- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Татарский язык
2 нче сыйныфта татар теленнән “Сыйфат” темасына дәрес эшкәртмәләре системасы
Төзеде: Саба муниципаль районы Шекше урта гомумбелем бирү мәктәбе
1 нче категорияле башлангыч класс укытучысы
Ханнанова Алсу Сәүбән кызы
Татар теленнән “Сыйфат” темасына дәрес эшкәртмәләре дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучыларга тәкъдим ителә. Дәрес эшкәртмәләре Ә.З.Рәхимовның психодидиактика принципларына нигезләнеп төзелде , ләкин традицион методика белән А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова төзегән татар теле дәреслеге белән эшләүче укытучыларга файдалану өчен .
Эш төркемнәрдә оештырылганда, һәр өстәл артына 4 әр укучы утыра. Куелган проблеманы төркемдә бергәләп хәл итәләр, нәтиҗәне бер укучы әйтә. Төркемнәр берсен-берсе тыңлап, җаваплар белән килешү-килешмәүләрен белдерәләр, төзәтәләр, өстәмәләр кертәләр.
Өй эше биргәндә:
1 нче өй эше барлык укучыга да мәҗбүри, репродуктив эшчәнлеккә (Шаблон күнекмәләр формалаштыру);
2, 3 нче өй эшләрен укучылар теләк буенча башкаралар.
2 нче өй эше конструктив эшчәнлеккә юнәлтелгән. (Дәрестә алган белем һәм күнекмәләр аз гына яңа шартка күчерелә.)
3 нче өй эше иҗади эшчәнлеккә юнәлтелгән. (Укучыларга күрсәтмә бирелми, үзләре теләк буенча ни дә булса бүгенге дәрес буенча иҗат итәләр.
Сыйфат
5 сәгать
Сыйфат турында төшенчә бирү.
Сыйфатларның лексик мәгънәсе.
Сыйфатларның лексик мәгънәсе. Күнегүләр эшләү.
Сыйфат темасын кабатлау. Сәяхәт –дәрес.
Сыйфат темасына иҗади диктант.
1 дәрес Тема. Сыйфат турында төшенчә бирү
Максат:сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү;
УУД: сыйфат турында төшенчә бирү; теманы аңлауны күнегүләр өстендә ныгыту; укучыларның эшләренә үзбәя бирүләренә ирешү; туган якка, туган авылга мәхәббәт тәрбияләү; парларда, төркемнәрдә эшләү.
Дәреснең тибы. Уку эшчәнлеген формалаштыру.Яңа материалны үзләштерү.
Метод: эвристик – өлешчә эзләнү.
Материал: А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек;
З.И.Җамалетдинова “Татар теле дәресләре”, дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган методик кулланма.
Җиһазлау:таблица “Сыйфат”, газета-журнал материаллары, компьютер, проектр, презентация.
Дәрес барышы.
Оештыру-мотивлаштыру өлеше.
1)Яхшы кәеф булдыру.
, агачлар,
Хәерле көн, кошлар,
Хәерле көн, апабыз,
Я Я Я Я Я Я Я Я Я Я Я Я Я яяяяяяяяяяяяяяяяяяяяяяяяя яяяяяяяяяяяяяяяяяяя
Хәерле көн, дуслар!
2) Матур язу.
Яфрак рәсемен ясату, “я”хәрефе белән бизәтү.
Сүзләр яздыру: яңа, ямьле, яшел
Ялкау кешегә ял җитмәс.
(Үзбәя)
Уку мәсьәләсен кую.
1) Актуальләштерү өлеше. Укучыларның игътибарын өйрәнеләчәк темага юнәлтү.
-Укучылар, мин сезгә чәчәк бәйләме күрсәтәм. Үзегезгә ошаган чәчәк төсен атагыз әле.(Кызыл, ак, зәңгәр, сары, алсу...)
-Бу сүзләргә нинди сорау куеп була? Бу чәчәк сезгә ошыймы, чәчәк нинди?
Төркемнәрдә киңәшеп эшләү, нәтиҗә чыгару.
2) 33 нче күнегүне үтәү.
Җиләк кызыл. Чәчәк зәңгәр. Яфрак яшел. Тавык чуар. Чеби сары. Каз соры.
-Без предметларның нәрсәсен атадык?
-Предметның билгесен белдергән сүзләрнең ничек аталуын беләсегез киләме? Өйрәнәбезме?
Укытучы сыйфат турында гомуми мәгълүмат бирә.
Без предметларның билгесен атадык. Алар нинди? кайсы? соравына җавап булып килделәр. Предметның билгесен белдерә торган сүзләр сыйфат дип атала. Сыйфатлар шартлы рәвештә (С.) дип тамгалана.
Физкультминутка
V. Уку мәсьәләсен чишү.
Кагыйдәне уку, ныгыту, тикшерү,үзбәя.
–Укучылар, бер-берегезне мактап карагыз . Иптәшегез турында 2 шәр матур сыйфат уйлап әйтегез. (Гөлинә ягымлы, тыйнак... Фаил ярдәмчел, җитез...)
34 нче күнегүне уку күчереп язу.(Төркемнәрдә киңәшләшеп эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.)
Үрнәк буенча эшләү тәртибе:
Камыш нинди?
Зифа.
Камыш сүзеннән сорау куйдык, камыш сүзе өстенә (×) билгесен куябыз һәм сыйфатка ук юнәлдерәбез, сыйфат астына дулкынлы сызык сызабыз.
4)36 нчы күнегүне үтәү. (Парларда киңәшләшеп эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.)
- Файдалану өчен сүзләрне ничек кулланабыз? (Җөмләнең эчтәлегенә туры китереп.)
5) Сүзлек белән эш.
- Сүзләрне укыгыз.Бу сүзләр арасында нинди уртаклык бар?(Ике сүздә дә беренче иҗектән соң -ь- хәрефе язылган)
V.Модельләштерү.
С.
Нинди? Кайсы?
?
-Модель буенча сөйләгез.
V . Рефлексив кабатлау. Үзбәя.
-Нәрсә белдек? Ничек белдек?
V
1)Сыйфат турында гаиләгездә сөйләгез.
2) 35 нче күнегү.
3) Иҗади биремле күнегү. Туган авыл турында хикәя , шигырь язып кара.
2 дәрес Тема. Сыйфатларның лексик мәгънәсе.
Максат: сыйфатларны лексик мәгънәләре буенча классификацияләргә өйрәнү;
УУД: теманы аңлауны күнегүләр өстендә ныгыту; укучыларның эшләренә үзбәя бирүләренә ирешү; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү; парларда, төркемнәрдә эшләү.
Дәреснең тибы. Яңа белем – күнекмәләр формалаштыру.
Метод: эвристик – өлешчә эзләнү.
Материал:А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек;
З.И.Җамалетдинова “Татар теле дәресләре”, дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган методик кулланма.
Җиһазлау: Җиһазлау: таблица “Сыйфат”, газета-журнал материаллары, компьютер, проектр, презентация, рәсем-тасвирлама, рәсемнәр, муляжлар.
Дәрес планы.
Оештыру-мотивлаштыру өлеше.
1)Яхшы кәеф булдыру. Укытучы:
-Хәерле иртә, балалар!
-Кәефләрегез ничек?
Укучылар: -Кояшлы иртә кебек
Тукай телен, анам телен
Өйрәнергә дип килдек.
Укытучы: -Яхшы ниятләрегез өчен рәхмәт сезгә, балалар.
Актуальләштерү өлеше.
Сыйфат турында узган дәрестәге модельне искә төшереп сөйләү.
2) 35 нче күнегүне тикшерү.
3) Иҗади эшләр белән танышу.
4) Матур язу. Шаян сорауга җавап алу:
-Авылда бар, шәһәрдә юк. Ул нәрсә? (в авазы)
Вв Вв Вв Вв Вв Вв
Вәгыйз, Вәсил, Вафа, ваза, аваз.Вәгъдә- намус көзгесе.(Үзбәя)
-Кеше исемнәре нинди хәрефтән башлап языла?-дигән сорауга җавап алу.
5) Орфограмма өстендә эш: ваза-аваз.
-Укучылар нәрсәгә игътибар иттегез? ( вавазы да в хәрефе белән язылган, w авазы да в хәрефе белән язылган.
Ватан, авыл, бозлавык, тау сүзләрен тактага язу.
-Бу сүзләрне иҗекләргә бүлик.
- w авазының урынын билгеләгез. Дәү, Вәли сүзендә ничек?
