- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк
“Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк”
А.б. Хәерле кич хөрмәтле авылдашлар: апалар, абыйлар, яшьләр, балалар! Хәерле кич килгән кунаклар!
Без бүген “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дигән девиз астында үтәчәк, халык талантларының иҗат отчетына җыелдык.
Белгәнегезчә, 2012 нче ел - Русия һәм Татарстан күләмендә гаять истәлекле, дәрәҗәле исемнәр астында игълан ителде. Рәсәйдә ул – Рәсәй тарихы елы булса, Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы. Бу исемнәр безгә үткәннәребезне һәм киләчәгебезне барларга мөмкинлек тудыра.
А.б. Халык талантларының иҗат отчетын ачып җибәрү өчен сүзне, Иске Михайловка җирлеге башлыгы Фаттахов Рамил Рәмзә улына бирәбез, рәхим итегез!
1нче бала: Күпереп пешкән күмәчләрдә,
Яшәү яме, тормыш шатлыгы.
Мул уңыш ул – батырлыкка тиң эш
Мул уңыш ул – намус аклыгы.
2 нче бала: Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын:
Уртага куйдык чәчәк,
Чәчәк янына – чәкчәк.
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
Һәркемгә чыгар өлеш,
Бар кыстыбый һәм бәлеш!
-Җитешегез, кунаклар!
-Кыстатмагыз, кунаклар!
-Өйгә кайтып китәргә
Ашыкмагыз, кунаклар!
А.б. Заман сынауларын җиңә-җиңә,
Чыныгып мең еллык тарихта
Борынгы ил – Идел Болгарының
Матур дәвамы бул, Татарстан.
Татарстаныбызның тарихына кыскача күзәтү.
Күп еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган.
1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзелә. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар.
XVIII гасырда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелә.
1920 нче елда Татар автономияле республикасы төзелә. 1921 нче елда татар теле беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә.
1950 нче елда “Татнефть” берләшмәсе төзелә, һәм республикабызның икътисадында яңа тармак – нефть промышленносте барлыкка килә.
1990 нчы елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, Татарстанның Дәүләт Советы төзелә, беренче Президенты сайлана, дәүләт символлары булдырыла.
Сәитгәрәев Камил абый башкарыунда җыр“ Мәдинә”
Баянда Мостафин Раян Кәримулла улы
А.б. Башкалабыз Казан безнең күз алдыбызга мең еллык тарихы белән килеп баса. Хәзерге вакытта Казан – Татарстанның гына түгел, бөтен дөньяга таралган татар халкының башкаласы, рухи мәркәзе. Казан – Европа һәм Азия мәдәниятен тоташтыручы үзәк. Ул – кабатланмас тарихи һәйкәлләргә бай шәһәр. Башкаланың үзәгендә, Казансу елгасы ярында Кремль урнашкан.
Казан Кремле турында XVI гасырда ук тарихчылар сокланып язганнар. Аның эчендә таштан эшләнгән хан сарайлары һәм мәчетләр булган. Иң гүзәл архитиктура һәйкәле – Сөембикә манарасы. Кремльдә тагын бер гүзәл манара – Спас манарасы. Ул XVI гасырда төзелгән, XVIII гасырда аңа сәгать урнаштырылган.
Шулай ук Казанны мәчетләре, университетлары, милли китапханәләре, музейлары, театрлары, мәдәни үзәкләреннән башка күз алдына китереп булмый.
Сәхнәдә “Ядъкәр” җыры белән “Ләйсән” вокал ансамбль чыгышы
Фасыл Әхмәтов көе, Разил Валиев сузләре.
