Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
21.04.2014

Сзтезм (словосочетание)

Карамуллина Айгуль Долфарисовна
учитель татарского языка и литературы
Открытый урок татарского языка посвящен теме «Сүзтезмә» (Словосочетание). На занятии школьники получат общее представление о словосочетании, научатся находить в нём главное и зависимое слово. Урок направлен на обогащение словарного запаса, развитие грамматического строя речи и формирование уважительного отношения к родному языку. Готовые материалы и задания помогут учителю провести насыщенный и эффективный урок, полностью раскрывающий эту важную тему.

Содержимое разработки

Тема:“Сүзтезмә (словосочетание)”

Максатлар:

Сүзтезмә турында гомуми төшенчә бирү.

Укучыларның сүзлек запасларын баету, сүзтезмәләрдәге төп һәм аңа ияргән сүзне таба белергә өйрәтү.

Укучыларда татар теленә хөрмәт хисе уяту.

Материал:Харисов Ф. Ф. Татар теле: Рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 108-111.

Сафиуллина Ф. С. Татарский язык (самоучитель) – Казан: Татарское кн. изд-во, 1990. – С. 39, 52, 60, с ил.

Җиһазлау:

интерактив такта

презентация

сүзлекләр

Дәрес тибы: яңа материал аңлату, белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрес методы: катнаш метод

Алымнар: аңлату, сөйләшү, күзәтү, чагыштыру.

Чаралар: техник чара, презентация, дәреслек, программа.

Дәрес планы

IАктуальләштерү

Исәнләшү.

Укучыларны барлау, өй эшен тикшерү

Үткән теманы искә төшерү максатыннан сорауларга җавап бирү.

II Яңа материал аңлату

Сүзтезмә турында гомуми төшенчә.

Рус телендәге сүзтезмәдә төп һәм аңа ияргән сүзне табып, татар телендә дә андый сүзләр булганлыгын аңлату.

Күнегүләр эшләү.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сүзтезмәләр төзү.

Исемнәрне фигыльләр белән бәйләп сүзтезмәләр төзү.

Сорауларга җавап бирү.

IVӨйгә эш бирү

Дәреслекнең 154 нче биттәге 4 нче күнегү.

V Йомгаклау

Нәтиҗә.

Билгеләр кую.

Саубуллашу.

Дәрес барышы

I. Актуальләштерү.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Укулар барамы?

Укучы:Яхшы. Укулар да бара.

Укытучы: Бүген дәрестә кем дежур?

Укучы: Мин дежур.

Укытучы: Дәрестә кемнәр юк?

Укучы: Барысы да бар.

Укытучы: Бүген атнаның нинди көне, укучылар?

Укучы: Бүген сишәмбе.

Укытучы: Дөрес, хәзер дәфтәрләрне ачып куйдык, өй эшен тикшерәм. Барыгыз да эшләгәнсез дип уйлыйм?

Укучы: Әйе.

(укытучы дәфтәрләрен карап чыга)

Укытучы:Молодцы, эшләгәнсез, тырышкансыз. Бер-ике укучы укып та чыгар. Карыйк әле кемнең билгеләре аз.

( бер-ике укучы өйдә эшләгән эшен яңгырата)

Укытучы: Дөрес эшләгәннәрме иптәшләрегез?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Бик дөрес, утырыгыз. Үткән дәрестә без нинди тема карап үткән идек, нинди тема өйрәнгән идек, укучылар, исегезгә төшерегез?

Укучы: Тамырдаш сүзләр.

Укытучы: Әйе, тамырдаш сүзләр, ягъни однокоренные слова. Тамырдаш сүзләр дип нинди сүзләрне атыйлар?

Укучы: Бер тамырдан ясалган сүзләр.

Укытучы: Әйе, төгәлрәк әйтсәк, бер үк тамырдан төрле сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр. Исегездә калдырыгыз, укучылар, сорауларыгыз бармы бу тема буенча?

Укучы: Юк.

Укытучы: Булмаса, дәресебезне дәвам итәбез. Хәзер дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны һәм яңа теманы язып куйдык. Бүген ничәсе, укучылар?

Укучы: Унөченче декабрь.

Укытучы: Әйе, бүген – Унөченче декабрь, темабыз – Сүзтезмә ( словосочетание). Яздыгызмы?

Укучы: Әйе.

II Яңа материал аңлату

Укытучы: Әйдәгез әле яңа теманы башлар алдыннан яраткан шигыребезне бергәләп укыйк әле.

(балалар, күрсәтеп-күрсәтеп, хор белән сөйлиләр).

Уң кул белән каләм тотабыз,

Без дөрес хәрефләр язабыз.

Сул кул белән дәфтәр тотабыз,

Уң кулыбыз белән булышабыз.

Куллар яши тату гына,

Дус булып, булышып кына.

Укытучы: Балалар, бүген без сезнең белән гадәти булмаган дәрестә белем алырбыз. Бүген безнең ярдәмчебез – компьютер. Балалар, экранга игътибар белән карагыз. Анда төрле сүзләр бирелгән. Сораулар куеп нинди сүзләр икәнен ачыклап карагыз әле?

(тактада: зеленая трава, гулять на улице, любить маму, красивое платье дигән сүзтезмәләр бирелгән)

Укучы:Бу сүзләр – словосочетания.

Укытучы:Әйе, белгәнегезчә, словосочетания –это соединение двух или нескольких знаменательных слов, связанных по смыслу и грамматически, служащее для расчленного обозначения единого понятия (предмета, качества, действия и др.). Исегезгә төштеме?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Мисаллар китерә аласызмы, примеры можете привести?

Укучы: Читать книгу, красное яблоко.

Укытучы: Әйе. Татар телендә дә сүзтезмәгә мондый кагыйдә әйтә алабыз. Сүзтезмә – охшаш предметларны, эш яки хәлне бер-берсеннән аерып күрсәтәләр: кызыл яулык, зәңгәр яулык; авылдан кайту, шәһәрдән кайту. Без бу сүзләр урынына төрле төс яки төрле предмет куя алабыз. Куеп карагыз әле.

Укучы: Сары яулык – кызыл алма; чишмәдән кайту һ.б.

Укытучы: Дөрес. Шулай итеп, сүзтезмә ике яки аннан да күбрәк сүздән тора, үзара мәгънә ягыннан бәйләнгән сүзләр тезмәсе – сүзтезмә була. Укучылар, зинһар, сүзтезмәне тезмә сүз белән бутамагыз. Әйткәнемчә, сүзтезмә - охшаш предметларны, эш яки хәлне бер-берсеннән аерып күрсәтәләр, ә тезмә сүз – өйрәнгән идек, бер үк мәгънәне белдергән сүз. Мисал өчен, үги ана яфрагы. Нинди сорауга җавап бирә?

Укучы: Үги ана яфрагы – нәрсә? Предметны белдерә.

Укытучы: Бик дөрес, ә каен яфрагы дигәндә?

Укучы: Каен яфрагы – нинди яфрак, яисә нәрсә яфрагы.

Укытучы: Дөрес, бу очракта – сүзтезмә, словосочетание. Молодцы! Рус телендә сүзтезмәдә, белгәнегезчә, “главное” и “зависимое слово” лар бар, ягъни төп һәм аңа ияргән, иярүче сүзләр бар сүзтезмә составында. Ишеткәнегез бармы рус телендә шундый сүзләрнең булганлыгы турында?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Тикшереп карыйк. Красивый дом (тактада бирелгән) сүзтезмәсендә кайда төп (главное) һәм иярүче сүз (зависимое)? Төп сүзне без X билгелибез, һәр сүзнең нинди сүз төркеме икәнлеген ачыклыйбыз.

Укучы: Дом – төп сүз, нәрсә? дигән сорауга җавап бирә, исем сүз төркеме, дом какой? нинди? красивый - иярүче сүз, сыйфат.

Укытучы: Дөрес. Татар сүзтезмәсен дә тикшереп алыйк әле. Яшел чирәм дигән сүзтезмәдә төп һәм иярүче сүзне ачыклып карагыз.

Укучы: Чирәм – төп, яшел – иярүче сүз.

Укытучы: Молодцы, укучылар. Сүзтезмә составында сыйфат белән исем генә түгел, исем + фигыль кебек формула да бар. Әйтик, өйгә кайту. Шуны белер өчен без күнегүләр эшләрбез. Һәм беренче күнегүне телдән генә җавап бирерсез.

Экранда:Бирем. Сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итегез. Төп һәм аңа ияргән сүзне билгеләгез, нинди сүз төркеме икәнен ачыклагыз.

Зимний день

Легкий камень

Трудная задача

Идти в школу

Интересный урок

Вкусное яблоко

Сладкий чай

Написать письмо

Слушать учительницу

Укытучы: Сүзләрне карап чыктыгызмы? Сүзләр авырмы?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Авыр булса, тәрҗемә эшен бергәләп эшлибез. Беренче сүз зимний день, ничек тәрҗемә итәбез? Зима – кыш, день?

Укучы: Кышкы көн.

Укытучы: Белмәгән сүзләрне сүзлекләрегезгә язып барыгыз. Бу сүзтезмәдә төп һәм иярүче сүзне табыгыз.

Укучы: Кышкы- иярүче, көн – төп сүз.

Укытучы: Бик дөрес. Алга таба барабыз. Икенче сүзтезмәнең тәрҗемәсе?

Укучы: Җиңел – иярүче, таш – төп.

Укытучы: Әйе. Трудная задача, трудная – авыр, задача – мәсьәлә.

Укучы: Мәсьәлә – төп, авыр – иярүче сүз.

Укытучы: Алга таба, сүзтезмә составында фигыль. Бару – төп сүз булса, мәктәпкә?

Укучы: Мәктәпкә – иярүче.

Укытучы: Ни өчен шулай дип уйлыйсыз?

Укучы: Мәктәпкә сүзе урынына төрле сүзләр куеп була.

Укытучы: Бик дөрес. Алга таба барабыз. Интересный урок сүзтезмәнең тәрҗемәсе?

Укучы: Кызыклы – иярүче, дәрес – төп.

Укытучы: Әйе. Дәвам итәбез.

Укучы: Алма – төп, тәмле – иярүче сүз.

Укытучы: Алга таба, сладкий – баллы, чай беләсездер?

Укучы: Чәй – төп, баллы – иярүче.

Укытучы: Написать письмо сүзтезмәсендә нинди сүздән сорау куеп була?

Укучы: Написать что? письмо.

Укытучы: Дөрес. Димәк, кайсы төп, кайсы иярүче сүз? Тәрҗемәсе ничек була соң?

Укучы: Хат язу – язу – төп, хат – аңа ияргән сүз.

Укытучы: Һәм соңгы сүзтезмә, тәрҗемәсе.

Укучы: Укытучыны – иярүче, тыңлау – төп сүз була.

Укытучы: Молодцы. Димәк, сүзтезмәгә нинди сүзләр дип әйтәбез?

Укучы: Сүзтезмә ике яки аннан да күбрәк сүздән тора, үзара мәгънә ягыннан бәйләнгән сүзләр тезмәсе.

Укытучы: Әйе, охшаш предметларны, эш яки хәлне бер-берсеннән аерып күрсәтәләр. Булдырдыгыз. Укучылар, әйдәгез, ял итеп алабыз.

Без әле бераз ардык, ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга, ә аннары артка,

Уңга-сулга борабыз, аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез, кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып куңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез, тезләрне кочаклыйбыз.

Башларны алга яшереп, бераз гына йоклыйбыз.

Менә ничек ял иттек, дәресне дәвам иттек.

III Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Укытучы: Укучылар, дәресебезне дәвам итәбез. Экраннарга карыйбыз. Бирем: Түбәндәге сүзләр белән сүзтезмәләр төзегез.

Юл, китап, мәктәп, кеше, авыл, шәһәр, дәрес, җәй, эш, көн, елга, урман.

Укытучы: Укучылар, мөстәкыйль эшлибез дәфтәрләрегезгә. Сүзтезмә составынды фигыль сүз төркеме дә кулланылсын, исемнәрегезне төрле килешләргә куеп эшләгез. Гади сүзтезмә генә төземәгез. Аңлашылдымы?

