Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
17.02.2014

Праздник Азбуки (На татарском языке)

Садирова Рамиля Котдусовна
учитель начальных классов
Сценарий татарского праздника «Әлифба бәйрәме» для 1 класса. Торжественное мероприятие проводится после завершения изучения всего алфавита, когда дети уверенно читают и пишут. Готовый сценарий включает стихи, песни, игры и конкурсы, посвященные буквам и первой книге. Идеально подходит для организации яркого и запоминающегося события, посвященного успехам в учебе. Помогает учителям и организаторам провести утренник без лишней подготовки.

Содержимое разработки

МОУ Каенсазская НОШ Муслюмовского района РТ

П Р А З Д Н И К

А З Б У К И

(на татарском языке)

Учительница : Садирова Рамиля

Котдусовна

2013 ел.

Әлифба бәйрәме.

Бәйрәм “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры белән башланып китә.

Укытучы: Кадерле, балалар! Сезне мәктәп дигән белем йортындагы беренче җиңүегез белән котлыйм.Хәрефләр белән танышу, алардан сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга, язарга өйрәндегез. Әлифба үзара дус, тату булырга, укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.

Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Һәрберегезне бу олы бәйрәм белән тәбрик итәм. Балаларыгызның бу олы җиңүендә сезнең дә өлешегез бик зур. Хәзер сезнең балалар чын мәгънәсендә укучылар.

Укучылар: Әйе, без хәзер балалар гына түгел, без хәзер укучылар.

Укытучы әйтсә – бас.

Ул рөхсәт итсә – утыр.

Сөйлисең килсә әгәр,

кулыңны гына күтәр.

Мәктәп бакча түгел икән,

Тәртипләр башка бераз.

Тик шулай да үз мәктәбен

Мактап туялмый Алмаз.

Менә бит ул нинди рәхәт,

Менә бит ул нинди шәп.

Укый белү файдалы шул

Сизгәнсездер инде шәт.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

Сагынып көттек ел буе.

Котлы булсын, котлы булсын

Әлифба- сабан туе.

Укытучы: Әйтегез әле, укучылар, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

Укучылар:

Укырга

Язарга

Санарга

Дус, тату булырга

Әдәпле, тәртипле булырга

Җырларга, биергә

Туган илне сөяргә

Туган телне сөяргә

Һәрвакыт намуслы, чын кеше булырга.

Укытучы: Молодцы ! Әйтегезче миңа, Әлифба сүзе нинди хәрефләрдән төзелгән?

Укучылар:

Ә Күр әле, әтәч әнә

Сугыша, әтәчләнә.

Гел сугышып йөрмәкче

Малайлардан күрмәкче.

Л Күзләремнән яшьләр чыкты

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмледер

Дигән идем мин аны.

И Алдым да кулга иләк

Торам менә он иләп

Пешерәм оннан коймак

Чакырам аннан кунак.

Ф Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда

күрсәм дә тик төшемдә.

Б Бака, бака, ба-ка-ка.

Бака җәйне ярата.

Болыт күрсә, яңгыр килә

диеп хәбәр тарата.

А Елмая күктә ай.

Ай – яй, бигрәк биек бу ай.

Айга абыйның да

Буе җитми бугай.

Җыр: “Әлифба”. (Разил Вәлиев сүзләре, Рәшит Абдуллин көе)

Укытучы: Әлифбадан сез зирәк, тапкыр булырга өйрәндегез. Хәтерегездәме, без сезнең белән 1 сентябрьдә Белем иленә сәяхәткә чыктык. Һәм менә безнең Әлифба белән булган сәяхәтебез тәмамланып та килә. Безгә бары тик берничә сынау аша узасы калды. Әйдәгез. Алга таба сәяхәтебезне дәвам итәбез.

1 нче тукталыш. “Табышмаклар елгасы”. ( алдан кәгазьгә язып стенага беркетелгән 6-7 табышмакка укучылар җавап таба).

2 нче тукталыш: “Җырлар тукталышы”. (укучылар үзләренә охшаган 2-3 җырны җырлый).

3 нче тукталыш: “Шигырьләр аланы”. (дәресләрдә өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр).

4 нче тукталыш: “Мәкальләр урманы”. (укучылар белгән мәкальләрен әйтә яки укытучы мәкальнең яртысын әйтә, укучылар әйтеп бетерә).

5 нче тукталыш: “Әкият шәһәре”. ( 2 укучы әкият сөйли).

Кызыл калфак керә.

Укытучы: Булдырдыгыз, балалар! Әле менә сезнең янга Кызыл калфак та кунакка килгән. Аның да сезгә әйтәсе килгән сүзләре бар бугай.

Кызыл калфак: Кадерле, дусларым! Сез Әлифбадан зирәе, тапкыр булырга өйрәндегез. Шуңа күрә мин сезгә берничә мәсьәлә алып килдем. Алар белән таныштырыйм әле. Сез мәсьәләләрнең җавапларын әйтерсез.

Керпе урманга барды.

9 ак гөмбә тапты

3 не куйды энәсенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйды?

7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да.

Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?

Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты,

5 не авызга капты.

Ничә калды чиләккә7

Уйла, тизрәк исәплә.

Укытучы: Әлифба сезне туган илне яратырга өйрәтте. Сез туган телебез турында нәрсәләр беләсез?

Укучылар: (барысы бергә)

Татар теле – туган тел.

Безгә газиз булган тел.

Атаң – анаң, әби – бабаң

Сине сөя торган тел.

И туган тел” – иң әйбәт шигырь.

Туган тел” – иң әйбәт җыр.

Туган тел” – иң әйбәт китап.

Туган тел – иң якын тел.

Йөрәгемә иң якын тел –

Туган телем – үз телем.

Ярдәмең белән өйрәндем

Бик матур тел – рус телен.

Җыр: “Туган тел”( Г.Тукай сүзләре, татар халык көе)

Укытучы: Менә, балалар, безнең яраткан китабыбыз – Әлифба белән саубуллашыр чагыбыз килеп тә җитте. Әйдәгез, укучылар, дустыбыз Әлифбага олы рәхмәтебезне җиткерик.

Әлифбабыз – Әлиф бабай.

Әлифба – Әлиф бикә.

Кадерле китап ул бик тә,

Якын ул безгәбик тә.

Әнине дә укыткан ул,

Әтине дә укыткан.

Дәү әнине дә укыткан,

Дәү әтине дә укыткан.

Менә кем ул Әлифба.

Китап язучыларны да

Укыткан ул белеп тор.

Әлифбадан башлаган, ди

Хәтта безнең директор.

Әти – әнием дә әле

Әлифбаны сагынган.

Кызыгып торалар иде

Мин укыган чагында.

Кадерләп йөрттек без сине

Буямадык, ертмадык.

Өф итеп кенә сакладык,

Төштә күреп йокладык.

Һәр хәрефең белән синең

Таныштык берәм – берәм.

Инде барлык китапларның

Сер ачкычларын беләм.

Киңәшең истә, Әлифба,

Берсен дә онытмыйбыз.

Укырга өйрәткән өчен

Сиңа рәхмәт укыйбыз.

Беренче китап син булдың,

Әлифба дус, хуш инде.

Юк ла, хуш димик, исән бул.

Син аерылмас дус инде.

Җыр: “Әлифба”

Өйрәттең син миңа

Ватанны сөяргә.

Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә.

Барысы бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!!!

Укытучы: Безнең бәйрәмебездә катнашкан әти – әниләргә дә бик зур рәхмәт!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/33311-prazdnik-azbuki-na-tatarskom-jazyke

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки
Курсы повышения квалификации