Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
15.05.2013

Татарстан мой родной край

Мифтахова Эльмира Флуровна
учитель татарского языка и литературы
Познакомьтесь с историей и культурой Татарстана через легенды и предания Казани. Узнайте о природных богатствах и уникальной экологии родного края, воспитайте бережное отношение к ней. Материал направлен на развитие чувства гордости и уважения к национальным традициям татарского народа, углубление знаний о республике и формирование искренней любви к малой родине.

Содержимое разработки

Мифтахова Эльмира Флуровна

МБОУ “Лицей №14” г. Нижнекамск РТ

Учитель татарского языка и литературы

Тема:Минем гүзәл Татарстаным.

Максат:

Укучыларның Татарстан республикасы турындагы белемнәрен ныгыту һәм тирәнәйтү.

Баларның тыңлап аңлау, аңлап сөйләү күнекмәләрен камилләштерү.

Укучыларда туган илгә, туган якка мәхәббәт уяту, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: ТРсы картасы, гербы, флагы, президент портреты, Казанның күренекле урыннарының фотосүрәтләре, ТРсы гимны, Салават Фәтхетдиновның “Мин яратам сине, Татарстан” җыры язылган кассеталар, Казан турында альбом, Татарстан турында стенгазеталар.

Сыйныфтан тыш чара

I Оештыру өлеше.

Дәреснең максаты, бурычларын әйтү.

- Исәнмесез, балалар!

- Исәнмесез, саумы сез!

- Хәерле иртә, укучылар!

- Имин үтсен көнегез!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

II Кереш өлеше. Дәреснең эпиграфын уку, укучыларның бу юлларның ничек аңлауларын белү.

Бергәлектә - берәгәйлек.

Аермасын бар дустан.

Бардыр, бердер – туган җирдер

Ватаным Татарстан.

Лена Шагыйрьҗан.

IIICыйныфтан тыш чараның барышы.

Ачык чара гимн тыңлау белән башланып китә.

1 нче этап – Татарстан – мөстәкыйль дәүләт

Бу турда укучылар Татарстан турында хикәя төзиләр.

1) Татарстан – безнең Ватаныбыз.

Синнән башка миңа туган ягым,

Бу дөньяда тормыш юк сыман...

Җирем, суым – Ватаным

Минем Татарстаным!

2)Татарстан – туган җирем,

Уртасында – Иделем,

Фонтаннары – кара алтын,

Сары алтын – игенем.

2 нче этап - Татарстанда истәлекле даталар.

Безнең Татарстаныбызның тарихы истәлекле даталарга бик бай. Әйдәгез, аларны искә төшерик.

1990 елның 30нчы августы –Тататрстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән.

- Нәрсә соң ул Суверенитет?

- Мөстәкыйльлекнезависимость. Бу Декларациядә Татарстанда татар һәм рус телләре – дәүләт телләре дип игълан ителде. Шуңа күрә ике тел дә бертигез дәрәҗәдә кулланырга тиеш. Бу турыда Ш.Маннурның бик матур шигъри юллары бар.

Укучы:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

1991 елның 12нче июне – Татарстан Республикасының Президенты сайланган.

- Татарстан Республикасының Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев.

1992 елның 6 ноябре – Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителгән. Бу көн бәйрәм көн.

Һәрбер республика үзенең Конституция көнен билгеләп үтә. Ә бездә ул көн кайчан? (6 ноябрьдә.) Ә менә бу көн турында Энҗе Мөэминова болай язган:

Иртә таңнан яңгыр туктамады,

Сибәләде, койды, түгелде.

Болыт ярып, кояш чыккан кебек

Шатлык биләп алды күңелне.

Чөнки бүген Татарстан иле

Төп законын хуплап раслады.

Беренче һәм яңа Закон белән

Республикам тормыш башлады.

Димәк, Конституция — ул Закон.

1991 елның 29 нчы ноябре – Татарстан Республикасының Дәүләт флагы кабул ителгән.

1992 елның 7 нче феврале – Татарстан Республикасының Дәүләт гербы кабул ителгән.

1993 елның 27 августы – Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителгән. Гимнның авторы Рөстәм Яхин. ( Гимн тыңлау )

Р. Яхин “Туган ягым” җырына язган музыкасы ТРның гимны буларак кабул ителде.

3 нче этап – Татарстан символикасы.

Башта гимн тыңлыйбыз. Аннан соң 1 командага флаг турында, икенче командага герб турында сөйләргә бирәбез.

Флаг Өч төс балкый безнең бу байракта,

Ак төс – безнең сафлык төсебез,

Яшел төсе – безнең яшәү төсе,

Кызылында – чагыла көчебез.

( Ф. Яруллин )

Герб Нинди бәхет безнең өчен бу көн,

Үз гербыбыз бар бит, күрегез!

Ак барслы герб бәхет тели;

Чәчәк атар туган җиребез.

Ап – ак барс. Канатлары да бар,

Үзе кою, горур, сөйкемле.

Бу җанварның әле безнең илдә

Булганы юк иде шикелле.

( Э. Шәрифуллина )

4 нче этап – Татарстан шәһәрләре.

Командирлар карточкаларны сайлап алалар, карточкада нинди шәһәр күрсәтелә, шул шәһәр турында сөйлиләр.(Казан, Алабуга)

5 нче этап – Татарстанда елгалар.

Слайдларда елга рәсемнәре һәм елгаларның татарча исеме күрсәтелә, ә командалар русчага тәрҗемәсен әйтергә тиешләр.

6. нчы этап. Кроссворд чишү.

1) Һәрбер илнең баш шәһәре. ( Башкала )

2) Татар халкының бөек шагыйре. ( Г.Тукай )

3) Бу бинада төрле тарихи экспонатлар була. ( Музей )

4) Татарстанда аларның барысы 43. ( Район )

5) Иң борынгы уку йорты. ( Университет ).

1

2

3

4

5

Нинди сүз килеп чыкты?

Казан.

1. Нефтьчеләр шәһәре.

2. КамАЗ машиналары чыгарыла торган шәһәр.

3. Зур шин заводлары булган шәһәр.

4. Балык исемен йөртүче шәһәр.

5. Шикәр заводы булган шәһәр.

6. Сәгатьләр чыгарыла торган шәһәр.

7.Татарстанның башкаласы.

1.

2.

3.

7.

4.

5.

6.

Казан турында легенда – риваять тыңлана.

Укучылар, бу шәһәр турында бик күп шигырьләр язылган. Әйдәгез шуларның берсен искә төшереп китик. (Аудиоязмасын тынлыйбыз)

Казан

И нурлы Казан-

Туган ил төсе,

Синең ташларда

Бабайлар эзе.

И якты Казан,

Синең нурларың

Кыйбласы безнең

Озын юлларның.

Еракта да син

Йөрәккә якын,

Торган җир – көмеш

Туган җир – алтын.

Туган җир якын!

Туган тел якын!

Автор туган җирне нәрсә белән чагыштыра? Ни өчен һәрбер кешегә туган җире якын?

7 нче этап – Казан шәһәренең истәлекле урыннары

Казан бик борынгы шәһәр дидек. Анда истәлекле урыннар бик күр Сез аларны беләсезме икән? Рәсемнәрдә нинди истәлекле урыннар сурәтләнгәнне әйтегез. Шуларның кайберләре турында өйрәнгәннәрне 1-2 укучы сөйләп китә.

8 нче этап – Күренекле кешеләр

А. Ключарев, С. Гобәйдуллина, М. Шәймиев, Р. Минеханов турында сөйләшәбез.

9 нчы этап – Татар халкының милли бәйрәмнәре.

Сабан туе бәйрәме турында 1 укучы сөйли.

10 нчы этап - Туган калам-туган шәһәрем

Һәр команда шәһәребеә турында хикәя төзи.

Ачык чарага йомгак үткәрү өчен сүз жюрига бирелә.

Дәресне Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамларга.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/13107-tatarstanmoj-rodnoj-kraj

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки