- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Внеклассное мероприятие «Птицы наши друзья»
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
Гимназия №1 г. Лаишево
Лаишевского муниципального района Республики Татарстан
“Птицы – наши друзья!”
( Внеклассное мероприятие)
Выполнила : учитель татарского языка и литературы
Исмагилова Диля Гумаровна
Тема: Кошлар – безнең дусларыбыз.
Максат:
1)Кошлар турында әңгәмә алып бару, яңа мәгълүмат бирү.
2) Укучыларның тиз уйлау, фикерләү сәләтләрен арттыру, тел байлыгы хәзинәсен баету, үстерү.
3) Эстетик тәрбия бирү, кошларга карата мәхәббәт уяту.
Җиһазлау:
Мультимедия: слайдларда кошлар рәсемнәре, плакатларда язылган мәкальләр, магнитофон,аудиотасма, китаплар күргәзмәсе.
Дәрес барышы:
Оештыру моменты:
– Исәнмесез, укучылар! Хәзер без сезнең белән аудиотасма тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлагыз. ( Кошлар сайравын тыңлыйлар).
– Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез шул табышмакларның җавапларын табарга тырышыгыз.
Табышмаклар:
Язын килә, көзен китә, оя ясасаң үз итә. (Сыерчык)
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
Башы тарак,
Койрыгы урак
Кычкырта барчасын,
Уята барысын. (Әтәч)
Суда юынып алды,
Өсте коры калды. (Каз)
– Молодцы, укучылар. Табышмакларның җавапларын таба алдыгыз.
Яңа тема:
– Менә без сезнең белән аудиотасма тыңладык, табышмакларның җавапларын да таптык. Сез нәрсә ишеттегез, табышмаклар нәрсәләр турында иде? (Кошлар турында).
– Әйе, алар кошлар турында иде. Димәк без бүген сезнең белән нәрсә турында сүз алып барачакбыз? ( Кошлар турында).
– Әйе бик дөрес. Без бүген “Кошлар – безнең дусларыбыз!” дигән темага әңгәмә алып барырбыз, шигырьләр сөйләрбез, җырларбыз, уеннар уйнап алырбыз.
– Балалар, безнең бөтен әйләнә – тирәне кошлар бәйләп алган. Ә сез кошларны яратасызмы? ( Әйе, яратабыз).
– Дөньяда нинди генә кошлар юк. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәләре, үзәк өзгеч җыр–моңнары, сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр.
– Сез дөньядагы иң зур кошның исемен беләсезме?( Тәвә кошы).
Әйе, иң зур кош – тәвә кошы. Тәвә кошы турында нәрсә әйтә аласыз?
( Бер укучы тәвә кошы турында сөйли, мультимедиядә рәсеме күрсәтелә).
– Ул Африка далаларында яши. Оча белми. Аның авырлыгы 100 кг, алар 50 км /сәг тизлегендә чабып йөриләр.
– Иң кечкенә кош нинди? ( Колибри).
– Әйе, колибри. Колибри турында нәрсәләр беләсез? (Бер укучы колибри турында сөйли, мультимедиядә рәсеме күрсәтелә).
– Колибри – дөньядагы иң кечкенә кош. Барлыгы 2–5 грамм авырлыкта.
– Укучылар, ә сез безнең якта яшәүче нинди кошларны беләсез?
(Песнәк, кызылтүш, саескан, карга, чәүкә, күке, күгәрчен, торна, һ.б.)
– Әйдәгез, хәзер кошлар рәсемнәрен карап узабыз.
( Мультимедиа ярдәмендә укытучы кошлар рәсемен күрсәтә).
– Ә сезнең өйдә кошлар бармы? Нинди кошлар бар? (Укучылар санап чыгалар һәм бер укучы үзенең тутый кошы турында сөйли.)
– Укучылар, сез аргансыздыр. Әйдәгез, уйнап алабыз.
“ Туп йөртү “ уены.
( Укытучы уенның кагыйдәсен аңлата).
– Тупны кулдан – кулга йөртәбез, кемдә туп кала, шуңа җәза бирәбез.
Биремнәр: ( Бию көе яңгырый).
Кошлар турында шигырь сөйләгез.
Татар биюве биегез.
