- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Тарих битләре буйлап
Мәктәп-белем йорты, ул туган җирнең бер өлеше. Аның үткәндәгесен-тарихын белү һәркем өчен зарур. Халыктагы :“Үткәне юкның-киләчәге юк”,-дигән гыйбәрә-әнә шул хакыйкатьне ныгытучы бер дәлил.
Авыл читендә бер йорт бар, Тирәсе аның бакча Балкый анда якты утлар, Түбәсе аның такта Ул ак тышлы,якты эчле Бөтен тирә яктагы Мәктәпләрдән яхшы төсле Безнең авыл мәктәбе Зәки Нури Зәки Нуриның бу шигъри юллары безнең мәктәбебезгә атап язылган кебек.
Туган төбәгебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре,беренче чиратта мәктәптә тәрбияләнә.
Мәктәп-белем йорты, ул туган җирнең бер өлеше. Аның үткәндәгесен-тарихын белү һәркем өчен зарур. Халыктагы :“Үткәне юкның-киләчәге юк”,-дигән гыйбәрә-әнә шул хакыйкатьне ныгытучы бер дәлил.
Минем туган мәктәбем-Кадрәк мәктәбенең тарихы бик борынгыларга барып тоташа. Гомер-гомергә төрле милләт вәкилләре дус-татау яшәгән безнең төбәк элек-электән мәгърифәткә, белемгә тартылуы белән аерылып торган.
XIX гасыр ахырында Кадрәк керәшен татарлары мәктәбе эшләгән ,ә күрше авыл Җәмәктә исә мәдрәсәдә мөселман балалары белем алганнар. Балалар дин нигезләре белән беррәттән дөньяви фәннәрне дэ өйрәнгәннәр. 1910 елда безнең авылда “Церковно-приходская школа” ачыла. Бу мәктәптә Минзәлә районыннан тыш, Сарман районы балалары да килеп укыйлар. Бу мәктәпләр 1930нчы елларга кадәр эшлиләр, аннан дүрт еллык башлангыч мәктәпкә әйләнәләр. Биредә беренче сыйныфта 8 яшьлек бала да, 18-20 яшьлек егет- кызлар да укый.
1933-34 елларда авылда “Комсомол яшьләр мәктәбе” (ШКМ) ачыла, бу мәктәп Тимофей бай йортында урнаша Ләкин бердән-бер төнне бу бинаны ут төртеп яндыралар. Шуннан инде башлангыч сыйныфларТарас бай өенә, ә югары сыйныфлар бер буш бинага күчеп укый башлыйлар. 1934-36 елларда мәктәп ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп ) итеп үзгәртелә, шушы елларда яңа мәктәп бинасы төзелә башлый һәм ул 2 елда төзелеп бетә. Эле 1975 елларда да башлангыч сыйныфлар шушы мәктәптә укыйлар. 1932-33 елларда Кадрәк җидееллык мәктәбендә пионер һәм комсомол оешмалары төзелә.
Сугыш елларында мәктәп белән хатын-кыз Емельянова җитәкчелек итә.Тормыш авыр булса да укулар бер генә көнгә дә туктатылмый, укучылар иртәнге якта укып, төштән соң колхоз эшләренә чыгалар. 1944-56 елларда мәктәп белән Авзалов Кәшиф җитәкчелек итә.Газаплы сугыш еллары, сугыштан соңгы авыр яралар,юклык!...Шулай да мәктәп коллективы бу сынауларны да бирешмичә, горур рәвештә җиңә. Ә менә урта мәктәп булып оешу, эшләп китү, районда алдынгы коллективлар сафына басу, мәктәбебезнең алыштыргысыз директоры Нәҗмиев Мирзаян Биҗан улы исеме белән бәйле. Сугышнын ачысын төчесен үз җилкәсендә татыган Мизаян абый 1958 елдан алып 1976 елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек итә. Аның тормыш иптәше Нәгыймә апа, аларның 4 баласы, 2 килене, 2 оныгы, 1 кияуләре дә мәктәпнең тулы бер династиясен тәшкил итә (барлыгы 250 елга якын вакыт укытучылык эшчәнлеге) Укучылар арту сәбәпле, яңа мәктәп салу кирәклеге беренче планга килеп баса һәм бу изге эшкә ул чорда Калинин колхозы рәисе булып эшләгән-бик күп орденнар иясе, КПССнын 26 съезды делегаты, 30 ел колхозны җитәкләгән Гафиятов Касыйм Гыйният улы алына.
Типовой проект белән тулысынча Калинин колхозы хисабына төзелгән бу мәктәп районда гына түгел, ә бәлки Татарстаныбызда бердәнбер мәктәп булгандыр. Мәктәп 10 еллар дәвамында төзелә, биредә төзүчеләр эшен укучылар белән укытучылар дәрескә кадәр, дәрестән тыш вакытларда башкаралар, ә эшне оештыручы мәктәп директоры Нәҗмиев Мирзаян Биҗан улы булса,хезмәткә түләү тулысынча Калинин колхозы, аның җитәкчесе Касыйм ага Гафиятов була.
