- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Йлн-тир днья дресенд функциональ грамоталылыкны формалаштыру буенча биремнр ыентыгы
“ӘЙЛӘНӘ-ТИРӘ ДӨНЬЯ ДӘРЕСЕНДӘ ФУНКЦИОНАЛЬ ГРАМОТАЛЫЛЫКНЫ ФОРМАЛАШТЫРУ БУЕНЧА
БИРЕМНӘР ҖЫЕНТЫГЫ”
Автор:Галиева Зөлфия Васыйл кызы,
Ядегәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
2025
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Халыкара тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча галимнәр, укучыларның грамоталылыгы өлкәсендә «Безнең балалар укый белә! Алар укыганнарын аңлый белми...» - дигән фикергә килгәннәр. Шуңа күрә тел укытуның яңа форматын тәэмин итү буенча билгеле бер тактика эшләнергә тиеш. Иң беренче чиратта укучыларда мотивацияне күтәрүне һәм төп компетенцияләрне үстерүне тәэмин итәчәк дәрәҗәдәге өстәмә биремнәр төзү кирәк.
Әлеге җыентыкта уку процессында, мәктәптән читтә килеп чыккан һәм олы тормышта көтелгән төрле ситуацияләрдә кулланырдай биремнәр китерелә. Бу исә функциональ грамоталылыкны арттыра. Биремнәрдә төрле текстлар кулланыла. Әлеге биремнәр 2 нче сыйныфның әйләнә-тирә дөнья дәресендә әдәплелек кагыйдәләре темасы өчен тәкъдим ителә.
Укучыларга ике хикәя тәкъдим ителә, алар буенча биремнәр төзелгән.
1 НЧЕ ХИКӘЯ
Сихри гамәлләр
(Гали һәм Наилә хикәясе) Безнең әти искиткеч.Тик еш кына ул үзен сәер тота. Әнисе белән бергә кая да булса килгәч, ул ишеккә беренче булып керми, ә әнине үткәрә. Нигә? Аңлашылмый. Әгәр дә әти ишектән кергәндә аңа хатын-кыз очрый икән, әти аның чыкканын көтә, шуннан соң гына үзе уза. Аңа ишектән чыгарга кирәк, ә ул нигәдер ыкмый, нидер көтә…
Аның каравы, автобус яки трамвайдан чыкканда киресенчә. Әти башта үзе чыга, ә аннары әни.
Әмма тагын да гаҗәбрәк нәрсә. Әти автобустанчыга һәм шунда ук бик куркып кала. Әни әле автобустан төшмәгән, ә ул аңа кечкенә балага сузган кебек кулын суза. Бәлки, күп кеше булган җир аңа шулай тәэсир итәдер. Кайчагында автобустан әти чыга һәм берәр әбинең төшкәнен күрсә аңа дакулын суза.
Бу сәер гамәлләр өчен тирә-юньдәгеләр нигәдер әтигә рәхмәтле. Бу гамәлләр тылсымлы булып чыга - алар тирә-юньдәгеләрне ачык йөзле һәм мәрхәмәтле итә.
2 НЧЕ ХИКӘЯ
Олыларның кайбер кешеләр турында: «Тәртипле кеше!?, дигәнен ишеткәнең бармы синең? Синең бу сүзнең мәгънәсе турында уйланганың юкмы? Бәлки ул тәртип яратучы, пөхтә киенгән, әйберләрне таратмый, вакытында мәктәпкә килә торган кешедер? Әйе, бу сүзнең тамыры «тәртип». Әмма сүз гади тәртип турында түгел, ә тормышның үзе турында бара. Бу тәртип-тугрылык, намуслылык, кеше бәласен аңлау һәм үзебезнеке буларак чит кешенең уңышына сөенеп яши белү. Безнең тирәдә мондый тәртип күбрәк булган саен, кешеләр шулкадәр бәхетлерәк яшәячәк. Тәртипле. Бу матур татар сүзен тизрәк аңларга һәм истә калдырырга тырышыгыз. Кешеләр синең турында «Бу тәртипле кеше”, дип әйтерлек булсын.
1 НЧЕ БИРЕМ
1.1. Текстны укыгыз, сорауларга җавап бирегез.
1) Әтинең нинди гамәлләре балаларга сәер тоелды?
А) Әнине ишеккә беренче кертүе.
