- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Кышлаучы кошлар «Бәйрәме»
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Алабуга районы “Очкынкай” исемле 36 нчы катнаш төрдәге
балалар бакчасы
Проектны әзерләде:
1 нче категорияле татар теле
тәрбиячесе Яппарова Нурания
Миннахматовна
Алабуга 2013
”Кышлаучы кошлар” проектаның актуальлеге
Мәгьлүм булганча, кошлар – Җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар, җирдә барлыгы 100 млд. чамасы кош яши,, дип әйтә галимнәр. Россиянең иксез – чиксез киңлекләрендә 700ләп төр кош яши.Татарстанда исә җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.
Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс Антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өләрендә дә очратырга мөмкин.
Кошлар табигатьнең күрке, яме. Нәфис гәүдәле,ялтыравыклы матур каурыйлы кошларны рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Күңелгә ятыш җыр моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән.
Кошларның 90 процентка якыны бөҗәкләр белән туклана.Әйтик, бер сыерчык семьясы бала үстерү чорында 6 мең чамасы май коңгызын һәм аларның личинкасын ашый. Ә бер карга исә көненә 6 га чамасы басуны корткыч бөҗәкләрдән арындыра.
Кошлар – хайваннарның санитары да. Хайван йоннарын йолкып, алар үзләренә оя ясый; бегемотларны кортлардан чистарта, крокодилларның теш арасында калган азыкны чүпли.
Бенең төбәгебездә яшәүче кошларга салкын кыш көннәрендә бик кыенга туры килә. Кыш айларында канатлы дусларыбызга, без, кешеләр ярдәмгә киләбез.Аларга җимлекләр ясап эләбез, җим сибәбез. Балалар бакчасыннан ук балалар кышлаучы кошларны танырга, аларның тормышы белән кызыксынарга өйрәнәләр. Әти -әниләре ярдәме белән җимлекләр ясыйлар. Ә бакчада тәрбиячеләр ярдәме белән җәй, көз айларында кошлар өчен азык әзерлиләр.
Канатлы дусларыбызны Бөтендөнья кошларны саклау көнендә генә түгел,һәрвакыт сакларга кирәк.
Кошлар табигать сакчылары!
Максат:
1.Балаларның “Кышлаучы кошлар” темаларына караган лексикасын баету: кош исемнәрен кертеп саннар, фигыльләр белән җөмәләр төзү, тема буенча белемнәрен киңәйтү.
2. Балаларның сүз байлыгын үстерү һәм активлаштыру.
3.Туган табигатебезгә мәхәббәт, канатлы дусларыбызны ярату хисләре, сак мөнәсәбәт һәм аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Бурычлар:
балаларны проблемалы ситуациягә кую, кышлаучы кошлар, аларның тормышы турында белемнәрен ачыклау;
балаларда комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;
балаларның хәтер сәләтен һәм иҗади күзаллауларын үстерү, сөйләм культурасын тәрбияләү;
үткәрелгән чаралар аша балаларда үз төбәгебез табигатенә, аның кош-кортларына карата мәхәббәт тәрбияләү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Проектның этаплары:
Проектның максатын, бурычларын билгеләү
Проектның төрен билгеләү;
Проектның тематикасын һәм эчтәлеген билгеләү;
Проектның башкару формасын билгеләү;
Проектның план-схемасын төзү
Өй эшләре, мөстәкыйль эш өчен биремнәр;
Ата-аналар белән эш төрләрен билгеләү;
Проектның сценариясен төзү;
Проектны презентацияләү.
Проектның төре:
Иҗади(балалар кышлаучы кошлар, аларның яшәү үзенчәлекләре белән танышалар, барлыкка килгән проблемаларны үзләренчә чишеп чыгалар)
Проектның тематикасы һәм эчтәлеге:
Иҗади проект (кышлаучы кошларга багышланган бәйрәм чарасы, әти-әниләр белән бергә эшләнелгән җимлекләр элү)
Проектның башкару формасы:
“Кышлаучы кошлар” бәйрәмен– сценарий буенча үткәрү.
Проектның дәвамлылыгы:
Дәвамлы проект (1 ай)
Катнашучылар:
Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар.
