Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Почетная грамота за активную профессиональную разработку сценариев мероприятий
Почетная грамота за активную профессиональную разработку сценариев мероприятий
В разделе сценарии разместите не менее 15 авторских работ и скачайте документ бесплатно.
Критерии публикации сценария:
  • Оригинальность – сценарий должн быть авторский и ранее нигде не публиковаться.
  • Образовательная ценность – материал должен иметь познавательный характер, содержать полезную и достоверную информацию.
  • Уникальность – текст проходит проверку на плагиат.
Сейчас обсуждают

Сценарий на татарском языке

ВЕДУЩИЙ: Исәнмесез, хөрмәтле эниләр һәм эбиләр! 26 ноябрь көне “Аналар көне” бәйрәме. Кадерле әниләр, эбиләр! Сезне якынлашып килүче Әниләр хәм эбиләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Сез – безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Сез булган җирдә ризык бар, җылы бар. Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр! Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!

Зэнгэр кугемдэ ал кояш
Сунмэсен балкып торсын
Эни, эбилэрнен нурлы йозлэре
Гел келеп торсын!

Балалар тик тормадылар, кунакларга булэклэр уз куллары белэн аныкладылар. Безнен Карсун жирендэ бик куп татар халкы яши. Без балаларны татар халкынын культурасын хэм традициясенэ таныштырабыз.

БАЛА: Татарчада якшы бел
Урысчада якшы бел
Икесе дэ безнен очен
Ин кирэкле затлы тел.

БАЛА ЖЫРЛАЙ: «Бииләр итек, читекләр» (Шәукәт Галиев шигыре, Ильдус Якупов көе).

БАЛА: «Без татарлар! Шушы исем белэн
Жирдэ яшэу, узе зур бэхет
Яшибез без жирдэ
Бар халыклар белэн берлэшеп.

БАЛАЛАР БИЮ: «Калфак».


ВЕДУЩИЙ: Әниләр бәхетле булсын өчен баланың да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә, аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш. Сәйфи Кудашның шигъри юлларын укып үтик.

БАЛА: Иң изге кешең-әни икән,
Ул синең өчен генә яши икән.
Тик шуны син аңлап җитмисең икән,
Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.

ВЕДУЩИЙ: Менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп, әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк. «Әнкәйләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз» дип яза Роберт Миңнуллин.

БАЛА ЖЫРЛАЙ: «Эниемнен жылы кочагы» (Монир Мазунов шигыре, Энвэр Бакиров көе).

ВЕДУЩИЙ: Әлбәттә шагыйрь хаклы. Аналарны кече яшьтән үк аңларга, аларның терәге, ярдәмчесе булырга кирәк. Без моны онытмыйк, балалар. Исән чакта әнкәйләрнең кадерен белик! Әниләребез, эбиләребез бала үстереп, тәрбияләп кенә калмыйлар. Алар дөньяны үзгәртүдә, җәмгыятьне төзүдә дә актив катнашалар.

БАЛА: Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген - әниләр көне,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.


ВЕДУЩИЙ: Э хазер без сезнен белэн «Тубэтэй» дигэн уенны уйныйбыз. Эбиләр хэм эниләр безнен белэн уйныйлар.

Балалар тугэрэккэ басаларда, жырлыйлар:

Туп, туп, тубэтэй
Тубэтэем укалы чиккэн
Матур тубэтэем, менэ кемдэ тукталды
шул бала тугэрэк уртасында бии.

Ойрэндек без жырларда
Торле телдэ жырларга.
Терле энилэр килэ
Ул жырларны жырларга.

БАЛА ЖЫРЛАЙ: «Эниләр» (Мостафа Ногман шигыре, Рэстэм Яхин көе).

ВЕДУЩИЙ: Эхазер балалар без сезнен белэн «Яулык» уены уйныйбыз.

Алып баручы артыннан кабатлыйлар шул сузлэрне:

Яшерэм яулык, яшерэм яулык
Яшел каен астына
Сиздерминчэ салып китэм
Бер иптэшем артына.
(кемнен артында яулык, шул чаба салып китуче артыннан)

Тел кешене дус итэ
Бер берсенэ беркетэ
Бел балам, син рус телен
Хэм онытма уз телен!

Барысы да жырлыйлар Г.Тукай «Туган тел!».


ВЕДУЩИЙ: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак иң ягымлы кешеләр. Иң сөйкемле, мәрхәмәтле алар безнең әниләр! Әни сүзе – иң бөек сүз, юк аңа һичбер алмаш. Иң-иң әйбәт кешеләр дә әни кебек булалмас.

Әниләр көне булсын! Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез, рәхәт тә соң “әни” диюләр. Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик, бүләк итик матур биюләр.

Э хазер энилэр, эбилэр мэкальлэрне искэ тешерик эле. Мәкальнең башы минем тел очында, ахыры кемдә икән?

  • Ана җылысы... (кояш җылысы)
  • Ата һөнәрен тоткан - ... (бай)
  • Ана күңеле балада,...
  • Алтмышка җитсен бала...

Әйе, Гаиләдә иң кирәкләрнең кирәге – Әниләр турында бик күп җырлар язылган. Әниләр турында җырлар җырлау.

Жир йөзендә иң әйбәт, иң ягымлы, иң кадерле кешеләребезнең берсе – ул безнең әниләребез. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Без әниләребезне яратырга, хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт булышырга тиешбез! Барлык әниләрне Әниләр көне белән котлау.

Рәхмәт әйтәсем килә.
Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та назлы көлә.
Бүген җиргә иң-иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген минем дә әнкәмә
Рәхмәт әйтәсем килә.
- миңа гомер биргән өчен,
- кадерләп үстергән өчен,
- назлы карашлары өчен,
- пешергән ашлары өчен,
- йөрәк җылылары өчен, барсы, барсы, барсы өчен
Рәхмәт сиңа, сөенечем.
Котлы булсын бәйрәмнәрең,
Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

ВЕДУЩИЙ: Хушлашырга вакыт җитте, тәмамланды темабыз. Мондый сөйләшүләр еш булыр, сез бик теләп катнашыгыз. Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле күңелләрдә калсын уелып. Соңгы кабат булмас, кем белә, гөрләшербез кабат җыелып.

Аннары эбиләр, эниләр, балалар, кунаклар утырышып чэй эчтеләр, күчтәнәчләр белэн. Шуннан соң саубуллаштылар хәммәсе дә.

Автор: Мустякимова Лилия Нажиповна

Почетная грамота за активную профессиональную разработку сценариев мероприятий

В разделе сценарии разместите не менее 15 авторских работ и скачайте документ бесплатно.

У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.