А.б. Әлмәт ягы... Җырларда җырланган, татар тарихының җанлы сәхифәләрен буыннан-буынга язып килүче гүзәл кешеләр яшәгән, фидакарьләрчә эшләгән, күкрәп яшьнәгән илаһи да, моңлы да төбәк ул. Хәер, Татарстан төбәкләренең һәрберсенең үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Аларның республика тарихында зур урыны бар. Шулар арасында Әлмәт төбәге дә лаеклы урын били. Әлмәтлеләр бөтен татар дөньясына мәгълүм булган мәшһүр җырчылары, олы җанлы язучылары, күренекле шагыйрьләре, танылган сәхнә осталары, уңган игенчеләре, мактаулы нефтьчеләре исемнәрен үзгә бер горурлык белән кинәнеп кабатлыйлар. Алар Әлмәтнең йөз аклыгын, аның дәрәҗәсен белгелиләр.
Моңлы як туган якларым –
Җырчылар үскән бишек.
Тал саен сандугач сайрый
Җырчы булмассың ничек?
Сәхнәдә Гарифуллин Газимҗан “Әлмәтебез таңнары” җыры белән Энҗе Мөэминова сүзләре, Рәис Нәгыймов көе. Каршы алыгыз!
Костелев Сергей Тарасович “Моя родина.
А.б. Тау башында салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән -, дип язган безнең бөек шагыйребез Г.Тукай.
Әйе, һәр кешенең туган авылы үзенә бик якын. Без дә сезне бүген авылыбызның кыскача тарихы белән таныштырып китәбез .
Иске Михайловка авылы бу як авыллар арасында иң борынгысы дип әйтсәк тә була. Ул урман уртасында урнашкан. Беренче бу авылга губернадан кешеләр күчеп килгәннәр. Күбрәге Вятка губернасыннан булып, беренче күчеп килүчеләрне оештыручылар арасында Михайло исемле кеше булганлыктан Михайловка( Михайловски ) исеме бирелгән дигән мәгълүматлар бар. Тирә яктагы поселоклар Юкәле, Байлар, Гөлбакча, Наратлы, Ирекле авыллары Иске Михайловка авыл советына керә. Һәм шулай итеп халкы катнаш рус һәм татарлардан торган авыллар барлыкка килә.
Октябрь революциясенә кадәр үк Михайловкада 4 класслы мәктәп булган. 1980 нче елда яңа мәктәп бинасы төзелә. Бу елларда авылга яңарышлар өстәлә: газ кертелә, юлларга асфальт җәелә. Шул яңарышларны дәвам итеп мәдәният йорты, балалар бакчасы, яңа кибетләр, мәчет төзелә. Авылыбызның күрке булып мәдәният йорты каршысына сугышта һәлак булганнарга һәйкәл куелган .
Сәхнәдә “Туган авылым” җыры белән “Егетләр” вокал ансамбль чыгышы
А.б Хәзерге компьютерләштерү чорында,үзебезнең милли гадәт-йолаларыбызны, шанлы тарихыбыз булуын татар бизәге аша балаларыбызга җиткерә алганбыз икән, теләгебезгә ирештек ,-дигән сүз.
Каршылагыз сезнең алда –яшьләр
Бии, җырлый торган чаклары.
Киләчәккә якты өмет белән
Яши торган чая чаклары.
Яшьләр башкаруында “Татар халык биюе”
А.б. Республикабызда Идел, Агыйдел, Чулман, Нократ кебек мәһабәт елгалардан башлап һәр вак чишмәнең исеме бар. Борынгы бабаларыбыз элек – электән авылларны урман белән каплап алган зур елга ярларына һәм аларның тирә-юненә, күл буйларына, чишмәләреннән сулар мул чыккан, җире уңдырышлы булган урыннарга салганнар. Халык су чыганакларына атама биреп кенә чикләнмәгән, бәлки күбесенең исеменә атап җырлар һәм шигырьләр дә чыгарганнар.
Ризванова Аделина башкаруында җыр “Балагач чишмәсе”.
А.б. Тарих бик күп истәлекләр белә,
Тарих белә бик күп исемнәр
Аларның да шушы тарихларда
Уелып калган бик күп эше бар
Авылыбызның уртасында калкып чыккан мәчетебез шушы җирлектә туып-үскән, районыбызда һәм җөмһүриятебездә дәрәҗәле урыннарда эшләп ихтирам казанган, туган авылы тормышын яхшырту өчен янып йөргән Гәрәев Илдус Вәли улына рәхмәтлебез. Кызганычка каршы, быел Илдус Вәли улы арабыздан бакыйлыкка күчте. Шунысы хак, ул мәдәниятка , мәгърифәткә гышыйк кеше иде. Балаларны ярата иде.
