Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
23.10.2013

Проектная работа по сказке А. Алиша

Эльвира Сахабутдинова
воспитатель по обучению татарскому языку
Проектная деятельность в детском саду, посвященная сказкам. Готовый план организации творческого процесса для развития детей. Включает цели, этапы реализации, примеры заданий и сценарий итогового праздника. Материалы помогут воспитателям сформировать у детей интерес к чтению, развить коммуникативные навыки и раскрыть творческие способности через театрализацию и художественные мастер-классы.

Содержимое разработки

МАКСАТ:

А.Алишның иҗатын татар телен өйрәтүдә киң куллану.

Балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.

А.Алишның әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләү, өлкәннәр сүзенә игътибарлы булырга өйрәтү.

Бурычлар:

балаларны проблемалы ситуациягә кую, язучы А.Алиш, аның иҗаты турында нинди мәгълүмат белүләрен ачыклау;

балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;

театр эшчәнлеге аша балаларда әдәби әсәрләргә карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Проектның этаплары:

Проектның максатын, бурычларын билгеләү Проектның төрен билгеләү;

Проектның тематикасын һәм эчтәлеген билгеләү;

Проектның башкару формасын билгеләү;

Проектның план-схемасын төзү

Өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;

Ата-аналар белән эш төрләрен билгеләү;

Проектның сценариен төзү;

Проектны презентацияләү.

Проектның төре:

Рольле-уенлы төр(балалар әкият геройлары роленә керәләр, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар)

Проектның тематикасы һәм эчтәлеге:

Иҗади проект (музыкаль әкият. Балалар әти-әниләргә, кечкенәләргә әкият күрсәтәләр)

Проектның башкару формасы:

А. Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен теартральләштереп күрсәтү.

Проектның дәвамлылыгы:

Дәвамлы проект (3 ай)

Катнашучылар:

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар.

Проектның план-схемасы

Башлангыч этап

Балалар белән эш

Ата-аналар белән эш

Тәрбиячеләр,белгечлә белән эш

1.Балаларны А.Алиш белән якыннан таныштыру. Аның портретын күрсәтү, кыскача тормыш юлы турында сөйләү.

2. А.Алишның балалар өчен чыгарылган китаплары белән таныштыру. Әкиятләренә карата ясалган иллюстрацияләрне күрсәтү. “Ана әкиятләре” циклына кергән “Чукмар белән Тукмар”, “Куян кызы”, “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” кебек әкиятләрен уку, алар буенча әңгәмә үткәрү.

3.Укылган әкиятләргә карата рәсем конкурсы уздыру.

1.Ата-аналар җыелышында прокет оештырылуы хакында әйтү. Кыскача проектның эчтәлеге белән таныштыру.

1.Проект турында әйтү. Максатлар һәм бурычлар белән таныштыру.

2. Музыка җитәкчесе белән проектның эчтәлеге хакында сөйләшү, темага туры килә торган репертуар сайлау.

Эшчәнлекне оештыру

Балалар белән эш

Ата-аналар белән эш

Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш

Балаларга А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен уку. Әкиятне анализлау, геройларына характеристика бирү. Әкият ни өчен шулай исемләнгән?Балаларның фикерләрен тыңлау.

Әлеге әкиятне рольләргә бүлеп чынаяк театры ярдәмендә уйнап карау.

Йорт һәм кыргый хайваннар турында рус халык әкиятләрен тыңлау.

Иң ошаган геройның рәсемен ясарга тәгъдим итү.

А,Алишның “Сертотмас Үрдәк”әкиятенең үзгәртеп язылган варианты белән таныштыру. Рольләрне билгеләү.

“Балаларның тәрбияви үсешендә театр эшчәнлегенең роле” дигән темага консультация бирү.

Оештыру эшенә җәлеп итү.

Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.

Тәрбияче, муз. җитәкчесе киңәше буенча рольләрне билгеләү.

Проектны тормышка ашыру

Балалар белән эш

Ата-аналар белән эш

Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш

“Дөрес әйт”, “Табышмак әйтәм, табыгыз!”, “Нәрсә кайда яши”, “Танып бел” “Баласын тап”, кебек дидактик уеннар,“Күрсәт әле, үскәнем”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Җиләк җыю”,“Казлар”кебек җырлы-биюле уеннар өйрәнү һәм уйнау.

“Көз җитте”, “Кояшлы ил-безнең ил”, “Авыл такмаклары” җырларын өйрәнү, “Танец зверят”җырлы-бию өстендә эшләү.

Чакыру билетлары, афиша әзерләү.

Геройларның сүзләрен сөйләтеп карау. Репетиция ясау. Презентациягә әзерләнү.

1 Ата-. аналарның һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге буларак персонажларның сүзләрен ятлау .

2. Аерым балаларның ата-аналары белән сөйләшү, текстны дөрес ятлау турында киңәшләр бирү.

3. Театр өчен кирәк булган атрибутлар һәм персонажларның костюмнарын әзеләүдә катнаштыру..

Репетициядә катнашу, аерым күренешләрне кабатлату.

Декорация ясауда , костюмнар әзерләүдә катнашу.

Оештыру маоментларында катнашу.

Чакыру билетлары? афишалар әзерләү.

Презентация

Балалар белән эш

Ата-аналарбелән эш

Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш

Әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен театральләштереп күрсәтү.

Караган әкият буенча үзләренең уй-фикерләрен, хисләрен теләкләр дәфтәрендә белдерү.

А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкиятен театральләштереп күрсәтү. Фотосессия.

Театр өчен өйрәнелгән җырлар:

Көз килде.

Л.Хисматуллина музакасы һәм сүзләре.

Алтын көз килде безгә,

Сары яфраклар җирдә

Яңгыр ява тып-тып-тып,

Бөтен җирне чылатып.

Кошлар оча һавада

Җылы якларга таба.

Яз җиткәч алар бергә

Әйләнеп кайтыр безгә.

Кояшлы ил.

Л. Батыр-Болгари музыкасы

Ә.Рәшит сүзләре.

Кояшлы ил - безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да, җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы

Ашлык тулы кырлары

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Такмаклар.

Ике тавык суга бара

Мамык шәлен ябынып.

Әтәч абзый карап кала,

Кикериген кабартып.

Иртән торып тышка чыксам

Сыер буксовать итә

Ике сарык гармун уйный

Кәҗә танцевать итә.

Әнә килә бер машина

Бүрек кигән башына.

Күкәйгә дип менгән идем

Тавык типте башыма.

Ике үрдәк суга бара

Җем-җем кара кашлары.

Култыклашып тотынганна

Кәкерәйгән башлары.

Әбекәем сат сыерны

Алып җибәр кәҗәкәй

Саусаң сөте, тәмле ите

Налогы да бәләкәй.

Батинкасы, батинкасы

Батинкасы лаковый.

Капкка төбенә килсәгез

Калын палка готовый.

Безнең авыл зур авыл,

Капка саен каравыл.

Уйнап күңел ачмагач,

Яшь чак пычагыма ул!

Дидактик уеннар:

Ул нинди”уены.

Бу уен әйберләрнең билгеләрен дөрес билгеләү күнекмәләре өстендә эшләүне максат итеп куя.

Уенның эчтәлеге.

Тәрбияче балаларга төрле әйберләрнең рәсемнәрен күрсәтә. Балалар аларның төп билгеләрен санап чыгарга тиеш. Мәсәлән, куян нинди? Куян куркак, ак, йомшак, кечкенә. Бүре усал, зур, соры, куркыныч һ.б.

Нәрсә кайда яши?

Бу уен кыргый һәм йорт хайванарын, аларның кайда яшәгәнлекләрен дөрес аерырга өйрәтү өчен оештырыла.

Уенның эчтәлеге.

Тәрбияче тактаның бер ягына урман сурәтен, икенче ягына сарай сурәтен беркетә. Өстәлдә йорт һәм кыргый хайваннарның рәсемнәре буташтырып бирелә. Балалар ике командага бүленәләр. Тәрбияче әйткәч, алар бер-бер артлы хайваннарны дөрес итеп урнаштырырга тиешләр.

Танып бел”уены.

Бу уен балаларның авктерлык сәләтләрен ачыклау өчен оештырыла.

Уенның эчтәлеге.

Балалар бер рәткә тезелешеп утыралар. Тәрбияче бер баланы үзе янына чакыра һәм аңа нинди дә булса бер хайванның рәсемен кеүрсәтә. Бала калганнарга сүзсез генә, хәрәкәтләр белән әлеге хайванны сурәтләргә тиеш. Утыручы балалар нинди хайван икәнен белергә тиешләр.

Табышмак әйтәм, табыгыз!”

Уенда өйрәнелгән табышмакларны кабатлау максаты күздә тотыла.

Табышмаклар схемалар рәвешендә бирелә. Балалар схеманы дөрес укып, табышмакның җавабын табарга тиешләр. Мәсәлән:

Куркак йомшак урманда яши кишер ашый

Җырлы-биюле, хәрәкәтле уеннар:

Күрсәт әле үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту, кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

Уенның эчтәлеге.

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылыар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар.Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек йоклый аюлар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

Күрсәт әле үскәнем,

Ничек йөри керпеләр?

-Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри керпеләр.

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек үгез кычкыра?

Менә шулай, менә шулай

Шулай үгез кычкыра. Һ.б...

(Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек эт йортны саклый)

Мине куып тот!” уены

Бу уен балаларның йорт хайваннарын һәм кыргый җәнлекләрне аера белү, 2зат боерык фигыльләрне куллану күнекмәләрен ныгытуны күздә тотып оештырыла.

Уенның эчтәлеге.

Балалар бер рәткә тезелешеп басалар. Иң алда торучы бала алгарнак чыга да, икенче бер иптәшенә күрсәтеп,

Мин-куян, син-эт,

Мине куып тот!-

Ди һәм үзе йөгереп китә. Тегесе аны куа. Такмак әйткән бала иң соңгы рәттәге бала артына барып басканчы, тоттырмаска тырыша. Тотылса ул вакытлыча уеннан чыгып тора. Рәттә алда торып калган балалар, шул ук такмакны әйтеп, уенны дәвам иттерәләр:

Мин-аю, син-эт,

Мине куып тот! Һ.б.

Чума үрдәк, чума каз”уены.

Балалар бер-берләренә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар.Бер бала так кала, ул балалакрга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/19425-proektnaja-rabota-po-skazke-aalisha

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки