- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
- «ОГЭ 2026 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по литературе: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «ОГЭ 2026 по информатике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Методическая разработка Татар теле орфоэпиясенә һәм орфографиясенә өйрәтү алымнары
Татар теле орфоэпиясенә һәм
орфографиясенә өйрәтү алымнары
Кереш
Татар теле программаларында укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Язма сөйләм дә, телдән сөйләм дә бердәм кабул ителгән әдәби тел нормаларына буйсына.Укучылар мәктәптә орфоэпияне, ягъни дөрес әйтелеш кагыйдәләрен үзләштерергә тиешләр.Белгәнебезчә, авазларны дөрес әйтергә өйрәтү дөрес язарга өйрәтүнең нигезе булып тора.
Бу хакта академик Л.В.Щерба болай дип язган:”Орфографик мәсьәләләрне хәл итү өчен, башта орфоэпик мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк”.
Орфографиягә өйрәнү нәтиҗәсендә, укучы үз фикерләрен һәрбер кеше җиңел һәм тиз аңларлык һәм грамоталы итеп бирә алырлык дәрәҗәгә ирешә ала. Үз эш тәҗрибәмнән чыгып язылган , “Орфоэпик һәм орфографик күнегүләр системасы аша дөрес язарга өйрәтү” дигән хезмәтемдә рус мәктәбенең II сыйныфында укучы татар балаларын дөрес сөйләргә һәм дөрес язарга өйрәткәндә куллану өчен тәкъдим итәм.
Бу методик ярдәмлекне татар телен укытуның башлангыч этабында гына түгел,урта звенода фонетика дәресләрендә дә кулланырга була.
Урта звенода фонетика буенча эш үстерелә, киңәйтелә. Сүзләргә аваз - хәреф анализы ясау камилләштерелә, балаларның ишетүләрен үстерүгә игътибар көчәйтелә.Әлеге хезмәттә программаның бу үзенчәлегенә караган күп кенә күнегүләр тупланган.
Тәкъдим ителгән хезмәт II сыйныфларда татар телен укыту программасына нигезләнеп төзелде.(“ Авазлар һәм хәрефләр “ турындагы бүлектән төп таләпләрне эченә ала).
Бу методик ярдәмлек түбәндәге бүлекләрдән тора:
1. Кереш сүз.
2.Артикуляия гимнастикасы.
3.Сузык авазларга күнегүләр.
4.Калын – нечкә сузыкларны чагыштыру.
5.Сайлап алынган тартык авазларга күнегүләр.
6.Халык авыз иҗатын куллану.
7.Йомгаклау.
8.Кулланылган әдәбият.
Күнегүләр системасы тугыз сузык авазга корылган.Сузыкларны калын - нечкәгә аерырга өйрәтү, сингармонизм законын практик рәвештә куллану барлык күнегүләрнең үзәген тәшкил итә.
Һәр авазны дөрес әйтергә һәм ишетеп танырга өйрәтү өчен җитәрлек күләмдә күнегүләр бирелгән. Тәкъдим ителгән күнегүләр системасы күп кагыйдәләрне аңлы рәвештә үзләштерү өчен нигез булып торалар, һәм яшь укытучыларга файдалы эш үрнәкләре булыр дип уйлыйм.
Фонетика грамматика белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелергә тиеш булганга,грамматик формаларны сөйләмдә дөрес куллану, дөрес әйтү һәм дөрес язу максатларын да берләштерүне күздә тота: монда сүзләрнең дөрес язылышын үзләштерү кушымчалар язылышының морфологик принципка нигезләнүенә бәйле.
Артикуляция гимнастикасын вакытлы һәм урынлы куллану чаралары бирелгән.Мондый күнегүләр рус телле балаларга да татар аваз системасына төшенгән чорда файдалы булачак, шуңа күрә бу күнегүләр системасын рус төркемнәрендә эшләүче укытучылар да куллана ала.
Халык авыз иҗатыннан(тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар, мәкальләр, һ.б.)файдалану укучыларның грамоталылыкларын үстерүгә һәм камилләштерүгә ярдәм итә.
Татарча дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәткәндә иң отышлы алым – укучыда булырга мөмкин хаталарны алдан кисәтү. Шуңа корылган күп кенә файдалы киңәшләр сайланды, үзенчәлекле күнегүләр кертелде.
Күнегүләр системасын рус мәктәбендәге татар төркемнәренең III-IV сыйныф укучыларын орфографик грамоталылыкка өйрәткәндә дә файдаланырга мөмкин.Татар теле дәресләрендә интерактив тактада эшләгәндә дә файдаланырга мөмкин.
Артикуляция гимнастикасы
1)[ а - о - у - ы]
2)[ә - ө - ү - э - и]
3)[ а-ә, о-ө, у-ү, ы-э]
4)[ а-а, а-о, а-у, а-ы]
5)[ а-а, а-а-о, а-а-о-у, а-а-о-у-ы]
6)[ ә-ә, ә-ө, ә-ү, ә-э, ә-и]
7)[ ә-ә, ә-ә-ө, ә-ә-ө-ү, ә-ә-ө-ү-и]
8)[ а-а, о-а, у-а, ы-а, ә-а, ө-а, ү-а, э-а, и-а]
9)[а-ә, о-ә, у-ә, ы-ә, ә-ә, ө-ә, ү-ә, э-ә, и-ә]
10)[ и-ы-э-ә-а-о-ө-у-ү]
11)[ ү-у-ө-о-а-ә-э-ы-и]
Орфографик күнегүләр таблицасы
I. Сузык аваз хәрефләре
А хәрефе
Ба па ка га за са ша на ма фа ча да та
ал ак ак | бал кал тал | кар тар зар | таз саз баз | ата ана апа | бала малай бабай | май бай сай |
бала - балалар апа - апалар алма - алмалар | бабай - бабайлар абый - абыйлар ат - атлар | алсу алма ак кар акыллы малай |
Алсу апа бакчадан ал алмалар алып кайтты.
Там,там, тамчы, там, тамуыңны яратам.
Ата-аналы бала – алтын канатлы бала.(М.)
Ә хәрефе
Бә пә кә гә зә сә шә чә нә мә дә тә фә
Әнә Әнәс әтәч әни | әти әби бәби бәти | бәбкә бәйрәм мәктәп чәчәк | рәхмәт дәфтәр зәңгәр тәрәзә |
дәфтәр - дәфтәрләр чәчәк - чәчәкләр | әтәч - әтәчләр мәктәп - мәктәпләр | тәрәзә - тәрәзәләр бәйрәм - бәйрәмнәр |
зәңгәр шәл мең рәхмәт | күңелле бәйрәм сызыклы дәфтәр |
Рәхмәт кемгә дә рәхәт.
Әнисә чәчәкләргә су сибә.
Рәмзия бәрәңге пешерә.
О хәрефе
Бо по со зо го ко то до йо мо
он оч | оча кош | тор тора | тоз боз | озак болан | бозау бодай |
кош-кошлар бозау-бозаулар | борчак-борчаклар ком-комнар |
ак он озын юл | сары ком эре тоз | яшел болын яшь бозау |
Кошлар оя ясыйлар.
Очты, очты, кошлар очты.
Оя,оя,оя,оя саен йомырка.(Т.)
Ө хәрефе
Бө пө сө зө кө гө тө дө йө нө мө
өч өс | өй өн | өр өз | көз көн | төн көл | көт сөт | йөз төз | сөз гөл | рөхсәт көрәк | гөмбә хөрмә | өрек мөмкин |
көрәк-көрәкләр хөрмә-хөрмәләр | гөмбә-гөмбәләр гөл-гөлләр | көн-көннәр төн-төннәр |
тәмле өрек биш хөрмә | матур гөл салкын сөт | ак төннәр тимер көрәк |
Өстәл өстендә өрек, хөрмә бар.
Өй артында дөп-дөп кое казый.(Т.)
Йөгерә-йөгерә йөк ташый.(Т.)
Рөстәм,Зөлфәт, Гөлшат - дуслар.
У хәрефе
Бу пу су зу ду ту шу чу гу ку му ну
кул сул бул дус | дуслык дулкын урам урман | буран суган туган тузан | кунак тургай тугай сузык | тугыз тукран курчак буран |
Кул-куллар дус-дуслар | суган-суганнар туган-туганнар | урам- урамнар урман- урманнар |
яңа дус оста кул | тугыз тукран куе урман | утыз тургай якын туган |
Тугайда тургай сайрый.
Матурлык туйда кирәк, татулык көн дә кирәк.
Урамда буран котыра.
Ү хәрефе
Бү пү сү зү гү кү нү шү рү дү тү
күл бүл сүз | түр үт үтүк | үрдәк үлән түтәл | бүре бүрек сүзлек | дүрт күңел күрше | бүлмә |
күл-күлләр үрдәк-үрдәкләр | бүре-бүреләр үтүк-үтүкләр | үлән-үләннәр түтәл-түтәлләр | сүзлек-сүзлекләр бүлмә-бүлмәләр |
ак күмәч тәмле сүз | акыллы күрше зәңгәр күл | яшел үлән усал бүре |
Түгәрәк күлдә үрдәк йөзә.
Мин күлмәк үтүклим.
Күзләр- күңел көзгесе.(М.)
Ы хәрефе
Бы пы сы зы шы ды ты кы гы фы ңы
ылыс быргы чыршы | җырчы пычкы җылы | кызык тырыш чыпчык | былбыл кыр кырау | кырмыска батырлык кыз | кызыл кыш арыш |
ылыс-ылыслар арыш-арышлар салкын кыш җылы җәй | пычкы -пычкылар сабын-сабыннар яшел чыршы тырыш кыз |
Ык буенда ылыслы агачлар үсә.
Тыпыр-тыпыр-тыпыр итеп, биеп йөрисең икән.
Батырлыкта-матурлык.
Э хәрефе
Бе пе де те зе се ше че не ре ле ме
эт эш эз эч | эссе эшче энҗе элек | энем эре элемтә элә | энә элгеч тел бел | тез без сез җеп | бер сер кер керпе | кеше нечкә Ирек эшсез |
эт-этләр эз-эзләр | энҗе-энҗеләр элгеч-элгечләр | тел-телләр җеп-җепләр |
озын җеп эссе көн | туган тел уңган кеше | тирән эз тырыш эшче |
Эш сөйгәнне ил сөяр.(М.)
Эш кешене төзәтә, ялкаулык боза.(М.)
Без элемтә бүлегенә экскурсиягә бардык.
И хәрефе
Ки ги пи би ди ти ни ми фи зи си ри ли
ит ис ир | ипи икмәк чиләк | җиләк ишәк ишек | Ирек Идел ил |
ишек-ишекләр ишәк-ишәкләр | чиләк-чиләкләр җиләк-җиләкләр | ипи-ипиләр икмәк-икмәкләр |
җиңел чиләк кызыл җиләк | тәмле ит ак ипи | биек ишек киң Идел |
Ислам белән Илдар чит илгә киттеләр.
Иртә торганга ике өлеш.(М.)
Иртә кичтән хәерлерәк.(М.)
II.Калын-нечкә сузыкларны чагыштыру
ба-бә па-пә | га-гә ка-кә | на-нә ма-мә | за-зә са-сә | да-дә та-тә |
бар-бәр бара-бәрә | тарта-тәртә барды-бәрде | парда-пәрдә |
бо-бө по-пө | го-гө ко-кө | но-нө мо-мө | зо-зө со-сө | до-дө то-тө |
тоз-төз оч-өч | бор-бөр бора-бөрә | кара-көрә сора-сөрә |
Бу-бү пу-пү | гу-гү ку-кү | ну-нү му-мү | зу-зү су-сү | ду-дү ту-тү |
Бул-бүл кул-күл сул-сүл булма-бүлмә
бы-бе пы-пе | гы-ге кы-ке | ны-не мы-ме | зы-зе сы-се | ды-де ты-те |
кыр-кер сыр-сер | тыш-теш кыш-кеш | тыл-тел сыз-сез |
бый-би пый-пи | гый-ги кый-ки | ный-ни мый-ми | зый-зи сый-си |
Абый-әби ашый-эшли башлый-бәйли
III.Тартыклар
Схәрефенә күнегүләр
са со су сы ас ос ус ыс сас сос сус сыс | сә сө сү се си әс өс үс эс ис сәс сөс сүс сес сис |
сара сана сала | алса салса барса | үс үсә үсми | ис исә исми | кис кисә кисми |
Самат сакта тора.
