группы продленного дня в начальной школе. Мероприятие дает ученикам представление о здоровом образе жизни и формирует их активную позицию по этой проблеме. В процессе занятия дети приобщаются к полезным привычкам, развивают творческие способности, память, внимание и познавательный интерес. Практические задания и творческий подход способствуют легкому усвоению принципов ЗОЖ и укреплению здоровья.

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Класстан тыш чара

Сәламәтлек иленә сәяхәт.

(класстан тыш чара)

Максат:Укучыларны сәламәт яшәү принциплары белән таныштыру,

таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур әһәмияткә ия икәнен төшендерү, мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру, спорт белән кызыксыну уяту, балаларның мөстәкыйльлеген, сөйләм телен, хәтерен һәм логик фикерләү сәләтен камилләштерү, үз сәламәтлегеңә җаваплы караш тәрбияләү

Җиһазлау: Компьютер,проектор, презентация, карточкалар

Дәрес барышы:

О ештыру өлеше. Исәнмесез,укучылар!

Әйтегез әле, укучылар, мин хәзер нишләдем? (исәнләштегез)

-Ә “исәнмесез” дигән сүз нәрсәне аңлата? (сәламәтлек теләүне аңлата)

-Әйе, без бер-беребез белән очрашсак та, бәйрәм белән тәбрик итсәк тә бер-беребезгә сәламәтлек телибез.

- Нәрсә соң ул сәламәт булу?

- Сәламәт булу – ул сиңа яхшы булу;

- Сәламәт булу – ул кешегә тыныч һәм рәхәт булу;

- Сәламәт булу –ул син авырмыйсың һәм сине берни дә борчымый дигән сүз.

- Сәламәт булу өчен ниләр эшләргә кирәк соң? (фикерләр тыңлана).

Безнең бүгенге класс сәгатебез “Сәламәтлек иленә сәяхәт”дип атала. (Слайд 1)

Нәрсә соң ул сәламәтлек? (укучыларның җаваплары)

Д өрес, укучылар. Сәламәтлекнең төп факторлары ул - хәрәкәт, дөрес туклану, көндәлек режим һәм чыныгу. Моның чыннан да шулай икәненә без бүген төшенербез. (Слайд 2)

-Ә хәзер әйдәгез, сәяхәткә кузгалыйк. Сәяхәткә нинди транспорт белән барырбыз соң?

-Җәяү йөрү сәламәтлек өчен файдалы бит, җәяү генә барыйк.

С лайд 3 Физкультминутка:

Тигез юл буйлап, тигез юл буйлап

Ташлар өстеннән,ташлар өстеннән Барган чагында чокырга төштек – бух. Чокырдан чыктык –уф.

Тигез юл буйлап, тигез юл буйлап

Ташлар өстеннән,ташлар өстеннән Кайткан чагында. Аяклар арды, аяклар арды Менә безнең өебез Без шул өйдә торабыз.

Сезгә җәяүләп атларга күңелсез булмасын өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр, шигырь юллары әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез “Мин”дип әйтерсез, килешмисез икән дәшмисез инде.

А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?

Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?

В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?

Г) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?

Д) Кем иртән һәм кичен тешләрен чистарта?

Е) Кем җиләк- җимеш, яшелчәләр ашарга ярата?

1 тукталыш. Дөрес туклану. ( Слайд 4)

Беренче тукталыш - “Дөрес туклану”. Без бу тукталышта туклану кагыйдәләрен искә төшерербез.

С езнең парталарыгызда карточкалар. Аларда туклану кагыйдәләре язылган, тик анда барысыда дөрес микән? Укып чыгыгыз да дөрес булмаганнарын сызыгыз.

* татлы ризыкларны күп куллан

* артыгын ашама

* тозлы, майлы, баллы әйберләрне чамалап куллан

* азыкны яхшылап чәйнә

* кабаланып аша

* баллы газлы эчемлекләрне күп итеп эч

* ризыкны төрләндер

Слайд 5

(карточкаларны анализлау)

Н әтиҗә: дөрес туклану бик күп кенә авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

2 тукталыш. Хәрәкәттә - бәрәкәт.(Слайд 6)

- Укучылар, бу мәкальнең мәгънәсен сез ничек аңлыйсыз? (укучылар җавабы тыңлана,).

- Дөрес, укучылар. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Хәзерге чор кешесе аз хәрәкәтләнә, физик эшне аз эшли. Балалар күбрәк телевизор, компьютер к аршында утыра. Күп хәрәкәтләнсәгез, спортны яратсагыз авырмассыз, сәламәт булырсыз.

Хәрәкәттә – бәрәкәт!

Әнә керә көч һәм дәрт!

Тәнгә – сихәт, җанга –рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

3 тукталыш. Көндәлек режим. (Слайд7)

Әйдәгез, укучылар, көндәлек режимны искә төшереп китик әле.

Н әтиҗә: вакытында йоклау, вакытында ашау, вакытында уйнау, дәрес хәзерләү сәламәтлек өчен бик кирәкле.

Алда “Шәхси гигиена” тукталышы. (Слайд 8)

Б у тукталышта чисталык турында сөйләшербез. Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә даими юынырга, тешләрне чистартырга кирәк. Безгә чисталыкны саклау өчен нәрсәләр ярдәм итә? Бу сорауга җавапны табышмаклардан табарбыз.

4 тукталыш. Шәхси гигиена.

Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щеткасы) Слайд 9

Ү зе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)

Слайд 10

Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була? Әйтеп кал. (теш пастасы) Слайд 11

Кирәк булам мунчада, минем исемем… ( мунчала)

Слайд 12

Б итне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге) Слайд 13

Балалар, әйтегез әле, тешләрне ничек чистартырга кирәк, кем күрсәтә ала.

Э ксперимент: Теш щеткасы белән теш чистарту кагыйдәсен чыгару. Алдагы слайдны карап китү. Слайд 14

Әйе, сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтару бик авыр. Көчле, җитез, түземле, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Чисталык – сәламәтлекнең нигезе.

1 нче укучы: 2 нче укучы:

Иртә белән торабыз, Аш алдыннан һәрвакыт

Битебезне юабыз, Кулыбызны юабыз.

Сабын белән юынгачтын Чиста итеп, пөхтә булып,

Бигрәк матур булабыз. Ашарга утырабыз.

3 нче укучы: 4 нче укучы:

Иртәсен дә һәм кичен дә Иренмим беркайчан да:

Тешләрне чистартабыз. Иртән торып басам да,

Җемелдәп, ялтырап тора Физзарядка ясый башлыйм

Таза, нык тешләребез. Тәрәзәмне ачам да.

Слайд 15 - Алдагы тукталышта организмны чыныктыру турында сөйләшербез. (һава, су, кояш белән чыныгу турында укучылар фикере тыңлана). Кояш, һава, су – сәламәтлекнең чын дуслары. Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тора ала. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне белү кирәк.

5тукталыш. Чыныгу.

Слайд 16

1. Битне салкын су белән юу.

2 Тәнне билгә кадәр юеш сөлге белән ышку

3. Алмаш-тилмәш салкын һәм җылы душ алу.

4. Гәүдәгә салкын су кою.

5. Күлдә, елгада коену.

Йомгаклау.

Б алалар без бүген күп нәрсәләр белән таныштык. Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә- саулык, сәламәтлек. Әйдәгез, төп кагыйдәләрне тагын бер кабат искә төшереп алыйк. Слайд 17

Сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/33265-vneklassnoe-meroprijatie

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки