Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
02.12.2015

Система подготовки учащихся 9-го класса к ЕРТ по татарскому языку в новой форме

Якупова Гельсиня Закиевна
учитель татарского языка и литературы
Новая форма итоговой аттестации в 9 классе - это современная форма государственной (итоговой) аттестации учащихся, позволяющая объективно оценить предметную подготовку школьников. Оценка уровня подготовки девятиклассников предполагает сравнение реального уровня обученности ученика с эталонным уровнем, зафиксированным в стандарте образования.
Актуальной проблемой для учителей-словесников является подготовка учащихся к итоговой аттестации в новой форме. С этой целью была разработана программа кружковой работы “Система подготовки учащихся 9 класса к ЕРТ по татарскому языку в новой форме”.
Данный курс обеспечивает понимание системы знаний о языке, формирует стабильные навыки владения языком и совершенствование речевой культуры. Курс эффективен при организации занятий, ориентированных на подготовку к итоговой аттестации, где независимо от формы проведения учащиеся должны продемонстрировать результаты овладения нормами современного русского языка, основами культуры устной и письменной речи.

Содержимое разработки

Республика Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

дополнительного образования детей «Центр внешкольной работы»

Тукаевского муниципального района

Утверждено

на Совете МБОУ ДОД

«Центр внешкольной работы»

Директор МБОУ ДОД ЦВР

_________С.Ф.Сайдашева.

Протокол №

от «01 » сентября 2015 г.

Образовательная модифицированная программа

«9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы бердәм республика тестына әзерләү системасы»

(для учащихся 9 классов).

Программа рассчитана на 1 год

Педагог дополнительного образования

Якупова Гельсиня Закиевна

Бетьки

2015

Аңлатма язуы

Татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясе ул – дәүләт аттестациясенең укучы белемен объектив бәяләргә мөмкинлек бирүче заманча формасы. 9 нчы сыйныф укучыларының әзерлек дәрәҗәсен бәяләү белем бирү стандартында күрсәтелгән эталон дәрәҗәсе белән укучыларның чынлыкта алган белем-күнекмәләр дәрәҗәсе белән чагыштыруны күз алдында тота.

Укучыларны татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү татар теле укытучылары өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Шушы максатны тормышка ашыру максатыннан «9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» дип аталучы түгәрәк программасы әзерләнде. Әлеге курс тел турындагы белем системасын бербөтен итеп күзаллауны тәэмин итә, телне даими куллану күнекмәләре формалаштыра һәм тел культурасын камилләштерә. Курс йомгаклау аттестациясенә (формасы нинди булуга карамастан) әзерләнү занятиеләре үткәргәндә нәтиҗәле.

Белем бирүнең яңартылган программасы юнәлеше.

Уку – танып-белү эшчәнлеге.

Программаның төп идеясе,яңалыгы,кирәклегеһәм педагогик максатка яраклылыгы

Программаның төп идеясе авыл мәктәпләрендә белем алучы укучыларны йомгаклау аттестациясенә сыйфатлы итеп әзерләү һәм кабул итү кампаниясендә көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

Белем бирү программасы түбәндәге норматив-хокукый документларга нигезләнеп төзелде:

Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.

Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.

БМОның Бала хокуклары турындагы Конвенциясе.

Төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, 17 декабрь, 2010 ел.

Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Тукай муниципаль районы “Бәтке урта мәктәбе” муниципаль белем бирү учреждениесенең үсеш программасы.

Мәктәп Уставы.

«Одаренные дети и молодежь Тукаевского района» исемле комплекслы - максатчан программа.

Тукай муниципаль районы Балаларга өстәмә белем бирү “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Уставы, «Формирование здорового образа жизни», «Воспитания и развития личности учащихся» программалары.

Программаның максаты:укучыларда лингвистик, коммуникатив компетенция формалаштыру аша дәүләт йомгаклау аттестациясенә максатчан әзерләү.

Әлеге максат түндәге бурычларны хәл итү аша тормышка ашырыла:

орфографик һәм пунктуацион белем һәм күнекмәләр формалаштыру;

әдәби тел нормаларын үзләштерү;

сүзлек байлыгын арттыру;

текст белән комплекслы эшләү;

бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Югарыда күрсәтелгән максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен программа компетентлы якын килү принцибына нигезләнде. Әлеге принцип укучыларда федераль дәүләт белем стандартларында күрсәтелгән коммуникатив, лингвистик һәм социомәдәни компетенцияләрне формалаштырырга һәм үстерергә ярдәм итә.