Авылыбызга багышланган җырларның иҗат ителүендә дә Илдус абыйның өлеше зур. Сәхнәдә “Ирекле” җыры белән Шайдуллин Вәсим Нагыйм улы
А.б. Тарихыбызның бер почмагына каһәрле сугыш еллары кереп утырган. Сугышның кешеләргә нинди газаплар алып килүе турында без бабайларыбыздан ишетеп, кинолардан карап, китаплардан укып беләбез. “Халык хәтере тирән”диләр өлкәннәр. Ул үзенең батыр улларын һәм кызларын беркайчан да онытмый.
Хәзер сүзне ветераннарыбызны искә алу өчен мәктәп директоры ветераннар советы рәисе Мортазин Надил Кәрәм улына бирәбез.
Жители нашего села помнят и глубоко чтят,тех кто сражался за нашу Родину.Многим судьба не дала возможности вернуться домой.Сотни людей остались без родных,близких и друзей.Лишь немногим улыбнулось счастье вернуться домой с победой.
С нашего сельского совета в ряды вооружённых сил было призвано 262 человека,но не всем судьба позволила вернуться, 137 человек погибло.9 из них награждены орденами,а 28 медалями.Особо хочется рассказать об одном из них Краснове Кузьме Ивановиче.На фронт ушёл ,когда не было и 17.Попал в 1373 стрелковый полк,который базировался в Марийских лесах под Казанью.Вот несколько воспоминаний того времени: Молодой был,прыжков не боялся.34 прыжка на счету.Какие были ощущения?До прыжка сильное напряжение,а потом хочется парить ещё и ещё.И вот несколько шагов до Победы.Новые бронированные штурмовики Ил-2( фашисты называли их “Чёрная смерть”)гнали на Варшаву.
16 апреля…Ясное небо над Берлином.Началась атака.Всё небо было покрыто самолётами.Через 2 недели взяли Берлин.Не обошлось и без жертв.Потери были и с той и с другой стороны.
9 мая аэродром огласился выстрелами,заскочил командир и сообщил,что мыпобедили. В данное время Кузьма Иванович проживает в родной деревне Старой Михайловке.
На сцене-народные песни ”Деревенька” и “Канарейка” в исполнении ансамбля “Ивушка”.
Саитгараев Камил башкарыунда нәфис сүз
Ф.Кәрим “Кыңгыраулы яшел гармун”.
Баянда Мустафин Раян Кәримулла улы
А.б. Мәдәни мираслы Татарстаныбыз гасырлар дәвамында Россиянең һәм үз дәүләтенең көчен, куәтен, күп милләтле халкының рухи байлыгын, әдәби һәм мәдәни дөньясын саклап һәм барлап торучы сихри, серле бишек. Шушы бишектәге мирасны безнең буынга һәм алдагы киләчәк буыннара килеп җитсен дип тырышкан педагогларыбыз алдында без баш иябез. Авылдашларыбыз арасында өлкән, яшь буын арасында Шиһабеддин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Ризаэддин Фахреддин кебек педагогларны белмәгән, аларның эшләренә сокланмаган кеше юктыр (слайд)
Төбәгебезнең мәшһүр галиме Ризаддин бине Фазреддинның укыту-тәрбия өлкәсендә башкарган эшләре генә дә аның исемен мәңгеләштерү өчен җитәрлек. Ул хезмәтен укытучы буларак башлый һәм үзен алдынгы укытучы-тәрбияче буларак таныта.Ризаддин хәзрәтнең тәгълим-тәрбия юнәлешендәге хезмәтләре халык арасында бик киң тарала, таныла, халык аларны бүген дә укый, укытучылар, тәрбиячеләр үз эшләрендә кулланалар.
Фәйзрахманова Лилия башкаруында җыр “Күрә бел генә”
А.б. Мәшһүр мәгърифәтчеләребезнең эшләрен бүгенге көнгәчә дәвам иткән, балаларны укытуда, тәрбияләүдә аларның эшләгән эшләрен кулланган , үзебезнең авыл җирлегендә яшәп, эшләп лаеклы ялга чыккан педагогларыбызны искә алмыйча мөмкин түгел.
Менә алар: күп еллар балаларга рус теле һәм әдәбияты фәне серләрен төшендергән Әсма апа Әхтәм кызы, мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Флера апа Абдул кызы, күп еллар буе башлангыч сыйныфларны укытып, тәрбия биргән укытучыбыз Галия апа Габдулла кызына рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Инде бакыйлыкка күчкән Гыйзденас апа, Нәсимә апа, Маргарита Александровна, Зифа апаларны да бүген ихтирам белән искә алмый мөмкин түгел.
Сезнең каршыгызда! ”Тормыш китабы” җыры белән Илнур Сайфуллин.
А.б. Хөрмәткә лаеклы укытучыбыз Галия Габдулла кызы үз хезмәтенә карата туганнарында да, балаларында да кызыксыну уята алган. Сүзне дәвам итү өчен Галия апаның оныгы Мөхәмәтгәрәев Русланга бирәбез.(Галия Габдул кызы турында слайд)
А.б. Кешелек дөньясы элек –электән матурлыкка омтылган. Яшәүнең мәгънәсе, гомумән милләтебез, тарихыбыз, гореф-гадәтләребез чишмәсе саф сулы булсын, киләчәк буыннарга көмеш сулы мирас калсын дисәк, үткәннең һәм киләчәкнең йөзен танып-белү бик кирәк. Без ата-бабаларыбызның, әни-апаларыбызның изге йолаларына хөрмәтлебез, гасырлардан килгән гореф-гадәтләребезгә тугырылыклыбыз.
Онытылган гореф – гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән көн
Уен йолалары,җыр –биюе,
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
“ Кичке җыен “ бер фрагмент.
А.б. Җырлар булса, шундый булсын
Җиргә шатлык сибәрлек
Күңелләргә бәйрәм булып
Язлар булып килерлек.
Гарифуллин Газимҗан белән Фәйзрахманова Лилия башкаруында “Галия белән Заһир” дуэты.
А.б. Рус һәм татар халыклары язмышы гасырлар дәвамында бер-берсеннән аерылгысыз. Бер халыкның язмышын икенчесеннән башка күз алдына да китереп булмый. Руслар, татарлар, башкортлар, чувашлар һ.б. күп санлы халыклар,үзләренең тамырларын, телләрен, традицияләрен югалтмаган хәлдә бергә укмашып яшиләр.
Туган илем минем-халкыбызның
Яулап алган бәхете, даны ул!
Кешелекнең матур киләчәген
Балкытучы якты таңы ул!
Мең яшәсен гөлдәй гүзәл илем,
Таң кояшы кебек балкысын!
Планетаның һәр җиренә сирпеп,
Тынычлык һәм дуслык яктысын!
Сәхнәдә “Чын дуслык “ җыры белән төрле милләтләрнең бию элементлары.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/163536-tknen-onytkan-halykny-kilchge-juk
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Профессиональное выгорание: понятие, причины, методы профилактики и коррекции»
- «Современные подходы к преподаванию русского языка в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Основы логопедической работы с детьми дошкольного возраста»
- «Метод проектов в обучении и воспитании детей дошкольного возраста»
- «Организация работы с одаренными детьми»
- «Организация учебного процесса в условиях ФГОС СПО»
- Педагогика и методика преподавания основ духовно-нравственной культуры народов России в образовательной организации
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания мировой художественной культуры
- Педагогика и методика преподавания английского языка
- Педагогика и методика преподавания астрономии
- Теория и методика преподавания технологии в образовательных организациях
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания физики

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.