Сара суганнарга су сибә.
Сания сөлге саный.
К хәрефенә күнегүләр
ка ко ку кы ак ок ук ык как кок кук кык | кә кө кү ке ки әк өк үк эк ик кәк көк күк кек кик |
кыш каш кош | кыр кар кал | куян балык каймак | койма кыяр коймак | пычкы сызык кызык | койрык кырык кара |
кем керфек күке | кер кил кис | кеше көлке көн | көл көрт көрәк | чиләк кирәк җиләк | күлмәк сирәк керпе |
Көз көне кура җиләкләре корыйлар.
Күлдә камыш үсә.
Кәҗә кәбестә ярата.
Г хәрефенә күнегүләр
га го гу гы аг ог уг ыг ага ого угу ыгы | гә гө гү ге ги әг өг үг эг иг әгә өге үге эге иге |
ага бага кага | тага алга елга | кулга сулга суган | туган тургай тугай | карга гафу быргы | кыргый чалгы алгы | айга туйга буйга |
әгәр мәгәр өйгә | көйгә игез сигез | тигез кигез гөл | гел егет дөге | өлге көзге Гөлгенә | тилгән гәүдә Гәрәй | чөгендер күгәрчен гөмбә |
Өй түбәсендә күгәрченнәр гөрли.
Галия кулъяулык чигә.
Гөлгенә сигез күгәрчен күргән.
В хәрефенә күнегүләр
[Wа][wо][wу][wы][w ә][wө][wү][wе][wи]
[Wал][wол][wул][wыл][wәл][wөл][wүл][wел][wил]
[wафа][wофо][wуфу][wыфы][wәфә][wөфө][wүфү][wефе][wифи]
вак вакыт авыл | авыр авыз тавык | савыт тавыш ватан | давыл ява аваз |
Вәли Вәсимә | гөрләвек вәгъдә | Сәвия сөйләве |
Якты күл авылы Зәй буена урнашкан.
Вәсимә белән Сәвия икенче сыйныфта укыйлар.
Көз көне вак яңгыр ява.
Һ хәрефенә күнегүләр
һа һо һу һы аһа оһо уһу ыһы | һә һө һү һе һи әһә өһө үһү эһе иһи |
һава һаман | Илһам һәйкәл | һәр шәһәр | һөнәр һөҗүм | зинһар һәм |
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.(М.)
Урманда һава саф була.
Зинһар,ишек ачыгыз!
Җ хәрефенә күнегүләр
җа җо җу җы аҗа оҗо уҗу ыҗы | җә җө җү җе җи әҗә өҗө үҗү эҗе иҗи |
җан җай | җыр җырлый | җайлы җыйнак | җыелыш җыя |
җәй җиң җил | җиз җим җиләк | җиңел җитез җиде | җәймә җәтмә җәяү | җәрәхәт Җәүдәт Җәмилә | Энҗе Нәҗибә җитмеш |
Җәмилә бик күп җир җиләге җыйды.
Җир астында җиз бүкән.(Т.)
Җылы сүз- җан азыгы.(М.)
ң хәрефенә күнегүләр
Аң оң уң ың Аң-аң оң-оң уң-уң ың-ың | әң өң үң эң иң әң-әң өң-өң үң-үң эң-эң иң-иң |
соң моң таң аң | маңгай чаңгы уңган миңа | аңа яңгыр коңгыз сиңа | иң миң мең тиң | зәңгәр күңел диңгез күңелле |
Яңа ел бәйрәме бик күңелле булды.
Таңсылу бик моңлы җырлый.
Җәй көне җылы яңгыр ява.
Й хәрефенә күнегүләр
Йо-йө-йо-йө-йо-йө-йо-йө-йо-йө-йо-йө-йо-йө
Йон йорт йомшак | йозак йомран йомырка | Йөк йөз йөзем | йөзә йөзек йөрәк |
Ай бай май | уй туй тай | җәй малай бабай | өй җөй көй |
Айрат Айдар | бәйрәм бәйләм | уйный уйлый |
Йомры, йомшак,сары йомгак йөгереп йөри чирәмдә.
Бәйрәм күңелле үтте. Айрат озак йоклый.
IV. Күрмә - сүзлек диктанты
А хәрефе
№1.Ал, бал, сал, апа, абый.
№2.Аз, баз, саз, каз, алма, малай.
№3.Аш, каш, баш, таш, бала, бабай.
Ә хәрефе
№1.Әнә, Әнәс, әтәч, чәчәк, дәфтәр, зәңгәр.
№2.Мәктәп, тәрәзә, рәхәт, рәхмәт, чәчәк.
№3.Әсәр, әйрән, бәйрәм, бәләкәй, Әлмәт.
О хәрефе
№1.Оч, оча, кош, тоз, боз, бозау, бодай.
№2.Он, озын, озак, олы, солы,соры.
№3.Болын, колын, корт, йорт, йокы, тозлы.
Ө хәрефе
№1.Өч, өс, өй, көй, көн, төн, өн.
№2.Көл, гөл, көлке, төлке, өстәл.
№3.Өз, көз, сөт, көт, көрәк, сөлге.
У хәрефе
№1.Ул, бул, сул, кул, мул, шул.
№2.Урам, урман, буран, суган, туган, тугыз.
№3.Тугай, тургай, тукран, кунак, курчак.
Ү хәрефе
№1.Үт, күр, түр, күл,бүл.
№2.Үрдәк, үрнәк, күлмәк, гүзәл, бүлмә.
№3.Үлән, үкчә, үлчәү, үтүк, күңелле.
Ы хәрефе
№1.Ылыс, чыршы, җыр, җырчы, былбыл.
№2.Кыр, кыз, кыш, арыш, былтыр, укытучы.
№3.Җылы, кызыл, кызык, тырыш, чыпчык, пычкы.
Э, е хәрефләре
№1.Эт, эз, эш, эшче, эссе, элгеч.
№2.Тел, бел, без, сез, теш, кеше.
И хәрефе
№1.Ит, кит, ис, хис, хикәя, әкият.
№2.Ипи, икмәк, ишек, ишәк, иләк.
№3.Чиләк, җиләк, Идел, кирәк, бизәк.
Ә, е хәрефләре
№1.Тәмле, бәрәңге, исәнме, яшелчә, тәнәфес.
№2.Дәрес, дәреслек, песнәк, печән, мәче, печи.
№3.Исемлек, тәнәфес, сишәмбе, исәнме, дүшәмбе.
В хәрефе
№1.Авыл, вакыт, тавык, тавыш, ватык.
№2.Вак, Вәли, Вәсимә, Сәвия, вәкил.
№3.Ватма, ваза, вагон, завод, кавын.
Җ хәрефе
№1.Җәй, җир, җил, җыр, җырчы, җырлый.
№2.Җиде, җиңел, энҗе, җомга, җөмлә.
№3.Җиң, җиләк, җимеш, Җәүдәт, җан.
ң хәрефе
№1.Аң, уң, моң, миң, киң, сеңел.
№2.Яңа, миңа, сиңа, таң, күңел, күңелле.
№3.Бәрәңге, җиңү, уңыш, чаңгы, зәңгәр, яңгыр.
Н, ң хәрефләрен аеру
№1.Ана – аңа, яна – яңа, тун – туң.
№2.Ун – уң, мен – мең, мине – миңе.
Х хәрефе
№1.Хат, хата, хәбәр, хис, рәхәт.
№2.Хезмәт, хөрмәт, пөхтә, рәхмәт.
№3.Имтихан, хәтер, хәзинә, хәрәкәт, хыял.
Һ хәрефе
№1.Һава, һәм, һәр, шәһәр, әһәмиятле.
№2.Һәйкәл, һөнәр, даһи, Таһир, Зөһрә.
№3.Һаман, мөһим, зинһар, һөҗүм, Һади.
Х, һ хәрефләрен аеру
№1.Һава, шәһәр, һәр, һәм, һәйкәл,һөнәр.
№2.Хат, хәрәкәт, пөхтә, хата, мәхәббәт.
Й хәрефе
№1.Ай, май, тай, сай, бай, малай.
№2.Уйный, уйлый, укый, йоклый, сөйли.
№3.Йон, йорт, йомшак, йомырка, йомгак.
№4.Йөз, йөзә, йөри, йөзек, йөзем, йөрәк.
Ч хәрефе
№1.Чәч, чәчәк, чәкчәк, чәй, өч, үч.
№2.Чана, чалбар, чылбыр, чаба, чеби.
№3.Ачкыч, баскыч, агач, чиләк, чия, чынаяк.
V.Күрмә диктант
№ хәреф җөмләләр
саны
7 Алсу яза.
8 Апа саный.
9 Марат укый.
10 Укучы сөйли.
11 Вазаны ватма!
12 Балык суда яши.
13 Азат рәсем ясый.
14 Тавык тары чүпли.
15 Зөбәйдә – зирәк кыз.
16 Илгизә көзге сөртә.
17 Ләлә бауга сөлге элә.
18 Рәхмәт кемгә дә рәхәт.
19 Алия болында чәчәк җыя.
20 Тавышланма, әниең ял итә.
21 Кар өстендә төлке эзе бар.
22 Казаннан Кырымга бик ерак.
23 Күрше эте кыр үрдәге тоткан.
24 Гөлчәчәк бер чиләк чия җыйды.
25 Гөлчирә әби өч чынаяк чәй эчте.
26 Өчтау башында мәтрүшкәләр үсә.
27 Рөстәм Зәй елгасында балык тота.
28 Яңгырдан соң уңым өсте җем-җем итә.
29 Якты күл авылында чишмә суы эчәләр.
30 Яр Чаллы шәһәре Кама буенаурнашкан.
35 Татарстан республикасында нефть табыла.
39 Йомры, йомшак, сары йомгак йөгереп йөри чирәмдә.
41 Вакыт белән акча табыла, акча белән вакыт табылмый.
V. Халык аваз иҗатын куллану
Тизәйткечләр
1.Абагага бага-бага,башым бәрдем баганага.
2.Башта башлап таш баскыч башына бас.
3.Вакыт белән акча табыла, акча белән вакыт табылмый.
4.Андый төймә Ләбибәдә дә, Нәдифәдә дә бар.
5.Оясызны ояга оялатып булмый.
6.-Тиз әйт!Тиз әйт! Тизрәк! Тизрәк!
Тиз! Тиз! Тиз!-ди тизәйткеч.
Тизәйкеч ул тиз әйттереп,
Телебезне көйләткеч.
7.Тук, тук, тукран,тукылдатып утырам.
Мичтә бәлеш пешә иде, шуны көтеп утырам.
8.Кәк-күк, кәк-күк,монда гөмбә бик күп.
Бик күп, бик күп,кәк-күк, кәк-күк.
9.Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы,
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы.
10.Кара,кара,кап-кара,
Караган карап кала.
Карамаган карга кебек
Авызын ачып кала.
11.Аттым карга, төште карга,
Карга төште ак карга.
Шул карганы карар өчен
Карга җыелган карга.
12.Шешә белән өч шешә.
Шешә бавын теш чишә.
Шешә чишсәм, теш шешә.
13.Күрәсеңме, Гөлчәчәк,
Безнең бакча гел чәчәк.
Уйный анда Гөлчәчәк,
Үскәнгә үлән, чәчәк.
14.Сәлим сыерга салам салганда сиксән сигез сәнәк сабын сындырган.
15.Саран Сара,саран Сара,
Сарыгына саный-саный
Салам сала саран гына.
Сарыгына саламны да
Санап сала саран Сара.
Тел шомарткычлар
(укучылар иҗаты)
Алтын алма ашамагыз
Алсу алты алтын алма алган. Алмалар алсу. Алсу алтын алмаларны ашамаган. Алтын алма ашасаң, авыз авырта. Алмаларны ашамаганга,Алсуны апасы ачуланган. Алсуның алмаларын апасы Алинә алган. Алинә ачудан алты алсу алманы ашаган. Алинә алсуланган, агарган. Алинәнең авызы авырткан. Аның авызы алты айдан аруланган(төзәлгән).