Төркемнәрдә эшләү, нәтиҗә чыгару.
-Димәк, иҗек башында килсә, В,в , иҗек ахырында килсә у яки ү язабыз.
Уку мәсьәләсен кую.
(Төркемнәрдә эшлиләр, нәтиҗә чыгаралар, уку мәсьәләсен куялар.)
-Без бүгенге дәрестә нишләрбез?
-Без бүгенге дәрестә сыйфатларны төрле билгеләре буенча төркемләрбез.(Үзбәя)
V. Физкультминутка
V. Уку мәсьәләсен чишү.
Акбурның ак булуын, линейканың озын булуын, бүренең усал, төлкенең хәйләкәр булуын әйттерү.
Дәреслектәге кагыйдәне уку(32нче бит), үз нәтиҗәләре белән чагыштыру, ныгыту,1-2 укучыдан сөйләтеп карау.Нәтиҗә ясау:
Димәк, сыйфатлар-төсне, характерны, форманы, шулай ук табигать күренешләренең билгесен белдерәләр.
46 нчы күнегү.(Төркемнәрдә киңәшеп эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.)
47 нче күнегү.(Парларда киңәшләшеп эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.)
Хәтер диктанты. 45 нче күнегүдәге шигырь. (Үзбәя)
С
V .Модельләштерү.Нинди? Кайсы?
т
х
ф
Т.к.
-Модель буенча сөйләгез. V . Рефлексив кабатлау. Үзбәя.-Нәрсә эшләдек? Ничек эшләдек? Нәрсә ул сыйфат?Без аны ничек таныдык? Сыйфат нәрсәләрне белдерде? V . Өй эше.1)Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гаиләгездә сөйләгез. 2) 49 нчы күнегү. 3) 54 нче күнегү. Рәсемне карагыз һәм хикәя төзеп сөйләгез”Туган ягымда кыш"
3 дәрес Тема. Сыйфатларның лексик мәгънәсе. Күнегүләр эшләү.
Максат: сыйфатларны лексик мәгънәләре буенча классификацияләү; УУД:теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә ныгыту; укучыларның эшләренә үзбәя бирүләренә ирешү; туган авылга, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү; төркемнәрдә, парларда эш.
Дәреснең тибы. Уку эшчәнлеген формалаштыру.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Метод: эвристик – өлешчә эзләнү.
Материал:А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек;
З.И.Җамалетдинова “Татар теле дәресләре”, дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган методик кулланма.
Җиһазлау:таблица “Сыйфат”, газета-журнал материаллары, рәсем-тасвирлама, рәсемнәр, муляжлар,презентация.
Дәрес барышы.
Оештыру-мотивлаштыру өлеше.
1)Яхшы кәеф булдыру.
-Хәерле иртә, балалар. Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы иртә кебек.
- Бик яхшы. Кояшлы көнне без бер-беребезгә карап елмаеп, тагын да балкытып җибәрик, бу күтәренке күңел дәрес ахырына кадәр дәвам итсен.
Актуальләштерү өлеше.
1) Төркемнәрдә узган дәрестәге модельне сызып, сыйфат турында искә төшереп сөйләү.
2) 49 нчы күнегүнең үтәлеше турында төркем җитәкчеләре сөйли.
3) Иҗади эшләр белән танышу.
4) Матур язу. Табышмак чишү.
-Кырда юк, суда бар. Ул нәрсә?(у авазы) Агым су рәсеме ясау.
У у У у Уу
Урмансызлык – уңайсызлык.
(Үзбәя)
Уку мәсьәләсен кую.
35 нче биттәге дәреслек материалына күзәтү ясап, уку мәсьәләсе куела.
-Без бүген сыйфатларны мәгънәләре буенча төркемләү эшен дәвам итәчәкбез.
(Үзбәя)
V. Физкультминутка
Исә җилләр, оча кошлар,
Килә коштай очасы.
Күккә менеп, җиргә төшеп.
Шук җилләрне кочасы.
Очып, чабып уйнап туйгач,
Үсеп кеше буласы.
Җиң сызганып, илкәемнең
Чын хуҗасы буласы.
V. Уку мәсьәләсен чишү.
50 нче күнегү.
(Төркемнәрдә кагыйдәне искә төшерәләр, күнегүне эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.)
төс форма
зәңгәр биек
ап-ак түгәрәк
кап-кара озын
яшел кыска
сары зур
соры тәбәнәк
көрән өчпочмаклы
51 нче күнегү.
(Мөстәкыйль эшлиләр. Тикшерү, үзбәя.)
52 нче күнегү.
-Биремне укыгыз.
-Анда ничә бирем бар?
-Кемнәр эшли?
4) Сүзлек белән эш.
-Рамка эчендә бирелгән сүзләрне укыгыз.
-Беренче сүздәге орфограммаларны әйтегез.( Янәшә тартыклар.)
-Ул нинди сүз төркеменә керә?
-Бу сүз белән җөмлә төзегез.
5) Авылыбыз табигате сурәтләнгән рәсемнәр буенча сыйфатлар кертеп җөмләләр төзү.
V .Модельләштерү.
-Дәрестә өйрәнгәннәрне модельләштерегез.
V . Рефлексив кабатлау. Үзбәя.
-Нәрсә белдек? Ничек белдек?
V . Өй эше.
-Туган авыл тарихы турында гаиләдәгеләрдән сорагыз.
55 нче күнегү.
“Туган авылым” хикәя яз.
4 дәрес Тема. Сыйфат темасын кабатлау. Сәяхәт –дәрес.
Максат: сыйфат темасын ныгыту;
УУД: җөмләдә исемгә бәйләнеп килүенә игътибар иттерү; лексик мәгънәләре буенча классификацияләү; сыйфатларны сөйләмдә куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; укучыларның эшләренә үзбәя бирүләренә ирешү; укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт , сакчыл караш тәрбияләү; парларда эш.
Дәреснең тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту,кабатлау.
Метод: эвристик – өлешчә эзләнү.
Материал:А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова. Дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек;
З.И.Җамалетдинова “Татар теле дәресләре”, дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган методик кулланма;
С.Г.Вагыйзов ,”Кызыклы грамматика”,укытучылар өчен кулланма.
Җиһазлау:таблица “Сыйфат”, газета-журнал материаллары, рәсем-тасвирлама, рәсемнәр, муляжлар,туган авыл табигате сурәтләнгән слайдлар, презентация.
Дәрес төре: информатик мәгълүмат кулланылган уен дәрес.
Дәрес планы.
Оештыру-мотивлаштыру өлеше.
1)Яхшы кәеф булдыру.
Туган җирем – Мишә буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирем кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
-Әйе, укучылар, бездә хәзер татар теле дәресе. Бу гадәти генә дәрес булмас, ә сәяхәт дәрес булыр. Без туган авылыбыз буйлап сәяхәткә чыгарбыз.
Актуальләштерү өлеше.
Слайд1
Авылыбыз нинди җиргә урнашкан? (Тау итәгенә, калкулыклар арасына, ышык җиргә урнашкан.)
Тау астына урнашкансың
Яшеллеккә уралып,
Тиңдер җәннәт бакчасына
Авылым болыннарың.
Туган авылыбызның исеме дә шуннан килеп чыккан. Борынгы бабаларыбыз “Ышык”, “Ышыкшы”дип йөрткәннәр, ә хәзер Шекше дип йөртелә.
Слайд2
Ямьле Мишә буйлары , ямьле Мишә буйлары
Ямьле, тәмле шул Мишәнең сулары.
Әйе, укучылар, без Мишә елгасы буйлап җилкәнле “Хыял” көймәсендә сәяхәткә чыгарбыз. Безгә сәяхәткә чыгу өчен рөхсәт язуы кирәк. Рөхсәт язуы Алтын балыкта.(Алтын балыкка сыйфатлар сайлау: акыллы, җитез, матур, алтын, сары... Исем кушу.)
Елтыркай, безгә рөхсәт язуы бирче.
(Рөхсәт язуында тизәйткеч язылган.)
Абагага бага-бага
Башым бәрдем баганага.
-Нинди аваз кабатланып килә? (б авазыннан башланган исемнәр уйлау)
Матур язу.
Бб Бб Бб
Боз, бөре, болан, бозау, бөртек.
Балдан бал тамар. (парларда тикшерү)
Өй эшен тикшерү. Иҗади эшләр белән танышу.
Уку мәсьәләсен кую.
Укучылар, без хыял көймәсендә сәяхәтебезне башлыйбыз. “Туган авылым” дигән темага төзегән хикәяләрегезне тыңлый-тыңлый Мишә елгасы буйлап йөзәрбез.
Слайд3 “Ялгыз тирәк” тукталышы
-Табышмак әйтәм , белегез,
Җавабын тизрәк әйтегез!
“Т” белән - агач,
“З” белән – тапкыр кеше.
(Тирәк-зирәк сүзен таптыру.)
-Без авыл башындагы тармакланып киткән ялгыз, карт тирәк агачы янына җиттек, туктап алыйк әле.
-Укучылар, безнең агачыбызга кортлар һөҗүм иткән. Агачка ярдәм итик. Агач, яфрак, кәүсә сүзләренә сыйфатлар сайлау. (Парларда эш.) Үзбәя.
-Рәхмәт, укучылар. Агач безгә рәхмәт әйтә, үзенең күләгәсенә чакыра.
V. Физкультминутка
Кинәт кенә җил чыкты,
Агачларны селкетте.(Куллар белән күрсәтү)
Яшен яшьнәде, күк күкрәде.(Кул чабу)
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява башлады.(Бармаклар белән күрсәтү)
Яңгыр кинәт туктады,
Ялт итеп кояш чыкты,
Әти-әниләр эшкә китте,
Без дә сәяхәтебезне дәвам итәбез.
V. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.
Слайд4 “Җиләкле тау” тукталышы.
-Җиләкле таудан ике кәрзингә бүлеп җир җиләге җыеп алыйк әле.
Җиләк җыям, как коям
Дәү әнигә бүләккә.
Монда җиләк күп икән
Аю-бүре юк микән?
(Беренче кәрзингә төсне белдергән, икенчесенә форманы белдергән сыйфатлар язылган җиләкләрне җыю.) Тикшерү, үзбәя.
-Укучылар, ике кәрзингә дә җиләкләрнең тәмлеләрен генә җыйгансыз, ләкин тау битендә бер җиләк тә калмады бит. Әйдәгез бер җиләкне куянга бирик әле. Укучылар, җиләк җыйганда комсыз булмагыз, кош-кортлар өлешен калдыра торган булыгыз.
Слайд 5 ”Чишмә тукталышы”
1)-Авылыбызның яме, җирнең җаны булган чишмәләребез барыбызга да газиз, кадерле. Без барыбыз да шул чишмәләрнең суын эчеп үстек, тәннәребезгә дәрт, җаннарыбызга сихәт алдык. Чишмәләр саекмасын өчен, аларны гел карап, чистартып торырга кирәк.”Күмәк көч – тау күчерә “-ди халык. Без чишмәне чистартыйк, ташларны күчерик. (“Ташларны”-тестларны алып үтәү. Тикшерү. Үзбәя.)
Тест
Сыйфат нинди сүз төркеме?
предметны белдерә;
предметның билгесен белдерә;
предметның хәрәкәтен белдерә.
Сыйфат соравын күрсәт.
1)кем?нәрсә?
2)нишли?
3)нинди? кайсы?
2)- Дөләш чишмәсе безгә рәхмәт әйтә һәм үзенең сихәтле суын эчәргә чакыра.
Дөләшеңнең саф суларын
Килә тәмләп эчәсе.
Без бәхетле һәрчак шулай
Синдә яшәсәк Шекше
(Массаж ясау: кул, бит юган, су эчкән хәрәкәтләр ясау)
3)Чишмә сүзенә сыйфатлар уйлап язу.(Тәмле, салкын, саф, чиста, сихәтле.)
Слайд 6 ”Мәктәп бакчасы” тукталышы.
Гөлбакча ясадык
Мәктәп янын киртәләп,
Чәчәкләр үстердек
Су сибеп , иркәләп.
Дусларым, килегез,
Килегез, күрегез
Чәчәккә бизәлде
Кадерле мәктәбебез.
-Без соңгы тукталышка да килеп җиттек. Мәктәп бакчасында нәрсәләр үсә икән?(Тактада эшләү)
-Дәфтәрләргә сыйфатлар белән парлап язабыз.Үзбәя.
V . Рефлексив бәяләү этабы.
-Бүген дәрестә ни эшләргә теләгән идек?(“Сыйфат “ темасын кабатларга.)
-Кем бүген дәрестә үзенә “5”ле билгесе куя? Ни өчен?(Укучылар баса, фикерләрен әйтә.)
-Кем ”4”ле һ.б.
-Укучылар, көймәдән төшик, тузаннарны кагып алыйк.(Аркага, җилкәләргә суккалап массаж ясау, кул чабу.)
V . Өй эше.
1) Дәрестә эшләгән эшләрегез турында гаиләгездә сөйләгез.
2) 53 нче күнегү.
3) ”Минем мәктәбем” кечкенә хикәя языгыз.
-Дәрес тәмам.
5 дәрес Тема. Сыйфат темасына иҗади диктант.
Максат: сыйфат темасын ныгыту; җөмләдә исемгә бәйләнеп килүенә игътибар иттерү; текстка мәгънәләре буенча һәм биремгә туры килгән сүзләр өстәп язу күнекмәсе формалаштыру.
Дәреснең тибы. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, тикшерү.
Метод: эвристик – өлешчә эзләнү.
Дәрес барышы.
Актуальләштерү өлеше.
Иҗадисүзе турында укучыларның фикерләре тыңлана.
-Иҗади сүзе иҗат итү белән бәйләнгән. Иҗади диктант –нинди дә булса кагыйдәне үзләштерү өчен махсус сайланган сүзләр нигезендә телдән җөмләләр төзеп, аларны тикшереп һәм соңыннан хәтердә калганча яки укытучы әйтүе буенча язу.
Уку мәсьәләсен кую.
Биремне ачыклау , уку мәсьәләсен кую.
Б и р е м: Сыйфатлар кулланып, хикәяне тулыландырып языгыз.
(Үзбәя.)
Уку мәсьәләсен чишү.
Укытучы, сыйфатларны төшереп калдырып, текстны җөмләләп укый. Укучылар тиешле урынга үзләре сыйфат өстәп яза. Төшереп калдырасы сыйфатлар калын хәрефләр белән бирелгән.
Җәй.
Июнь аеннан эссе җәй башлана. Бу айда якты кояш күк йөзендә күбрәк торадыр. Шунлыктан көннәр бу айда бигрәк озын булалар.
Үсемлекләр күптән чәчәк аттылар,кошлар, хайваннар балаларын җитештерделәр. Кура җиләк, чия кебек җимеш агачлары үзләренеңтәмле,сусылҗимешләрен бирделәр.(40 сүз) (Габдулла Тукайдан)
Б и р е м: өстәгән сыйфатларның астына сызыгыз.
Һәр укучы үз эшен мөстәкыйль тикшерә, бәяли, иптәшләренә кычкырып укый.
V.Модельләштерү.
-Иҗади диктант турында белгәннәрегезне сөйләгез.
V. Рефлексив кабатлау. Үзбәя.
Билгеләр кую.
-Дәрестә кемне мактый аласыз? Ни өчен ул мактауга лаеклы?
Рефлексия
-Бүгенге дәрес ошадымы? Нәрсәләр ошады? Дәрестән нинди файда алдыгыз?
-Бүген алган белемнәрне кирәк дип саныйсызмы?
Үзбәя.
-Алдыгызда булган символик тамгалар ярдәмендә дәрескә нинди бәя бирер идегез.
V . Өй эше.
1) -Дәрестә эшләгән эшләрегез турында гаиләгездә сөйләгез.
2) -Сүзлек сүзләрен кабатлагыз.
3) -”Җәй” текстын сез ничек дәвам итәр идегез?
- Дәрес тәмам.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/44313-tatarskij-jazyk
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Организация культурно-досуговой деятельности детей и подростков»
- «ОГЭ 2026 по русскому языку: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО и профессиональным стандартом педагога»
- «Менеджмент и маркетинг: особенности управления образовательной организацией»
- «Современные методы, средства и технологии обучения в учреждениях СПО»
- «Преподавание инвариантных модулей учебного предмета «Труд (технология)» в соответствии с ФГОС»
- Психолого-педагогическое сопровождение образовательного процесса
- Управление дошкольной образовательной организацией
- Педагог-воспитатель группы продленного дня. Теория и методика организации учебно-воспитательной работы
- Тифлопедагогика: учебно-воспитательная работа педагога с детьми с нарушениями зрения
- Теория и методика преподавания географии в образовательной организации
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.