Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
29.03.2013

Ата-аналарга доклад «Гаиләдә бала тәрбияләү»

Гульчачак
тәрбияче
Гаилә – тормышыбызның нык нигезе. Нык һәм тату гаиләдә генә сәламәт, бәхетле балалар үсә. Әти-әниләр гаиләнең тоткасы, ә балалар – аның көзгесе. Доклад «Гаиләдә бала тәрбияләү» мәктәпкәчә учреждениедә әти-әниләр белән эш итүнең төп юнәлешләрен ача. Материал гаилә бәйләнешләрен ныгыту, балаларның рухи-әхлакый сәламәтлеген тәрбияләү һәм бер-берегезгә хөрмәт, мәхәббәт атмосферасы тудыру буенча практик киңәшләрне үз эченә ала.

Содержимое разработки

Тукай муниципаль районы Теләнче-Тамак авылы

«Акчәчәк» балалар бакчасы

Ата-аналарга доклад

«Гаиләдә - бала тәрбияләү»




ясаган тәрбиячесе

Гайнетдинова Гөлчәчәк Галимҗановна

Теләнче-Тамак

2013 год

Гаилә – тормышыбыз нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә, җәмгыять тә нык, тату дигән сүз. Әти -әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисән бер-бере­гезне саклап, рәнҗетми, хөрмәт белән яшәргә кирәк.

Әйткәнебезчә, балалар – гаиләнең көзгесе. Шәхси үзенчәлекләре булу­га карамастан, балаларда гаиләнең холкы чагыла.

Гаилә дөньясы. Ул әти һәм әни, сеңел һәм энеләр яши торган дөнья. Һәр бала гаилә тормышы аша зур дөнья белән таныша. Тормыш катлаулы. Бала анда яхшыны да, начарны да, вөҗданлык һәм тәрбиясезлекне дә күрә.

Кешенең формалашуы авыр һәм күп көч сорый торган хезмәт. Тәрбия эшендә вак нәрсәләр юк, монда барысы да бала күңелендә күпмедер дәрәҗәдә эз калдыра. Аз гына күреп җиткермәдеңме – кеше туры юлдан читкә тайпылырга мөмкин.

Табигать гаилә корган ир белән хатынга бик җитди вазифа йөкләгән. Ул – бала үстерү. Ата-ана, сабые туды исә, яшәүнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк аңлый башлый, бала аның өчен газиз кешегә әйләнә. Бу – табигый хис. Менә өйгә ак биләүгә төрелгән нарасый кайта. Менә ул бишектә тирбәлеп үсә, беренче авазлар белән сөендерә, көлә -елмая, ниһаять, тәпи дә йөреп китә. Ни хикмәттер, бала үстергәндәге борчу-мәшәкатьләр, йокысыз төннәр ахырдан онытыла, хәтердә әнә шул бәхетле мизгелләр генә саклана.

Көннәрдән бер көнне без «алтын бөртеген» балалар бакчасына илтәбез, аннары мәктәпкә озатабыз. Улыбыз яки кызыбыз, олылыр кебек үк «эшкә» бара. Моңарчы әле ул балалар бакчасына – уенчыклары янына ашыкса, мәктәп инде аны аю-бүреләр, төлке-куяннар иленнән аерып «уку» дигән кы­рыс хезмәткә китереп бәйли. Бакча белән мәктәп – икесе ике дөнья. Еш кына яшь әти-әниләр аптырап та кала. Бер яктан, кичәге сабый – бүген дә ярдәмгә мохтаҗ җан иясе, икенче яктан, ул инде итәктән төшкән, мәктәптә укый, аңа мөстәкыйль тормышка күнегергә вакыт. Ата-аналарга нишләргә? Кем белән киңәшергә? Тәрбия мәсьәләләренә багышланган ярдәмче әсбаплар актарыр­гамы? Бик нык алга киткән илләрдә дә бөтен ата-аналар кулланырлык иң ка­мил дәрәҗәдәге китаплар юк. Чөнки балалар бер-берсенә охшамаган, алар болындагы чәчәкләр кебек төрле-төрле. Татар халкында «Кырык ата баласы» дигән әйтем бар. «Кырык балада кырык төрле холык» дигәнне аңлата ул. Кызганыч, әлегә бакчаларда, мәктәпләрдә индивидуаль тәрбиягә аз игътибар бирелә, анда күбрәк «төркем белән эш «итү» принцибы күзәтелә. Димәк, тәрбия мәсьәләсен иң әүвәл әти-әни кайгыртырга тиеш булла. Һәркем баласының холык-фигылен, сәләтен, эрудициясен белә, акыл үсешен чама­лый һәм, шулардан чыгып, гаиләнең үзенә генә хас тәрбия җыелмасын төзи.

Вакыт – тәрбиянең беренче шарты. Бала тәрбияләүдә вакытны кызган­маска кирәк. Без дөнья куа-куа, беркайчан да янәшәбездәге кешеләребез ха­кында онытырга тиеш түгелбез. Мәсәлән, «бала әти яки әни миңа рәсем ясаш әле, яки минем белән уйна әле» - дисә, сез: «юк әле, вакытым юк, мин ашарга пешерәм, мин кер юам, минем синнән башка да эшем күп, аптыратма әле» - дисәгез, бала үз чиратында сезгә үпкәли, һәм башка сезгә мөрәҗәгать тимәячәк, үз эченә бикләнеп үз дөньясында яши башлый.

Баланы кечкенә чактан УК, бер үк вакытта йокларга ятарга күнектерергә кирәк. «Әй, арсалар, үзләре дә түнә», - дип кул селтәүнең нәтиҗәләре тора-бара күңелсез тәмамлана, йокы ритмы бозылган баланың кәефе начар була, холыксызлана, мәктәп укучысы булса, укуга дәрте кими, хәтере начарая, дәрестә тыңлапутырса да, дәресен үзләштерми. Биохимик процессларның җимерелүе алга таба тагын да аянычлырак хәллә китерә: даими йокысы туймаган бала, чирләшкәгә әверелә, кыскасы, аның башы чирдән чыкмый. Гадәттә бала иртән уянсын өчен (бу очракта мәктәп укучысы турында сүз бара), карават янәшәсендә будильник куялар. Юкка гына табиблар, будильник тавышы яшь организм өчен нык стресс икәнлеген раслап, мондый «уяткычлардан» баш тартырга өндәмәгәндер. Йокысы туйган бала көйсезләнми, еламый, көнозын әйбәт кәеф белән йөри. Кайберәүләр: «Әй, бездән тәртип булмый, телевизордан әйбәт тапшырулар, сериаллар карыйбыз да, балалар ярты төнгә кадәр чаба», - диләр. Ул чакта сайларга туры килә инде: я бала сәламәтлеге, я «шайтан тартмасы».

Ә иртән баланы ничек уятырга соң? Будильниктан баш тарттык, аның зарарын аңладык ди. Иң тәмле йокы, таң аткач, бигрәк тә балалар өчен. «Тор!», - дисәң, ул боерык кебек яңгырый. «Уян, бакчага яки мәктәпкә соңга каласың!»- кырыс кисәтүгә керә. Ә көнеңне боерык-кисәтүләрдән башлау олыларның да күңеленә хуш килмәс идее. Монда әни кешегә (яки әтиләргә) тәмле тел белән иркәләп-назлап эндәшү һич кенә дә зарар итмәс иде. Мәсәлән, «Кызым (улым), алтынным, сандугачым, кояшым» һ.б. башка бик күп матур сүзләр әйтеп уяту. Кайберәүләр, бәлки каршы төшәр: «Мин бала караваты янында сайрап торалмыйм, үземнең дә эшкә җыенасым бар», - дияр. Ә син бер генә минутка тоткарлан! Назлы сүзең балага көн буена җитәрлек көч-дәрт бирәчәк бит. Ә хәзер мин сезгә Нәбирә Гыйматдинованың «Баланың бер көне» дигән очерктан өзек укып китәм:

«Нәни Чулпан балалар бакчасына йөргәндә мин аңа: «Кызым, каргалар да, чыпчыклар да, күгәрченнәр дә уянды, барысы да кашыкларын күтәреп, әниләре белән бакчага – ботка ашарга йөгерде», - дия идем. Безнең иртәбез матур-матур әкиятләрдән башлана иде. Алсу белән дә яңа көнне елмаеп каршылый идек. Ул беренче сыйныфка укырга кергәч тә, мин «син зур» сүзен еш кабатламаска тырыштым. Кичәге балачак кәлтә койрыгы түгел, кинәт кенә балалар бакчасы бусагасы төбендә өзелеп калмый, ул әле берничә елга сузыла. Баланы, чынбарлык белән очраштырып, мөстәкыйль тормышка өйрәтүгә ашыгуның бернинди файдасы юк. Киресенчә, без анны ирексезләп «үстереп» үзебездән читкә генә этәрәбез.

«Бала назлы сүзләрне ишетеп, күзен ачты. Юынды, киенде. Әлбәттә, аның киемнәре «качышлы уйнамый», аларны «сез кайда» дип, мүкәли-мүкәли карават астыннан, үрелә-үрелә шкаф башларыннан эзләмисең, алар билгеле бер урынга элеп куелган!»-дип яза.

