- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Дискалькулия: профилактика и коррекция нарушений в овладении счетными операциями у детей»
- «Основы сенсорной интеграции и возможности применения сенсорной комнаты в работе с детьми»
- «Применение элементов прикладного анализа поведения (ABA-терапии) в работе с детьми с РАС»
- «Фитнес-программы для детей: возрастная физиология и методика построения занятий»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Выступление для воспитателей
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад» №49 «Гульназ», г. Набережные Челны , Республика Татарстан.
Выступление на тему :
«Цветы и деревья нашего края».
( на татарском языке )
Разработала:
воспитатель высшей категории
Биктимирова И.И.
детский сад № 49 “Гульназ”
Набережные Челны,2014г.
БЕЗНЕҢ ТӨБӘКНЕҢ ЧӘЧӘКЛӘРЕ, АГАЧЛАРЫ.
ЧӘЧӘКЛӘР: чалмабаш (пион), гөлчәчәк (роза), канәфәр (гвоздика), кызалак (георгин).
АГАЧЛАР: имән, каен, нарат, юкә.
Чәчәкләр ярату – гүзәллеккә омтылу ул. Чәчәкләрне белмәгән, күрмәгән, аларга карап сокланмаган бер генә кеше дә юктыр. Формаларының төгәллеге, төсе һәм исе белән чәчәкләр безгә шатлык китерә, күңелне күтәрә, дәрт һәмэнергия бирә. Кешедә чәчәкләргә, гүзәллеккә булган ихтыяҗ икмәккә булган ихтыяҗ кебек гадәти.
Бөтен культуралы чәчәк усемлекләре берьеллык, икееллык һәмөчеллыкка бүленә. Коллектив бакчаларда һәмйорт яны участокларында күпьеллык үсемлекләрне барысыннан да артык күрәләр.
Шулай ук кайбер күпьеллык чәчәкләр арасында пион чәчәге киң таралган. Бу чәчәкләр Россиягә Голландиядән Петр I патшалык тикәндә китерелгән. Пионның туган иле – Европаның көньягы: Португалия, Италия, Греөия. Кыргый хәлендә Швейцария альпларында очрый. Пионның ике төрен билгелиләр: агачсыман һәмүләнчел. Агачсыман пионнын яфраклары кышка коела. Үләнчелләре – яфрак белән кала. Сортына карап аның чиста ак, ал, яки тонык-шәмәхә, ә кайвакытта сары чәчәкләре 25-27 см диаметрга җитә.
“Марья тамыры” дигән пионнын тамырлары, яфраклары һәморлыклары дәвалау үзлегенә ия. Тамырларында әфир мае, гликозид, шикәр, органик кислота, микроэлементлар, иң-иң әһәмиятлесе, стронций һәмхром бар. Яфракларында”С” витамины бар. Бу чәчәк бал булдыручы һәмазык үсемлеге буларак кыйммәткә ия. Себердә тамырларын ит ашамлыкларына тәмләткеч буларак кулланалар. Электән “Марья тамыры” дигән пионны медицинада ревматизм, ашказаны-эчәк эшчәнлеге бозылганда, йөткерү, бизгәк, паралич, эпилепсиядән дәваланганда кулланганнар, кулланалар. Кытайда бу тамыр ракка каршы чара составына керә.
Безнең илдә неврастения, йокысызлык, вегето-кан тамырлары этнологиясенең төрле бозылулары вакытында кулланыла торган пионның тамырлыгын, тамырлары һәмуләннәре 40% спирттагы 10%лы төнәтмәсе официаль медицинада да танылды. Авыруларның йокысы әйбәтләнә, баш авыртуы кими, эшләү сәләте арта. Төнәтмәне 1 чәй кашыгы көнгә 3 тапкыр ай буена эчәргә кирэк.
Кытайда Пион мәхәббәт символы булып санала. Башка көнчыгыш халыкларында ул оялчанлык һәм кыюсызлык символы.