Б) Автобустан чыкканда нигәдер куркып калуы
В)Таныш булмаган әбигә автобустан чыккан вакытта кулын бирүе.
Г)Подъезддан әнисез, үзе генә чыгуы
Бәяләү критерилары:
-.тиешле мәгълүматның икесен дә тапса- 2 балл
- тиешле мәгълүматның берсен генә тапса- 1 балл
- дөрес мәгълүмат тапмаса- 0 балл
1.2. Текст авторы фикеренчә, кайсы кешене «тәртипле» дип атарга була?
А)Тәртип ярата торган кешене
Б) Пөхтә итеп киенгән кешене
В)Беркайчан да соңга калмый торган кешене
Г)Гадел, игелекле, башка кешене аңлый белүчене
Бәяләү критерилары:
-тиешле мәгълүматны тапса- 1 балл
- дөрес мәгълүмат тапмаса- 0 балл
1.3.Әмирнең әтисен тәртипле дип атарга мөмкинме? Ни өчен? Үз фикерләрегезне языгыз.
(2,3җөмлә)______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Бәяләү критерилары:
Дөрес итеп формалаштырылган 2-3 җөмләдән торган тулы җавап- 2 балл,
Дөрес итеп формалаштырылган 1 җөмләдән торса -1 балл,
1 җөмләдән тора, хаталар бар – 0 балл
2 НЧЕ БИРЕМ
Текст һәм өстәмә чыганаклардан файдаланып, «тәртипле кеше» дигән сүзгә үз билгеләмәгезне төзегез.
Тәртиплелек – ул намуслылык, түбәнлелеккә, җәмәгатьчелеккә каршы гамәлләр эшләмәү. Тәртипле кеше - гадел, кабул ителгән тәртип кагыйдәләренә туры килә торган кеше.
( Ожегова сүзлеге)
Тәртиплелек -кешенең әхлакый сыйфаты, аның гомере үтә торган җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту нормаларының катгый үтәлеше; әхлак һәм тәрбия нормаларына каршы килә торган аңлы, намуслы гамәлләр кылуга сәләтсезлеге, ә бу нормаларны очраклы яки мәҗбүри бозу очрагында – оят һәм гаеп хисләре кичерә алу сәләте. (Википедия буенча)
Үз ихтыяры буенча беркайчан да начарлык эшләмәүче кеше. (Аристотель )
Тәртипле кешеул______________________________________________________________________________________________________________________________________Бәяләү критерилары:
-.тиешле мәгълүматны табып дөрес төзелгән билгеләмә - 2 балл
- тиешле мәгълүматны табып, билгеләмә төзегәндә хата китсә – 1 балл
- дөрес мәгълүмат тапмыйча, дөрес төзелмәгәгән билгеләмә -0 балл
3 НЧЕ БИРЕМ
"Тылсымлы гамәлләр" турында укыган әдәби әсәрләрегезне искә төшерегез, бу нинди гамәлләр иде? (Исемен,авторын,гамәлен языгыз)
___________________________________________________
___________________________________________________
___________________________________________________
Бәяләү критерилары:
- 2-3 әдәби әсәратый- 2 балл,
- 1 әдәби әсәрләратый -1 балл,
- Берне дә белми– 0 балл
4 НЧЕ БИРЕМ
Сезгә тормышта тәртипле кешеләр очраганы бармы? Алар турында 4-5 җөмләдән торган хикәя төзегез.
________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Бәяләү критерилары:
Дөрес итеп формалаштырылган 4-5 җөмләдән торган тулы җавап- 3 балл,
Дөрес итеп формалаштырылган 2-3 җөмләдән торган -2 балл,
Хикәядә 2-3 хата җибәрелсә - 1 балл
1 җөмләдән тора, хаталар бар – 0 балл
5 НЧЕ БИРЕМ
Текстны, үз күзәтүләр һәм өстәмә чыганаклардан файдаланып, сыйныфташларың өчен, 4-5 юлдан торган « Ничек тәртипле кеше булырга» дигән белешмәлек төзе.
________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________
Бәяләү критерилары:
4-5 юлдан торса -3 балл
2-3 юлдан торса - 2 балл
1 юлдан торса- 1 балл
Язмаса - 0 балл
6 НЧЫ БИРЕМ
2 нче текстта “Тәртипле кеше” төшенчәсен ачу өчен мәгълүмәт җитәрлекме?
Әйе, юк.
1 балл
7 НЧЕ БИРЕМ
Ниндимәгълүмат чыганаклары сезнең “тәртипле кеше” турындагы белемнәрегезне тулыландыра?
А) Интернет
Б)Сүзлекләр, энциклопедияләр
В) Географик карталар
Г)“Күренекле шәхесләр” турындагы телевизион программалар
Д)Бүтән чыганаклар.Нинди?___________________
Бәяләү критерилары:
Тулы җавап булса- 2 балл
Тулы булмаса, 1,2 хата җибәрелсә- 1 балл
Тулы булмаса, 2-3 хата җибәрелсә – 0 балл
8 НЧЕ БИРЕМ
Бирелгән сыйфатларны карап, сорауларга җавап бирегез.
Акыллы
Ягымлы
Төксе
Матур
Хәйләкәр
Икейөзле
Тыйнак
Оялчан
Ялкау
Намуслы
а) Кайсы сыйфатлар “ тәртипле кеше” төшенчәсенә туры килми?
_____________________________________________________________________________________________________________________________
Бәяләү критерилары:
4 төшенчәне дә язса - 3 балл
2 яки 3 не язса – 2 балл
1 төшенчәне генә язса - 1 балл
Язмаса- о балл
б) Җир шарында кайсы кешеләр кубрәк: тәртипле иясә тәртипсез? Үз фикереңне яз_____________________________________________________
Бәяләү критерийлары
№ бирем | Баллар саны | Аңлатмасы |
1.1 | 2 балл | Тиешле мәгълүматның икесен дә тапса- 2 балл Тиешле мәгълүматның берсен генә тапса- 1 балл Дөрес мәгълүмат тапмаса- 0 балл |
1.2 | 1 балл | Тиешле мәгълүматны тапса- 1 балл Дөрес мәгълүмат тапмаса- 0 балл |
1.3 | 2 балл | Дөрес итеп формалаштырылган 2-3 җөмләдән торган тулы җавап- 2 балл, Дөрес итеп формалаштырылган 1 җөмләдән торса -1 балл, 1 җөмләдән тора, хаталар бар – 0 балл |
2 | 2 балл | Тиешле мәгълүматны табып дөрес төзелгән билгеләмә - 2 балл Тиешле мәгълүматны табып, билгеләмә төзегәндә хата китсә – 1 балл Дөрес мәгълүмат тапмыйча, дөрес төзелмәгәгән билгеләмә -0 балл |
3 | 2 балл | 2-3 әдәби әсәратый- 2 балл, 1 әдәби әсәрләратый -1 балл, Берне дә белми– 0 балл |
4 | 3 балл | Дөрес итеп формалаштырылган 4-5 җөмләдән торган тулы җавап- 3 балл, Дөрес итеп формалаштырылган 2-3 җөмләдән торган -2 балл, Хикәядә 2-3 хата җибәрелсә - 1 балл 1 җөмләдән тора, хаталар бар – 0 балл |
5 | 3 балл | 4-5 юлдан торса -3 балл 2-3 юлдан торса - 2 балл 1 юлдан торса- 1 балл Язмаса - 0 балл |
6 | 1 балл | |
7 | 2 балл | Тулы җавап булса- 2 балл Тулы булмаса, 1,2 хата җибәрелсә- 1 балл Тулы булмаса, 2-3 хата җибәрелсә – 0 балл |
8 | 3 балл | 4 төшенчәне дә язса - 3 балл 2 яки 3 не язса – 2 балл 1 төшенчәне генә язса - 1 балл Язмаса- о балл |
Барлыгы | 21 балл |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/623047-jln-tir-dnja-dresend-funkcional-gramo
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Особенности работы педагога с обучающимися с РАС»
- «Обеспечение безопасности образовательной организации»
- «Использование современных технических средств реабилитации»
- «Основы формирования финансовой грамотности в образовательной организации»
- «Адаптированные образовательные программы: разработка и реализация в соответствии с ФГОС СПО»
- «Учитель физической культуры: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС»
- Секретарь учебной части. Делопроизводство в образовательной организации
- Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания истории в образовательных организациях
- Организация методической работы в образовательной организации
- Менеджмент социальной работы и управление организацией социального обслуживания
- Предшкольная подготовка в условиях преемственности дошкольного и начального общего образования

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.