Зимушка-зима
Хуш киләсен КЫШ!!!
1 бала: Бар кунеллек ботен доньяда,
Бар бер ямь буген
Нэрсэдэн бу? – Мин белэм:
Бэйрэм буген,бәйрәмбуген.
2 бала: Эйлэн-бэйлэн, буген бэйрэм,
Уйныйк, горлэшик.
Буген бэйрэм, бэйлэм-бэйлэм
Булэк олэшик.
3 бала: Кыш бэйрэмен каршылыйбыз
Шатлыклы жырлар белэн.
Матур булып балкып торган
Якты йолдызлар белэн.
Алып баручы (А.б.): Исэнмесез балалар!
Исэнмесез кунаклар!
Кыш бэйрэме котлы булсын,
Бэхетлэр алып килсен!
Бэйрэмебезгэ вакытларын, момкинлеклэрен табып килгэн кунакларыбызга – эти-энилэребезгэ, эби-бабайларыбызга, апа-абыйларыбызга рэхмэтебезне белдерэсебез килэ. Сезнен рохсэтегез белэн бэйрэмне башлап жибэрэбез.
(телефон тавышы) Алло? Кем эле бу? «Салават купере» бакчасы тынлый. Кышбикэ? Балалар, тынлагыз эле, кышбикэ нэрсэ эйтер икэн?
Кышбикэ (КБ)(тавышы ишетелэ): Сезнен бэйрэмегезгэ чакыру кэгазен алдым, бик шатландым. Тиз генэ жыендым да юлга чыктым. Тик менэ:
Урманда буран, карны очыра,
Карны туздыра, каты сызгыра.
Ап-ак булганнар басу-кырларым,
Кар белэн тулган урман юлларым.
Шуна курэ туктап калдым, юлларны чистартырга балаларны жибэрмэссез микэн?
А.б.:Хэзер, хэзер, тиз генэ кинэшлэшик тэ, берэр чарасын табарбыз. Балалар эллэ Кар бабайларны чакырабызмы? («Карбабайлар» биюе) 2 карбабай кала
1 карбабай: Бу урманы бездэн дэ яхшы белуче юктыр. Корэклэрне алыйк та, юлны чистартып кайтыйк.
2 карбабай: Кыш килде, кыш килде,
Безгэ яна эш килде.
Мамык карлар корибез.
Юллар такыр, кин булсын,
Асфальт юлга тин булсын!
(Корэклэр тоткан «Карбабайлар» биюе)
А.б.: Балалар, эйдэгез, Кар бабайларына эшлэргэ кунелсез булмасын очен, аларга жыр белэн ярдэм итэбез. (1нче сыйныф торек жыры)
Алло, Алло!Кышбикэ!
Безнен эшлэр бик яхшы
Карбабайларыбыз сезнен
Киллер юлны чистартты!
Котэбез сезне! Тизрэк килегез!
Юлларыбыз чистарды, шундый рэхэт булып ките кышкы урманда! Карагыз эле, балалар, мин нэрсэ таптым. Кынгырау! Кемнеке икэн бу? Тавышы нинди матур! Балалар, мин аны хэзер шалтыратып карыйм, бэлки безгэ кунака кем булса да киллер!
(Шалтырата. Шулчак чыршы артыннан куяннар сикереп чыгалар. «Куяннар биюе» башкарыла)
1 куян: Кин яланга куяннар
Бэйрэмгэ жыелганнар
Ак читеклэрен киеп,
Биилэр матур итеп!
2 куян: Менэ шулай сикереп (сикереп курсэтэлэр)
Биилэр жинел итеп.
Бер эйлэнеп, бер чугеп
Тыпырдап, кызык итеп
А.б.:Бу сезнен кынгырау тугелме?
Куяннар: Юк, безнеке тугел!(китэлэр)
А.б. : Тагын шалтыратыйм эле.
(Жырлый-жырлый Кышбикэ керэ)
Кар буранда тудым мин
Кар билэудэ устем мин.
Кар билэулэрдэ устем мин,
Кар сулары эчтем мин.
Карлы-бозлы кулмэгем,
Капрон челтэр итэгем.
Ап-ак, ап-ак кар чэчэклэр
Сезгэ булэк иттем
Мин биимен, жырлыймын,
Буран уйнап торганда.
Биеп аргач, ял итэмен
Чыршы ускэн урманда
Мин салкыннан курыкмыйм,
Мин кар-буран яратам
Бизэп йорим бар доньяны
Кар бортеге таратам!
Кем кынгырау шалтырата, кем мине чакыра?
А.б.: Кышбикә,бу синең кыңгырау тугелме? Без аны таптык.
КБ: Әйе, рәхмәт сезгә. Мин аны югалткан идем
А.б.: Балалар, бу Кышбикә. Карагыз әле, анын күлмәге нинди матур! Башында кар чәчәге. Син безгә кунакка килдеңме?
КБ: Әйе, бик рәхәтләнеп мин сезнең белән бәйрәм итәрмен.
А.б: Кышбикә, беләсенме, безнең мәктәптә кунакларны җыр белән каршылыйлар! Сезнен игтибарыгызга 6 яшьлеклэр торкеменә йоруче балаларнын татар җыры.КБ: Шундый матур җыр җырладыгыз, кәефләрем күтәрелеп китте, уйныйсым килеп китте!
“Шулай буламы, әллә юкмы” уены. Балалар, минем ялгыш фикерләремне ишетсәгез, кул кутэрерсез.
1. Җәй көне. Эссе, кояш кыздыра. Без урамга чыктык. Анда кардан зур тау ясадык.
2. Бүген Маратның туган көне. Ул безгә алма, тозлы кәнфит, баллы кыяр, кызыл лимон алып килде.
3. Барлык балалар да кыш килуенә шатланалар. Без чана шуарбыз, - ди Ләйсән. Ә мин кояшта кызынырмын, - ди Айрат.
КБ: Арыдым, балалар янына утырып торыйм әле әзрәк. Бик якынлашмагыз миңа, бозланырсыз! Мин тыныч та була алам, усал да була алам!
А.б.: Хөрмәтле тамашачылар, безнең мәктәп укучыларының Хусейн һәм Фәнүсәнең әзерләп килгән чыгышын карыйбыз.
А.б.: Кышбикә ял итсен, ә мин сезгә әкият сөйләп китим. Боры-борын заманда түгел, безнең көннәрдә яшәгән, ди, Батыр исемле бер малай. Бер көнне Батыр бәйрәмгә чыршы алып кайтырга дип урманга киткән.
(Бу вакыт Батыр булып киенгән бер бала чыршылар арасында йөри, бер чыршы янына килеп туктый).
А.б. Бер чыршыны кисәм дип, селтәнүе булган, чыршы төбеннән төлке килеп чыккан.
Төлке: Ашыкмачы, әй Батыр,
Бу чыршыны кисми тор.
Бу чыршы матур тугел,
Әнә тегесе матур!
Батыр: Ярый, Төлкебикә, ямьсез чыршы миңа кирәкми.
А.б.: Төлке дә сөенеченнән Батырны балалар үткәрә торган кыш бәйрәменә чакырды
Батыр: Бик барыр идем дә бит, аягымда итекләр, кулымда балта, балалар миннән куркарлар бит.
Төлке: Борчылма, Батыр малай, алар инде зур үскәннәр, синнән генә куркып тормаслар, шулаймы, балалар?!
Балалар: Әйе! Без курыкмыйбыз!
Батыр: Нинди матур, нинди акыллы, нинди тәрбияле балалар җыелган монда? Әйдәгез бергәләп уйнап алыйк!
Батыр хэм төлке балалр белән уйныйлар (Ике кэрзин, 6 шарф, лего)
Батыр: Афәрин, балалар, әле сез өстәвенә җитез һәм уңган да икән! (Балалар урыннарына утыралар, чыршы артында буре саклана)
(Ут сүнә. Убырлы карчык себеркегэ атланып керә (шум мотора)
Уб.к.: Нәрсә бу? Кем әле мондагы юлны кардан чистарткан? (Як-ягына каранып йори) Иртән генә мондый (кулларын кутэрэ) кар көртләре иде Кем минем урманда хуҗа булып йөргән?Мин – Убырлы карчык. Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен (кулаком машет, свет то вкл. – выкл.) Кайда соң әле Бүре? Аңа әйтергә кирәк. Әй, Бүрее!!!
Бүре:Нәрсә Убыр, нигә кычкырасың?
Уб.к.: Бүре, карале, кемдер юлны чистарткан. Кем өчен ачып куйдылар икән аны?
Бүре:Их, аңгыра, юләр карчык, надан карчык!
Кышбикә өчен, куйганнар ич юлны ачып!
Уб.к.: Ха-ха-ха! Ул балалар бакчасындадыр әле. Әйдә киттек без дә шунда! (Икесе себеркегэ атланып чыгып китэлэр) (Шум мотора)
А.Б: Кадерле тамашачылар! Бэйрэм сузен ишеткэч тэ, безнен балалар куп торле шигырьлэр ойрэнеп, ятлап килделэр, эйдэгез аларны игътибар белэн тынлап утик!
(Балалар татарча, төрекчә, русча шигырьләр әзерлиләр)
А.б.:Кышбикәәә, безнең балалар шигырләрен сөйләп бетерделәр. Ай-яй, әллә йоклап киткән инде?! Инде ничек итеп уятабыз? (1 сыйныф – рус жыры “Зимушка-волшебница”)аны уяталар)
КБ:Кем миңа йокларга бирми?Әәә, сез икән! Ярар, өшетим дигән идем, мине борчыган өчен. Ләкин биюегез матур булды. Хәтта үзем дә сезнең белән биедем.
Уб.к.: И биеп маташа икән әле
Бииләр, бииләр
Көе килми димиләр.
Миннән көлгән булалар,
Болай бии белмиләр
(Убырлы карчык һәм Бүре биюе)
Бәйрәмегезне бозарга дип Бүре белән килдек без. Карале, Бүре, нинди таза, нинди тәмле, нинди йомшак кунаклар килгән бу бәйрәмгә!
А.б.: Балалар, әйдәгез кунакларыбызны бүреп һәм убырлы карчыктан коткарабыз! Бергәләп табышмак әйтешик (проигравшему – песня, 6 летки – русская песня)
КБ: Бу Убырлыны сез чакырдыгызмы әллә?
А.б.:Юк, Кышбикә, чакырмаган идек
КБ: Алайса, балаларга комачаулап, явызлык эшләп йөрмәсеннәр. Озатыйм әле мин аларны моннан (Таягы белән идәнгә суга һәм әфсен укый). Әфсен, төфсен, җилләр иссен, давыл чыксын, Убырлы карчык һәм Бүре моннан юк булсын!
(Уб.к. һэм бүре себеркегә (задом наперед)атланып чыгып китә, капчыгы онытылып кала) Шум мотора
А.б.:Капчыгы калды бит, әллә ансын да озатасынмы, кышбикә?!
КБ: Ашыкмагыз, бу гади капчык түгел, тылсымлы бугай!(Капчыкны ачалар, эченнән Яңа ел чыга).
Балалар: Яңа ел бит бу!
КБ:Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән кил! (Балалар яныннан үтәләр)
Яңа ел:Рәхмәт сезгә! Бәйрәм белән барыгызны да!
Бала:Әй, яңа ел, бер дә тартынмыйча
Хуҗа булып, әйдә түргә уз.
Юлларыңа синең – ак чәчәкләр,
Кулларыңа бездән – ипи-тоз.
А.б.: Тагын бер тапкыр рәхмәтебезне балаларыбызга, кунакларыбызга җиткерәсем килә, бу бәйрәмне әзерләгән кешеләргә дә рәхмәт яусын. Ә сезгә, балалар, аерым бер теләгем бар – кояш кебек озын гомерле, ачык йөзле, туган телебезне яратучы тәмле телле балалар булып үсегез!
Автор: Акташ Айгуль Талгатовна
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.