- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Теоретические и практические аспекты работы с детьми с расстройствами аутистического спектра»
- «Использование системы альтернативной и дополнительной коммуникации в работе с детьми с ОВЗ»
- Курс-практикум «Профессиональная устойчивость и энергия педагога»
- Курс-практикум «Цифровой арсенал учителя»
- Курс-практикум «Мастерская вовлечения: геймификация и инновации в обучении»
- «Обеспечение безопасности экскурсионного обслуживания»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рус сыйныфларында татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы
1 нче рус сыйныфларында татар төркемнәре өчен уку дәресләренә эш программасы
Сәгатьләр күләме: 33 сәгать (атнага 1 сәгать)
Укытучы: Хәсәнова Лилия Мөҗәһит кызы.
1 нче сыйныфның татар төркемендә әдәби уку буенча эш программасы:
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартларына туры китерелгән, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән И. Х. Мияссарованың татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында әлифба укыту программасы (Казан, “Мәгариф-вакыт” нәшрияты, 2011 ел);
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартларына нигезләнеп төзелгән, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының тарафыннан расланган һәм тәкъдим ителгән программасы , рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалары (1-11 нче сыйныфлар, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011);
МБББУ “2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе” укыту планына нигезләнеп төзелде.
Дәреслек. 1. Әлифба, И.Х.Мияссарова, Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова, Казан: Мәгариф-вакыт, 2011 ел.
2.Уку китабы, Р.Х. Ягъфәрова, Казан: Мәгариф, 2008 ел.
Аңлатма язуы.
1 нче сыйныфның тематик планы, укыту планы нигезендә, программа материалын 33 сәгатькә бүлеп, атнага 1 сәгать исәбеннән төзелде. Укучының татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә эше алып барырга тиеш.
1 нче сыйныфта “Телдән әзерлек чоры”нда,татар әдәби тел нормаларына өйрәтү өчен, темалар буенча әңгәмәләр оештыру – бик җаваплы эш, чөнки балаларның күбесе беренче тапкыр тематик принцип нигезендә системалы рәвештә татарча сөйләшү күнекмәләре булдыра башлый. Шуңа күрә эшнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булачагы әйтелгән этапның уңышлы үтүенә бәйле.
“Телдән әзерлек чоры” өчен сүзләр үрнәк буларак тәкъдим ителә. Кайсы дәрестә ничә һәм нинди сүз өйрәнүне укытучы үзе хәл итә, чөнки татар теле-рус җирлегендә яшәсә дә, татар баласы өчен ана теле, андагы күп сүзләр укучыга таныш булырга мөмкин.
“Әлифба чоры”нда татар һәм рус телләрендә бердәй әйтелешле авазлар кергән сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү, алар белән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзетү күз уңында тотыла. Әйтелешнең үзенчәлекләрен балаларга күрсәтүдә техник чаралардан файдалану, дәресләрдә төрле уеннар уйнау да уңай нәтиҗәләргә китерә.
Сөйләм берәмлеге буларак җөмлә, аларны төрле интонация белән әйтү, сүзләрдән – җөмләләр, җөмләләрдән кечкенә хикәяләр төзи белү күнекмәләре бирү дә әһәмиятле. Укучыларның татар телен белү дәрәҗәсен исәпкә алып, укытучы дәресләрдә татар һәм рус теле үзенчәлекләренә тукталырга, тәрҗемә өлкәсенә караган биремнәр дә тәкъдим итәргә тиеш.
Программаның эчтәлеге.
1 нче сыйныф өчен программага әдәби әсәрләр һәм фольклор материаллары кергән. Сүз сәнгатенең бер төре буларак матур әдәбият белән таныштыра башлау әдәбият белеменнән иң кирәкле төшенчәләрне практик үзләштерүне таләп итә. Уку елы дәвамында бу төшенчәләр белән даими таныштыру әдәби текстларга куелган сорау һәм биремнәр ярдәмендә алып барыла, даими рәвештә укучыларның сөйләм телен үстерү өстендә эшләнелә.
Сөйләм үстерү:
укучылар үзләштергән материалга нигезләнеп, ирекле сөйләшү – диалог оештыру;
укучыларның яшь узенчәлекләренә туры килердәй текстлар сайлау;
текстлар белән эшләгәндә, укучылар тормышында очраган ситуацияләргә нигезләнеп, кызыклы сораулар бирү;
иҗади эшләргә өйрәтү – хикәя, әкиятләрне дәвам иттерү;
әдәби әсәрнең тел үрнәкләренә нигезләнү (әдәби текстның теле укучылар өчен төп материал ролен үти).
Уку техникасы:
текстны сүзләп кычкырып уку;
уку елы ахырына эчтән уку күнекмәләрен формалаштыра башлау;
уку темпы 1 минутка 25-30 сүздән ким булмаска тиеш.
Әдәби текст белән эшләү:
текст буенча сорауларга җавап бирү;
текст сүзләре белән эчтәлеген сөйли белү;
текстта кемнәр катнашуын әйтеп бирү.
Ятлау өчен әсәрләр:
Габдулла Тукай “Әлифба”, “Гали белән Кәҗә”.
Мөдәррис Әгъләмов “Бүләк”.
Санамышлар.
Гөлшат Зәйнәшева “Бер атнада ничә көн?”.
Әңгәмә кору өчен якынча темалар:
Туган телне өйрәнәбез.
Безнең гаилә.
Яраткан кошларыбыз һәм хайваннарыбыз.
Әдәпле сүзләр.
Буген Тукай туган көн.
Әдәби укудан башлангыч белем бирү баскычында предметара эшчәнлек:
Тел чараларының төрле жанрдагы әсәрләрдә кулланылу үзенчәлекләрен күрә белү;
Тел материалын уку материалы белән бәйләп, татар теленең байлыгына һәм матурлыгына хөрмәт тәрбияләү;
Татар һәм рус телләренең уртак һәм аермалы якларын күрә белү, сөйләм барышында ике тел чараларын бутамау;
Татар теленә рус теленнән һәм рус теле аша кергән лексик чараларны аеруга игътибар юнәлтү;
Әдәби укудан алган белемне башка фәннәрне үзләштерүдә файдалана белү.
Әдәби укудан башлангыч белем бирү баскычында укучыларның шәхси үсеш-үзгәреше:
Баланың физик һәм психик сәламәтлеген саклау.
Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту.
Тел аша әйләнә-тирә тормышка игътибар, дөрес мөнәсәбәт булдыру.
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү.
Баланың үзенә һәм башкаларга бәя бирүенә, үз-үзен тәрбияләвенә ирешү.
Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә таләпләр:
Укучылар башкара алырга тиеш:
әсәрне яки аерым өлешне төгәл итеп сөйләү;
әкият герое турында аерым сөйләү;
бирелгән план буенча әсәр герое исеменнән телдән хикәяләү;
укылган әсәрдән чыгып миниатюр иншалар язу;
иҗади эшләү: әкият, санавыч, табышмаклар иҗат итү.
Укучылар белергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре:
әдәби терминнар, аларны куллану белү;
шигырьләрне яки 3-7 җөмләдән торган проза әсәрдән өзекне яттан сөйли белү;
халык аваз иҗатын практик белү;
әдәби жанрлар буенча банлангыч (беренчел) белем күнекмәләре;
әдәби һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләре.
Технологияләр:
Проблемалы укыту технологиясе.
Мультимедия чаралары куллану.
Интерактив электрон ресурсларны куллану.
Шәхескә юнәлдерелгән технология.
Сәламәтлекне саклау.