Организм уяу, бала көйсезләнми, тыныч кына ашарга утыра. Иртәнге ризыкның әһәмияте турында табиблар болай ди: «Ашказаны асты бизе иртән азыкны эшкәртү өчен сок бүлеп чыгара. Әгәр ул буш ашуазанына эләксә, аның тышчасын ярсыта, ә бу үз чиратында төрле авыруларга юл ача.» без, әлбәттә, тагын вакытка сылтарбыз. «Таң белән нинди кайнар ризык әзерләмәк кирәк?!»- диярбез. Статистика мәгълүматларына караганда, һәр биш баланың берсе ашказаны авыруы белән җәфалана. Аны табибтан табибка йөртеп, күпме вакыт үтә дә, ботка пешерергә күпме үтә.

Бала ашады, эчте, киенде. Әти-әни дә эшкә җыенды. Без кичкә кадәр бер-беребезне күрмибез. Бик азга гына аерылышканда да балаларыбызга матур теләкләр телик. Мәсәлән, хәерле көннәр булсын, исән-сау йөреп кайт.

Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шущы мәхәббәт җылысы баллада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ләкин баланы бик нык ярата торган ата-аналар да чама белергә тиеш. Югыйсә үзенең ихтыяҗларын канәгатьләндерүдән баш тарта алмый торган кеше үсергә мөмкин.

Балалар үсеп җиткәнче, вакытның күп өлешен ата-аналары янында уздырган бер чорда аларга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, авыруларга, картларга, өлкәннәргә ничек ярдәм итәргә кирәген турыдан-туры өйрәтергә зур мөмкинлек бар.

Балалар үскән саен ,аларның белемнәре,танышлары,дуслары да арта.Мондый күренеш-табигый хәл. «Кечкенә баланың мәшәкате дә кеч кенә,балалар зурайгач,мәшәкате дә арта»дип халык бик дөрес әйткән.

Кәефегез бик нык кырылганда да,мәктәптән(яки бакчадан)чыккан баладан хәл-әхвәл сорашырга онытмыйк.Бәләкәй кеше дә проблемалар белән очраша.Без, олылар,тормыш тәҗрибәсе туплаган,кыен ситуацияләрдән чыгарбыз,ә бала-табигатькә якын зат-бик тиз яраланып,үз эченә бикләнергә мөмкин.Ә соңыннан бикле күңелгә ачкыч яратуы авыр ул.Гади генә мисал:Улыбыз яки кызыбыз «икеле»билгесе алды, ди.Кайсыбер баланың моңа исе дә китми,ә кайберәүләр өчен бу-зур фаҗига.Әгәр без шунда: «Кит,пүчтәк проблемаларың белән башымны катырма»,-дип,аның фаҗигасенә кул селтәсәк,ул,бездәге битарафлыкны күреп,киләчәктә бер генә сере белән дә уртаклашмаячак.

Күп гаиләдә эчке тәртип юк.Нәрсә ул «эчке тәртип?»Музыкада да,шигърияттәдә «ритм»термины кулланыла.Безнең яшәешебездә дә «ритм»сакланырга тиеш.Мәгнәсез ыгы-зыгы,шау-шулы бәйрәмнәр,дус-ишләр белән көнаралаш очрашып,табын артында утырулар,кунака,концертларга еш йөрүләр,ахирәтләр белән өчәр-дүртәр сәгать ләчтит сатулар,әтиләрнең сыра кибетләре янында ярты төнгә кадәр тоткарлануы гаиләнең яшәү ритмын бозып,өйдә хаос кына тудырмый,син игътибар үзәгендә тотарга тиеш объектны да,ягъни баланы да ирексездән арткы планга күчерә.Бу исә сабыйны яки яшьүсмерне «мин-ялгыз,мин-артык»дигән куркыныч уйга этәрә.Ә урам андый «ялгызларга»кочагын җәеп кенә тора… «Безнеке урам эте,өйдән тәмам бизде»,-дип зарланучыларның яшәү рәвешенә күз салсаң,баланың кыргыйлануында ата-ананың үзләре үк гаепле икәнлеген ачыклыйсың.

Балаларыбызны хәтәр ялгышлардан,төзәлмәслек хаталардан бары тик әти-әни генә саклый. Әнә кошлар да,канатлары ныгыгач кына,баласын оясыннан очыра.Безгә дә табигатьтән үрнәк алырга иде.Балалык чоры мәңге дәвам итми,аның гомере кыска.Сабырлык һәм түземлелек,игътибар һәм ярату тәрбия җыелмасының нигезенә салынса,без Ходай әманәте итеп тапшырган балаларыбызны КЕШЕ исеменә лаек булырлык дәрәҗәдә тәрбияләрбез.

Кулланылган әдәбият

1.Мәгариф№4/2005 «Ата-аналар җаваплы.»90-91бит.

2.Мәгариф№10/2003 «Баланың бер көне.»89-90 бит.

3.Мәгариф№11/1997 «Һәммә кеше җирдә элек бала булган.»76 бит.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/10596-ata-analarga-doklad-gaildbala-trbijal

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки