- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Укучылар гына түгел,без-хәзер Карлыгачлар
2 сыйныф укучыларын карлыгач сафларына алу өчен төзелгән сценарий
“Укучылар гына түгел, без хәзер –Карлыгачлар!”
Бәйрәмнең программасы.
Бәйрәм белән таныштыру.(2нче сыйныф укучыларын “Карлыгач” оешмасына алу)
Укучыларның ясаган рәсемнәреннән күргәзмә төзү.
Уеннар уйнау.
Биюләр, җырлар өйрәнү.
“Карлыгачның” кагыйдәләрен өйрәнү.
Туган авылның истәлекле урыннары белән танышу.
Әти-әниләрен кунакка чакыру.
Максат һәм бурычлар:
Бәйрәмнең максаты белән таныштыру.
Укучыларның игътибарлыгын, җитезлекләрен, белемнәрен тикшерү.
Туган авылларын тирәнтен өйрәнү.
Туган якның табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Укучыларга эститик һәм әхлакый тәрбия бирү.
8 яше тулган укучыларны “Карлыгач” оешмасына кабул итү.
Әти-әниләргә үзләренең осталыкларын күрсәтү.
Вожатый: Исәнмесез! Хәерле көн, кадерле әтилә-әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Бүген безнең Сеҗе төп гомуми белем мәктәбе “Салават күпере исемендәге” дружинасының “Карлыгач” оешмасы тагын биш укучыга арта.
Бу бәйрәмгә укучылар бик теләп хәзерләнделәр. Чыннан да алар күп нәрсәгә өйрәнгәннәр: матур итеп рәсем ясарга, дөрес итеп язарга,биюгә, җырга,тапкырлыкка,зирәклеккә.Хәзер сүзне укучыларның үзләренә бирик.
Рәхим итегез укучылар!
1. Бүген бездә зур тантана
Елмаю йөзебездә.
Карлыгачлар – булабыз,
Без бүген һәммәбез дә.
2. Без үсәрбез беләкләргә,
Баһадир көче туплап.
“Уңганнарым!”- дияр илем
Безнең хезмәтне хуплап.
3. Яңа шәһәрләр төзәрбез,
Игәрбез кырда иген,
Кирәксә Гагарин сыман
Айкарбыз җиһан иңен.
4. Нинди юлдан атласак та,
Нинди эшләр башкарсак та,
Һич белмибез куркуны без,
Без куәтле, без дәртле.
Бергә: Яратабыз укуны без
Яратабыз хезмәтне.
5. Бишкә генә уку өчен
Көтеп алдык без көзне,
Мәктәп, якты залларың белән,
Каршыладың син безне.
Бергә: Бөтен сыйныф каршысында
Чын күңелдән сүз бирдек:
“Без өйдә дә, мәктәптә дә
Үрнәк булырбыз!”- дидек.
Вожатый: Сез карлыгачның нинди кагыйдәләрен беләсез?
-карлыгач – кыю, намуслы , кешелекле, үз Ватанын сөя ,юмарт ,игелекле булырга омтыла.
Вожатый: Бик яхшы. 2нче сыйныф укучылары карлыгачлар кагыйдәләрен бик әйбәт үзләштергәннәр икән. Сез яхшы карлыгач булырга һәм карлыгач кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәсезме?
Вәгъдә бирү.
Мин,_________(фам., исемнәрен әйтеп чыгалар) яхшы карлыгач булырга һәм карлыгач кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм!
Вожатый: Нәни дусларым, сезгә хәзер значоклар тагыла.Анда ... сүрәтләнгән. Аны саклагыз! Аның белән горурланыгыз! Нинди генә эшкә тотынсагыз да, кая гына барсагыз да, карлыгач булуыгызны онытмагыз!(значок тагалар)
Вожатый: карлыгачлар, тигезләнегез! карлыгачларның флагын кабул итеп алыгыз.Ул республика флагының бер кисәге, аны саклагыз!
Карлыгачлар гимны җырлана.
Бергә: Сүз бирәбез, сиңа, Ватан,
Укырбыз “4”кә, “5”кә.
Җиң сызганып өйрәнербез
Син кушкан һәрбер эшкә.
Сүз котлау өчен мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Исмагилова Э.Р. га һәм ата – аналарга бирелә
Карлыгач булдык без
Исеме юк картада.
Хыялыбыз шикелле
Чиксез дә ул, якты да.
Вожатый:Карлыгачларның өндәмәсе : “Көн саен кыл яхшылык!”
7. Әкиятләр сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла,
Су анасы, Шүрәлеләр –
Безнең дуслар барысы да.
“Туган тел” җыры
8. Кем укуда иң оста,
Китап – дәфтәре чиста –
Ул баламы? Ул бала – уңган бала –
Карлыгач дип атала.
1. Кем булыша зурларга,
Кем бик оста җырларга,
Ул баламы? Ул бала – уңган бала –
Карлыгач дип атала.
2. Кем яратмый өчлене,
Ычкындырмый бишлене –
Ул баламы? У бала – уңган бала –
Карлыгач дип атала.
3. Кем ялкаулыкны сөйми,
Кем туры – дөрес сөйли -
Ул баламы?
Ул бала – уңган бала –
Карлыгач дип атала.
4. Кем ярата кошларны,
Кемнең бик күп дуслары –
Ул баламы?
Ул бала – уңган бала –
Карлыгач дип атала.
5.Карлыгачның шуңарга
Эшләнмәгән эше юк.
Тәртибе дә бер дигән,
Сокланмаган кеше юк!
6. Бу шәһәрдә гомумән,
Начарлыкны белмиләр.
Барысы да шундый шат,
Җырлыйлар да. бииләр.
Җыр “Балачагым”
1.Балачагым – нурлы ил,
Балачагым – җырлы ил.
Бергә - бергә уйныйк, әйдә,
Син дә безнең янга кил.
2. Балачакның бакчасында
Көлке уеннар гына.
Бергә - бергә уйныйк, әйдә,
Бергә күңелле була.
3. Биибездә дә, җырлыйбызда да –
Күңелләр ташып тора.
Балачак ул – иң ямьле чак,
Үзенә тартып тора.
1. Безнең илгә белемле һәм
Намуслы кеше кирәк.
Туган ил өчен яшәрбез
Үсик кенә тизрәк
2. Уку безнең иң төп бурыч,
Тырышып уку – эшебез,
Тирәк белем сорый илем,
Бишледә бит көчебез.
3. Хыяллар безнең канатлы,
Хыяллар шундый матур.
Киләчәктә барыбыз да
Булырбыз кыю, батыр.
4 Без карлыгачлар
Очкыннарны сүндермичә
Ялкыннар үрләтербез.
Ул ялкынны учак итеп
Яңадан дөрләтербез.
5. Без – тырышлар токымы,
Йөрәктә зур көрәш очкыны.
Күп юллар бар безгә узасы
Без илнең киләчәк хуҗасы.
Җыр “Күңелле безнең балачак”
1. Кояш керә тәрәзәдән,
Нурлары җем – җем итә.
Күңелле безнең балачак
Безнең киләчәк көтә.
2.Якты мәктәп залларында
Яңгырый безнең аваз.
Күңелле безнең балачак,
Тормышыбыз изге яз.
3. Урманнар, таллар, болыннар.
Чакыра безне алда
Күңелле безнең балачак
Безнең киләчәк алды.
Вожатый: Карлыгачлар, тигезләнегез! Укуга, хезмәткә, уенга һәрвакыт әзер булыгыз!
Бергә: Без һәрвакыт әзер.
Сүз бәйрәм белән котлау өчен 1-3-4сыйныфларга бирелә.(концерт номерлары белән дәвам итә.)
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/41036-ukuchylar-gyna-tgelbez-hzer-karlygachlar
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Государственная политика в области образования»
- «Монтессори-педагогика: особенности организации образовательного пространства в ДОУ»
- «Формирование элементарных математических представлений. Ознакомление с окружающим миром»
- «Методические принципы работы музыкального руководителя дошкольного образовательного учреждения»
- «Обучение безопасным методам и приемам выполнения работ повышенной опасности в соответствии с государственными нормативными требованиями охраны труда (программа В)»
- «Методика преподавания технологии в средней школе в контексте ФГОС»
- Тифлопедагогика: учебно-воспитательная работа педагога с детьми с нарушениями зрения
- Музыкальное развитие и воспитание в дошкольном образовании
- Логопедия. Коррекционно-педагогическая работа по преодолению речевых нарушений у обучающихся младшего школьного возраста
- Физическая культура. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Психологическое консультирование: оказание психологической помощи населению и трудовым коллективам
- Теоретические и практические аспекты деятельности по реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.