Коммуникатив, лингвистик һәм этномәдәни компетенция формалаштыру механизмы:

коммуникатив максаттан чыгып, укуның төп төрләреннән (танышу-өйрәнү, танышу-кыскартып язу һ.б.) файдалану;

кирәкле мәгълүматны төрле чыганаклардан, шул исәптән электрон мәгълүмат чараларыннан ала белү;

бирелгән текст буенча фикер йөртү тибындагы сочинение язу;

язган текстны редакцияләү;

тел нормаларын язу тәҗрибәсендә саклау;

телдән һәм язма текстны эшкәртүнең төп алымнарын гамәлдә куллану.

Программа укучы эшчәнлеген оештыруның төрле төрләреннән файдалануны күздә тота:

күмәк эшләү

төркемләп эшләү

парларда эшләү

шәхси биремнәр буенча индивидуаль эшләү.

Төрле эш методлары кулланыла:

лекция

әңгәмә

мөстәкыйль анализ

таблицалар, схемалар, алгоритмнар белән эш

Программа үтәлешенең нәтиҗәлелелген тикшерү өчен, эш барышындагы һәм йомгаклау контроль эшләре планлаштырыла.

Программа үзенчәлекләре һәм аңарда кулланылучы төп төшенчәләр:

«9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» программасы уртак максатлары, килешенгән методлары һәм алымнары булган гомуми нәтиҗә бирүче эшчәнлеккә корыла һәм өстәмә белем бирү шартларында яшүсмерләрнең белем һәм сәләтен үстерү хезмәт итә.

Программаны тормышка ашыру вакыты һәм этаплары:

Программаны бер елда үтәү планлаштырыла, 9 нчы сыйныф укучыларына тәгаенләнә. Занятиеләр атнага ике тапкыр 10 минутлы тәнәфес белән ике сәгать үткәрелә. Барлык сәгатьләр саны – 140 сәгать.

Программа укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән. Белем бирү эчтәлеге укучыларга индивидуаль һәм дифференцияле якын килүгә нигезләнә, шуңа күрә төркемдә төрле дәрәҗәдәге үсешкә ия булган балалар берләштерелә ала.

Укыту төркемнәрен формалаштыру принциплары:

Программаны нигезенә фәннилек, системалылык, аңлаешлылык тормыш белән бәйләнештә булу, аңлылык, активлык, күрсәтмәлелек, дәвамчанлык һәм киләчәктә кирәкле булу кебек гомумдидактик принциплар салынган.

Белем бирүэчтәлеге, занятиеләрне формалары, төрләре һәм методары белән бәйле принциплар:

1. Занятие темаларының татар телендә бирелүче темалар белән бәйләнештә булуы.

2. Тел материалын бирүдә системалылык.

3.Укучыларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу.

4. Материалны кызыклы итеп бирү принцибы. Ул кызыклы грамматик күнегүләр – уеннар, шарадалар, ребуслар чишү, табышмакларның җавапларны табу кебек алымнар куллану, рәсемнәр, слайдлар, презентацияләр ясау аша тормышка ашырыла.

5. Эшчәнлекнең гадәти булмаган, дәрестән аермалырак төрләрен һәм формаларын куллану, тел материалының яңа якларын табып, темаларны кызыклы итеп формалаштыру принцибы.

Белем бирүдән көтелгән нәтиҗәләр

9 нчы сыйныф укучысының лингвистик компетенциясе дәрәҗәсен билгеләүче белем-күнекмәләр комплексына ия булуы;

укылган текст буенча мәктәп курсының төрле бүлекләренә караган тест биремнәрен (җавапларны сайлап алу яки язу рәвешендәге) эшли алу;

башлангыч тексттагы мәгълүматны эшкәртү формаларыннан файдалана белү;

тест биремнәре белән эшли белү: укытучыдан башка, мөстәкыйль рәвештә биремнең мәгънәсен аңлау;

биремнәрдә күрсәтелгән инструкцияне аңлап, төгәл үтәү;

биремнәрне эшләү өчен вакытны дөрес бүлә белү;

программа кысаларында тиз арада монологик һәм диалогик сөйләм оештыра алу;

имтихан бланкларын дөрес итеп тутыра белү;

дәүләт йомгаклау аттестациясендә эшләрне бәяләү критерийларын белү.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

«9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» программасын үзләштерү нәтиҗәсендә укучы

белергә/аңларга тиеш

текст белән эшләүнең төп кагыйдәләрен;

төп сурәтләү чараларын;

татар теле стилистикасы буенча төп мәгълүматны;

орфографик кагыйдәләрне, синтаксик и пунктуацион нормаларны;

эшли белергә тиеш

сурәтләү чараларын тексттан табу;

сәнгатьлелек ягыннан текстны анализлый белү;

сүзләр һәм гыйбарәләрнең кайсы стильгә каравын билгели алу;

стилистик синонимнар белән эшләү;

бирелгән текст белән эшләгәндә, орфографиядән алган белемнәрне куллану;

бирелгән текст белән эшләгәндә, синтаксис һәм пунктуациядән алган белемнәрне файдалану.

Алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә (көндәлек тормышта) түбәндәгеләр өчен куллана алу:

татар телен халыкның рухи, әхлакый һәм мәдәни кыйммәте буларак тану;

коммуникатив күнекмәләрне камилләштерү;

мөстәкыйльлекне һәм интеллектуаль сәләтне үстерү, телне кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә үз мөмкинлекләреңне үстерүдә файдалану.

«9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән яңа формадагы дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү системасы» программасының эчтәлеге

№ п/п

Эчтәлек

Бар-лык сәгатьләр саны

Сәгатьләр саны

Үткәрү вакыты

Теоритик

Прак

тик

1

Кереш өлеш. БРТ га әзерләнүнең максаты, бурычлары, төзелеше. Методик әсбаплар белән таныштыру.

3

2

1

2

Фонетика. Орфоэпия. Графика.

9

3

6

3

Морфемика һәм сүз ясалышы

7

4

3

4

Лексикология

23

14

9

5

Морфология

36

22

14

6

Синтаксис

20

8

12

7

Орфография. Пунктуация

11

4

7

8

Стилистика

5

2

3

9

Тел һәм мәдәният

2

1

1

10

Имтиханга әзерлек

36

4

32

Барлыгы

152

64

88

Тематик план

Курсның эчтәлеге

Үткәрелү вакыты

План

Фак

тик

Кереш

1

БРТ га әзерләнүнең максаты, бурычлары.

04.09

2

БРТ формасындагы имтихан эшләренең структурасы. Демовариантлар белән танышу.

04.09

3

Бланк тутыру үзенчәлеге.

08.09

Фонетика. Орфоэпия

4

Тел белеменең бер бүлеге буларак фонетика. Сузык һәм тартык авазлар.

08.09

5

Иҗек. Иҗек калыплары. Сүз басымы.

11.09

6

Тел белеменең бер бүлеге буларак орфоэпия.

11.09

7

Татар сүзләрендә басым һәм сүзләрне дөрес әйтү нормалары. Сүзләрне дөрес басым белән әйтү.

15.09

8

Сүзләргә фонетик анализ ясау.

15.09

9

Үзеңнең һәм иптәшләреңнең сөйләменә орфоэпик яктан чыгып бәя бирү (авазларның әйтелеше, сүз басымын дөрес кую).

18.09

Графика

10

Тел белеменең бер бүлеге буларак графика. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.

18.09

11

Сүзнең аваз һәм хәрефләрен чагыштыру.

22.09

12

Алфавитны белүнең сүзлекләрдән, төрле белешмә әдәбияттан фадаланудагы әһәмияте.

22.09

Морфемика һәм сүз ясалышы

13

Тел белеменең бер бүлеге буларак морфемика һәм сүз ясалышы.

25.09

14

Сүзнең тамыры.

25.09

15

Төрле сүз төркемнәрен ясый торган кушымчалар.

29.09

16

Тамырдаш сүзләр.

29.09

17

Төрле ысуллар белән сүз ясалу: ясагыч кушымчалар ярдәмендә, сүзләр кушылу ысулы, бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү һ.б.

02.10

18

Сүзләрнең ясалу ысулларын билгеләү.

02.10

19

Төрле (сүз ясалышы, этимологик) сүзлекләрдән файдалану.

06.10

Лексикология һәм фразеология

20

Тел белеменең бер бүлеге буларак лексикология.

06.10

21

Тел берәмлеге буларак сүз, аның лексик мәгънәсе.

09.10

22

Бер һәм күп мәгънәле сүзләр.

09.10

23

Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре.

13.10

24

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

13.10

25

Синонимнар,

16.10

26

Антонимнар

16.10

27

Омонимнар.

20.10

28

Татар теленең синонимнар һәм антонимнар сүзлекләре.

20.10

29

Килеп чыгышы буенча татар теленең сүзлек составы: татар теленең үз сүзләре һәм алынма сүзләр.

23.10

30

Кулланылу өлкәсе буенча сүзлек составы: гомум кулланылыштагы сүзләр.

23.10

31

Диалекталь сүзләр.

