- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл
“Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”
Катнашалар:
СаесканЯбалакБүреАюТиенКуяннар
Борын-борын заманда бик матур урманының уртасында бер алан булган. Аны яратып Түгәрәк алан дип йөрткәннәр. Бу алан табигатьнең иң гүзәл урынында урнашкан. Бу аланга урман җәнлекләре дә, кешеләр дә бик яратып йөргәннәр. Шуңа күрә дә иң кызыклы урман маҗаралары да шушы аланда үткән.
(Урман аланы. Аландагы агач башында саескан утыра)
Саескан. Түгәрәк алан ,матур алан
Хуш исле чәчәкләре
Шунда йөреп сихәтләнәм
Җаныма дәва алам
Ай-яй-яй! Бу Түгәрәк алан
Нинди хәлгә килгән?
Мондагы чүп-чарлар
Болар каян килгән?
Уф! Кемгә сөйлим бу серләрне
Кемгә әйтим моң-зарымны?
Ә-әнә ниндидер тавышлар килә
Аю белән бүре малае ахыры..
(Агач яфраклары арасына кача. Аю белән бүре керә.)
Аю. Ярый качып котылдык әле. Безне дә кыерсытырлар иде.
Бүре. Әй, шушы авыл малайлары бигрәк явыз инде.
Түгәрәк аланга килеп ,чүп-чарга батырып киткәннәр
Аю. Әйдә Түгәрәк аланны чистартабыз, җыештырабыз
Бүре. Куян малайлары безгә
Сез-ялкау диләр
Берни эшләмисез
Булдыксыз,диләр
(Аланны җыештыралар, тәмәке кабы табалар.)
Аю. Нәрсә бу?
Бүре. Берәр тәмле әйбердер инде. Ачып кара
Аю. Конфет түгелдер инде? Конфет ашаган бар.
Бүре. Менә бит язуы да бар.
Тик укый белмибез
Урман мәктәбенә йөрмәдек бит.
Аю. Ә-ә! Мин аның нәрсә икәнен беләм. Бу бит тәмәке!
Бүре. Тәмәке?!
Аю. Әйе, Түгәрәк аланга килгән малайларның
Авызларына тәмәке капканнарын күрдем
Бүре.Кызык уен дип карап тордык шул.
Аю. Әйдә, куян малайларын
Кызык итәбез,
Аларга тәмәке күрсәтеп шаккаттырабыз. (Китәләр. Саескан очып чыга.)
Саескан. Менә дигән хәбәр! Менә дигән яңалык!
Бу хәбәрне бөтен урман ишетсен!
Аю белән бүре тәмәке тарттылар диярмен!
Ишетегез, ишетми калмагыз,
Искиткеч хәбәр, искиткеч хәбәр! (Очып чыгып китә.)
(Тиен, куяннар керә.)
Тиен.
Бер, ике, өч-
Синдә көч,
Миндә көч,
Бер, ике, өч.
Туктадык. Таралышмагыз.
Бер сафка тезелегез. Дәресне дәвам итәбез.
Әгәр дә көн саен күнегүләр ясасак, безне беркем дә җиңә алмый.
Бергә. Алан тулы төп тә төп,
Сикергәлик дөп тә дөп.
1 нче куян. Әй, Тиенкәй, син бит безне хәлдән тайдырасың.
2 нче куян. Мин дә ардым.
3 нче куян. Зарланмагыз, әйдәгез бергәләп теге такмакны җырлап алыйк әле.
Бергә.
Әйдә, киттек көрәшергә,
Бер җиңеп кайтыйк әле.
Аю чыкса мәйданнарга
Баш аркан атыйк әле. (Көлешәләр.)
Тиен. Ярар, ял итсәгез дә була инде.
Бүген бигрәк тә тырыштык.
1 нче куян. Тырышмыйча ярамый,
безгә һәрвакыт җитез, чыдам булырга кирәк.
2 нче куян. Гел куркудан туйдык без
Аю, Бүре очраса
Кыю,көчле булырбыз
3 нче куян. Без спортны яратабыз
Без- иң көчле җәнлекләр
Тиен. Әлбәттә шулай. Минем бер китаптан укыганым бар: “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, - дип.
1 нче куян. Әйдәгез, бер такмак әйтеп алыйк әле! Күңелле булсын!
Бергә. (Җырлыйлар)
Без урманнан үткән чакта
Дер калтырый бүреләр.
Дер калтырамый карасын,
Без бит менә ниндиләр!
(Саескан очып керә.)
Саескан. Ишеттегезме! Ишеттегезме! Яңалык, яңалык!
Бергә. Нинди яңалык?
Саескан. Бүре белән аю тәмәке тарттылар.
Бергә. Тәмәке тарттылар?!
Саескан. Әйе, үзем күрдем, үз күзләрем белән
. Ялганламыйм. Чын хәбәр!
Тиен. Болай да гел начарлык кына эшләп йөриләр иде, бу гадәткә дә өйрәнсәләр, эшләр харап.
1 нче куян. Тәмәкенең зыянын сөйләргә кирәк аларга.
Бергә. Әйе, шул.
Саескан. Әнә, үзләре дә киләләр. (Аю белән бүре керәләр.)
Саескан. Менә алар, менә гаеплеләр!
Аю, бүре. Нишләп без гаепле?
Бергә. Сез бит тәмәке тарткансыз!
(Ябалак очып керә.)
Ябалак. Нинди тавыш бу? Нәрсәгә җыелдыгыз монда? Нишләп мине чакырмыйсыз?
Саескан. Ябалак, әле сиңа әйтергә вакытым булмады. Урманда зур яңалык бар!
Ябалак. Нинди яңалык?
Саескан. Бүре белән аю тәмәке тартырга өйрәнгәннәр!
Ябалак. Булмас,булмас
Урманның болай да
Яме китәргә тора .
Агачларны кисәләр, чәчәкләрне өзәләр,
Сез дә тәмәке тартсагыз
Урманның саф һавасы да бозылыр.
Тиен. Ә үзегезнең сәламәтлегегезгә күпме зыян килер.
Ябалак. Тәмәке тарту – иң начар гадәтләрнең берсе.
Бу начарлыкка өйрәнгәннәр
Озак яшәмиләр, һәрвакыт авырып торалар
Аю. Без әле тәмәкене тартып та карамадык.
Бүре. Алай файдасыз әйбер булса, аның безгә кирәге юк!
1 нче куян. Без бер аю турында шигырь өйрәнгән идек.
Әйдәгез, дусларым, сез дә тыңлагыз,
Башкаларга да сабак булсын.
Аю урманда яткан,
Бер кипкән яфрак тапкан.
Әз-мәз генә йомшарткан да,
Авызына капкан ди.
2 нче куян.
Еллар буе тарткан,
Болай да кыска гомерен
Кыскарткан да кыскарткан.
Тарткан, тарткан, тарткан, ди,
Сазлыкка кереп баткан,
Чыгалмый озак яткан.
3 нче куян.
Яткан, яткан, яткан, ди,
Һавага ул баккан да,
Яшәүдән колак каккан.
Уйлаганнар әллә инде
Аучы аткан? Аучы түгел,
Тәмәке аткан.
Ун ел буе үпкәсеннән
Төтене чыгып яткан,
Бар куяннар шаккаткан. (Ш.Галиев шигыре)
Тиен. Шушы аюның эшләреннән сабак алыгыз,
Аларның хаталарын кабатламагыз!
1 нче куян. Начар гадәтләргә өйрәнгәнче,
Әйдәгез, һәр иртәне безнең белән күнегүләр ясагыз.
2 нче куян. Сәламәтлегегез тагын да ныгыр.
Аю,бүре. Без риза.
Аю. Саескан, син нишләп безнең начар якларыбызны гына сөйлисең?
Бүре. Ялган сүзләр сөйләп, гайбәт таратасың!
Ябалак. Я, әйт әле, нинди яхшылык эшләде соң алар?
Саескан. Алар аланыбызны җыештырдылар,
Шунда теге тәмәкене дә таптылар.
Ябалак. Нинди яхшылык булмасын бу?!
Бу иң зур яхшылык! Урманыбызның табигатен саклау – ул бик изге эш.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/479455-slamt-tnd-slamt-akyl
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Содержание и методы преподавания общеобразовательной дисциплины «История» по ФГОС СПО»
- «Федеральный государственный образовательный стандарт среднего профессионального образования: структура и содержание»
- «Преподавание ОБЖ по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Организация единого образовательного пространства: федеральная образовательная программа среднего общего образования (ФОП СОО)»
- «Предупреждение правонарушений среди обучающихся»
- «Организация обучения и воспитания младших школьников в соответствии с ФОП НОО и ФАОП НОО для обучающихся с ОВЗ»
- Организация и содержание деятельности младшего воспитателя в дошкольном образовательном учреждении
- Основы дефектологии. Содержание и методы работы с обучающимися с ОВЗ
- Музыка: теория и методика преподавания в образовательных организациях
- Преподавание технологии в образовательных организациях
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации
- Педагог-организатор: проектирование и реализация воспитательной деятельности в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.