Уку тизлеген бәяләү күрсәткече:
Сыйныф | Хәрефләр саны | Сүзләр саны | ||
Кычкырып уку | Эчтән уку | Кычкырып уку | Эчтән уку | |
1 | 85-95 | - | 20-25 | - |
Календарь-тематик план
Т/с | Дәрес темасы | Сәг. саны | Уку эшчәнлегенең төрләре | Предметара нәтиҗә | Универсаль уку гамәлләре (УУГ) | Шәхси үсеш-үзгәреш | Үткәрү вакыты | |
План | Факт | |||||||
Әлифбагача чор (4 сәгать) | ||||||||
1. | Исәнме, мәктәп! Таныш булыйк! Сөйләм. Аралашу. | 1 | “Әлифба” дәрес-леге,аның автор-лары, рәссамы белән таныштыру. | Әлифба дәреслеге белән эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдә-ләрен үтәргә өйрәнү. | РУУГ:“Әлифба”дәреслеге битләрендә ориентлашу.Уку мәсьәләсен куя белү. ТБУУГ:Сюжетлы рәсем буенча мәктәптәге иң беренче көн турында кечкенә хикәя төзеп сөйләү. КУУГ:Сорау кую һәм аларга җавап бирү. | Уңай мо- тив туды- ру. Уку теләген булдыру. | 1 нче атна | |
2. | Җөмлә. Текст. Син әкиятләр беләсеңме? Предметны белдерүче сүзләр. | 1 | Сюжетлы рәсем бу-енча сөйли, тыңлый белү,үз фикерләрен әйтергә өйрәнү. Рәсемнәр буенча кечкенә әкият эчтәлеген сөйләргә өйрәнү. Әкият геройлары турында белешмә бирү. | Рәсем буенча сурәтләү тексты төзергә,текстка исем бирергә,текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү. | ТБУУГ:Тиешле мәгълүматны таба белү. КУУГ:Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү; иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау,бәяләү. | Үз фике- реңне әйтү. Башкалар-ны тыңлый белү, ип-тәшләрнең фикере белән исәпләшү. | 2 нче атна | |
3. | Бәйләнешле сөйләм. Спорт мәйданчыгында. Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр. | 1 | Текст турында белешмә бирү.Текст моделен үзләште-рүне камилләштерү. | Текст эчтәлеген тыңлау, рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү. Текст турында белешмә бирү. Тексттан җөмлә-ләрне аерып алу. | РУУГ:Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. ТБУУГ:Әйләнә-тирәдәге предметларны тикшерү,текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү,мәктәп торм ышына кызыксыну уяту. КУУГ: Уку әсбапларын белдергән сүзләрне гомумиләштереп әйтү. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү. | 3 нче атна | ||
4. | Гаилә. Шәһәрдә. Билге белдерүче сүзләр. | 1 | Бәйләнешле сөйләм турында белемнәрне ныгыту. | Гаилә әгъзаларын белдергән кеше исемнәрен атый, билге белдерүче сүзләрне табып белергә өйрәнү. | РУУГ:Уку мәсьәләсен формалаштыру. ТБУУГ:Х.Халиковның гаилә турында шигыре белән танышу,сорауларга җавап бирү. | Үз гаиләңә карата уңай ка-раш, ихти-рам тәрби-яләү. | 4 нче атна | |
Әлифба чоры (18 сәгать) | ||||||||
1. | Сузык һәм тартык авазлар. [а] авазы, Аа хәрефләре. | 1 | [а]авазы һәм хәрефе белән таныштыру, фонематик ишетеп аңлау күнекмәсен, тыңлый һәм ишетә белүне үстерү. | Авазны әйтергә, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләү, баш, юл хәрефен танырга өйрәтү. | РУУГ:Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм әйтү. ТБУУГ: [а]сузык авазы белән танышу,дә-реслектәге сюжетлы рәсемнән [а]авазы сүзнең бушында,уртасында,ахырында килгән сүзләрне табу. | Үз фикереңне белдерү. | 5 нче атна | |
2. | [ә], [ы] авазлары; Әә, Ыы хәрефләре. | 1 | [ә]авазы һәм хәрефе белән таныштыру, фонематик ишетеп аңлау күнекмәсен, тыңлый һәм ишетә белүне үстерү. | Авазны әйтергә, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләү, баш, юл хәрефен танырга өйрәтү. | РУУГ:Уку хезмәтенә максат кабул итү һәм үтәү. ТБУУГ: [ә]сузык авазы белән танышу,дә-реслектәге сюжетлы рәсемнән [ә]авазы сүзнең бушында,уртасында,ахырында килгән сүзләрне табу. | Үз гаиләңә карата уңай ка-раш, ихти-рам тәрби-яләү. | 6 нчы атна | |
3. | [э], [и] авазлары; Ээ, Ии хәрефләре. | 1 | [э],[и]авазы һәм хәрефе белән таныштыру, фонематик ишетеп аңлау күнекмәсен, тыңлый һәм ишетә белүне үстерү. | Авазны әйтергә, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләү, схемага туры кил-гән сүзне укырга, әйтергә, ребус чишәргә өйрәнү. | ТБУУГ:Бурычларны үтәү өстендә эшләү осталыгын булдыру.Кроссвпрд чишү,тизәйткеч ятлау,табышмакның җавабын табу. | 7 нче атна | ||
4. | [у], [ү] авазлары; Уу, Үү хәрефләре. | 1 | [у],[ү]авазы һәм хәрефе белән таныштыру, фонематик ишетеп аңлау күнекмәсен, тыңлый һәм ишетә белүне үстерү. | Дөрес итеп аваз-ны әйтергә,таныш әкиятнең эчтәле-ген сөйләргә, ши-гырь,табышмак җавапларыннан [у],[ү]хәрефләре кергән сүзләрне табарга, тизәйткеч ятларга өйрәнү. | КУУГ: Сорау куя белү, җавап эзләү күнекмәләре формалаштыру. | 8 нче атна | ||
5. | [о], [ө] авазлары; Оо, Өө хәрефләре. | 1 | [о],[ө]авазы һәм хәрефе белән таныштыру, фонематик ишетеп аңлау күнекмәсен, тыңлый һәм ишетә белүне үстерү. | Бәйләнешле сөй-ләм төзергә, [о] һәм[ы] авазларын аера белергә өйрә-нү. Шигырь, мә-каль эчтәлекләрен үзләштерү. | КУУГ:Үз фикереңне аңлау һәм яклау күнекмәләрен формалаштыру. | 9 нчы атна | ||
6. | [н], [л] авазлары; Нн, Лл хәрефләре. | 1 | Тартык[н], [л]авазы, Л,л,Н,н хәрефләре. Сүзне”үстерү"һәм“үзгәртү” алымнары белән таныштыру. | Авазның сүздәге урынын билгел-әргә, кушылма-лар, иҗекләр, сүзләр укырга , бәйләнешле сөйләм төзергә, текстны тыңлап аңларга өйрәтү. | КУУГ: Сүз схемаларын уку.Бер авазы белән генә аерылып торган сүзләрне уку, мәгънәләренә төшенү. | 10 нчы атна | ||
7. | [м], [р] авазлары; Мм, Рр хәрефләре. | 1 | [м]авазы һәм М,м хәрефләре белән таныштыру,актив сүзлек запасын ба-ету,уку күнекмәлә-рен формалаштыру. | Рәсем буенча су-рәтләү хикәясе тө-зергә.Ачык,ябык иҗекләрне,сүзләрне.җөмләләрне укырга өйрәнү. | ТБУУГ:Кушылмалар таблицасы,иҗек калыпларын үзләштерү,җөмләләр уку. | 11 нче атна | ||
8. | [й], [ң] авазлары; Йй, ң хәрефләре. | 1 | [й], [ң] авазлары; Йй, ң хәрефләре белән таныштыру. Сүзләрне,җөмләләрне уку күнекмәлә-рен ныгыту. | Фикерне төгәл, дөрес, эзлекле итеп әйтергә, авазларны дөрес әйтеп укырга, сорауларга җавап бирергә,текстлар ятларга. | ТБУУГ:Текст өстендә эш, текст эчтәле-ген рәсем эчтәлегенә тәңгәлләштерү, милли үзаң формалаштыру. | 12 нче атна | ||
9. | Яя, Юю хәрефләре. | 1 | Я,Ю хәрефе белән таныштыру. Я,Ю хәрефе ике аваз ку-шылмасына билге булып йөрүен төшендерү, калын, нечкә булып укы-луын аңлату. | Кечкенә күләмле әкиятләрнең эчтә-леген сөйләргә, ю хәрефен танып укырга,билгеләр буенча табыш-макның җавабын табарга өйрәнү. | ТБУУГ: Татар халык әкиятенең эчтәлеген ачыклау,әкияттәге катнашучыларга үзенең мөнәсәбәтенңе белдерү. | Әхлак нор-маларын үзләштерү. | 13 нче атна | |
10. | Ее хәрефләре. [д] авазы; Дд хәрефләре. | 1 | Е хәрефе ике аваз кушылмасына билге булып йөрүен төшендерү, калын, нечкә булып укы-луын аңлату. | Сюжет буенча бәйләнешле текст төзергә,е хәрефен укырга өйрәнү. | ТБУУГ: Сюжетлы рзсем эчтәлеген ачыклау.Рәсем буенча кечкенә күләмле хикәләр төзү осталыгы булдыру. | 14 нче атна | ||
11. | [т] авазы; Тт хәрефләре. Уку күнегүләре. | 1 | [т] авазы; Тт хәрефләре.белән таныштыру. Уку күнегүләре. | Текстны укырга өйрәнү. | КУУГ: Уку күнекмәләрен формалаштыру. | 15 нче атна | ||
12. | [з], [с] авазлары; Зз, Сс хәрефләре. | 1 | [з] авазы,Зз хәреф-ләре белән таныш-тыру.Уку күнекмә-ләре формалашты-руга, логик фикер-ләүне үстерүгә шартлар тудыру. | Кушылмалар белән сүзләр төзү,дөрес аңлап уку, текстлар белән эшләү күнекмәләрен булдыру. | КУУГ:Дөрес һәм аңлап уку күнекмәләре булдыру.Сорауларга дөрес җавап бирү. | 16 нчы атна | ||
13. | [гъ], [г], [къ], [к] авазлары; Гг, Кк хәрефләре. | 1 | [гъ], [г], [къ], [к] авазлары; Гг, Кк хәрефләре белән таныштырү. | Авазларны дөрес әйтергә ,текстлар-ны укырга,шәхси фикереңне әй-тергә,сүзләрне, текстларны орфо-эпик дөрес итеп укырга өйрәнү. | КУУГ: Сурәтләү текстларны төзергә өйрәтү, актив сүзлек запасын баету. | 17 нче атна | ||
14. | [в], [w], [ф] авазлары; Вв, Фф хәрефләре. | 1 | [в], [w], [ф] аваз-лары; Вв, Фф хә-рефләре белән та-ныштыру.Иҗекләп, дөрес сәнгатьле уку күнекмәләрен фор-малаштыруга шарт-лар тудыру,туган телне өйрәнүгә кы-зыксыну тудыру.. | Авазларны дөрес әйтергә, текстлар-ны укырга,сүзләр-не, текстларны орфоэпик дөрес итеп укырга өйрәнү. | ТБУУГ”Ватан” төшенчәсен үзләштерү Сүз эченнән яңа сүзләр табу күнекмәләрен ныгыту. | Үз фикереңне яклый,дәлилли белү. | 18 нче атна | |
15. | [б], [ж], [ш] авазлары; Бб, Жж, Шш хәрефләре. | 1 | [б], [ж], [ш] аваз-лары; Бб, Жж, Шш хәрефләре белән таныштыру. Текст-ның исемен, төп уен билгеләргә өй-рәтү. Актив сүзлек запасын баету. | Авазларны дөрес әйтергә,текстлар-ны дөрес укырга, куелган тема бу-енча үз фикереңне әйтергә өйрәнү. | КУУГ: Текст өстендә эшләү күнекмәләре булдыру. | 19 нчы атна |
