Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
16.01.2020

Методическая разработка урока татарского языка в 3 классе «Сложные слова»

Луиза Василовна Газизова
учитель начальных классов
Методическая разработка урока татарского языка в 3 классе «Сложные слова». Данный конспект урока содержит элементы работы по ФГОС. Целью данного урока является знакомство учащихся со сложными словами. Тип урока: урок формирования новых знаний.

Содержимое разработки

Тема: Кушма үзләр.

Максатлар :

Укучыларны кушма сүзләр белән таныштыру, аларның ясалу үзенчәлекләрен үзләштерү, ул сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белергә ирешү.

Сүз төзелеше һәм сүз ясалышы турында белем-күнекмәләрен ныгыту, үстерү.

Башкалар турында да кайгырту, киң күңеллелек, толерантлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

Дәреслек, дидактик материал, рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, слайдлар.

Дәрес төре: яңа материал өйрәнү дәресе.

Дәрес күренеше: урок-исследование.

Укыту ысуллары :

•Проблемалы

•Тикшеренү

Укыту формалары : парлы, фронталь, шәхси.

Программа: microsoft power point, microsoft word, Интернет ресурслар.

Техника: компьютер, мультимедиа проектор.

Оборудование: презентация «Кушма сүзләр», дәреслек «Татар теле 3 класс», карточкалар.

Дәрестә УУД формалаштыру :

личностные ууд

- хыяллар, күзаллаулар башкару

Танып белү ууд

- мөстәкыйль билгеләү һәм формулирование танып белү максатлар;

- кирәкле мәгълүматларны эзләү һәм билгеләү;

- аеруча эффектив ысуллар сайлау;

- гади логик гамәлләр (анализ, синтез, чагыштыру, гомумиләштерү ); сәләтен һәм осталыгын булдыру

- модельләштерү чараларын куллану

Фикерләрне таптыру ууд

- укытучы һәм яшьтәшләр белән уку хезмәттәшлекләр планлаштыру - максатлар билгеләү, катнашучынарның функцияләрен , ысуллар билгеләү;

- мәгълүматлар эзләү һәм җыюда хезмәттәшлек;

- үз фикерләүләреңне осталык һәм җитәрлек төгәллек, тулылык белән чагылдырырга;

- аңлату, фразалар кору, җавап бирү , аргументлау осталыкларын формалаштыру

- кечкенә төркемнәрдә эшләү осталыкларын формалаштыру

Регулятив ууд

(төрләр уку гамәлләр)

- максат кую

- планлаштыру;

- прогнозясау;

Үзеңне билгеләнгән эталоннан белән чагыштырып тикшерә белү;

- коррекция;

- бәя.

Дәрес барышы

Оештыру моменты. Психологик халәт тудыру. Укучыларның фикерен дәрескә туплау.

1. Кереш сүз.

- Балалар, халкыбызның бик мәгънәле бер әйтемен искә төшерик әле(язылып куела)

“Тел дигән дәрья бар,

Төбендә энҗе-мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгәннәр коры калыр.”

Мин дә сезне, белем дәрьясына чумып, андагы хәзинәне табарга чакырам. Димәк бүгенге дәресебез җиңел генә булмаячак. Барыгыз да дәрескә әзерме? Дәрестә игътибарлы булыгыз һәм яңа белемнәр алырга әзерләнегез.

Белемнәрне актуальләштерү.

1 )Өй эшен тикшерү.

- Әйдәгез, укучылар, хәзер өй эшен тикшереп алабыз. Сәнгатьле укырга шигырьләр бирелгән иде. Шигырьләрне укыйбыз. (2 бала укый)

а) Ана теләге.
Җир бораула – нефтьче бул,
Шахтерлар да мактала,
Оста ташчы да бик кирәк,  
Ул матур йотлар сала.

б) Безнең урам.
Безнең урам – зур урам,
Мин шул урамда торам.
 Тирә-якта күршеләр  –
Бар да уңган кешеләр.
Барый абый – бакчачы,  

Урманчы бул, диңгезче бул,
Корыч кой, тимерче бул, 
Тепловозлар йөрт еракка
Я бик шәп игенче бул.
(Мөхәммәт Садри) 

Сара апа – кибетче
Дамир абый – тимерче,
Тимербикә – пешекче.
Гөлнур апа укыта,
Батырҗан балык тота,  
Нурмый абый йорт сала,  
Мөхәррәм такта яра. (Хәләф Гарданов)

                                           
– Бу шигырьләр һөнәр ияләренә багышланган. Үскәч, мактаулы һөнәр иясе булыр өчен безгә ничек укырга кирәк?

–Сүзясагычкушымчабеләнясалгансүзләрнетабыгыз,кушымчаларын  әйтегез.

–Бусүзләрничекатала?

-Тагынниндисүзясагычкушымчаларбеләсез?

2. Мин сезгә карточкалар таратам, сез бирелгән сүзләрне схемаларга туры китереп тоташтырырга тиеш буласыз.

Авылдаш

ачкыч

киптергеч

умартачы

сабакташ

тозлы

кошлар

юлга

урманны

Тикшерү.

Авылдаш урманны кошлар, юлга

ачкыч

киптергеч

умартачы

сабакташ

тозлы

3. Карточка белән тактада эшләү.

Башлы, көчсез, белгеч, төсле, биюче, югыч, эшчесүзләрен сүз төзелеше буенча тикшерү.

4.Сүзләрнең уртак грамматик якларын билгеләү

«Артыксүз» уены.

- Кайсы сүз артык?

Гармунчы, тегүче,дуслык, авырлык, сусыз, тәмсез, баскыч, ташбака. киптергеч,

-Ни өчен алай уйлыйсыз? (Монда ясалма сүзләр. Ташбака ясалма сүз түгел)

Ташбака сүзе ничә сүздән тора? Әйтегез әле, алар ике сүздән ясалып, ике төрле мәгънә белдерәләрме, әллә бер генәме? ( Бер мәгънә белдерәләр)

Анда ничә тамыр бар? Сүз ничек язылган?

Мондый сүзләр ничек атала дип уйлыйсыз?

Дәрес темасы нинди булыр? (Кушма сүзләр)

Без тикшеренүләр алып барырбыз.

План

Нәрсә ул кушма сүз?

Кушмасүзләр ничек ясала?

Ничек языла?

Кушмасүзләрнең төрләре.

Яңа тема өстендә эшләү.

Кагыйдә белән танышу. (Татар теле 3 класс бит 43-44)

- Балалар, сез нинди кушма сүзләр беләсез?

2.Сүзләр өстендә эш.

- Укучылар, әйдәгез шушы сүзләрне тикшереп чыгыйк әле.

Яр+канат=ярканат

Төн+боек=төнбоек

Китап+ханә =китапханә

Оек+баш=оекбаш

Боз+ваткыч=бозваткыч

Юл+барыс=юлбарыс

Кара+бүрек = карабүрек

Гөл+чәчәк =гөлчәчәк

Гөл+җимеш =гөлимеш

Озын+борын= Озынборын

Ак+ тәпи =Актәпи

Таш + күмер =Ташкүмер

Ак + кош = Аккош

3.84 нче күнегүне телдән эшләү.

Күзләргә гимнастика

4.Табышмакларның җавабын табу, дәфтәргә язу.

Юлда чуерташы бар,

Дүрт аягы, башы бар.

(ташбака)

Яшел сабак, эче ак,

Сабакөстендә табак;

Табагында кибетләр,

Кибетләрдә егетләр

(Көнбагыш)

Язын ап-ак төстә мин,

Көзен җимеш китерәм,

Туп кебектер җимешем,

Кызара минем битем.

Кышын үлмим, көзен шиңмим,

Әйт, нинди агач мин?

(алмагач)

Кара кыр буйлап ак куян чаба,

Аның артыннан ап-ак эз кала

(акбур)

Татарларның милли бәйрәме.

Нәрсә ул?

(сабантуй)

4. Слайд буенча кушма исемнәр ясау.

АйнурГөлчәчәк

ИлнурГөлйөземИлшат

ГөлнурГөлшатИлсөяр

Гөлзифа

- Безнең класста кушма исемле кешеләр бармы? Мәктәптә?

Физминутка

5. Тикшерү № 2

ъһәмьаеру билгеләре язылган сүзләрне күзәтү.

төньяк аръяк

көньяк кулъяулык

берьюлы алъяпкыч

күпьеллык кулъюгыч

- Болар нинди сүзләр?

- Ни өчен икенче баганадагы сүзләр ь билгесе белән языла?

- Ни өчен өченче баганада ъ билгесе тора?

Нәтиҗә:

Кушма сүзнең икенче иҗегея, ю, е хәрефләреннән башланса, ъһәмьаеру билгеләре куела.

1 нче сүз нечкә булса, ь һәм аеру билгесе, ә беренче сүз калын булса ъ һәм аеру билгесе куела.

- Сүзләрне дәфтәрләргә язып куегыз.

6. Мәкаль өстендә эш.

Һичкемне үзеңнән түбән уйлама.(Мәкаль)

- Монда кушма сүз бармы?(Һичкемне)

- Бу сүзгә нинди схема төзер идегез? Нинди кисәкләрдән тора?

- Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз? (әңгәмә)

Белемне ныгыту

1. Сүзләрне кушма һәм ясалма сүзләргә аеру.

- Җил кереп ясалма һәм кушма сүзләрне бутаган. Сез миңа аларны кире үз урыннарына кайтарырга булышыгыз әле. Дәфтәрләребездә язып эшлибез.

Башлыккулбаш

Ташчыташкүмер

Итле караҗиләк

- Ни өчен беренче баганага андый сүзләр?

- Ни өчен икенче баганада шул сүзләр?

Физкультминут.

Күнегү эшләү.

(к.87,бит 45)

Йомгаклау.

Бергә берне кушкач ничә?

Беләм ике диярсез.

Сүзгә сүзне кушкач?.. Менә

Анысы нәрсә дигән сүз?

Без тикшеренүләр алып бардык. Нәтиҗә ясыйк.

- Кушма сүзләр ничек ясала?

- Ничек языла?

Рефлексия

Үзеңә бәя бирү.

.

Сары: теманы үзләштердем, ләкин кулланырга кыенрак .

Яшел: теманы үзләштердем һәм кулланырга өйрәндем.

Кызыл төс: миңа читенрәк булды

- Дәресебез тәмам, сау булыгыз.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/392556-metodicheskaja-razrabotka-uroka-tatarskogo-ja

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки