Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
13.10.2014

Пресс-конференция по биологии

Внеклассное мероприятие по биологии в формате пресс-конференции для школьников. Увлекательный сценарий позволяет углубить знания по ключевым разделам предмета: ботанике, зоологии, анатомии и общей биологии. Ученики выступают в роли ученых-экологов, ботаников и зоологов, отвечая на вопросы «журналистов». Развивает навыки публичных выступлений, критического мышления и работы в команде. Готовый материал для учителей включает детальный план проведения, список интересных тем и вопросов для обсуждения.

Содержимое разработки

Татарстан Республикасы Арча районы

Яңа Кенәр урта белем бирү мәктәбе

Инженериянең нигезе биологияме,

әллә физикамы ?!”- дигән

темага пресс-конференция

Әзерләделәр: 1 нче квалификацион категорияле биология укытучысы Марданова Нурия Әгъзәмовна,

1 нче квалификацион категорияле физика укытучысыБакиева Әлфия Тәлгәтовна

Максат:физика һәм биология фәннәре буенча алган белемнәрен системалаштыру; бу фәннәрнең бер-берсенә бәйлеген ачып күрсәтү; укучыларның эмоциональ һәм уйлау процессларын активлаштыру, танып белү активлыгын үзләштерү.

Маериал: плакатлар :

1.Биология-тере табигать турындагы фән.

2. Физика табигать турындагы фән.

3. Табигать-тиңсез хәзинә.

4. Тере табигать-гениаль конструктор, инженер,технолог,бөек архитектор һәм төзүче.

Рәсемнәр, таблицалар, презентация.

Җиһазлау: компьютер, катер моделе, сулы савыт, ракета моделе.

Залбизәлә. Табигать тавышлары белән бәйле булган көйләр.

Барышы:

Музыка яңгырый.Җәнлекләр бии. Шул вакыт сәхнә артында Табигать ана күтәрелә.

Табигать ана: Табигатьтәге күптөрлелек кешеләрне элек-электән гаҗәпкә калдырган. Дөньяны яшәтүче тиңдәшсез Кояш һәм болын чәчәкләре өстендә уйнап очучы күбәләкләр; төнге күкнең серле йолдызлары һәм җир өстен каплап үскән хәтфә үлән; иксез-чиксез дәрьялар; үзләре кечкенә, ләкин эшчән кырмыскалар...Болар барысы да- табигать.

Биология һәм физика укытучысы чыга.

Биология укытучысы : Балалар,без сезнең белән өченче меңъеллыкның бусагасын атлап кердек.Компьютер челтәре, интернет, мобиль элемтә, органнар транспланациясе…боларны без дә гаҗәпләнмичә кабул итәбез. Әмма тере табигатьнең могҗизаларына исебез китеп сокланудан туктамыйбыз. Анда нәрсәләр генә юк!

Физика укытучысы: Гидравлик хәрәкәт?

Биология укытучысы: Рәхим итегез, үрмәкүчтә.

Физика укытычысы: Пневматик вату чүкече?

Биология укытучысы: Менә ул- җир төклетурасы.

Физика укытучысы: Ультратавышлы локатор.

Биология укытучысы: Ярканатларда.

Физика укытучысы: Төгәл барометр?

Биология укытучысы: Бака, сөлек

Физика укытучысы: 500 мең исне тоеп аерырга сәләтле ис сигнализаторы?

Биология укытучысы: Гади этләрдә күзәтергә мөмкин.

Физика укыучысы: Чынлап та табигать уйлап табуга бик бай.

Биология укытучысы: Тере табигать-гениаль конструктор, инженер,технолог,бөек архитектор һәм төзүче.

Физика укытучысы: Тере табигать элек-электән кешегә фәнни һәм прогресс илһам бирүче чыганак булып хезмәт иткән. Тере прототиплар яңа техниканың ачкычы булган. Яңа бионика биологлар белән бергә тере организмнарның серләренә үтеп керә, яңа техник принциплар ача һәм шуның нигезендә яңа инженер җайланмалар уйлап таба. Бу вакытта физиканың фундаменталь законнары тере организмнарда баручы процессларны аңлатырга ярдәм итә.

Биология укытучысы: Шулай итеп бүгенге конференциябез физика һәм биология арасындары бәйлелекне күзәтүгә багышлана . Конференциягә рә-хим итегез.Бүгенге конференциядә физиклар, зоологлар, ботаниклар,инженер-конструкторлар,медиклар,статистиклар,корреспон-дентлар катнаша.Сүзне аларга бирик.

Корреспондент:Безнең иң беренче итеп реактив хәрәкәт һәм аның теретабигать белән бәйләнеше турында ишетәсе килә.

Физик:Реактив хәрәкәт-импульс саклану законына һәм аны практикада файдалануга кызыклы һәм әһәмиятле бер мисал.Җисемнән аның бер өлеше нинди дә булса тизлек белән аерылып киткәндә барлыкка килгән хәрәкәтне реактив хәрәкәт дип атыйлар.

Корреспондент: Физик буларак сез реактив хәрәкәткә нинди мисаллар китерә аласыз?

Физик: Мәсәлән , ракеталарның хәрәкәте реактив хәрәкәт була.

Инженер-конструктор: Ракета-үзара тәэсир итешүче ике җисем системасы. Ракета очып китәр алдыннан аның Җиргә карата импульсы нульгә тигез була. Яну камерасында газның һәм ракетаның башка барлык өлешләренең үзара тәэсир итешүче аркасында сопло аша ургылып чыккан газ ниндидер импульс ала. Ракетаның тышчасы да модуле буенча газ импульсына тигез булган, лә-кин капма-каршы юнәлгән импульс ала.

Корреспондент:Реактив хәрәкәтнең тере табигать белән бәйләнешен ачык-лап бирсәгез иде.

Биолог: Реактив хәрәкәт принцибы тере табигатьтә дә очрый. Мәсәлән, кайбер бөҗәкләрнең һәм хайваннарның хәрәкәте вакытында очрый. Хәзергесе вакытта самолетларда, ракеталарда һәм космик снарядларда куллана торган реактив хәрәкәт осьминогларга, кальмарга, каракатицаларга, медузаларга хас. Алар бөтенесе дә йөзү өчен су агымы этеп чыгарган вакыт-тагы хәрәкәтне кулланалар.

Зоолог: Кальмар-океан тирәнлекләрендә тереклек итүче иң зур умырткасыз хайваннарның берсе. Ул мантия куышлыгын киң итеп ачып куя да аңа күп итеп су суыра, аннан соң корсак өслегендә урнашкан тар тишеме аша су агынтысын этеп чыгара һәм 70 км\сәг тизлек белән артка таба хәрәкәт итә. Бу вакытта кальмарның уң кармавычы баш очына төен кебек җыела һәм уңай агышлы форма ала.

Инженер-конструктор: Иженерлар кальмар двигателенә охшаган двигатель уйлап таптылар.Аны водомет дип атыйлар(тәҗрибә күрсәтә) Анда су камера-га суырып кертелә һәм аннан соң сопло аша чыгарыла .Судно этеп чыгарган су агынтысына каршы юнәлештә хәрәкәт итә, ә су гадәти бензин яки дизель двигателе ярдәмендә суыртып кертелә.

Корреспондент:Ни өчен соң кальмарның йөзү двигателе хәзер дә инженер-ларның игътибарын җәлеп итә һәм бионикларның җентекләп тикшерү объек-ты булып тора ?

Зоолог:Кальмарның су суыруы һәм этеп чыгаруы мускуллар кыскаруы нә-тиҗәсендә башкарыла. Ә мускулларны нервлар ярсыта. Хәрәкәт тигезлеген арттыру өчен, ягъни вакыт берәмлегендә импульслар санын арттыру өчен нервларның югары дәрәҗәдә үткәрүчәнлеге кирәк. Кальмарлар моңа нерв-ларның зур диаметрда булулары нәтиҗәсендә ирешәләр. Хайваннар дөнья-сында кальмарларның нерв җепселе иң зур булуы билгеле .Диаметры 1мм га тигез һәм алар ярсынуны 25м/с тизлек белән үткәрәләр. Инженерларның эз-ләнүләре менә шундый гидрореактив двигатель төзүгә юнәлдерелгән. Ул кальмар кебек өстәмә суыру җайланмассыз эшләргә тиеш.

Ботаник:Реактив хәрәкәт үсемлекләр дөньясында да бар. Көньяк илләрен-дә, ә бездә Кара диңгез буенда,”тиле кыяр”дигән үсемлек үсә .Аның кыярга охшаган өлгергән җимешенә кагылып китүгә, җимештән 10м/с тизлек белән орлыклар белән тулы сыеклык фонтан кебек ата башлый. Ә җимеш бу ва-кытта капма-каршы юнәлештә очып китә. Икенче торле “ дама пистоле-ты”дип аталучы бу җимеш 12м дан ераграк ата.

Корреспондент: Конференция башында үрмәкүч белән гидравлик хәрәкәтне бәйләгән сүз булды. Моны ачыклап китмәссезме?

Зоолог: Үрмәкүчнең аяклары дөрестән дә гадәти түгел, аларның мускулы юк. Алар куыш көпшәләр генә, кан аларга әле керә, әле чыга һәм шушы вакытта аяклар сузыла ,әле бөгелә.Сикерүче үрмәкүчләрдә сикергән вакытларында кан басымы 1,5 тапкырга хәтле арта.

Статистик: Әгәр кеше гади өй үрмәкүче кебек тиз йөгерә алса бер секундка 100м араны йөгереп узар иде.Сикерә торган үрмәкүч 10см биеклеккә сикерә ала. Әгәр кеше шулай сикерә алса, 5-6 этажлы йортны сикереп чыга алыр иде.

Корреспондент:Бик күп тере организмнарның кешегә дөрес инженер карар-лары табарга ярдәм итүләре билгеле. Бу күзлектән чыгып караганда үрмә-күчләр кызыклы түгелме?

Инженер-конструктор:Танылган инженер Семюэль Браунга Шотландиянең кызу агымлы Твид елгасы аша күпер төзү эшен тапшыралар. Елганың ярлары һәм төбе шундый була: ныгытмалар да, үгезләр дә ярдәм итә алмый.Тагын әле көчле агым да комачаулый. Бервакыт ул елга яры буйлап йөргәч, арып ял итәргә ята һәм йоклап китә.Ә уянып киткәндә ике ботак арасында чайкалган пәрәвез җебен күрә.”Бу бит күпер. Чын асылмалы күпер!”-ди Браун.Тиздән елга аша Браун конструкциясе буенча асылмалы күпер төзелә.

Корреспондент: Һавада очу аппаратларның тере табигать белән бәйләнеше бармы?

Зоолог: Кошның япма контур каурыйлары очлары белән бер-берсе өстенә ятып торганда,тәндә һаваның каршылыгын киметә торган өслек барлыкка ки-терә һәм кошның очуын җиңеләйтә. Киль сөяге һәм кошның уңай агышлы тән формасы очуга ярдәм итә. Киль сөяге һаваны ярып бара.

Биолог: Очып барган хәлендә кош самолетны хәтерләтә. Самолет корпусы аның гәүдәсе, очыртучы яссылык-канатлар, руль-койрыгы, җыеп алына тор-ган шасси һәм очып киткәндә, җиргә төшкәндә файдаланыла торган җайлан-малар - аяклары. Очканда төп рольне канатлар башкара. Алар кошны һавада тотып торучы яссылык хасил итәләр.

Корреспондент: Махалет - канатларны механик рәвештә кошныкы кебек кагып оча торган аппарат. Ә менә һавада очар өчен канат кагу мәҗбүриме?

Физик: Юк.Тилгәннең очуын күзәткәннән соң,экспериментатор канатлар кошларныкы кебек аерым каурыйлардан түгел, ә ярканатныкы кебек һава үткәрми торган тоташ булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килә.

Инженер-конструктор: Кошларның очкандагы гәүдә формасын күзәтеп, һавада очу аппаратларына уңай агышлы форма бирәләр. Рус профессоры Николай Егорович Жуковский самолетларның һавада очу теориясен яза. Аның канат теориясе - һавада самолетны күтәреп тору көче ничек барлыкка килүе турындагы хезмәте аэродинамиканың төп законы булып тора.

Корреспондент: Самолетлар ни өчен оча?

Физик: Самолет очканда каршыга килүче һава агымы канатның кабарынкы өлешенә килеп бәрелә һәм , әгәр канатның формасы һәм канат һава агымын “каршылаган” почмак тиешенчә сайлап алынган булсалар,канат өстендәге басым канат астындагы басымга караганда кечерәк була. Канатның күтәрү көче нәкъ менә шуннан барлыкка килә .Самолетның авырлык массасы никадәр зур булса, аның канатлары да шул кадәр колачлы булырга тиеш.

Инженер-конструктор: Ә менә казлар,үрдәкләр һәм башка су кошларының судан бик ансат күтәрелеп китү принцибы гидросамолет төзелешендә кулла-нылды. Шулай итеп, кошларның очуын күзәтү нәтиҗәсендә хәзерге аэроди-намика фәненә нигез салына.

Корреспондент: Ә судноларның йөзүе нәрсәгә нигезләнгән?

Физик: Судноның суга батып торган өлеше кысырыклап чыгарган суның авырлыгы йөк төялгән судноның һавадагы авырлыгына тигез. Шуңа күрә судно суда батмый.

Инженер-конструктор:Суднолар төрле тыгызлыктагы төрле материалдан төзелә. Аларның тышчасы, гадәттә табаклы корычтан ясала.Суднолар төзүдә су белән чагыштырганда тыгызлыклары зуррак яки кимрәк булган төрле ма-териалларны кулланалар.

Биолог: Балыкларда гидростатик йөзү аппараты-йөзү куыгы. Балык йөзү куыгы күләмен җиңел үзгәртә. Мускуллары ярдәмендә балык зуррак тирән-леккә төшеп, суның басымы артканда, куык кысыла, шуңа күрә балыкның күләме кими, һәм ул, югарыга этелеп чыкмыйча, тирәндә йөзеп йөри ала. Күтәрелгәндә исә, йөзү куыгы киңәя һәм ул инде кимрәк тирәнлектә йөзә. Шул рәвешле билгеле бер чикләрдә балык бату тирәнлеген көйли ала.

Зоолог: Ә китлар бату тирәнлеген үпкәләренең күләмен кечерәйтү һәм зурайту хисабына көйлиләр.

Инженер-конструктор: Дөрестән дә, балыкларның йөзү куыгы ярдәмендә тирәнлекне көйләү принцибы су асты көймәләрендә кулланыла.Анда һава тутырылган камералар урнаштырыла.Һава күләмен кечерәйтеп яки арттырып су асты көймәсенең тирәнлеген көйлиләр.

Корреспондент:Конференция башында ярканат-ультратавыш локаторы буларак искә алынды. Шуны аңлатып китмәссез микән?

Физик:Ешлыгы 20000 Гц тан артык булган механик тирбәнешләр ультрата-вышлар дип атала. Ультратавышларны кеше колагы кабул итә алмый, без аларны ишетмибез.

Зоолог: Этләр 40000 Гц ешлыктагы ультратавышны кабул итә. Моннан дрес-сировщиклар оста файдалана :этләргә кешеләр ишетми торган командалар бирәләр.

Биолог: Ультратавышан ярканатлар да оста файдалана. Алар үтә начар кү-рә. Ярканалар ультратавыш дулкыннары чыгарырга һәм кабул итәргә сә-ләтле. Ярканат чыгарган ультратавыш дулкыннары төрле каршылыклардан һәм бөҗәкләрдән кайтарыла һәм ул үзе үк аларны кабул итә,чөнки ярканат-ларның колагы бик зур. Кайтарылган дулкынның кайдан килүенә карап, яр-канат автомат рәвештә бу каршылыкның юнәлешен билгели һәм бу аларга ауларга мөмкинлек бирә.Ультратавыштан дельфиннар да файдалана.

Инженер-конструктор: Ульратавыш коелма детальләрдәге төрле дефект-ларны - ярыклар, һава куышлыклары һ.б эзләп табу өчен кулланыла. Бу ме-тод ультратавыш дефектоскопиясе дип атала. Аның асылы түбәндәгедән гыйбарәт: тикшерә торган детальгә кыска ультратавыш сигналлары җибә-релә. Алар деталь эчендә беришле булмаган дефектлы урыннардан кайта-рылып, кабул иткечкә керә. Дефект булмаган урыннардан сигналлар деталь аша кайтарылусыз диярлек узып чыга һәм кабул иткечкә кире кайтмый.

Медик:Ультратавыш кайбер авыруларга диагноз кую һәм дәвалау өчен медицинада киң кулланыла. Диагноз кую өчен ультратавыш белән тикше-ренүләр (УЗИ) органнарның һәм тукымаларның гадәттән тыш (патологик) үзгәрешләрләрен хирург катнашыннан башка күреп алырга ярдәм итә.Ультратавыш белән дәвалау исә организмда матдә алмашу процессларын һәм иммунитет реакцияләрен активлаштыра.

Биология укытучысы: Табигать - тиңсез хазинә. Биология һәм физика шул хазинәне үзләштерүче фәннәр. Алар икесе дә табигатьне өйрәнә, бу ике фән-нәр бер-берсеннән аерылгысыз.

Физика укытучысы: Биология тере табигатьтәге күренешләрне өйрәнсә, физика аларны өйрәнеп гомуми законнар китереп чыгара,техника прогрес-сына этәргеч бирә.

Икесе бергә: Физика+биология=ИНЖЕНЕРИЯ

Табигать ана: Зиһенгә алу, хәтер , фикер йөртү , хыяллану аерылгысыз. Шулар аркасында кеше бөтен күптөрлелеге , катлаулылыгы белән дөньяны таный, хезмәт һәм иҗат итә.

Корреспондент: Һәр ике фәннең максаты - табигать көчләренең бердәмлеген өйрәнү.

Конференция тәмам.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/65929-press-konferencija-po-biologii

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки
Курсы повышения квалификации