Матурлыгы һәм чәчәк атуның дәвамлыгы, нәфис һәм хуш исле булулары буенча РОЗАЛАР декоратив үсемлекләр арасында беренче урында тора. Бу – күп халыкларның иң яраткан чәчәге. Роза чәчәкләре арасында иң матурлары – күпсанлы затлы розалар: ремонтант, чәй-гибрид, флорибунда, грандифлора, полиант. Салкынга чыдамлылыклары буенча розалар бернинди каплаусыз ачык грунтта кышлый торган парк розаларына, җылы ярата торган парк кыш көне ясалма саклау таләп итә торган, ябык грунтта гына устерелә торган төрләргә бүленә. Роза вегетатив ысул белән: яшьүсентеләр ясап куакны бүлеп үрчетелә. Үрчетү өчен сабакларны бөгәләр нәм очлы казыклар белән йомшартылган җиргә беркетәләр, өстенә черемә яки торф катнашкан туфрак сибәләр. Бу эшне яз көне бөреләр ачылганчы башкаралар. Көзгә сабаклар тамырлана, киләсе елның язында аларны ана усемлекләрдән аералар һәм яңа урынга күчерәләр.
Розаларның күп төрләрен куак нигезе тирәсендә үскән үсентеләр ( отпрысклар) белән үрчетәләр. Аларның башта тамырлары булмый һәмяңа усемлектән тукланалар. Беренче ел азагында гына тамырлары барлыкка килә. Кечкенәләрен яз көне аерсаң әйбәт.
Куакларны аерып утырту юлы белән үз тамырлы парк розаларын үрчетәләр. Иртә язда куакны казып алалар һәм бакча пычагы, секатор яки балта белән берничә кисәккә бүләләр. Һәркисәкнең тамыр системасында бер яки бер-ничә усентесе булырга тиеш.
Розалар туфракта дым җитмәүчелекне авыр кичерәләр – шытымнарның үсүе туктый, алар шиңә һәм яфраклары коела, чәчәкләре азая, декоративлыгын югалта. Эссе коры көннәрдә иң азы атнага бер тапкыр һәр куакка 10-15 л су сибәргә кирәк. Розалар вазада озак торсыннар өчен аларны бик иртә дымга туйган вакытта кисәргә кирәк. Беренче тышкы таҗы гына ачыла башлаган, ә калганннары тыгыз булып ябылып торган бутоннар әйбәтрәк ачыла нәм озаграк тора. Бу фаза башланганчы киселгән бутоннар бөтенләйгә ачылмаска мөмкин. Вазадагы су салкын булырга тиеш, аны еш алыштырып торырга кирәк. Букетны кояш яктысына куярга ярамый, розалар тиз шиңә.
ГЕОРГИН (дөресрәге далия) матур чәчәк атучы, янтаебрак үскән, сусыл сабаклы декоратив куак. Алар июльдән беренче көзге кырауларга кадәр чәчәк ата. Ул яктылык һәм дым яратучы үсемлек. Утыртканда һәм үсеменең беренче айларында, атналарында су сибәргә бих мохтаҗ. Аларны нигездә тамырбүлбеләрне аеру юлы белән үрчетәләр. Апрель урталарында, георгинны үрдерер өчен, кышкы саклау урыныннан бүлмәгә күчерәләр. Ул бүлбеләрне утытрсаң, аның токымы начарлана. Тамырбүлбеләрне туфракка соңгы язгы-җәйге кыраулардан соң, май ахыры, июнь башында утырталар. Алар вагаймасын өчен, үсеп чыккан җир өсте шытымнарының 2 иң көчлесен калдырып, калганнарын кисеп ташлыйлар. Сабак астындагы җир әйбәт җылынсын өчен, астан 2-3 яфракны өзәләр. Бу алым сабакның аскы өлеше артык юанаймасын өчен шулай эшләнә.
Октябрь башында георгиннарны казып алалар. Бу бик җаваплы момент. Әгәр тамырбүлбеләрне дөрес һәм үз вакытында казып алып эшкәртмәмәң, алар кыш көне әйбәт сакланмый. Кипкән бүлбеләрне саклау өчен коры ком белән каплап подвалга яки идән астына салалар. Даими рәвештә тикшереп торып, 5 градус температурада саклыйлар.
ТЮЛЬПАН – күпьеллык суганчалы матур чәчәкле үсемлек. Бик иртә шытып чыга, кырауларны җиңел кичерә. Чәчәкләре кыңгырау формасында, күп төрле төсләрдә (зәңгәрдән башка). Алар гадәттә, сабакта 3-4 данә була. Ана суганча ел саен чәчәк атканнан соң үлә, яңа суганчалар һәмберничә бала барлыкка килә.
