- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рабочая программа по татарскому языку для русскоязычных групп, 2 класс
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль берәмлегенең Лаеш шәһәре 1 нче Гимназиясе гомумбелем муниципаль бюджет учреждениесе
“Каралды” Метод берләшмә җитәкчесе Протокол №____ “___”___________20 ел. | “Килешенде” УЭ һәм МЭ буенча директор урынбасары “____”__________20 ел. | “Раслыйм” ГМБУ 1 нче Гимназия директоры Приказ №______ “____”____________201 ел. |
2 А сыйныфы (рус төркеме) өчен татар теленнән
эш программасы
Төзүче::Аминова Гөлнара Гомәр кызы
1 категорияле укытучы
2014-2015 нче уку елы
Аңлатма язуы
2 нче сыйныфта татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге норматив документларга нигезләнеп төзелде:
Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.
Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010 ел
Рухи әхлакый үсеше һәм Рәссәй гражданинын шәхес буларак тәрбияләү концепициясе. 2010 ел
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рустеллебалаларгататартелен коммуникативтехнологиянигезендәукытупрограммасы (1 — 11 нчесыйныфлар), 2014. Төзүчеләр: Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм “Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы” Законнигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысулы буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булалар.
Татар теле, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.
Татар теленә өйрәтүнең төп максатлары:
2 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
татар милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.
Укыту – методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юнәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик прин тыш, татар теленә өйрәтүнең төп принциплары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне куллану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.
Укытуның планлаштырган нәтиҗәләре
шәхси нәтиҗәләре:
шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә. Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша. Танып белүнәтиҗәләре: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү; тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану. Регулятив нәтиҗәләр: уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру; дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү; дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү. Коммуникативнәтиҗәләр: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү; әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре); парларда һәм күмәк эшли белү; мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару; әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү. |
Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре
Сөйләшү
Диалогик сөйләм.
2 нче сыйныфта дәрес вакытының 60-70% ы сөйләшүгә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
- дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.
II. Ишетеп аңлау (аудирование).
Аралашу өчен, төп шартларның берсе - әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 2 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең төп бурычлары түбәндәгеләр:
нормаль темп белән әйтелгәннең мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
III. Уку
Хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
Дәреслектә уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр бирелде. Үзләштерү дәрәҗәсенә карап, укытучы аларны арттыра яки киметә ала.
укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
укыганда сүзлекләр куллана белү.
IV.Язу
Татаралфавитындагыхәрефләрне дөрес, матур яза белү;
- дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
- бәйрәмнәр белән котлау язу.
Дәреслек: Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч гомуми белеем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балар өчен). Р.З.Хәйдәрова. Казан, “Татмультфильм” нәшрияты, 2013.
2014-2015 нче уку елына төзелгән 2 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теленнән эш программасында барлыгы 102 сәгать ( атнага 3 сәгать исәбеннән) вакыт бирелгән, ГМБУ 1 нче Гимназиянең укыту планына туры килә
Р.З Хәйдәрованың программасында әдәби уку һәм татар теле дәресләренең бүленеше юк, шуңа күрә сәгатьләр саны аерым күрсәтелде.
Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигзендә укыту программасы белән гимназиядәге эш программасы арасындагы аермалар түбәндәгеләр.
№ | Бүлек исеме | Эш программасы буенча (татар теле) | Эш программасы буенча (әдәби уку) | Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы буенча |
1 | Без мәктәпкә барабыз | 35 | 14 | 49 |
2 | Базарда | 11 | 11 | 16 |
3 | Мин чисталык яратам | 12 | 7 | 20 |
4 | Кыш җитә | 11 | 8 | 17 |
5 | Безнең гаилә | 10 | 6 | 14 |
6 | Яз килә | 6 | 4 | 10 |
7 | Минем туган ягым | 8 | 8 | 18 |
8 | Кибеттә | 4 | 5 | 13 |
9 | Җәй | 5 | 5 | 13 |
Барлыгы | 102 | 68 | 170 |
Эш төрләре: күчереп язу, тест, контроль эш, сүзлек диктанты.
