- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Клуб веселых и находчивых: сценарий внеклассного мероприятия для 2 класса
Сыйныфтан тыш чара.(2 б сыйныфы рус төркеме)
Тапкырлар һәм шаяннар клубы.
Максат:
Өйрәнелгән белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Үз сүзләре белән җөмләләр төзеп сөйләргә өйрәтү.
Дәрестә алган белемнәренә таянып балаларның
сөйләм телен үстерү, белгәннәрен сөйләмдә куллану.
Хәтерләрен үстерү.
Уен, җырларда катнашу.
Татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: яшелчә һәм җиләк – җимеш рәсемнәре; төсле яфраклар; компьютерда презентация, маскалар.
Кичә барышы:
Укытучы: Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар. Бүген без сезнең белән тапкырлар һәм шаяннар клубына җыелдык. Бүген “Тапкырлар һәм шаяннар клубы”нда 2 нче сыйныф укучылары катнаша. Әйдәгез, алар белән танышып китик әле.
Минем исемем Кирилл.
Мин укырга яратам.
Минем исемем Кристина..һ.б.
Укытучы: Бик әйбәт,балалар. Бүген безнең клубта 2 команда уйный: “Яшелчәләр” һәм “Җиләк – җимеш” командалары.
Ә хәзер без командалар арасындагы көрәшне башлыйбыз.
Безнең беренче конкурс.
Өй эше конкурсы.
Балалар,әйдәгез, үзебезне яшелчә һәм җиләк – җимеш бакчасында дип күз алдыбызга китерик әле. Һәр бала үзенә яшелчә яки җиләк – җимеш исеме сайлады. Кыскача гына шулар турында таныштыра. 1 команда капитаны –Кристина, ул “чөгендер” була.
Чөгендерем бигрәк тәмле
Кан составын яхшырта.
Глюкоза, витаминнар,
Бар минем составымда.
Мин – кишер.
Витамины күп булмаса
Ашар идеме, куян?
Җитез, шаян булу өчен
Килә, дисез көч каян?
Мин –помидор. Мин кызыл, түгәрәк,тәмле. Миннән борщ, щи пешерәләр.
Мин – кәбестә. Кат – кат тунлы. Бик файдалы.
Мин –бәрәңге.
Бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгене күр, әле.
Апелсинныкыннан да күп
Витаминнар күләме.
Мин –суган.
Исем тәмсез булса да
Сугандай дару сирәк
Салкын тисә, тизрәк,
Суган ашарга кирәк.
2 команда капитаны –Альбина, ул бүген “караҗимеш” була. 2 Командада тагын нинди җиләк – җимешләр бар?
Мин-караҗимеш булам. Агачта үсәм.Эре, тәмле,сары һәм зәңгәр төстә булам.
Мин – әфлисун.Мин саргылт төстә. Витаминга бик бай. Мин бик файдалы.
Мин –җиләк. Урманда,бакчада үсәм. Бик тәмле,баллы мин. Мине балалар яраталар.
Мин-чия. Кечкенә генә булсам да, мин бик тәмле.Мине дә балалар яраталар.
Мин –алма.Мин сары, кызыл, яшел төстә булам. Бик тәмле.
Мин- лимон.Мин сап-сары төстә. Минем исем дә тәмле. Мин бик файдалы.
Укытучы: Бик әйбәт, балалар.Һәрберегез өй эшен әйбәт эшләп килгән.Ә хәзер без сезнең белән 2 нче конкурска күчәбез.
Безнең 2 конкурс – Табышмаклар конкурсы.
(тактада яфраклар, шуларның артында табышмаклар язылган. Һәр командадан бер укучы чыгып укый, икенче команда җавап бирә)
ТАБЫШМАКЛАР
Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (кыяр)
Өсте яшел, асты кызыл. Ул нәрсә? (кишер)
Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)
Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. Ул нәрсә? ( карбыз)
“Алма!” – дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар? (алма)
Түгәрәк - ай түгел,
Сары - кояш түгел,
Тәмле - шикәр түгел.
Койрыклы -тычкан түгел. Бу нәрсә? (шалкан)
Сап – сары - кояш түгел,
Эчләре бүлем –бүлем.
Кабыгын әрчеп алдык.
Өләштек бүлем-бүлем. (әфлисун)
Туныйсың, туныйсың тунаганда елыйсың.(суган)
Укытучы: Әйдәгез,балалар, ял итеп алабыз.Физкультминут.
Без чәчәбез яшелчә.
Кыяр, кишер, кәбестә.
Су сибәбез, су сибәбез.
Алар үсә дә, үсә.
Җылы яңгырлар ява.
Күктә кояш елмая.
Әкрен генә җил исә,
Яшелчәләр зур үсә.
Укытучы: Ә хәзер,балалар, 3 конкурска күчәбез. Җавап бирегез әле,балалар:
Бу нәрсә? (Бу – кәрзин)
Ә бу нәрсә?(Бу –ваза)
Кәрзингә без нәрсәләрне салабыз? (Яшелчәләр)
Ә вазага нәрсәләрне салабыз? (Җиләк – җимеш)
Дөрес,бик әйбәт.Менә яшелчә һәм җиләк – җимеш рәсемнәре бар.Сез кирәклесен аласыз, кәрзингә яки вазага саласыз. Кем тизрәк тутыра?
Укытучы: Бик әйбәт.Әйдәгез, карый әле.
Богдан, кәрзиндә нәрсәләр бар?Алар нәрсәләр?
Камилла, вазада нәрсәләр бар? Алар нәрсәләр?
Ә хәзер кем нәрсә ярата, шуның турында сөйли.(Капитаннар сорау бирә)
Син нәрсә яратасың?
Мин кишер яратам?
Кишер нинди?
Кишер зур, тәмле, файдалы.һ.б.
4 конкурс. Нәрсә артык?-Что лишнее?
1.Алма - кызыл, сары, яшел, зәңгәр,тәмле.
2.Суган – баллы, ачы, файдалы, сары, яшел.
Балалар,бик әйбәт.
Ә хәзер ял итеп, көз турында җыр җырлыйбыз.
Көз, көз, әйт әле:
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә кыярлар,
Помидор һәм алмалар.
Көз, көз, әйт әле:
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә яңгырлар,
Җылы,суык көннәр бар.
Көз, көз, әйт әле:
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Кәрзинемдә сары,кызыл,
Алтын, матур төсләр бар.
Укытучы: Ә хәзер,балалар,без сезнең белән 5 конкурска күчәбез.
“Хәрәкәтле диктант” конкурсы. (Балалар төзелешеп басалар.Бер укучы әйтеп тора, калганнары чиратлап берәр сүз язалар) Кайсы команда тизрәк язып бетерә, шул җиңүче була. Аннары хаталар тикшерелә.
1 команда. Бу яшелчә бакчасы. Бакчада кишер, чөгендер, помидор,суган,кәбестә үсә. Балалар бакчада эшлиләр.
2 команда. Көз көне җиләк-җимеш өлгерә. Бакчада алма,чия, карлыган, караҗимеш үсә. Балалар җиләк җыялар.
Укытучы: Ә хәзер,балалар,безнең 6 конкурс.Капитаннар конкурсы.Капитаннар безгә үзләренең бакчалары турында сөйлиләр. Безнең бакча бар. Бакчада төрле яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр үсә. Мин бакчада кыяр, помидор,карлыган җыям.Безнең бакча бик матур. Бакчада алма күп була. Мин алма яратам. Алма бик тәмле, файдалы.
Укытучы: Әйе,балалар, яшелчә һәм җиләк- җимешләр тәмле дә, файдалы да.
Әйдәгез, үзегезнең киңәшләрне әйтәбез.
(Укучылар алга чыгып басалар)
1 укучы: Аша син кәбестә, кәбестә,
Тәнеңә витамин “С” өстә.
2 укучы: Аша син бәрәңге, бәрәңге,
Бәрәңге туклыклы һәм тәмле.
3 укучы: Аша син помидор, помидор,
Помидор ашаган армыйдыр.
4 укучы: Аша син чөгендер, чөгендер,
Алмадан бер дә ким түгелдер.
5 укучы: Аша син сарымсак һәм суган,
Суганга витамин күп тулган.
(экранда “А”, “С”, “В” витаминнарына бай ризыклар күрсәтелә.)
Витаминга бай ризыклар:
Төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр ашагыз! (бергә әйтәләр)
Жюригә сүз бирелә.
Укытучы: Бик әйбәт, балалар. “Тапкырлар һәм шаяннар клубы”нда катнашкан өчен, мин сезгә кечкенә бүләкләр бирәм.
Бүләкләр тапшырыла. Кичә шуның белән тәмамлана.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/59989-vneklassnaja-rabota
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Формирование и развитие УУД обучающихся в соответствии с ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Особенности организации классного руководства в начальной школе»
- «Основные аспекты сопровождения детей, находящихся в интернатных учреждениях»
- «Специфика обучения и воспитания школьников с СДВГ»
- «Учитель истории и обществознания: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Организация работы с детьми-инофонами в предшкольном образовании»
- Теоретические и практические аспекты деятельности по реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики
- Образовательные технологии и методики обучения основам безопасности жизнедеятельности
- Педагогика дополнительного образования детей
- Профессиональная деятельность педагога-организатора. Обеспечение реализации дополнительных общеобразовательных программ
- Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании
- Психолого-педагогическое сопровождение образовательного процесса

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.