Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
24.10.2013

Мин гаиләмне яратам

Нигаматуллина Альфия Раисовна
учитель татарского языка и литературы
Методик материал «Мин гаиләмне яратам» укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүгә юнәлдерелгән. Ул балаларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыра, әти-әни, әби-бабай һәм туганнарга карата ихтирам һәм хөрмәт хисләрен тәрбияли. Материал баланың үз гаиләсенең кадерен белү теләген уята, шулай ук киләчәктә үзен бәхетле гаилә төзергә әзерләүнең әһәмиятен аңлата.

Содержимое разработки

Тема: “ Мин гаиләмне яратам

(5 нче сыйныф , рус төркеме)

Укытучы : Нигаматуллина А.Р. 1 нче кв. категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру.

Балада әти-әни, әби-бабай туганнарга карата олы ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләген уяту, балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү.

Җиһазлау:

Магнитофон, аудиоязма, “Минем өем – тату гаиләм” плакаты, рәсемнәр, фотолар, интерактив такта, укучыларның сочиненияләре, укучыларның презентацияләре, фонетик битләр, таратма материал.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше ( психологик комфорт тудыру, кара-каршы әйтешү уены.)

Исәнмесез, укучылар!

Хәерле көн!

Хәлләрегез ничек?( Әйбәт!)

Кәефегез ничек? (Бик шәп!)

Мин бүген бик иртә тордым.(Мин дә!)

Үземне тәртипкә китердем. (Мин дә!)

Бик теләп мәктәпкә килдем.

Кәефем шәп – мин шуңа шат.

Утырыгыз, укучылар! Әйдәгез, фонетик зарядка ясап алыйк әле.

А-ә Җ (җир, җәен, җыр)

У-ү Ң (яңгыр, яңа, яңалык)

О-ө Һ (һава, һәйкәл, һәм)

Ы-е [к] - [къ] (китап, кара)

И [г] - [гъ] (гөмбә, гаилә)

II. - Укучылар, тактадагы кроссвордка күз салыйк әле: сорауларга дөрес җавап бирсәк – бер тылсымлы сүз килеп чыгар.

1. Элек олы абыйларга ничек эндәшкәннәр? (ага)

2. Әтиемнең әтисе миңа кем була? (бабай)

3. Син яраткан иң матур сүз, иң назлы сүз, иң якын сүз? (әнием)

4. Бар бит тагын бер матур сүз.

Анда син, мин, һәммәбез дә.

Анда әткәй – әнкәем, үз җиркәем - ... (илкәем)

5. Бар өченче бик матур сүз

Һәрвакыт син әйткәнең...(әтием)

- Укучылар әнием, әтием, илкәем – нинди сүзләр? (назлы, якын)

- Дөрес. Ә калын сызык белән бирелгән шакмакларда нинди сүз килеп чыкты? (гаилә)

- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез? (гаилә турында)

- Әйе, укучылар, бүгенге дәреснең темасы –

Мин гаиләмне яратам.

- Укучылар, сез гаилә сүзен ничек аңлыйсыз? (схема интерактивтактада)

- Нәрсә ул гаилә?

- Дөрес, укучылар. Гаилә – дәүләтнең нигезе ул. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә кеше тормышында иң кирәкле нәрсә.Ни генә булмасын ,кеше гаиләсендә ял итә,рухи көч ала,күңелен бушата,җанын дәвалый. Әти-әни, әби-бабай, апа- абый, эне-сеңел һәм мин – менә нәрсә ул – гаилә! Мондый гаилә тулы гаилә, һәм анда һәр кеше бәхетле. Әти-әни – иң газиз кешеләр, әти-әниле балалар – бәхетле балалар. Матур гаилә кору,алга таба бер-береңә ярдәмләшеп яшәү-һәрберебезнең изге бурычы.

III.Өстәлдә текстлар. Шигырьнең исеме: «Иң бай кеше».АвторыШ.Галиев.

Иң бай кеше кем дисезме?

Ул кеше мин – белегез!

Мактана дип уйламагыз –

килегез дә күрегез.

Әнием дә, әтием дә –

байлыгы безнең өйнең.

Нинди генә хәлләрдә дә

табалар безнең көйне.

Әбием дә, бабаем да –

икесе дә исәннәр.

Алар белән яшәү рәхәт –

нәрсә генә дисәң дә!

Сеңлем, кечкенә энем бар,

абыем һәм апам бар –

алар да безнең байлык!

Текстны уку

Сүзлек белән эшләү

Шигырьне тәрҗемә итү

Хор белән уку(чылбырлап уку)

Әңгәмә:

-Шигырь нәрсә турында?

- Гаиләдә кемнәр бар?

- Бу гаилә нинди?

- Малай әти- әнисен ничек атый?

- Туганнарын ничек атый?

- Малай үзен бай кеше дип атый. Бу дөресме?

IV. - Әйе, укучылар, әти-әниле бала – бай бала, бәхетле бала.

- Әйдәгез, бер сөйләшүне тыңлыйк әле.«Матур сүз» (Камилә,Рания)

- Син яраткан иң матур сүз

нинди сүз, әйт, бәбкәем?

- Иң назлы сүз, иң якын, сүз,

ул матур сүз – әнкәем!

Бар тагын бер иң матур сүз:

һәрвакыт син әйткәнең.

Анысы нәрсә?

- Ул матур сүз, ул якын сүз

- әткәем!

- Үскәнем, я, инде син әйт!

- Иң матур сүз – Илкәем.

Анда син, мин – һәммәбез дә,

анда әткәй-әнкәем!

V. – Укучылар, сез әти- әниләрегезне яратасызмы? (әйе)

- Ни өчен яратасыз? (җаваплар)

- Әйе, укучылар, җир йөзендә иң уңган, иң назлы, ягымлы, иң сөйкемле, игътибарлы кеше – әни! Иң көчле, ярдәмчел, акыллы, таләпчән кеше – әти! Композиторлар, шагыйрьләр, язучылар яраткан әти-әниләре турында җырлар, шигырьләр, язганнар. Ә сез нинди шигырьләр беләсез?

(Шигырьләр сөйлиләр):

Дина : Әни, син иртә белән йокыдан уяндың, күзләреңне ачтың, өйдә тәмле аш исе. Сиңа рәхәт, син, әни дип эндәшәсең. Ул дөньяда иң кадерле сүз. Әни синең кайгыңны да, шатлыгыңны да, уйларыңны да белә.

Вика: Иң яраткан, иң матур сүз

Әйтегез сез, нинди сүз?!

Иң назлы сүз, иң яхшы сүз

Иң матур сүз – әнием.

Артем: Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

«Минем әнием» презентация (С.Камилә)

Айк: Кая барсаң, шунда әни йөзе

Кая барсаң, әни күңелдә

Әни генә шулай безнең өчен

Янып- көеп яши гомергә.

Лена: Сүнгән чакта өметебез

Калмаган чакта терәк

Күз яшьләрен сөртә-сөртә

Юатырга әни кирәк!

Укытучы: Дөньда иң яратканым

Минем газиз әнием.

Тормыш юлымда терәгем

Юл сызучы – әтием.

- Ә әтиләр турында нинди шигырьләр беләсез?

Юна: Син безнең күңелдә – мәңгелек ышаныч

Син – көчле, син – батыр

Син – безнең куаныч.

Син – алтын багана, гаиләдә син терәк.

Усманова Э: Рәхәт минем әтигә-

Бар исеме,бар даны!

“Кешелекле кеше!” дип

Мактыйлар бар да аны.

Рахимова Э: Минем әти мактаулы

Үзенең эшендә дә-

Өр яңа орден балкый

Әтинең түшендә дә!

Ольга: Гел әйбәт сүзләр йөри

Әтиемә карата

Аны бар да хөрмәтли,

Аны бар да ярата

Презентацияләр. ( «Минем гаиләм» Рахимова Элина).

- Молодцы! Укучылар, әти-әниләргә нинди сыйфатлар хас? Алар нинди?

(тактада сүзләр)

VI. – Укучылар, гаиләдә иң олы, иң хөрмәтлекешеләр – кемнәр?

-(әби-бабайлар).

Халык мәкалендә «Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне» диелә. Әби-бабай, дәү әни-дәү әтиләр акыллы киңәш бирүчеләр. Алар – хәзинә. Алар турында нәрсәләр сөйлибез?

( “Без әбине яратабыз”-Ильвина)

( Презентация «Минем гаиләм»- Дресвяникова Л.)

- Әби-бабаларга нинди сыйфатлар хас? Алар нинди? (экранда сүзләр)

VII. Татар телендә шундый мәкаль бар: «Бу дөньяда өч нәрсә табылмас: берсе – ата, берсе – ана, берсе – карендәш.

- Кем ул – карендәш – бертуган бер ата-ана баласы.

- Бу кемнәр? (апа, абый, эне, сеңел)

- Алар турында сөйләгез әле!

Сочинение: «Минем абыем»- (Роберт)

Минем сеңлем”-Эльнара

Минем энем”(Ильвина)

- Укучылар, апа-абый, эне-сеңелләргә нинди сыйфатлар хас? (экрандагы сүзләр)

VIII. Укучылар, әйтегез әле,без кемне искә алмадык?

- Әйе, мине. Сез нинди соң, укучылар, үзегез турында әйтеп китегез әле. (Мин акыллы, матур...)

Р.Миңнуллин “Үзем буласым килә”-Роберт

- Рәхмәт, укучылар, без сезнең белән гаилә вәкилләре турында сөйләштек. Һәр кеше үз гаиләсен ярата. Мин дә, Айкта,Ильвина да, без барыбыз да, шулаймы, укучылар? Шул ярату турында экранда язылган шигырь юлларын укып китик әле?

Яратам мин өемне,

Әти белән әнине,

Абый белән энемне,

Бишектәге сеңлемне.

Җирдә миңа ни кирәк?

Бәхетле гаилә кирәк!

Әти, әнием кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Яшәгән өем кирәк.

- Ә хәзер Элина үзенең бәхетле гаиләсе турында презентациясен күрсәтә.

IX. Ә хәзер, бүгенге дәрескә нинди нәтиҗә ясар идек!

-Сезнең өчен гаилә нәрсә ул?

- Бәхет чыганагы.

-Җылы учак.

-Яраткан әтием һәм әнием.

-Гаилә – ныклы нигез.

-Гаилә – минем иң якын кешеләрем.

-Дөрес, укучылар, мин дә сезнең белән килешәм гаиләдә әти-әнигә, әби-бабайга ихтирамлы булырга, аларның сүзләрен тыңларга , өй эшләрендә ярдәм итәргә , апа-абыйлар , эне-сеңелләр белән дус, тату яшәргә , аларга игътибарлы булырга кирәк.

Гаиләм – минем җылы учак

Гаиләм минем изге теләгем

Тигез һәм бәхетле булсын гаиләләр –

Шушы минем матур теләгем.

- Дәресебез шуның белән тәмам, укучылар, барыгызга да актив катнашуыгыз өчен 5ле билгесен куям.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/19960-min-gailmne-jaratam

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки