- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Нормативно-правовое обеспечение работы социального педагога образовательного учреждения»
- «Организационные аспекты работы педагога-психолога ДОУ»
- «Ранний детский аутизм»
- «Специальная психология»
- «Психолого-педагогическое сопровождение процесса адаптации детей-мигрантов в образовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
“2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.
Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа .5-11 нче сыйныфлар.М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.
10 нчы сыйныфта татар теленнән урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары
Телне тулы бер система буларак күзаллау.
Татар халкының этник төркемнәре һәм диалектлары, төрки телләр, татар теле, татар язуы, татар халкының рухи, әхлакый, мәдәни мирасы турында мәгълүмат бирү.
Татар телен иҗтимагый күренеш буларак аңлау, тел нормаларын саклап, тормышның төрле ситуацияләренә бәйле рәвештә тел чараларын дөрес кулланып, үзара аралаша һәм аңлаша белү.
Тел берәмлекләрен танып, аларны тикшерә, чагыштыра алу һәм аралашуда урынлы куллану күнекмәләрен камилләштерү.
Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.
Төп бурычлар
Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирү.
Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру.
Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.
Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр
(уку елы башына)
Милли телнең иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен аңлау, телне саклау – милләтне саклауның төп өлеше икәнен үзләштерү.
Язылган текстларның стиль үзенчәлекләрен - аера, эчтәлеген аңлап укый белү; фәнни, рәсми, публицистик стильдә, матур әдәбият стилендә язылган башлангыч текст үзенчәлекләрен тоеп, язма текстта шуларны бирә белү.
Татар әдәби теленең үсеш үзенчәлекләрен күз алдына китерү; аралашу һәм үзара аңлашу чарасы буларак язма һәм сөйләмә тел үсештә булсын өчен, аның көндәлек кулланылышын тәэмин итү юлларын белү, ягъни телләр турындагы Законны тормышка ашыру юлларын үзләштерү.
Татар тел гыйлеменең татарча укытыла торган башка фәннәр белән бәйләнешен аңлата белү; татар әдәби телен ассимиляцияләнүдән саклау.
Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре турында гомуми төшенчәгә ия булу.
Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү.
Изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төренә туры китереп, төрле жанрда яза белү. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарта алу.
Текст яки аның берәр өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерли алу, кемгә дә булса характеристика яза белү.
Эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.
Сәнгатьле уку, әдәби телдә сөйләм күнекмәләренә ия булу.
Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр
(уку елы ахырына)
Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу.
Рун язуы турында төшенчә алу.
Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу.
Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү.
Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу.
Укучыда булган актив сүзлек запасының артуы.
Сөйләм һәм язма телнең, хәтер һәм фикерләү сәләтенең үсүе, рухи дөньяның баюы.
Татар теленнән алынган теоретик материалның аңлы үзләштерелгән булуы, тел фәнен яхшы белү.
Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу.
Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.
Укыту-методик комплекты
Дәреслек:
Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек . М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов.– Казан: Мәгариф, 2008.
Методик ярдәмлекләр:
Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
Максимов Н.В. Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. - Казан: Мәгариф, 2006.
Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина. - Казан: Мәгариф,2005
Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. - Казан: Яңалиф, 2006
Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. - Казан: РИЦ “Школа”, 2008
Эш кәгазьләре үрнәкләре. З.В.Вәлиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 2005
Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма. - Казан: РИЦ “Школа”,2007
Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. Н.В.Максимов. - Казан: Мәгариф, 2008.
10. Хәзерге татар әдәби теле. Дидактик материал. Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 2006.
11. Хәзерге татар әдәби теле.Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 2006.
12. Урта мәктәптә татар теле укыту.Н.В.Максимов,З.В.Шәйхразиева. – Казан: Мәгариф, 2005.
Укыту – тематик план
Программада татар теленә 34 (28) дәрес каралган, эш программасында уку елы дәвамында 70 дәрес үткәрү планлаштырыла. Өстәмә 35 сәгать дәреснең 20 сәгатен темалар өйрәнүгә, 12 сәгатен БРИна әзерләнүгә, 3 сәгатен гомумиләштереп кабатлауга бирдем. Уку елы дәвамында 2(1) диктант, 2(2) изложение яздыру күздә тотыла. Бәйләнешле сөйләм үстерүгә 10 сәгать бирелә.
№ | Төп темалар | Төп программадагы сәгать саны | Эш программасындагы сәгать саны | Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре (саны=сәгате) | ||||
Тема өйрәнү | Диктант | Изложение (БСҮ) | БРИ тестлары эшләү | Эш кәгазьләре язу | ||||
1 | Үткәннәрне тирәнәйтеп кабатлау. | 3 | 6 | 1 | ||||
2 | Татар милли әдәби теленең язма тамырлары. | 2 | 5 | 1 | ||||
3 | Татар халкы кулланган язу төрләре. | 4 | 12 | |||||
4 | Морфология. | 1 | 2 | |||||
5 | Гади һәм кушма җөмлә синтаксисы. | 4 | 13 | 1 | ||||
6 | Тестлар ярдәмендә (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. | 2 | (6) БСҮгә керми | |||||
7 | БСҮ. Тестлар ярдәмендә татар теленнән (С өлеше буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. | 2 | 4 | |||||
8 | БРИна әзерләнү өчен А,В,С биремнәре. | 14 | ||||||
9 | БСҮ. Эш кәгазьләре язу. | 10 | 1 | 4 | ||||
52 | 2 | 2 | 10 | 4 | ||||
Барысы | 28 | 70 |
КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН
№ | Дәрес темасы | Сәгатьләр саны | Дәрес тибы | Укучылар эшчәнлегенә характеристика | Контроль төрләре | Үзләштерелгән материал буенча көтелгән нәтиҗәләр | План | Үтәлеш |
1-2 | §1-2. Туган телнең үсеше, яшәеше. §2. Үле телләр. | 1 1 | Кереш дәрес. Яңа төшенчәләр бирү. | Әңгәмә-бәхәс, конспектлау. | 1, 4 нче күнегүләрдәге сорауларга җавап бирү. | Телнең үсеше , яшәеше, җанлы һәм үле телләр турында мәгълумат алу. | 4.09 6.09 | |
3-4 | §3. Милли телне саклау, үстерү – милли мәдәниятне, милләтнең үзен саклау, үстерү дигән сүз. | 2 | Яңа төшенчәләр бирү. | Әңгәмә-бәхәс, конспектлау. | 6 нчы күнегүдәге сорауларга җавап бирү. | Фикерләү күнекмәләренә ия булу. | 11.09 13.09 | |
5-6 | §4. Татарстан Республикасында татар телен һәм башка халыкларның телен ассимиляциядән саклау һәм үстерү чаралары. | 2 | Яңа төшенчәләр бирү. | Әңгәмә-бәхәс,“ТР халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы”, “ТР халыклары телләре турында”гы ТР Законыннан өземтәләр белән танышу. | 9 нчы күнегүдәге сорауларга җавап бирү. | Фикерләү күнекмәләренә ия булу. | 18.09 20.09 |
7 | Диктант. №1. “Гаилә балага нәрсә бирә?” | 1 | Контроль дәрес. | Тыңлап язу, грамматик биремнәр башкару. | Диктант. | Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу. | 25.09 27.09 | |
8 | Хаталар өстендә эш.§5. Татар милли әдәби теле турындагы мәгълүматларны искә төшерү. | 1 | Яңа төшенчәләр бирү. | Әңгәмә-бәхәс, конспектлау. | Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. | 2.10 | ||
9 | §6. Борынгы төрки әдәби тел. | 1 | Яңа төшенчәләр бирү. | Әңгәмә-бәхәс, конспектлау. | 16, 21 нче күнегүләрдәге сорауларга җавап бирү. | Рун язуы турында мәгълүмат алу. | 4.10 | |
10 | §7. Иске төрки әдәби тел. | 1 | Яңа төшенчәләр бирү. | Иске төрки әдәби тел турында мәгълумат алу. | 29, 35 нче күнегүләрдәге сорауларга җавап бирү. | Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. | 9.10 | |
11 | §8. Иске татар әдәби теле. | 1 | Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту | . Иске татар әдәби теленең кулланылышы турында мәгълумат алу, күренекле язучыларыбызның, дәүләт эшлеклеләренең шушы чордагы хезмәтләре белән танышу. | Әдәби тел нормаларының үсешен халык үсешенә бәйләп аңлата алу. | 11.10 | ||
12 | БСҮ. Контроль изложение. №1. “Сердәшләр”. | 1 | Контроль дәрес. | Сочинение элементлары белән изложение язу күнекмәләре булдыру. Фикерләү тирәнлеген, дөрес язу күнекмәләрен тикшерү. | Изложение. | Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү. | 16.10 | |
13-14 | Хаталар өстендә эш. БДИна әзерлек күнекмәләре. | 2 | Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту. | Үткәрү кагыйдләре, яңа үрнәкләр | 18.10 23.10 | |||
15-17 | §9. Гарәп графикасына нигезләнгән язу. | 3 | Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту. | Индивидуаль эш: гарәп хәрефләрен язаргаһәм укырга өйрәнү. | 43 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирү. Мөстәкыйль эш. | Гарәп язуында әдәби нормаларның үсешен белү. Гарәп язуын уку, ул язуның башлангыч күнекмәләрен алу. | 25.10 30.10 1.11 | |