Бакча тюльпаннарны, суганчалар һәм аларның балалары белән үрчетелә. Тюльпаннар өчен кояш әйбәт төшә торган, җилдән капланган, җиңел комсыл, туклыклы участок сайлыйлар. Тюльпаннар астына яңа тирес кертергә ярамый. Ул ФУЗАРИОЗ авыруы китереп чыгара. Тульпаннар агач көлен ярата. Утыртуны сентябрьнең уртасында башкаралар. Әгәр аларны иртәрәк утыртсаң, яз көне иртә усә башлаган сабакта яфраклар, ә кайвакыт чәчәк бөреләре дә кырау белән зарарланырга, суганчалар начар тамырланырга мөмкин, әйбәт тамырлансын өчен 2-3 атна вакыт кирәк.
Кара туфраклы булмаган зонаның полосасында тюльпаннар майның икенче яртысында чәчәк аталар. Чәчәк атканнан соң, суганча мөгезләнмәсен өчен, чәчәкне сабагы белән алып ташларга кирәк. Чәчәкләрне кискәндә усемлектә ике яфрак калдыралар. Июнь ахыры, июль башында суганчаны ел саен казып алырга кирәк. Моны яфраклар саргая башлагач, ә алмаштыручы суганча ачык-көръән төскә кергәч, яфрак һәм сабакларны тулысынча кибүен көтмичә эшләргә кирәк. Суганчаларны казып алалар һәм 1-2 тәүлеккә күләгәле урында ачык һавада калдыралар. Суганчалар сакланган бинага көн яктысы әйбәт төшкән булырга тиеш. Тюльпаннарны бер үк урында берничә ел рәттән үстерегә ярамый.
ТӨРЕК КАНӘФЕР чәчәге, яки сакаллы, киң таралган чәчәк үсемлеге. Иң борынгы чәчәк үсемлекләренең берсе. Туган иле – культуралы формалары хәзергә кадәр үсә торган Көньяк Европа. “Сакаллы” атамасын чәчәк яны яфракларының кыяклы булуыннан алган. Куагы 40-60 см., җыйнак биеклектә. Күпъеллык, ләкин чәчәк үстерүдә икееллык буларак файдаланыла. Беренче елны үсемлектә эре булмаган озынча элиптик ачык яшел яфраклардан купшы розетка үсеп чыга. Икенче елда тыгыз калкансыман 15-40 чәчәктән торучы чәчәклек һәм очланучы берничә туры сабак үсеп чыга. Чәчәкләре вак, гади һәм катмарлы.
Канәфер чәчәген йорт яны участокларында үстерүнең иң гади ысулы – орлыкларны түтәлләргә, үсемлекне киләсе елга күчереп утырту исәбеннән даими урынга 30-40 см итеп чәчәргә. Чәчү өчен иң әйбәт вакыт – яңа өлгергән орлыкларны июньдә чәчү. Чәчү никадәр иртәрәк башкарылса, вегетация чорында шулкадәр күбрәк ян розеткалар барлыкка һәм икенче елны чәчәк ату мулрак була.
Канәфер чәчәге агачлары күләгәне һәм шулай ук теләсә нинди яшьтә күчереп утыртуны җиңел кичерә. Әйбәт куаклансын өчен, июльдә үсентеләрнең очларын өзеп чыгалар. Ачык грунтка аны яз көне дә, җәй коне дә күчереп утыртырга була. Канәфер чәчәгенең өлгергән орлыклары җиңел коела, үзеннән чәчелә, киләчәктә үрчетергү яраклы үсенте бирә. Теләсә нинди әйбәт эшкәртелгән черемәле балчык кушылмасында, су әйбәт сеңә торган җирдә үсә. Дымлы – балчыксыл һәм коры комсыл туфракта канәфер чәчәге әйбәт үсми. Ул яңа тиресне һәм ачы туфракны бәтенләй күтәрми. Берьеллык чәчәк үсемлеләре бик күп төрле. Төсләрнең ачыклыгы, формаларының төрлелеге белән алар күпьеллыклардан уздыралар. Аларны, нигездә, урамнарны яшелләндеру өчен кулланалар.
Республикабызның 16,9% мәйданын урманнар били. Киң таралган агачларның берсе ИМӘН агачы. Имән – куәтле агач. Ул бик озак (кайберләре 2000 га кадәр) яши. Баштагы 80 елда ул биеклеккә усә, аннан соң калыная гына. Аның биеклеге 50 шәр метрга җитә.
Илебезнең Европа кисәгендә урта һәм көньяк полосаларда киң, Крымда һәм Кавказда табигый һәм ясалма утыртылган урманнарда киң таралган. Апрель ахырында, май башларында чәчәк ата, җимешләре сентябрь һәм октябрь башларында өлгерә.
ИМӘН бик борынгы заманнардан ук хуҗалыкта кулланылган. Ул нык агач суда череми. Шуңа күрә күпер субайларын күбесенчә имәннән ясыйлар. Имән агачын судно һәм вагоннар төзегәндә кулланалар, аннан йортлар салалар, кисмәк ясыйлар. Имән ул гаҗәеп шәп паркет, матур фанер, әйбәт утын. Медицина тармак-ботакларының һәм яшь кәүсәләрен шома яшь кайрыларын файдаланалар. Имән кайрысында 10-12% дуплау матдәләре эллаг һәм гели кислоталары, флобафен, пектиннар, пектиннар, пентозаннар, кверцитин, левулин, крахмал, аксым матдәләр, лайлалар нәм шикәрләр бар.
Апрель аенда җыелган яшь имән кайрысы төнәтмәсен стоматитлардан, гингивитлардан, тонзилитлардан һәмуртлар йомшарганда бөрештергеч һәм ялкынсынуга каршы чара буларак авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланалар. Кайчакларда 20%лы кайнатмасын тире авыруларын, яраларны, үлекләгән җирләрне озак ятып тишелгән урыннарны, пешкән һәм өшегән җирләрне дәвалауда кулланалар.
Төнәтмә ясау өчен кайрыны 3 мм зурлыктагы вак-вак кисәкләгә турыйлар, 1:10 чагыштырмасында су салалар, 30 минут суны кайнаталар, суынган кайнатманы сөзәләр. Баштагы куләменә җиткәнче су өстиләр һәм көнгә 3-4 тапкыр 1әр стакан эчәләр. Кайрыны күләгәдә киптерәләр.
Имән чикләвегеннән крахмал белән спирт алалар. Кыздырылган һәм тартылган имән чикләвеге ясалма кофе әзерләүгә китә. Имән чикләвеге – дуңгызлар өчен бик яхшы азык.
КАЕН – куем ябалдашы өскә таба киңәеп үсә торган төз агач. Бик карт каенның гына ябалдашлары, бөдрә тал кебек, аска салынып тора. Каенга багышлап, әллә күпме җыр чыгарылган. Россиянең күренекле художниклары аны үз картиналарында бик еш сүрәтләгән.
Каен кайвакыт кояшлы аланда ялгыз үсә, ләкин гадәттә ул урман хасил итә. Каен апрель ахырында яисә майның беренче көннәрендә чикләвек агачы һәм талдан соң чәчәк ата. Аның чәчәкләре алкасыман – бик гади. Ә инде каен яфраклары сары лимон төсенә кергән икән, сентябрь җиткән. Каен бик тиз үсә. Чирек гасыр эчендә, аеруча дымлы туфракта, ул 5 катлы йорт биеклегенә җитә. Каен агачы җәйге җылы көннәрдә шул туфрактан тәүлегенә 40 ар чиләк су ала.
Каенның бөтен өлеше дә эшкә ярый. Бөреләреннән дару әзерлиләр. Ботаклары себерке ясауга китә. Тузыннан, халык оешмалары гөмбә һәм җиләк җыю өчен тырыс, кызауч ясыйлар. Каен агачы бик шәп утын да, күмере тәмле була. Аннан шулай ук фанер, мебель эшлиләр, скипидар, агач спирты, серкә алалар. Карелиядә, Беларусиядә, Латвиядә, шулай ук Скандинавия илләрендә кәүсәләренең түбәнге өлешләре нык тыгызланып калынайган каеннар үсә. Аларга хәтта балта да керми. Мондый каенны Карсы каен диләр. Аның агачыннан матур мебель, шкатулкалар, төрле бизәнү әйберләре эшлиләр. Карсы каен бик сирәк очрый. Шуңа күрә аны хәзер ясалма рәвештә үстерергә тырышалар.
ЮКӘ агачы 30 метрга кадәр җитә. Ул карасу җыерчыклы каерылы, яфрагын коя торган агач. Июнь – июльдә чәчәк ата, җимешләре август-сентябрьда өлгерә. Европа территориясенең урта һәм көньяк өлешләрендә, Кавказда, Урта нәм Көньяк Уралда, Көнбатыш Себердә таралган. Киң яфраклы һәм ылыслы – киң яфраклы урманнарны барлыкка китерүче агач токымы, еш кына урман эчендәге куакларда, бай туфракларда үсә. Күләгәгә нык чыдам. Медицинада йөрәксыман һәм киң яфраклы юкәнең чәчәк яны яфраклары белән бергә чәчәкләре файдаланыла. Юкә чәчәкләрендә әфир мае, гесперидин нәм тилицианин, гиикозидлары, салониннар, каротин, кверцетин, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре һәм фарнезол бар.
Юкә чәчәге препаратлары салкын тию авыруларын дәвалау өчен, тирләтә һәм температура төшерә торган дару буларак, гастритлардан, ангина һәм стоматит белән авырганда авыз һәм тамакны чайкау өчен файдаланыла. Юкә чәчәкләрен һәм кура җиләгеннән (тигез күләмдә кушып) 1нче номерлы тирләтә торган җыелма ясыйлар. Төнәтмә ясау өчен бер аш кашыгы коры чәчәккә бер стакан кайнар су салалар, 20-30 минут төнәтәләр. Көнгә 2-3 стакан эчәләр. Яфрак кайнатмасын әзерләү өчен 2 аш кашыгы чималны бер стакан суда 10 минут кайнаталар. Кайнатманы сөзәләр һәм бер көндә эчеп бетерәләр. Чәчәк төркемнәрен коры көннәрда, алардагы чәчәкләк әле ачылганчы җыялар һәм шунда ук 40-45 градустан югары булмаган температурада киптерәләр. Чәчәкләрен кояшта киптерергә ярамый. Чөнки алар үзләренең төсләрен һәм шифалы үзлекләрен югалталар. Юкә чәчәге бик баллы. Аннан алыган бал хуш исле, иң яхшы бал булып исәпләнә.
Яшь юкә кайрысыннан мунчала ясыйлар, элеккеге заманнарда аркан, чабата үргәннәр.
НАРАТ - биеклеге 40 метрга кадәр җитә торган мәңге яшел ылыслы агач. Июньдә чәчәк ата, орлыклары чәчәк атканнан соң икенче – өченче елга өлгерә. Киң таралган Европа-Азия төре – илебездә төп урман токымнарының берсе. Комлы, көлсу, балчыксыл туфракларда, кыяларда үсә. Бик тә яктылык яратучан.
Нарат бөреләре кайнатмасы, төнәтмәләре дезинфекцияләүче, какырык чыгыргыч һәм сидек кудыргыч үзлекләргә ия. Алар югарыгы сулыш алу органнары авырулары вакытында файдаланыла. Ылыс төнәтмәсен, зәнгеләне бронхиаль асманы дәвалау һәм профилактикалауч өчен ылыс экстрактын дәвалау ванкалары әчен кулланалар.
Кайнатма әзерләү өчен 25-30 гр. вакланган нарат бөресен 1 л суга, сөт яки икесенең бертигез күләмдәге катнашмасында 15 минут кайнаталар, сөзәләр һәм көнгә 3-4 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Витаминлы эчемлек алу өчен 30 гр. ылысны бер стакан суда 30 минут кайнаталар. Көнгә 2-3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Нарат бөреләрен февральдә – мартта, алар интенсив үсә башланганга кадәр хәзерлиләр.
Чәчәкләр, агачлар турында бик күп язарга булыр иде. Аларның барысын да язып бетерү мөмкин түгел. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: чәчәкләрнең, агачларның , гомумән табигатьнең матурлыгын күрә, тоя белү һәм шул матурлыкны үстерүдә кечкенә генә булсада өлешен кертү безнең һәрберебезнең бурычы. Ә инде шушы матур сыйфатларны балаларда тәрбияләү безнең төп бурычыбыз.
Использованная литература:
1.А.И.Щеповских.”Красная книга”,Казань,1995г.,
2.И.И.Рахимов.”Растительный и животный мир Татарстана”, Казань,2007г.
3.Г.Хасанов.”Времена года”, Казань,1991г.,
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/68058-vystuplenie-dlja-vospitatelej
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Трудности школьников на разных возрастных этапах»
- «Адаптация детей-мигрантов к образовательной среде: особенности организации обучения школьников»
- «Подготовка детей к школе в условиях обеспечения преемственности ФГОС дошкольного и начального общего образования»
- «Психологическое консультирование: основные подходы и техники»
- «Учитель физической культуры: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС»
- «Специалист органов опеки и попечительства: основные задачи и полномочия»
- Теория и методика обучения астрономии в образовательной организации
- Психология и педагогика дошкольного образования
- Дошкольное образование: обучение и воспитание детей дошкольного возраста
- Логопедическая работа при нарушениях речи у детей дошкольного возраста
- Теория и методика преподавания музыки в образовательных учреждениях
- Педагог-библиотекарь: библиотечное дело в образовательной организации

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.