Шулай итеп бүген без укый торган мәктәп нәкъ моннан 50 ел элек сафка баса. Күптән түгел аның ярты гасырлык юбилее билгеләп үтелде. Мәктәпнең урыны да бик уңышлы күркәм урында-авылга кергән башта ук . Хәзер инде як-яклары декоратив, җиләк –җимеш агачлары белән уратып алынган мәктәбем әллә каян балкып, күренеп тора. Берара укычылар саны 400 дән артып китеп,укулар ике сменада алып барыла башлый (әле җитмәсә атнага 4 көн кичке мәктәп тә эшли)
Мәктәпнен тәҗрибә участогы –бакчасы да районда иң зурлардан була, ул 1,5 га җиргә урнашып, анда укучылар ел дәвамында ашханәдә туклану өчен кирәкле яшелчә,җиләк-җимеш үстерәләр. 1985 елда тәҗрибә участогы район күләмендәге конкурста 1 нче урынны ала. Укучыларның эшчэнлеге тэҗрибә участогында гына түгел, колхоз кырларында, терлекчелектә дә киң җәелдерелә.Укучылар көздән колхозга бәрәңге, чөгендер алуда,җәй көннәрендә исә югары класс укучыларыннан төзелгән производство бригадалары колхозга терлекләр өчен яшел масса, яфрак азыгы әзерләудә, колхоз фермаларында дуңгызлар карауда, алар өчен кышкы чорда класс - кабинетларда тартмаларда яшел масса үстерэләр, күмер җыюлар, имән чикләвеге, дару үләннәре җыялар. Шушы эшләрдә актив катнашкан мәктәпнең 3 укучысы (Солтанов Ф.,Камалов И.,Сабирҗанова А.лар ) Бөтенсоюз пионер оешмасы лагеры “Артекка” путевка белән бүләкләнә. Укучылар фәннәрне дә бик тырышып үзләштерәләр,район,республика күләмендә оешкан фән олимпиадаларында призлы урыннар аладылар. Шушы уңышлары өчен 2 укучыбыз (Николаев В.В., Апанаева Л.А.) “Бөркеткәй” (Орленок) лагеренда ял итү бәхетенә , 2 укучыбыз (Кашапова ,Гафуров)Республика экология лагерьларында ял иттелэр.
Бу елларда мәктәпнең пионер,комсомол оешмаларының эшчәнлеге бик югары була. М.Горький исемендәге дружинабыз еш кына уң флангчылар исемен яулый, соңыннан ул Ф.Галиев исемендәге дружина итеп үзгәртелә.Советлар Союзы герое Фахразый Галиев үзе дә шушы мәктәпне тәмамлаган була.
Мәктәптә спорт эшләре югары дәрәҗәдә куелып, бигрәк тә татарча көрәш буенча укучыларыбыз физкультура укытучысы Татарстанның атказанган укытучысы Гозәеров Д.С. җитәкләгән көрәшчеләр мәктәбендә тәрбияләнеп зур җиңүләр яулыйлар. Дистәгә якын спорт мастеры һәм спорт мастерына кандидат исемнәре алуга ирешәләр. Мәктәбебездә шулай ук биология, рус һәм татар телләрен укытуда укытучыларыбыз Татарстанның һәм РСФСР ның атказанган укытучылары Казакова З.А, Ханнанова В.Н., Нәҗмиева Ф.С. лар зур уңышларга ирешәләр. Мәктәбебез берничә еллар дәвамында гел алдынгылардан саналды. Мирзаян Биҗан улының оста оештыру, җитәкчелек итү алымнарын узләштереп, аннан соңгы мәктәп директорлары Исмагилов К.С., Мусин Р.Г., Гозәеров Д.С., ә соңгы 25 ел Рахматуллин И.Н.лар мәктәп эшчәнлеге тиешле югарылыкта оештырдылар. 199 .. елда мәктәбебез “Район мәктәбе” исеменә лаек булып,автобус белән бүләкләнде.
50 елда мәктәбебезне тәмамлаган меңләрчә укучыларыбыз арасында йөздән артык югары белемле укытучылар, табиблар,фармацевтлар әзерләде, 2 укучыбыз (Сахабетдинов Әнәс һәм Хабибуллина Алсу) кандидатлык диссертациясен яклап фән кандидатлары исеменә лаек булдылар. Ә 14 яшендә 2 шигырьләр китабы чыгарган Авзалова Әнҗебез исә,көнчыгыш телләре буенча магистратура тәмамлап, бүген исә Төркиядә яши һәм хезмәт итә.
Бик күп укучыларыбыз мәктәпне тәмамлап туган колхозыбызда эшкә калдылар, шул исәптән минем әти –әниләрем Харисов Илһам белән Айсылу да туган төбәкләрендә яшәп һәм эшләп калганнар. Буген исә мәктәбебез белән мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Шакирова Лилия Алексеевна җитәкли.Укытучылар коллективы һәм укучылар мәктәпнең элеке традицияләрен дәвам итеп укуда һәм спортта яңадан- яңа үрләр яулыйлар.Мәктәбебез гә 2015 елда капиталь ремонт үткәрелеп , ул тагын да ныгытылды,матурланды.Мин үземнең йөзләрчә, меңнәрчә укучыларга – безгә, безнең әти-әниләребезгә, хәтта әби-бабаларыбызга белем биргән бу изге гыйлем йорты-мәктәбебез белән чиксез горурланам
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/435524-tarih-bitlre-bujlap
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Концепция совершенствования деятельности органов опеки и попечительства в отношении несовершеннолетних граждан: основные аспекты реализации»
- «Подготовка учащихся начальных классов к ВПР: особенности организации обучения по ФГОС НОО»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя химии»
- «Управление кризисными ситуациями в деятельности педагога-психолога образовательной организации»
- «Профессиональная деятельность специалиста органов опеки и попечительства»
- «Специфика преподавания учебного предмета «Основы социальной жизни» в контексте ФГОС образования обучающихся с умственной отсталостью»
- Организационно-методическое сопровождение педагогов. Наставническая деятельность в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания мировой художественной культуры
- Тифлопедагогика: обучение и воспитание детей с нарушениями зрения
- Педагогика и методика преподавания химии
- Учитель изобразительного искусства. Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса
- Педагогика и методика преподавания изобразительного искусства

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.