Батыр бабай
Бер баланың бер бабасы булган. Бабасы батыр булган.Барыйның бабасы бәрәңге бакчасына бәрәңгегә барган. Барыйның бабасы бәрәңге бакчасында балчыкка баткан, башка бәрәңге бакчасына бармаска булган. Быел Барыйның бабасы бәрәңге бакчасына бөтенләй бармаган.
Куркыныч Касыйм
Кырык кара карга камырга кунган.Кырык кара карганың канатлары камырга каткан.Кошлар каты кычкырганнар.Кәрим кибеттән кайткач, кошларны каланчадан көрәк күрсәтеп куган.Кошлар курыкмаганнар. Касыйм кырык карганы каладан күргән. Касыйм, карадан киенеп, кошларны куркыткан.Кошлар каты курыкканнар.Кырык кара карга Казанга качканнар
Ташбака
Ташбака Татарстанга таш ташый. Ташбаканың ташлары тимгелле. Тимгелле ташлар тишек.Ташбака тешсез.
Санамышлар
1.Бер алма, ике алма,өч алма, дүрт алма, биш алма, алты алма, җиде алма, сигез алма,тугыз алма, кызыл алма.
2.Әлчи,бәлчи,әни күлмәк үлчи.
Чәүкә, чыпчык, син кал, син чык.
3.Әлеш,мәлеш,мичтә бәлеш,
Казанда ит, аша да кит.
4.Ак чәйнеккә акча салдым.
-Ничә булды? -Йөз булды.
Әтәлчек,мәтәлчек,
Сиңа туры килде - чык!
5.Әке, пәке, кыек сәке.
Майлы ботка, эремчек,
Син калып тор, ә син чык!
Табышмаклар
1.“Ач”,- дисәң, ачыла, “Яп”,- дисәң,ябыла.(А...)
2.Ике туган бер-берсен күрмиләр.(К.....)
3.Бер анадан биш бала.(Б........)
4.Бер агачта ике яфрак.(К.......)
5.Утта янмый, суда батмый.(Б..)
6.Җир астында җиз казык.(К....)
7.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык.(К...)
8.Җәен соры, кышын ак,аңа шулай яхшырак.(К...)
9.Агач түгел- яфраклы, тун түгел- тегелгән.(К....)
10.Су түгел- сыек, кар түгел- ак.(С..)
Мәкальләр
1.Теле барның иле бар.
2.Тәмле тел- җан азыгы.
3.Иң татлытел- туган тел, анам сөйләп торган тел.
4.Теле барның юлы бар.
5.Тел төмәнгә илтә.
6.Туган телем- иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.
7.Яхшы сүз балдан татлы.
8.Аз сөйлә, күп эшлә.
9.Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
10.Уку- энә белән кое казу.
11.Калган эшкә кар ява.
12.Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
13.Агач җимеше белән, кеше эше белән.
14.Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.
15.Ялкаулык-хурлык, тырышлык- зурлык.
16.Җиде кат үлчә, бер кат кис.
17.Ни чәчсәң, шуны урырсың.
18.Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.
19.Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле.
20.Ата- аналы бала- алтын канатлы бала.
21.Әткәй- шикәр, әнкәй- бал.
22.Туган бар җирдә ярдәм бар.
23.Бер рәхмәт мең бәладан коткара.
24.Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне.
25.Телләр белгән- илләр күргән.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/35723-metodicheskaja-razrabotka-tatar-tele-orfojepi
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Федеральная образовательная программа дошкольного образования»
- «Профессиональная компетентность педагога»
- «Содержание деятельности специалиста по работе с семьей»
- «Обучение чтению и подготовка руки к письму»
- «Экстренная психологическая помощь при кризисных ситуациях в образовательной организации»
- «Коррекционно-развивающая среда в образовании обучающихся с ОВЗ»
- Менеджер в образовании: управленческая деятельность в образовательной организации
- Профессиональная деятельность советника директора по воспитанию
- Психолог в сфере образования: организация и ведение психолого-педагогической работы в образовательной организации
- Содержание и методы работы музыкального руководителя в дошкольной образовательной организации
- Управление в социальной сфере: обеспечение эффективной деятельности организации социального обслуживания
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.