18-20 | §10. Латин гарафикасына нигезләнгән язу. | 3 | Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту. | Индивидуаль эш: латин графикасында уку һәм язу күнегүләре. | 64 нче күнегүдәге сорауларга җавап бирү. Мөстәкыйль эш. | Латин графикасының татар телендә үзенчәлекле кулланылышын күз алдына китерү. | 13,15 ,20.11 | |
21-22 | БРИның А өлеше буенча биремнәр башкару. | 2 | Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту | Тестлар эшләү | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 22.11 27.11 | ||
23-26 | §11, 19. Кириллицага нигезләнгән язу. Татар әдәби теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, грамматик, стилистик, пунктуацион нормалары. | 2 2 | Белемнәрне ныгыту. | Төркемнәрдә эш. | Мөстәкыйль эш. | Кириллицаны кабул итү, анда татар теленең үзенчәлекле авазларының бирелешен төшенү. Кирилл орфографиясенең төп үзенчәлекләрен белү, аның татар орфоэпиясенә һәм орфографиясенә тәэсирен аңлата алу. | 29.11 4.12 6.12 11.12 |
27-28 | БРИның В өлеше буенча биремнәр башкару. | 2 | Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту | БРИның В тибындагы биремнәр эшләү. | Мөстәкыйль бирем | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 13.12 18.12 | |
29-30 | Тестлар ярдәмендә (А,В өлешләре буенча) фонетика, орфография, орфоэпия буенча белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. | 2 | Контроль дәрес. | БРИның А һәм В тибындагы биремнәр эшләү. | Тестлар. | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 20.12 25.12 | |
31 | §20. Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы роле. | 1 | Яңа төшенчәләр бирү/белемнәрне ныгыту | Әңгәмә-бәхәс, күнегүләр эшләү. | Сүзлек диктанты яки тест. | Мөстәкыйль, ярдәмлек һәм модаль сүзләрнең татарча әдәби сөйләм оештырудагы ролен аңлау. | 27.12 | |
32-33 | Татар әдәби теленең сүз байлыгы. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләр. | 2 | Катнаш дәрес/белемнәрне ныгыту дәресе | Кабатлау, күнегүләр эшләү . | Мөстәкыйль бирем. тест | . Татар әдәби теленең сүз байлыгы турында мәгълүматлы булу. Тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә, кыскартылма сүзләрне дөрес язу. | 15.01 17.01 | |
34-35 | Тестлар ярдәмендә (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. | 2 | Контроль дәрес. | БРИның А һәм В тибындагы биремнәр эшләү. | Тестлар. | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 22.01 24 01 | |
36 | §21. Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләре. | 1 | Яңа төшенчәләр бирү. | Әңгәмә-бәхәс, күнегүләр эшләү. | Сайланма диктант. | Сүзләр һәм җөмләләр арасында мәгънә мөнәсәбәтләрен анализлый алу. | 29.01 | |
37-38 | Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне тәэмин итүче чаралар. | 2 | Катнаш дәрес/белемнәрне ныгыту дәресе | Кабатлау, күнегүләр эшләү . | Сүзләр һәм җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнешне күрсәтә белү. | 31.01 5.02 | ||
39-40 | БРИна(С өлеше буенча) әзерлек күнекмәләре. | 2 | Белемнәрне ныгыту дәресе | БРИның С өлеше буенча биремнәр эшләү | С өлешен башкару буенча төп кагыйдәләрне белү | 7.02 12.02 | ||
41-43 | §21. Кушымчаларның, теркәгечләрнең кисәкчәләрнең, бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы. | 3 | Катнаш дәрес/белемнәрне ныгыту дәресе | Кабатлау, күнегүләр эшләү . | Сүзлек диктанты. | Кушымча, теркәгеч, кисәкчәләрне, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне дөрес язу. | 14,19,21.02 | |
44-46 | §21. Составында тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр. | 3 | Катнаш дәрес. | Текстан өстәлмәләрне табу, тыныш билгеләренең куелышын аңлату. Күнегүдә бирелгән эндәш һәм кереш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеәрен аңлату. | Диктант. | Составында тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүз, кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәсе булган гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес итеп куя белү. | 26.02 28.02 5.03 |
47-48 | БРИның С тибындагы биремнәрен эшләү. | 2 | Белемнәрне ныгыту дәресе,тикшерү дәресе | Текст өстендә эшләү | Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү. | 7.03 12.03 | ||
49-51 | §21. Составында аерымланган кисәге, аныклагычы булган гади һәм кушма җөмләләр, аларда тыныш билгеләр. | 3 | Катнаш дәрес. | Аерымланган кисәкләрне табу, алар янында тыныш билгеләренең куелышын аңлату, аныклагычлар янында тыныш билгеләренең куелышын дәлилләп күрсәтү. | Диктант. | Составында аерымланган кисәге, аныклагычы булган гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү. | 14.03 19.03 21.03 | |
52-53 | Тестлар ярдәмендә татар теленнән (А,В өлешләре буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. | 2 | Контроль дәрес. | БРИның А һәм В тибындагы биремнәр эшләү. | Тестлар. | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 2,4.04 | |
54 | БСҮ. Контроль изложение.№2. “Хан оныгы Хансөяр”. | 1 | Контроль дәрес. | Изложение язу күнекмәләрен үстерү. Фикерләү тирәнлеген, дөрес язу күнекмәләрен тикшерү. | Изложение. | Укытучы укыганны тыңлау, план төзү һәм язу күнекмәләренә ия булу. | 9.04 | |
55-58 | БСҮ. Тестлар ярдәмендә татар теленнән (С өлеше буенча) белем сыйфатын тикшерү, белемнәрне балларда бәяләү. | 4 | Контроль дәрес. | БРИның С тибындагы биремнәрен эшләү. | Тестлар. | Тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлата белү. | 11.04 16.04 18.04 23.04 | |
59 | БСҮ. Ышанычнамә һәм акт язу. | 1 | Белемнәрне ныгыту дәресе | Мөстәкыйль рәвештә белешмә, ышанычнамә һәм акт язу, аларны бергәләп тикшерү һәм редакцияләү | Редакцияләнгән язма эш. | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 25.04 | |
60 | Хаталар өстендә эш. БСҮ. Васыятьнамә язу. | 1 | Белемнәрне ныгыту дәресе | Мөстәкыйль рәвештә васыятьнамә язу, тикшерү һәм редакцияләү. | Редакцияләнгән язма эш. | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 30.04 | |
61-64 | БРИның А, В, С өлешләренең биремнәрен башкару. | 4 | Белемнәрне ныгыту дәресе,тикшерү дәресе | БРИда булачак биремнәрне эшләү. | БРИны биремнәре | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 2.05 7,9.05 14.05 | |
65 | БСҮ. Беркетмә язу. | 1 | Белемнәрне ныгыту дәресе | Мөстәкыйль рәвештә беркетмә язу, тикшерү һәм редакцияләү. | Редакцияләнгән язма эш. | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 16.05 | |
66 | “Эш кәгазьләре” темасы буенча зачёт-дәрес. | 1 | Контроль дәрес. | Индивидуаль зачёт. | Зачёт-дәрес. | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 21.05 | |
67 | Контроль диктант. №2.”Яз сулышы”. | 1 | Контроль дәрес. | Тыңлап язу, грамматик биремнәр башкару. | Диктант. | Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерә алу. | 23.05 |
68 | Хаталар өстендә эш. Гомумиләштереп кабатлау. | 1 | Белемнәрне ныгыту дәресе | Үтелгәннәрне кабатлау | Язма эш | Күнегү эшләү,күчереп язу | 28.05 | |
69-70 | Гомумиләштереп кабатлау. Йомгаклау дәресе. | 2 | Белемнәрне ныгыту дәресе | Үтелгәннәрне кабатлау | Үзеңне бәяләү һәм башкаларга бәя бирү күнекмәләре булу. | 30.05 4.06 |
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/19262-rabochaja-programma-po-tatarskomu-jazyku-10-k


БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Техника безопасности в кабинете информатики: организация и проведение инструктажа»
- «Информационно-коммуникационные технологии в образовательном процессе в соответствии с ФГОС»
- «Подготовка к ЕГЭ по информатике в условиях реализации ФГОС: содержание экзамена и технологии работы с обучающимися»
- «ОГЭ по физике: содержание экзамена и технологии подготовки обучающихся в соответствии с ФГОС»
- «Федеральная образовательная программа дошкольного образования: требования и особенности организации образовательного процесса по ФГОС ДО»
- «Содержание ФГОС НОО, утвержденного приказом Минпросвещения России № 286 от 31 мая 2021 года»
- Содержание деятельности по охране труда и обеспечению безопасности условий на рабочих местах
- Теоретические и практические аспекты деятельности по реализации услуг (работ) в сфере молодежной политики
- Современные технологии социального обслуживания населения
- Педагогическое образование: теория и методика преподавания биологии
- Профессиональная деятельность советника директора по воспитанию
- Социальное обслуживание населения: основы и базовые технологии социальной работы
Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.