Укыту методы һәм алымнары:
- катнаш (комбинированный),
- тәрҗемә итү,
- таныштыру,
- аудиовизуаль,
- күзәтү,
- әңгәмә,
- эксперимент.
Дәрес типлары:
ЛКФ - лексик күнекмәләр формалаштыру
ЛКК - лексик күнекмәләр камилләштерү
ГКФ - грамматик күнекмәләр формалаштыру
ГКК - грамматик күнекмәләр камилләштерү
ЛГКК - лексик-грамматик күнекмәләр камилләштерү
Д/с - диалогик сөйләм
М/с - монологик сөйләм.
Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре
Эш төрләре | |
1. | Тыңлап аңлау |
2. | Диалогик сөйләм |
3. | Монологик сөйләм |
4. | Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү |
5. | Язу: |
күчереп язу (гади җөмлә) | |
66 | Контроль эш |
77 | Тест |
Сүзлек диктанты |
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны | Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат, |
Без мәктәпкә барабыз Беренче сентябрь. Уку-язу әсбапларының барлыгы, юклыгы, кирәклеге. Уку хезмәте. | Беренче сентябрь турында сөйли, укытучыны, дустыңны бәйрәм белән котлый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау); үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Предметларны, саннар кулланып, үзеңә сорый белү. Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый һәм җавап бирә белү. Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү, нәрсә эшләгәнне, нәрсә эшләмәгәнне сорый, әйтә белү. Укучының уку хезмәтенә бәя бирә белү. |
Базарда. Яшелчәләр. Җиләк-җимешләр. Базарда. Көз билгеләре. | Яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү. Базарга барырга чакыра, кем белән барганыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү. Көз билгеләрен, көзне яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра белү. |
Мин чисталык яратам” Шәхси гигиена предметлары. Тән әгъзалары атамалары. Табипта. | Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. Тән әгъзаларын атый белү. Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. |
Кыш җитә Кыш айлары, кыш билгеләре. Яңа ел бәйрәме. Кышкы уеннар. Кошларга җимлек куябыз. | Кыш айларын атый, кыш билгеләрен әйтә белү. Яңа ел бәйрәмендә нишләгәнне әйтә, Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. Яңа ел бәйрәменә чакыра белү. Кышкы уеннарның төрләрен әйтә, уенга чакыра; тауга барганыңны, кайтканыңны, тауда чаңгы шуганыңны әйтә белү. |
Безнең гаилә Безнең гаилә. Татар халык ашлары. Өй хезмәте. | Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын, кайда эшләгәнен әйтә белү. Татар халык ашларын атый, нинди ашлар пешергәнне белү, бер-береңне табынга чакыра,кыстый, ашаганнан соң рәхмәт әйтә белү. Өй хезмәтендә катнашуыңны әйтә белү. |
Яз килә Яз билгеләре. 8 нче Март – әниләр бәйрәме. | Яз билгеләрен әйтә белү. Урамга уйнарга чакыра, көннең нинди икәнен сорый, әйтә белү. Бәйрәмдә, нинди бүләк биргәнеңне, кемне котлаганыңны әйтә белү. |
Минем туган ягым Минем туган ягым. Татарстанның табигате. Татарстан шәһәрләре. Мин авылда яшим. | Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан шәһәрләренең, елгаларының атамаларын әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү. Кайсы шәһәргә барганны сорый белү. Светофорда нинди төсләр барлыгын әйтә, юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. Авыл табигате турында сөйли белү. Җәйге уен төрләрен әйтә белү. |
Кибеттә Киемнәр кибетендә. Ашамлыклар кибетендә. | Кием исемнәрен, бәяләрен сорый, нинди кием яратканыңны әйтә белү. Бер-береңнең киеменә комплимент әйтә белү. Ашамлык исемнәрен, нинди ашамлыклар кирәклеген сорый, әйтә белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү. |
Җәй Җәй җитте. Без Сабантуйга барабыз. | Җәй көне турында сөйли белү. Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. Урманда җиләк җыйганыңны әйтә белү. |
Грамматик минимум
Исемнең төшем килеше белән таныштыру.
Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
Исемнәрнең берлек санда 1,2 затта тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү.
Исемнәрнең берлек санда 3 затта тартым белән төрләнеше белән таныштыру (аның китабы, сумкасы).
Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
11дән 20 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
Зат алмашлыкларын күплектә сөйләмдә куллану.
Кайчан? сорау алмашлыгы белән таныштыру.
Кем? Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? ничә? ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сорау бирә белүне камилләштерү.
Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1,2,3нче зат юклык формасы белән таныштыру.
Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта берлек сан 1,2,3нче зат формасы белән таныштыру.
Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый хәбәрлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
Чөнки теркәгечен сөйләмдә куллану.
Орфографик и орфоэпик минимум.
1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү. Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.
2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.
3. Татар алфавитын яттан белү.
4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.
5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.
6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую
Уку-укыту тематик планы
№ | Бүлек исеме | Сәгатьләр саны | Контроль күчереп язу | Тест |
1 | Без мәктәпкә барабыз | 35 | 2 | 1 |
2 | Базарда | 11 | 1 | |
3 | Мин чисталык яратам | 12 | 1 | |
4 | Кыш җитә | 11 | 1 | |
5 | Безнең гаилә | 10 | 1 | |
6 | Яз килә | 6 | 1 | |
7 | Минем туган ягым | 8 | 1 | |
8 | Кибеттә | 4 | 1 | |
9 | Җәй | 5 | 1 | |
Барлыгы | 102 | 2 | 9 |
Календарь-тематик план
№ | Дәрес темасы | Укучыларның эшчәнлек характеристикасы | Үткәрү вакыты | |
План буенча | Фактик үтәлеш | |||
Без мәктәпкә барабыз ( 35 сәг) | ||||
1 | Белем бәйрәме. Үткәннәрне кабатлау. | Беренче сентябрь турында сөйли белү. | ||
2 | Җөмләдә сүзләр тәртибе. | Уку-язу әсбапларының барлы-гын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү | ||
3 | Сорау белдерүче аффикслар- мы/ -ме. | |||
4 | Сорау белдерүче аффикслар- мы/ -ме. | |||
5 | Сузык авазлар. | |||
6 | Тартык авазлар. | |||
7 | Исемнәрнең күплек сан кушымчасы. | |||
8 | Кереш контроль күчереп язу. | Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү. | ||
9 | Хаталар өстендә эш.Исемнәрнең күплек сан кушымчасы. | |||
10 | 1-10 га кадәр саннар. | |||
11 | Тәртип саны | |||
12 | Сүзнең тамыры. | |||
13 | Фигыльнең башлангыч формасы. | Укучының уку хезмәтенә бәя бирү | ||
14 | Хәзерге заман хикәя фигыль формасы. | |||
15 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше | |||
16 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-санда төрләнеше | |||
17 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. | Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. | ||
18 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы. | |||
19 | Нишли? Нишләми? сораулары. | |||
20 | Исемнең урын-вакыт килеше. | |||
21. | Исемнең юнәлеш килеше. | |||
22 | Исемнең юнәлеш килеше. | |||
23 | Контролькүчереп язу. | |||
24 | Хаталар өстендә эш. Исемнең чыгыш килеше. | |||
25 | Исемнең чыгыш килеше. | |||
26 | Исемнәрнең килешләрен кабатлау. | |||
27 | Исемнәрнең килешләрен кабатлау. | |||
28 | Исемнәрнең килешләрен кабатлау. | |||
29 | Билгеле үткән заман хикәя фигыль. | |||
30 | Билгеле үткән заман хикәя фигыль. | |||
31 | Кем? Нәрсә? сораулары. | |||
32 | Кем? Нәрсә? сораулары. | |||
33 | Нишли? Нишләде сораулары. | |||
34 | “Без мәктәпкә барабыз” бүлегенә тест язу. | |||
35 | Хаталар өстендә эш.Күнегүләр эшләү. | |||
Базарда ( 11 сәг) | ||||
36 | Әйе, юк, түгел сүзләре. | |||
37 | “Чөнки “теркәгече б/н җөмләләр төзү. | Көз билгеләрен сөйли белү. | ||
38 | Нинди?соравы. | |||
39 | Нишли? Нишләми? сораулары. | |||
40 | О,ө хәрефләренең дөрес язылышы. | |||
41 | Антонимнар. | |||
42 | Җиләк- җимеш исемнәре. Җөмләләр төзеп язу. | Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү | ||
43 | Яшелчә исемнәре белән җөмләләр төзеп язу. | Базарга барырга чакыра , кем белән барганыңны әйтә белү. | ||
44 | Яшелчә, җиләк җимеш исемнәрен кабатлау | Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү. | ||
45 | “Базарда”бүлегенә тест язу. | |||
46. | Хаталар өстендә эш. “Базарда” бүлеген кабатлау. | |||
Мин чисталык яратам (12 сәг) | ||||
47 | Нинди? сорау. | |||
48 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 3 зат берлек сан формалары. | Шәхси гигиена предметла-рының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү. | ||
49 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 3 зат берлек сан формалары. | |||
50 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1, 3 зат берлек сан формалары. | Бер-береңә комплимент әйтә белү. | ||
51 | Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе. | Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү. | ||
52. | Исемнәрнең 1 зат берлек санда тартым белән төрләнүе. | Авыру кешегә киңәш бирә белү. | ||
53 | Исемнәрнең 2 зат берлек санда тартым белән төрләнүе. | |||
54 | Исемнәрнең 2 зат берлек санда тартым белән төрләнүе. | |||
55 | Исемнәрнең 1,2, 3 затларда тартым белән төрләнүе. | |||
56 | Исемнәрне кабатлау дәресе. | |||
57 | “Мин чисталык яратам” бүлегенә тест язу. | |||
58 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү | |||
Кыш җитә (11сәг) | ||||
59 | Кыш айлары, кыш билгеләре. | Кышкы табигатьне сурәтли белү. | ||
60 | Антоним сүзләр. | |||
61 | Ә теркәгече. | |||
62 | Котлау тексты язу. | |||
63 | Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. | Һава торышын сорый белү. | ||
64 | Фигыльнең барлык- юклык формалары. | Кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү. | ||
65 | Капма- каршы мәгънәле сүзләр. | Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү. | ||
66 | Риза, риза түгел сүзләре. | Кышкы уеннары төрләрен әйтә, уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү. | ||
67 | “Кыш җитә” темасын йомгаклау. | Яңа ел бәйрәме белән котлый белү. | ||
68 | “Кыш җитә”бүлеге буенча тест. | Образларны характерлый белү. | ||
69 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү | |||
Безнең гаилә. (10 сәг) | ||||
70 | Иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш сүзтезмәләре б/н җөмләләр төзү. | Гаилә турында сөйли белү. | ||
71 | Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнүе. | |||
72 | Кемне? Нәрсәне? сораулары. | Гаиләдә кемне яратканыңны әйтә белү. | ||
73 | Татар халык ашлары исемнәре б/н җөмләләр төзү | |||
74 | Кемне? Нәрсәне? сораулары. | |||
75 | Нишләдем? Нишләмәдем? сораулары. | Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү. | ||
76 | Нишләдем? Нишләмәдем? сораулары. | Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү. | ||
77 | “Безнең гаилә “ бүлегенкабатлау. | Предмет белән нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. | ||
78 | “Безнең гаилә “ бүлегенә тест язу. | |||
79 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | |||
Яз килә ( 6 сәг) | ||||
80 | Кайчан? соравы | |||
81 | Нишли? Нинди сораулары. | |||
82 | Саннар. | |||
83 | Котлау тексты язу. | |||
84 | “Яз килә”бүлегенә тест язу. | |||
85 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | |||
Минем туган ягым (8 сәг) | ||||
86 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр. | Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. | ||
87 | Нинди? Кайсы? сораулары. | Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәрен әйтә белү. |
88 | Кайда? Кайдан? сораулары. | Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә, аларны сурәтли белү. | ||
89 | Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. | Нинди транспортта барганың-ны әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү. | ||
90 | Нинди? Ничә? Нишли? сораулары. | Авыл турында сөйли белү. | ||
91 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең 1 зат күплек сан формасы. | |||
92 | “Минем туган ягым”бүлеге буенча тест. | |||
93 | Хаталар өстендә эш. Күнегүләр эшләү. | |||
“Кибеттә”( 4сәг) | ||||
94 | Исемнәрнең тартым б/н төрләнүе. | Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү. | ||
95 | Исемнәрнең тартым б/н төрләнүе | Бер-береңнең киеменә компли-мент әйтә белү. | ||
96 | Боерыкфигыльнең 2 зат берлек сан формасы. | Ашамлыклар сатып ала белү. | ||
97 | Еллык контроль тест. | |||
“Җәй” | (5 сәг) | |||
98 | Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатларга | Җәй көне турында сөйли белү | ||
99 | Хәзерге заман хикәя фигыльнең 3 зат күплек сан формасы | Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү. | ||
100 | “Аша” бәйлеге. | Сабантуйда катнашу турында сөйләшү. | ||
101 | Кая? Кайда? Кайдан? сораулары. | |||
102 | “Җәй”бүлеген йомгаклау. |
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Аңлауны бәяләү
Тыңланган татар сөйләмен тулаем дөрес аңлап, эчтәлеген сөйли алганда, “5”ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен дөрес аңлап, эчтәлеген якынча сөйли алганда, “4”ле куела.
Тыңланган татар сөйләмен аңлап, эчтәлеген өлешчә генә сөйли алганда, “3”ле куела.
Тыңланган татар сөйләменең эчтәлеген тулаем аңламаганда, “ 2 “ ле куела.
Диалогик сөйләмне бәяләү
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2-3 хата җибәреп, эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.
Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.
Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, “2”ле куела.
Монологик сөйләмне бәяләү
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен “5”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2-3 хатасы булган монологик сөйләм өчен “4”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, җөмлә төзелешендә 4-7 хатасы булган монологик сөйләм өчен “3”ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, “2”ле куе
Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү
Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә“5” ле куела.
Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Контроль күчереп язуны бәяләү
Пөхтә,төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә“5” ле куела.
Пөхтә,төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Язма сөйләмне бәяләү.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, 1 орфографик һәм 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә “5” ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгаш җибәрелгән, 2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә“4”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмган, 4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хатасы булган эшкә “3”ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7 дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә “2”ле куела.
Укытуның методик тәэмин ителеше
1. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Татармультфильм” 2013.
2. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 2 нче сыйныф: Укытучылар өчен методик кулланма. Р.З.Хәйдәрова, Н.Г. Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина. - Казан “Татармультфильм” 2012.
3. Книга для родителей. Казан “Татармультфильм” 2013.
4. Татар теленнән эш дәфтәре. Гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Татармультфильм” 2013.
5.”Балалар дөньясында” Рус теле башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен хрестоматия. Төзүче авторлар: Р.М. Исхахова, Г.М.Әхмәтҗанова Һ.б.Казан”Татарстан китап нәшрияты”2013.
Әдәбият исемлеге
1.Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010 ел
2.Россия Федерациясенең “Мәгариф турында” законы.
3.Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты. 2010 ел
4.Рухи әхлакый үсеше һәм Рәссәй гражданинын шәхес буларак тәрбияләү концепциясе. 2010 ел
5. Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рустеллебалаларгататартелен коммуникативтехнологиянигезендәукытупрограммасы (1 — 11 нчесыйныфлар), 2014. Төзүчеләр: Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева.
Еллык контроль эш
1 вариант
A-1. Поставь нужную букву:
Бол...т, яңг...р, оз...н,бол...н
а)о; б) а; в )ы; г) е
А-2. Выбери слово с мягкими гласными:
а) эссе; б) тамчы; в)яфрак; г) чыпчык
А-3.Выбери правильное окончание:
Җәй көне балалар авыл ... (кая?) китәләр.
а)-ка; б)-да; в)-дан; г)-га
А-4. Выбери правильный вопрос к выделенным словам:
Урманда кызыл, зәңгәр чәчәкләр үcә.
а)кайчан?; б)нинди?; в) кайда?; г) нәpcә?
A-5.Найди слово, отвечающее на вопрос кайда?:
а) агачта; б) авылга; в)елгадан; г)мәктәпне
А-6. Выбери слово, отвечающее на вопрос нишләмәде?:
а) жырлады; б) көрәште; в) карамады; г) сөйләде.
А-7. Вместо точек поставь нужное слово:
Җәй көнекөннәp ... була.
а) кыска; б)озын; в) кечкенә; г) салкын
А-8.Найди правильный перевод: Прекрасное лето.
а) матур җәй; б) ямьле җәй; в) күңелле җәй; г) ямьле яз
А-9. Выбери правильное предложение: Җәй көне бик күңелле.
а) Весной очень весело.
б) Летом очень хорошо.
в) Летом очень весело.
г) Летом бывает весело.
Еллык контроль эш
2 вариант
A-1. Поставь нужную букву:
Зәңг...р,күб...ләк,җ...й,б...йрәм
а) ө; б) е; в ) ү; г) ә
А-2. Выбери слово с мягкими гласными:
а) болын; б) яшел; в)яфрак; г)урман
А-3.Выбери правильное окончание:
Җәй көнелагерь...(кайда?)бик күңелле.
а)-та; б)-да; в)-дан; г)-га
А-4. Выбери правильный вопрос к выделенным словам:
Болында сары, зәңгәркүбәләкләроча.
а)кайчан?; б)нинди?; в) кайда?; г) нәpcә?
A-5.Найди слово, отвечающее на вопрос кайдан?:
а) агачта; б) авылга; в)елгадан; г)мәктәпне
А-6. Выбери слово, отвечающее на вопрос нишләмәде?:
а) жырламады; б) көрәште; в) карады; г) сөйләде.
А-7. Вместо точек поставь нужное слово:
Җәй көнетөннәp ... була.
а) кыска; б)озын; в) кечкенә; г) салкын
А-8.Найди правильный перевод:Веселое лето.
а) матур җәй; б) ямьле җәй; в) күңелле җәй; г) ямьле яз
А-9. Выбери правильное предложение: Җәй көне бик рәхәт.
а) Весной очень весело.
б) Летом очень хорошо.
в) Летом очень весело.
г) Летом бывает весело.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/74892-rabochaja-programma-po-tatarskomu-jazyku-dlja
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Сурдопедагогика: теория и технологии работы с обучающимися с ОВЗ»
- «Особенности деятельности методиста в системе среднего профессионального образования»
- «Организация обучения русскому родному языку и литературному чтению на родном языке в соответствии с ФГОС НОО»
- «Реализация инновационных подходов при обучении младших школьников в условиях ФГОС НОО»
- «Организация образовательного процесса в соответствии с ФГОС СОО: преподавание физики»
- Организационно-педагогическое обеспечение воспитательного процесса в образовательной организации
- Педагогика и методика начального образования
- Методы и технологии преподавания английского языка в образовательной организации
- Содержание и организация деятельности учителя-логопеда в дошкольной образовательной организации
- Социальный координатор: социальная работа по сопровождению ветеранов боевых действий
- Социальное обслуживание населения: основы и базовые технологии социальной работы

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.