Укучы: Юк.

Укытучы: Мәсәлән: юл – озын юл, озын (сыйфат) – юл (исем), юлга чыгу, юлга (исем, бу очракта рәвеш) – чыгу (фигыль). Күрдегезме, ничек итеп сүзтезмә төзеп була, уйларга гына кирәк, алларыгызда сүзлекләр бар, эшлибез.

(укучылар эшлиләр)

Укытучы: Тикшерәбезме?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Әйдәгез, теләк буенча.

Укучы: Кызыклы китап – китап уку.

Укытучы: Беренче сүзтезмәдә төп һәм аңа ияргән сүзне билгели аласыңмы?

Укучы: Кызыклы (иярүче) китап (төп) – китап (иярүче) уку (төп)

Укытучы: Дөрес, молодец.

( шулай тикшереп чыгалар)

Укытучы: Димәк, сүзтезмә составында нинди сүз төркемнәре була ала?

Укучы: Исем, сыйфат, фигыль һ.б.

Укытучы: Бик дөрес. Без әле генә сүзләрдән нәрсә төзедек?

Укучы: Сүзтезмәләр.

Укытучы: Әйе, сүзтезмәләрнең төп һәм иярүче сүзләрен билгеләдек. Булдырдыгыз. Дәвам итәбез. Киләсе эшебез.

Бирем. Исемнәрне тиешле фигыльләр белән бәйләп, сүзтезмәләр төзегез.

Д әрескә Ярату

Әнине Әзерләнү

Хат Кайту

Мәктәптән Язу

Шәһәрдә Уку

Китапны Яшәү

Укытучы: Бу күнегүне мөстәкыйль эшлисез. Урыннардан кычкырмыйбыз, бер-берегездән күчермибез.

(эшлиләр)

Укытучы: Эшләп бетердегезме?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Экраннарга карап, тикшерегез һәм үзегезгә билгеләр куегыз. 1 хата – “5”, 2 хата – “4”, 3 хата – “3” , 4 хата “2”. Алдыгызда дөрес җаваплар

(экранда дөрес җаваплар чыга)

Дәрескә әзерләнү

Әнине ярату

Хат язу

Мәктәптән кайту

Шәһәрдә яшәү

Китапны уку

Укытучы:Билгеләр куйдыгыз. Сорауларыгыз бармы?

Укучы: Сораулар юк.

IVӨйгә эш

Укытучы:Өй эше сезгә дәреслекнең 154 нче биттәге 4 нче күнегү. Карап алыгыз. Сораулар бармы?

Укучы: Сораулар юк.

Укытучы: Булмаса, искә төшереп алыйк бүгенге теманы.

V Йомгаклау

Укытучы:Без сезнең белән бүген нинди тема карап үттек?

Укучы: Сүзтезмә.

Укытучы: Сүзтезмә – нинди сүзләргә әйтәләр?

Укучы: Словосочетания –это соединение двух или нескольких знаменательных слов, связанных по смыслу и грамматически, служащее для расчленного обозначения единого понятия (предмета, качества, действия и др.).

Укытучы: Әйе, татарча әйтеп карагыз.

Укучы: Ике яки аннан да күбрәк сүздән торган сүзләр охшаш предметларны, эш яки хәлне бер-берсеннән аерып күрсәтәләр.

Укытучы: Бик дөрес. Мәгънәсе һәм грамматик төзелеше буенча бергә торган ике яки берничә сүз сүзтезмә дип атала. Сүзтезмәне нинди сүзләр белән бутамаска кирәк?

Укучы: Тезмә сүзләр белән. Чөнки алар бер предметны белдерәләр, аерым сөйләмдә яшәмиләр.

Укытучы: Дөрес. Сүзтезмә тезмә сүздән аермалы буларак, бер әйберне (затны, эшне, хәлне) башка яңа әйбердән аерып төгәлрәк итеп атый дидек. Тема аңлышылдымы? Сорауларыгыз бармы?

Укучы: Юк.

Укытучы: Бүген дәрестә актив катнашканнарга ... билгеләре куям. Сорауларыгыз булмаса, дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/45939-sztezm-slovosochetanie

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки