Исемнәр бакчасында. Презентация. Балаларга тел, сүз, исем-фамилия милләтнең йөзе, тылсымлы, могҗизасы һәм сакчысы икәнен төшендерү; үз исемеңнең мәгънәсен аңлый һәм аның белән горурлана белү хисләре тәрбияләү.
Бала туды. Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә юаныч, куаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата-анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның беренчесе балага исем кушу.
Татар халкы балага исем кушуга бик җаваплы караган. Исеме җисеменә туры килергә тиеш, дип санаган.
Бу бакчада нинди генә матур исем юк икән:
Илнар, Ленар, Ленарис,
Дәвир, Илнур, Алмаз, Атлас.
Исемнәре җисеменә
Туры килә аларның.
Гармун алсадар кулларга
Өздереп уйный кайсы.
Үзәкләрне өздереп
Җырлый ала һәрберсе.
Оста куллы, юмор хисле,
Уңган, булган һәммәсе.
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.