- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Разработка урока «Вежливые слова»
“Лениногорск муниципаль районы” муниципальберәмлегенең “Лениногорск шәһәре 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Татар теле һәм әдәбияты укытучысыГайнетдинова Розалия Кашап кызы
Уку. 3нче сыйныф.
Тема: Әминә Бикчәнтәева “Тәмле сүз” хикәясе.
Максат: Үзеңә максат куеп, “Тәмле сүзләр” хикәясен аңлап уку. Хикәя турында үз фикерен төгәл җиткерә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен үстерү. Укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен анализлый белү. Ана теленә кызыксыну хисләре уяту. Дус һәм тату булу күнекмәләрен тәрбияләү.
Җиһазлау: дәреслек, рәсемнәр, презентация, мәкальләр.
Дәрес барышы.
1. Оештыру – мотивлашу этабы.
1. Уңай психологик халәт тудыру.
Исәнмесез, укучылар!
Исәнмесез, саумысыз!
Кәефләрегез ничек соң?
Кояшлы иртә кебек,
Тукай телен, ана телен
Өйрәнергә дип килдек.
Укытучы. Укучылар, сезгә тактада мәкальләр бирелгән. Без хәзер шунда яшерелгән мәкальләрне табарга тиешбез.
Укучылар. “Тырышкан табар ташка кадак кагар”. “Кем эшләми шул ашамый”.
Укытучы. Мәкальләр нәрсә турында? Алар безгә нәрсә әйтергә тели?
Әйе, укучылар, тырышып укырга, белем алырга кирәклеген әйтә. Сезгә дәрестә уңышлар теләп әдәбият дәресен башлыйбыз.
2. Белемнәрен актуальләштерү.
Инсайд-аутсайд секл
Укытучы. Егетләр чыгып түгәрәккә басалар. Хәзер кызлар чыгалар.
Түгәрәкнең тышкы ягында торучылар “Хәерле иртә теләгез!» 5 секунд уйлыйбыз. Хәзер түгәрәкнең эчке ягындагылар комплимент ясыйлар. 5 секунд уйлыйбыз һәм җавап бирәбез. Бер-беребезгә рәхмәт әйтәбез, саубуллашабыз. Ике адым ясыйбыз, исәнләшәбез, комплиментлар ясыйбыз. Хушлашабыз. Бер-беребезгә уңышлар телибез.
Укытучы. Утырдык, балалар. Укучылар, сезгә матур комплиментлар ишетү рәхәт булдымы? Күңелләрегез күтәрелдеме? Нинди сүзләр икән болар?
Укучылар. Тылсымлы, матур, ягымлы сүзләр.
Укытучы. Бик дөрес. Татар телендә мондый тылсымлы сүзләр бик күп.
Балалар, тылсымлы сүзләр турында бәләсегез киләме?
Укучылар. Әйе.
Укытучы. Шулай итеп, дәресебезнең максаты нәрсә инде?
Укучылар. Тылсымлы сүзләр турында өйрәнү һәм аларны сөйләмдә актив куллану. Укытучы. Укучылар, тылсымлы сүзләр турында хикәяләр, шигырьләр искиткеч күп. Аларны кем белә?
Бер укучы “Тәмле сүзләр” шигырен сөйли.
Рәхмәт, Алсу. Бик матур шигырь. (Балалар шигырьдәге тәмле сүзләрне санап чыгалар) Укытучы. Укучылар, хәзер түбәндәге диалогларның кайсы рәсемгә туры килүен әйтегез әле.
-Бик әйбәт, сынатмадыгыз. Балалар, ә сезнең тылсымлы сүзләр турында язылган хикәя белән танышасыгыз киләме?
Укучылар. Әйе, килә.
3. Сүзлек өстендә эш. (Слайдтан күрсәтү)
Беркөнне - однажды
шикелле – как
ефәк – шелк
кызыкты - позавидовала
авып китте - упала
тартып алдым – вырвала из рук
ялт итеп – быстро
гадәт – привычка
оялды – смутилась
тупас - грубо
Балалар сүзлекләргә язалар, кабатлыйлар, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзиләр.
4.Текстны беренчел уку. Тайм пэ шэ
Төркемнәрдә эшләү. Һәр төркемдә бер-берсенә кычкырып укыйлар. Янәшә утыручылар тыңлыйлар.
- Текст буенча эшләү.
- Укучылар, тәмле телле сүзне ничек аңлыйсыз?
- Ә хикәя герое Гөлкәй ничек аңлаган? Ул аны башка мәгънәдә аңлаган.
-Гөлкәйләргә кем кунакка килә?( Апа) -Ул аңа нәрсә бүләк итә? (курчак)
Курчакны сурәтлә (курчак матур, озын чәчле, күзләре зәңгәр)
-Әсәрдә нинди образлар бар? (Гөлкәй, әнисе, Суфия, кунак апа)
-Гөлкәй нинди кыз?
Укытучы. Хәзер һәрберегез Гөлкәйгә хас билгеләрне языгыз. Аннан мин кул чабуга торасыз һәм үзегез язганнарның астына сызасыз. Пар эзлисез. Башта озын буйлылар кыска буйлыларга язганнарын укый, анан соң алышынасыз. (Вакыт бирелә. 2-3 укучы сөйли).
-Гөлкәй сезгә ошадымы? Конэрс
Укучылар ике якка китәләр. Беренче якта (Гөлкәй миңа ошады) дигән сүзләр язылган. Икенче якта ( Гөлкәй миңа ошамады) дигән сүзләр язылган.
Укытучы. Укучылар, автор нәрсә әйтергә теләгән? (Кешеләр бер-берсенә тәмле телле булырга тиешләр)
-Хикәя сезгә ошадымы? (Әйе, бик ошады)
-Әсәрнең исеменә карыйбыз. Нинди тәмле телле сүзләр бар икән текстта? Тайм пэ ше
(Тексттан карыйлар, бер-берсенә укыйлар, алмашалар)
Укытучы. Укучылар, дәреслектәге икенче күнегүне карагыз әле. Диалогта Алсу нинди тәмле сүзләрне әйтергә оныткан?
Укучылар. Исәнмесез, рәхим итегез, рәхмәт, саубулыгыз.
-Укучылар, ә сез, тәмле теллеме?
5. Рефлексия, бәяләү этабы.
Укытучы. Укучылар, һәр төркемгә мәкальләр бирелгән. (Бер яхшы сүз мең бәладан коткара. Яхшы сүз балдан татлы. Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт. Сүзне үлчәп сөйлә.) Мәкальләр белән хикәя арасында уртаклык бармы? (Әйе, бар.)
-Ә сез, тәмле теллеме? (Әйе)
Сез Гөлкәйгә нәрсә дип, әйтер идегез? (Тәмле телле булырга кирәк)
Укытучы. Укчылар, бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтте? (тәрбияле, акыллы, матур сүзләр генә сөйләргә, тәмле телле булырга өйрәтте..
6. Йомгаклау.
1. Билгеләр кую, белемнәрен бәяләү.
2. Өй эше.
1. Сәнгатьле укырга, диалог төзергә.
2. Шушы темага караган мәкальләр язарга, өйрәнергә.
3.Рәсем ясарга, сөйләргә.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/390024-razrabotka-uroka-vezhlivye-slova
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация работы по развитию креативного мышления обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Реализация ФГОС образования обучающихся с умственной отсталостью: специфика организации инклюзивного процесса для лиц с ОВЗ»
- «Особенности работы педагога с обучающимися с РАС»
- «Особенности организации образовательного процесса для обучающихся подросткового и юношеского возраста»
- «Методы, технологии и формы обучения географии по ФГОС»
- «Реализация ФГОС НОО с помощью современных педагогических технологий»
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Дополнительное образование детей. Содержание и организация деятельности педагога-организатора
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания биологии
- Педагогика и методика начального образования
- Педагогика и методика преподавания информатики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.