Әтәч кебек кычкырып күрсәтегез.
Үрнәк буенча кош рәсемен төзегез.
– Укучылар, уйлап карагыз әле, кошлар бит көннән–көн кими баралар. Аларны саклап калыр өчен нишләргә кирәк?
(Җимлекләр, сыерчык оялары эшләргә, аларга ризык салырга кирәк. Кошларны куркытырга, үтерергә, аларның ояларын туздырырга, йомыркаларга, кошчыкларга тияргә ярамый).
– Менә карагыз сезнең иптәшләрегез нинди файдалы эш эшләгәннәр – җимлек, сыерчык оясы ясаганнар. Сез дә әти–әниләрегез белән кошларга җимлекләр, сыерчык оялары ясый аласыз. (Җимлекләр, сыерчык оясы күрсәтелә).
– Без сезнең белән Роза Хафизованың “Күгәрчен һәм малай” әсәрен укыган идек, хәтерлисезме? ( Әйе, хәтерлибез).
– Ул әсәрдәге төп герой кем? Ул күгәрчен өчен нәрсә эшләде?
(Әсәрдә төп герой –малай, ул күгәрченне үлемнән коткарды һәм иреккә җибәрде).
– Ул малай дөрес эшләдеме? Ә сез аның урынында нәрсә эшләгән булыр идегез? ( Балалар үзләренең фикерләрен әйтәләр).
– Һәр кеше кошларны үзенчә ярата, күз алдына китерә. Мәсәлән: скульпторлар, рәссамнар – буяулар , сызымнар, балчыклар белән сурәтли; композиторлар - көйләр чыгара ; шагыйрьләр – сүзләр ярдәмендә хисләрен белдерәләр.
– Ә хәзер әйдәгез, бергәләп М.Шәмсетдинова көенә язылган “Бала белән сандугач” җырын башкарабыз. ( Җыр җырлыйлар).
– Татар халкыбызның мирасы бик баи. Халык күңелендә туган, аның хисләрен, кичерешләрен чагылдырган әсәрләр дә бездә бик күп. Шул уңайдан халык кошлар турында төрле мәкаль–әйтемнәр чыгарган. Әйдәгез, бергәләп тактада язылган мәкальләрне укып чыгыйк.
“Аккош ялгыз яшәмәс.”
“Карга килсә, кар китәр.”
“Кошның да туган оясы бар.”
– Бу мәкальләр нәрсә турында? (Балалар мәкальләрнең мәгънәсен аңлаталар).
– Ә сез нинди мәкальләр беләсез? (Балалар мәкальләр әйтәләр).
– Бик дөрес, сез кошлар турында күп мәкальләр беләсез икән.
Йомгаклау:
– Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Кошлар турында).
– Дәрестә нәрсә эшләдек? (Кошлар сайравын тыңладык, табышмакларга җаваплар таптык, уен уйнадык, җырладык, мәкальләр әйттек, аларның мәгънәләрен аңлаттык, шигырьләр сөйләдек).
– Укучылар, сезгә бүгенге тема ошадымы?
Кошлар турында тагын да күбрәк беләсегез килсә, кабинеттагы китаплар күргәзмәсеннән файдалана аласыз.
Дәресебезне тәмамлап, безгә Айсылу шигырь сөйләп күрсәтә.
– Шуның белән безнең дәресебез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Сау булыгыз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/58054-vneklassnoe-meroprijatie-pticy-nashi-druzja
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Профориентация в образовательной организации: методы работы с обучающимися»
- «Управление образовательным учреждением в условиях реализации ФГОС»
- «Библиотечно-педагогическая деятельность: теоретические основы и методы работы»
- «Активизация познавательной деятельности учащихся на уроках математики»
- «Содержание и методы обучения математике по ФГОС ООО от 2021 года»
- «Применение дистанционных образовательных технологий при обучении детей с инвалидностью на дому»
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России
- Содержание и организация тьюторского сопровождения в образовании
- Организация досуговых мероприятий и развитие социального партнёрства в дополнительном образовании детей
- Преподавание предмета «Основы безопасности и защиты Родины» в общеобразовательных организациях»
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией
- Методист дошкольной образовательной организации. Педагогика и методика дошкольного образования

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.