Проектның план-схемасы
Башлангыч этап | ||
Балалар белән эш | Ата-аналар белән эш | Тәрбиячеләр,белгечләр белән эш |
1.Балаларны кышлаучы кошлар, аларның яшәү үзенчәлекләре белән таныштыру 2.Кошлар турында җырлар, шигырьләр, табышмаклар,мәкальләр өйрәнү. 3.Кышлаучы кошларга багышлап рәсем бәйгесе уздыру. 4.Әти-әниләр ярдәме белән җимлекләр әзерләү. | 1.Ата-аналар җыелышында про ект оештырылуы хакында әйтү. Кыскача проектның эчтәлеге белән таныштыру. | 1.Проект турында әйтү. Максатлар һәм бурычлар белән таныштыру. 2. Музыка җитәкчесе белән проектның эчтәлеге хакында сөйләшү, темага туры килә торган репертуар сайлау. |
Эшчәнлекне оештыру | ||
Балалар белән эш | Ата-аналар белән эш | Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш |
1. Балаларны кышлаучы кошлар, аларның яшәү үзенчәлекләре белән таныштыру 2.Кошлар турындагы белемнәрен барлау. Балаларның фикерләрен тыңлау. 3.Проект темасына кагылган, “Кышлаучы кошлар бәйрәмендә”дә уйналасы уеннарны , шигырьләрне, табышмакларны, җырларны өйрәнә башлау. 4.Әти- әниләр белән бергә җимлекләр ясый башлау. 5.Балаларны “Кышлаучы кошлар бәйрәме”нең сценариясе белән таныштыру. Бәйрәмгә өйрәнеләсе шигырьләрне бүлеп бирү. | 1.“Балалар бакчасында экологик тәрбия” дигән темага консультация бирү. Балалар һәм ата –аналар бергә тема буеча рәсемнәр кон курсына әзерләнү. Ата-аналаларны “Кышлаучы кошлар” проектын тормышка ашыру буенча оештыру эшенә җәлеп итү. | Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү. Тәрбияче, муз. җитәкчесе киңәше буенча балаларга шигырьләр, рольләр бирү |
Проектны тормышка ашыру | ||
Балалар белән эш | Ата-аналар белән эш | Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш |
Эш темасына багышланган табышмаклар өйрәнү. Бәйрәм сценариясенә кергән җырлар һәм уеннар өстендә эшләү. Балаларга бирелгән шигырь ләрне сәнгатьле сөйләү өстендә эшләү. Чакыру билетлары, афиша әзерләү. Сценарие буенча репетицияләр ясау. Презентациягә әзерләнү. | 1 Ата-. аналарның һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге буларак бәйрәмгә өйрәнә торган җырлар, шигырьләрнең сүзләрен балалар белән ятларга булышу . 2. Аерым балаларның ата-аналары белән сөйләшү, шигырьләрне дөрес ятлау турында киңәшләр бирү. 3. Бәйрәм өчен кирәк булган атрибутлар һәм костюмнар әзеләүдә катнаштыру. 4.Җимлекләр ясау. | Репетициядә катнашу, аерым күренешләрне кабатлату. Музыка җитәкчесе һәм тәрбиячеләр ярдәмендә сценариягә кергән җырларны өйрәнү Декорация ясауда, костюмнар әзерләүдә катнашу. Оештыру маоментларында катнашу. Чакыру билетлары,афиша әзерләү. |
Презентация | ||
Балалар белән эш | Ата-аналар белән эш | Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш |
Әти-әниләргә, балаларга, тәрбиячеләргә,килгән кунакларга Кышлаучы кошларга багышланган бәйрәмне күрсәтү. | Үткәрелгән бәйрәм буенча үзләренең уй-фикерләрен, хисләрен теләкләр дәфтәрендә белдерү. | Кышлаучы кошларга багышланган бәйрәмне үткәрү. Фотосессия. |
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
Алабуга районы “Очкынкай” исемле 36 нчы катнаш төрдәге
балалар бакчасы
сценариясе
Сценарияне әзерләде:
1нче категорияле татар теле
тәрбиячесеЯппарова Нурания
Миннахматовна
Алабуга-2012
Бәйрәм узасы бүлмә бакча итеп бизәлә. Агач яннарында “күгәрчен”нәр, “чыпчык”лар, “саескан”нар булып киенгән балалар утыра. Кошлар “туңганнар”, “күшеккәннәр”.
Балалар керә, бакчаны карап үтә.
Алып баручы: балалар без сезнең белән бүген кышкы бакчага килдек.Без сезнең белән кышлаучы кошларны күзәтербез, аларның кышкы тормышы белән танышырбыз.Кышкы чор –кошлар өчен иң авыр вакыт.Кышлаучы кошлар уртак һәм күчеп йөрүчеләргә бүленә.Уртак кошлар безнең якта гомер буе яши.
1 бала: “Кыш килде” Г Латыйп.
Урманнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Һава саф – рәхәт суларга,
Яп-якты бөтен урын.
Җыр: Кыш килде. (И.Шакиров көе )
Ап – ак тун киеп кыш килде,
Яфрак –яфрак кар ява.
Без дә кидек җылы туннар,
Куркытмый салкын һава.
Чормадан сикереп төште
Чаңгылар һәм чаналар.
Ак мамыктай ап –ак карны
Сагынып көткән алар.
Сөенәбез, шатланабыз,
Күңелле үтә кышлар.
Чаңгы ,чана, тимераяк –
Безнең иң якын дуслар.
Тәрбияче: балалар сез кышлаучы кошларны беләсезме икән, әйдәгез “табышмак әйтәм тап” дигән уен уйнап алабыз.
Табышмаклар:
1. Я су белән юына,
Я тузанда коена.
Үзе безгә сыена.
Гомер буе безнең белән
Яшәргә дип җыена. (чыпчык)
2.Түшләрендә кояш төсе.
Аркаында яз төсе.
Кышын тәрәзәмә килеп:
“Таныйсыңмы? “ – ди төсле. (песнәк)
3. Салмак аның томшыгы,
Барча кошның комсызы. (Тукран)
4. Гөрли-гөрли җырлый ул,
Кызыл читек кия ул.
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул. (Күгәрчен)
5. Коерыгын алса – башы ябыша,
Башын алса – коерыгы ябыша. (Саескан)
1 нче бала:
Кыш җитте, бөтен җир
Капланды кар белән.
Салкында кошларга
Бик авыр - мин бләм.
2 нче бала:
Кошларның күбесе көз көне
Көньякка китәләр.
Җылыда бераз хәл алалар.
Песнәкләрләр, чыпчыклар,
Күгәчен, чәүкәләр –
Китмиләр бер җиргә,
Бу якта калалар.
3 нче бала:
Килегез , кошкайлар, бирегә,
Хәлегезне телибез белергә.
Суыкта туңамы тәнегез?
Ачлыктан бетмиме хәлегез?
(“Кошлар” очып килә.)
1 нче күгәрчен.
Бик дөрес әйтәсең,
Хәлебез бик мөшкел,
Кем безне җылытыр?
Аңлар соң безне кем?
1нче чыпчык.
Җәй көне бик рәхәт:
Тамак та тук була тук.
Ә хәзер бер ярма,
Бер бөртек бодай юк.
1 нче саескан.
Ачты бик карыныбыз,
Өшибез, туңабыз.
Кешеләр,ярдәмгә килегез!
Суыктан бит харап булабыз.
Кошлар бергә.
Өшетә суыгы,
Ыжгыра җилләре.
Шулай да китмибез,
Ташлап бу җирләрне.
4 нче бала:
Иртән торып чыксам бакчага,
Кызылтүшләр кунган миләшкә.
Тезелгәннәр, нидер гөрлиләр,
Килгәннәрме әллә киңәшкә?
Кызылтүш.
Калган балан, миләшне
Күптән чүпләп бетердек.
Безгә ризык кирәк, дип,
Сезгә хәбәр китердек.
5 нче бала:
Борчылмагыз, сезнең барыгызны
Сыйларга өлгерербез.
Әтиләрдән ясатып,
Җимлекләр элдерербез.
2 нче чыпчык.
Салкын дими, буран дими,
Чыркылдаучы әле без.
Башкаларны гына сыйлап,
Безне оныта күрмәгез.
6 нчы бала:
Чыркылдамаса чыпчык ,
Булыр иде дөнья буш.
Борчылмагыз. Ашатырбыз,
Без сезгә дә тугры дус.
7 нче бала:
Кичә генә әтием
Матур җимлек ясады.
Ипи турап салган идем,
Кошлар килеп ашады.
Песнәк(Г.Афзал сүзләре, Р. Еникеева музыкасы)
Буранлы кышта
Нинди илләргә
Очасың, песнәк,
Салкын җилләрдә.
Кунма син, песнәк,
Агач башына.
Мин бодай сиптем
Тәрәз каршына.
Туңа бит синең
Аякларың да,
Тала бит синең
Канатларың да.
2 нче песнәк.
Бик яратып сыйландык,
Дөрес әйтә бу малай.
Тамак тук булгач көне дә
Суык булмады алай.
8 нче бала:
Мин кичә күгәрченнәргә
Җим алып чыгып сиптем.
Куанышып гөрләүләрен
Сөенеп тыңлап үттем.
2 нче күгәрчен.
Рәхмәт сиңа, дустым,
Рәхмәт сиңа!
Мине ачлыктан коткардың.
Тәрәзәңә килеп үзеңне
Һәр бәйрәмеңдә котлармын.
2 нче саескан.
Саескан гына димәгез,
Мин дә бик кирәкле кош.
Миңа да салкын куркыныч,
Бик авыр була бит кыш.
9 нчы бала:
Әй син, саескан, ала түш,
Сине аңларга тырышам.
Кайчагында әби абзарыннан
Күкәй урласаң да орышмам.
Кошлар .
Күңелегез яхшы,
Җылы , киң икән.
Сезне мәрхәмәтле итеп
Тәрбияләүч кем икән?
Тәрбияче.
Без – бакчада өйрәтәбез,
Өйдә әти- әниләр.
Киң күңелле, мәрхәмәтле,
Бездә үскән нәниләр.
Балалар без кошларга нинди җимлекләр ясадык?(Җимлекләрне күрсәтәләр)
10 нчы бала:
Без боларның барысын
Агачларга эләрбез.
Һәр иртәдә сыйлар өчен,
Яныгызга килербез.
Кошлар.
Мондый дуслар булганда.
Кыш суыгы куркытмас.
Җилләре, давыллары,
Бураннары өркетмәс.
1 нче күгәрчен.
Рәхмәт сезгә, балалар,
Сау – сәламәт булыгыз.
Кышның ап- ак кары кебек,
Якты булсын юлыгыз.
1 нче саескан.
Апаларына да рәхмәт,
Сез дә сәламәт булыгыз.
Куандырсын үсеп,
Һәр кызыгыз, улыгыз.
Чыпчыклар:
Чык –чырыйк, чык – чырыйк,
Әйдә биергә чыгыйк.
( Балалар белән кошлар бииләр)
Җыр: Кыш җитә. (М Андерьянова көе һәм сүзләре)
Урамда ак кар яуган,
Өй түбәсе агарган.
Агач ботакары бар да
Яшел күлмәген салган.
Кушымта:
Беләбез!Беләбез!
Кыш җиткәнен сизәбез!
Безнең бакчада кошлар да
Нигәдер сайрамыйлар.
Салкын икәнлекне сизеп
Җим эзләргә очмыйлар.
Кушымта:
Әйдә, дуслар, бергә чыгып
Җимнәр салыйк кошларга.
Азык булса җиңел булыр
Бар кошларга кошларга.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/18594-kyshlauchy-koshlar-bjrme
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Система реализации STEM-образования для детей дошкольного возраста»
- «Социальное обслуживание граждан пожилого возраста»
- «Обработка и защита персональных данных в образовательной организации»
- «Формы и методы экологического воспитания дошкольников в соответствии с требованиями ФГОС ДО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Теоретические основы медиации в образовательной организации»
- Педагог-психолог дошкольной образовательной организации. Содержание и организация профессиональной деятельности
- Педагогика и методика преподавания информатики
- Методист образовательной организации: основы педагогической и методической деятельности
- Педагогика и методика преподавания истории и кубановедения
- Педагогическое образование: педагогика и методика преподавания химии в образовательной организации
- Управление специальной (коррекционной) образовательной организацией

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.