16. | [җ], [ч] авазлары; Җҗ, Чч хәрефләре. | 1 | [җ], [ч] авазлары; Җҗ, Чч хәрефләре белән таныштыру. Өйрәнелгән аваз-ларны дөрес әйтеп, дөрес уку,логик фи-керләүне, хәтерне үстерү.Бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләрен ныгыту. | Текстларны орфоэпик дөрес итеп укырга өйрәнү. | ТБУУГ: Туган як турында мәгълүматлылык булдыру. Рус халык әкиятләре турында белемнәрне ныгыту. | 20 нче атна | ||
17. | Ёё хәрефләре. [щ], [ц] авазлары; Щщ, Цц хәрефләре. | 1 | Ёё хәрефләре. [щ], [ц] авазлары; Щщ, Цц хәрефләре белән таныштыру.Бу хәреф кергән сүзләрне дөрес уку. | Казан вертолетлар һәм самолетлар төзү турында мәгълүмат бирү. | Казан вертолетлар һәм самолетлар төзү турында мәгълүмат булдыру. | 21 нче атна | ||
18. | ь, ъ хәрефләре. Р. Вәлиев “Әлифба”. | 1 | Тавышсыз хәрефләр белән таныштыру. Шигырьне уку һәм ятлау. | Аңлап,дөрес,сәнгатьле итеп,шигырьне ятларга өйрәнү. | ТБУУГ:”Әлифба”ның кеше тормышында тоткан ролен аңлату. | 22 нче атна | ||
Әлифбадан соңгы чор (1 сәгать) | ||||||||
1. | Г. Тукай “Туган тел”. “Универсиада авылы”. Р. Вәлиева “Иң матур җир”. | 1 | Г.Тукай иҗаты белән таныштыру.Универсиада турында белешмә бирү. | Аңлап,дөрес,сәнгатьле итеп, ши-гырьне ятларга өйрәнү. | КУУГ:Сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру. | 23 нче атна | ||
“Уку китабы” Р. Х. Ягъфәрова (10 сәгать) | ||||||||
1. | Р. Миңнуллин “Хәрефләр бәйрәме”, “Кояш”. . Г. Тукай “Әлифба”. | 1 | Шигырьләрнең төп уен билгәләү.Актив сүзлек запасын баету. | Аңлап,дөрес,сәнгатьле итеп, ши-гырьне ятларга өйрәнү. | КУУГ:Сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру. | 24 нче атна | ||
2. | Р.Вәлиева “Беренчеләр”. Дәрдемәнд “Балалар, әйдә мәктәпкә!”. Э. Шәрифуллина “Күзең күргәч”. | 1 | Әсәрләрне уку,сөйләм телен үстерү. | Эчтәлекне сөйләр гә, дөрес әйтергә, текстларны дөрес укырга, куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү. | ТБУУГ:”Дөрес һәм аңлап уку күнекмә-ләрен булдыру.. | 25 нче атна | ||
3. | Р. Бәшәр “Танышу”. Ш. Маннап “Ат нигә көлә?”. Сорауларга җавап. | 1 | Уку күнекмәләрен үстерү.Дөрес,аңлап,сәнгатьле,йөгерек уку күнекмәләрен формалаштыру. | Текстларны дөрес укырга, куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү. | КУУГ:Сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру. | 26 нчы атна | ||
4. | Г. Тукай “Гали белән Кәҗә”, “Карлыгач”, “Бала белән Күбәләк”. | 1 | Г.Тукайның ши-гырьләрен уку һәм ятлау.Уку күнекмә-ләрен ныгыту. | Шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәнү. | ТБУУГ: Татар халкының бөек язучы Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында белем туплау. | 27 нче атна | ||
5. | Ш. Галиев “Танышмак өчен табышмак”. Р. Батулла “Әйлән-бәйлән уены”, “Аю Әппәс”. | 1 | Уку күнекмәләрен үстерү.Дөрес,аңлап,сәнгатьле,йөгерек уку күнекмәләрен формалаштыру. | Әсәрләрне дөрес, аңлап,сәнгатьле итеп укырга,тема буенча фикер-ләргә өйрәнү. | ТБУУГ: Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү. | 28 нче атна | ||
6. | И. Туктар “Өлгер”. Л. Лерон “Супермалай”. Ш. Галиев “Светофорның өч күзе”. | 1 | Уку күнекмәләрен үстерү.Дөрес,аңлап,сәнгатьле,йөгерек уку күнекмәләрен формалаштыру. | Аңлап,дөрес,сәнгатьле итеп, ши-гырьне ятларга өйрәнү. | КУУГ: Текст өстендә эшләү күнекмәләре булдыру. | 29 нчы атна | ||
7. | Б. Рәхмәт “Яз килә”. Г Тукай “Яз”. Г. Сабитов “Кояшка эш күбәйде”. | 1 | Яз турында әсәрлә-ре белән танышты-ру.Шигырьнең төп идеясын билгеләү. | Аңлап,дөрес,сәнгатьле итеп, ши-гырьне ятларга өйрәнү. | ТБУУГ: Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү. | 30 нчы атна | ||
8. | Г. Зәйнәшева “Бер атнада ничә көн?”, “Әниләр бәйрәме”. | 1 | Г. Зәйнәшева әсәрләре белән таныштыру.Уку күнекмәләрен камилләштерү. | Аңлап,дөрес,сәнгатьле итеп, ши-гырьне ятларга өйрәнү. | ТБУУГ: Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү. | 31 нче атна | ||
9. | Халык авыз иҗаты. Мәкаль. Табышмак. Такмак. Бишек җырлары. Мәзәкләр. | 1 | Халык авыз иҗаты белән таныштыру. Сөйләм телен үсте-рү. | Татар халык аваз иҗаты белән таныштыру. | ТБУУГ: Төрле жанрдагы әсәр белән таныштыру | 32 нче атна | ||
10. | Халык әкиятләре. “Мактанчык каз”. “Кола ат”. “Шүрәле”. | 1 | Әсәрләрне уку,уку күнекмәләрен үстерү.Бәйләнешле сөйләмне үстерү. | Әкиятнең эчтәле-ген сөйләргә,об-разларга булган мөнәсәбәтне бел-дерергә өйрәнү. | ТБУУГ: Укуга кызыксыну хисе тәрбияләү. | 33 нче атна |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/50155-rus-syjnyflarynda-tatar-trkemnre-chen-uku-
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности социальной работы с людьми, затронутыми ВИЧ-инфекцией»
- «Психолог в социальной сфере: содержание и методы психосоциальной работы»
- «Преподавание географии в условиях реализации ФГОС ООО от 2021 года»
- «Движение Первых»: наставничество в рамках общероссийского движения детей и молодёжи»
- «Основы профессиональной деятельности учителя-дефектолога (олигофренопедагога)»
- «Методические принципы работы музыкального руководителя дошкольного образовательного учреждения»
- Педагогика и методика преподавания изобразительного искусства
- Обучение детей с ограниченными возможностями здоровья в общеобразовательной организации
- Современные технологии социального обслуживания населения
- Преподавание в организации среднего профессионального образования
- Изобразительное искусство и педагогическая деятельность в образовательных организациях
- Педагогика и методика преподавания биологии в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.