27.10

32

Терминнар һәм һөнәри сүзләр.

27.10

33

Жаргон сүзләр, сленг.

30.10

34

Кулланылу ешлыгы буенча сүзлек составы: актив һәм пассив сүзләр.

30.10

35

Иске сүзләр, тарихи сүзләр.

03.11

36

Яңа сүзләр.

03.11

37

Тел белеменең бер бүлеге буларак фразеолология.

06.11

38

Фразеологизмнар. Фразеологик сүзлек.

06.11

39

Сүзләрне мәгънәсенә карап, килеп чыгышы буенча, кулланылу өлкәсе буенча, кулланылу ешлыгы буенча бүлү

10.11

40

Сүзләрне тиешле ситуациягә карап һәм урынлы файдалану.

10.11

41

Сүзләргә лексик анализ ясау.

13.11

42

Уку эшендә төрле (аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, этимологик, фразеологик) сүзлекләрдән файдалану.

13.11

Морфология

43

Тел белеменең бер бүлеге буларак морфология.

17.11

44

Татар телендә сүз төркемнәре һәм аларны классификацияләү.

17.11

45

Мөстәкыйль сүз төркемнәре: исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре.

20.11

46

Исем.

20.11

47

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

24.11

48

Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формасы

24.11

49

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

27.11

50

Тартымлы исемнәр

27.11

51

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

01.12

52

Исемнәргә морфологик анализ

01.12

53

Сыйфат.

04.12

54

Сыйфатларның ясалышы.

04.12

55

Сыйфат дәрәҗәләре.

08.12

56

Рәвеш.

08.12

57

Рәвеш төркемчәләре.

11.12

58

Рәвешләргә морфологик анализ ясау.

11.12

59

Сан.

15.12

60

Сан төркемчәләре.

15.12

61

Саннарның ясалышы ягыннан дөрес язылышы

18.12

62

Саннарга морфологик анализ ясау.

18.12

63

Алмашлык.

22.12

64

Алмашлык төркемчәләре.

22.12

65

Алмашлыкларның ясалышы

25.12

66

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау.

25.12

67

Фигыль.

29.12

68

Фигыльләрнең заман формалары.

29.12

69

Фигыль. Төркемчәләре.

05.01

70

Фигыльләрнең ясалышы.

05.01

71

Фигыльгә морфологик анализ.

08.01

72

Аваз ияртемнәре. Хәбәрлек сүзләр.

08.01

73

Модаль мәгънәле сүз төркемнәре

12.01

74

Кисәкчәләр. Ымлыклар.

12.01

75

Модаль сүзләр.

15.01

76

Бәйләгеч сүз төркемнәре: бәйлекләр һәм теркәгечләр.

15.01

77

Сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсенә, морфологик һәм синтаксик билгеләренә карап билгеләү

19.01

78

Төрле сүз төркемнәренә морфологик анализ ясау.

19.01

Синтаксис

79

Тел белеменең бер бүлеге буларак синтаксис, аның төп берәмлекләреннән сүзтезмәләр һәм җөмләләр.

22.01

80

Сүзтезмәләрнең төрләре, иярүче сүзнең ияртүчегә бәйләнү юллары.

22.01

81

Әйтү максаты буенча җөмлә төрләре.

26.01

82

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе.

26.01

83

Тиңдәш кисәкләр.

29.01

84

Җөмлә кисәкләренең аерымлануы.

29.01

85

Гади җөмлә төрләре

02.02

86

Бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке җөмләләр

02.02

87

Тулы һәм ким җөмләләр.

05.02

88

Раслау һәм инкарь җөмләләр.

05.02

89

Кушма җөмләләрнең төрләре:

09.02

90

Тезмә кушма җөмләлр

09.02

91

Иярченле кушма җөмләләр.

12.02

92

Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр

12.02

93

Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

16.02

94

Күптезмәле кушма җөмләләр.

16.02

95

Иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънә ягыннан төрләре.

19.02

96

Туры һәм кыек сөйләм.

19.02

97

Төрле сүзтезмәләргә һәм җөмләләргә синтаксик анализ ясау, аларны сөйләмдә урынлы куллану.

24.02

98

Сөйләмне җанландыру һәм матурлау өчен, җөмләләрдә синонимия күренешеннән файдалану.

24.02

Орфография һәм пунктуация

99

Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак орфография.

26.02

100

Сузык һәм тартык аваз хәрефләренең, ь һәм ъ билгеләренең дөрес язылышы.

26.02

101

Сүзләрне кушып, сызыкча аша һәм аерым язу.

01.03

102

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

01.03

103

Орфографик сүзлекләрдән файдалану.

04.03

104

Дөрес язу кагыйдәләре системасы буларак пунктуация.

04.03

105

Тыныш билгеләре һәм аларның әһәмияте.

07.03

106

Гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре.

07.03

107

Туры һәм кыек сөйләм, диалог һәм цитата янында тыныш билгеләре.

11.03

108

Орфографик һәм пунктуацион сәләтләрне үстерү. Телдән һәм язма сөйләмдә аларның әһәмиятен аңлау.

11.03

109

Орфографик сүзлекләрдән һәм башка төрле белешмә әдәбияттан файдалану.

15.03

Стилистика

110

Функциональ (фәнни, махсус эш һәм публицистик) стильләр, аларның жанрлары һәм үзенчәлекләре.

15.03

111

Телдән һәм язма сөйләм арасындагы үзенчәлекләр.

18.03

112

Төрле стильһәмжанрга караган текстлар белән эшләү.

18.03

113

Төрле текстларны татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү.

22.03

114

Төрле текстларны рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү.

22.03

Тел һәм мәдәният

115

Татар сөйләм әдәбе нормалары һәм аларның үзенчәлекләре.

25.03

116

Ана теленең милли-мәдәни эчтәлекле берәмлекләре, аларның мәгънәләрен төрле – аңлатмалы, этимологик һ.б. сүзлекләр ярдәмендә ачыклау.

25.03

Имтиханга әзерлек

117

Имтихан эшенең төзелеше

29.03

118

БРТ биремнәренең 1нче өлеше өстендә эшләү

29.03

119

Тыңланган текстның төп эчтәлеген аңлау

01.04

120

Иҗади эшләрне бәяләү критерийлары

01.04

121

Грамматик һәм сөйләм хаталарын төркемләү

05.04

122

БРТ биремнәренең 2 нче өлеше өстендә эшләү

05.04

123

БРТ биремнәренең 3 нче өлеше өстендә эшләү. Сорауларга җавап биреп, шәхси хат язу

08.04

124

БРТ биремнәренең 3 нче өлеше өстендә эшләү. Хат язу.

08.04

125

Төрле сөйләм ситуацияләренә караган репликалар язу

12.04

126

32-37нче биремнәрнең бәяләү критерийлары

12.04

127

38 биремнең бәяләү критерийлары

15.04

128

Укылган текст буенча тест биремнәре эшләү (җавап сайлап алу )Тренинг.

15.04

129

Хата төрләре

19.04

130

Сөйләм хаталары.Кабатлаулар

19.04

131

Кушымчалар ясаганда җибәрелә торган хаталар.

22.04

132

Кушымчалар ясаганда җибәрелгән торган хаталар.

22.04

133

БРТ биремнәренең 9-16 өстендә эшләү

26.04

134

БРТ биремнәренең 17- өстендә эшләү

26.04

135

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә эшләрне бәяләү критерийлары

29.04

136

Текст белән эшләүнең төп кагыйдәләре.

29.04

137

Тексттан сурәтләү чараларын табу

03.05

138

Текстны анализлау

03.05

139

БРТ биремнәренең структурасы.

06.05

140

БРТ биремнәренең 1нче өлеше

06.05

141

БРТ биремнәренең 2 нче өлеше өстендә эш.

10.05

142

БРТ биремнәренең аудирование өлеше

10.05

143

БРТ биремнәренең аудиорование өлешен эшләү

13.05

144

БРТ биремнәренең 3-4 өлешләре

13.05

145

Сүзләргә кушымчалар ялгану тәртибе.

17.05

146

БРТ биремнәренең 18-32 нче биремнәрен эшләү

17.05

147

Хат язу үрнәге

19.05

148

Хат өлеше өстендә эш.

19.05

149

Ситуацияөстендә эш.

21.05

150

БРТ биремнәре үтәү.

21.05

151

Эшләрне анализлау.

24.05

152

Кабатлау. Йомгаклау

24.05

Сынауга әзерләү өчен кулланыла торган әдәбият исемлеге.

1. Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа,Казан,2007.
2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма Казан,«Мәгариф»,2002.
3. Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан, «Раннур», 2002.
4. Диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф»нәшрияты,2006;
5. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. Казануниверситетынәшрияты, 1989.
6. Курбатов Хәлиф. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.
7. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”,2000.
8. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек , Казан, «Мәгариф», 2002.
9. Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.
10. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.
11. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа:5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.
12. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.
13. Язма эшләр җыентыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укучы татар балаларына ана теленнән язма имтиханга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен текстлар.
Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки