Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
24.10.2013

Чисталык сәламәтлек нигезе

Нурания Яппарова
Воспитатель по обучению татарского языка
Конспект занятия по татарскому языку для старшей группы детского сада на тему «Чисталык сәламәтлек нигезе». Материал включает в себя увлекательные игры, беседы и практические задания, которые в доступной форме объясняют детям важность личной гигиены. Занятие помогает закрепить тематическую лексику, развивает речевые навыки и прививает полезные привычки для укрепления здоровья. Идеальный ресурс для воспитателей ДОУ, seeking качественные разработки по обучению татарскому языку и формированию основ здорового образа жизни у дошкольников.

Содержимое разработки

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Алабуга районы “Очкынкай”исемле 36 нчы катнаш төрдәге

балалар балалар бакчасы

(зурлар төркеме- дәрес)

Дәресне әзерләде:

1 нче категорияле татар теле

тәрбиячесеЯппарова Н.М.

Алабуга

Максат:

1.Балаларга чисталык сәламәтлекнең нигезе икәнен төшендерү.

2. Шапшаклыкка тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү.

Интеграцияләштерү: танып – белү, аралашу, матур әдәбият уку.

Күрсәтмәлелек:

Уенчык дуңгыз баласы, кәрзин белән кишерләр, ширма.

Сүзлек өстендә эш: кишер, ю, су, чиста, пычырак.

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез балалар! Бүген безгә кунакка дуңгыз баласы Мырык килгән. Исәнме Мырык!

Мырык: Исәнмесез! Мин сезгә кңчтәнәч алып килдем. (Кишер тулы кәрзинен күрсәтә) Сыйлыйм әле сезне.

Тәрбияче: Мырык, ә ул кишерләр юылганмы соң?

Мырык: Ә нигә юып торасың аны?

Тәрбияче: Балалар, юылмаган яшелчәләрне ашарга ярыймы.

Балалар: Юк. Юылмаган яшелчәләрне ашарга ярамый.

Мырык: Ярый алайса, мин кишерләремне тиз генә юып киләм!

(Ширма артына кереп китә.Аннан су агызган тавыш ишетелә.)

Тәрбияче: Кишерләрне әйбәтләп ю, Мырык. Аларны щетка белән юарга кирәк. Кайнаган су белән чайкарга онытма. Балалар, яшелчә һәм җиләк- җимешләрне беркайчан да юмыйча ашарга ярамый. Мырык юган арада без җиләк- җимешләрнең исемнәрен искә төшетик әле. (Алма, чия, слива, җир җиләге,кура җиләге,каен җиләге һ.б) Җиләк – җимешләрне чиста кул белән тотып ашарга кирәк.

(Юылган кишерләрне күтәреп, Мырык чыга. Бер кишере идәнгә төшшеп китә)

Мырык: Ой, төшеп китте! Хәзер мин аны кабат юып киләм. (Китә).

Тәрбияче: балалар, Мырык кишерне ни өчен кабат юарга булды?

Балалар: - Кишер идәнгә төште.

Төшкән әйбер пычырана.

Тәрбияче : Ой, кшернең өстенә чебен кунган! (Чебенне куа) Пычрак аякларың белән монда кунма әле!

Тәрбияче балаларга чебеннең төрле авырулар тарату мөмкинлеген, шунлыктан яшелчә, җиләк –җимешне һәрчак юарга кирәклеген аңлата.

Мырык: Балалар сезнең кулларыгыз юыганмы?

Балалар: Әйе, юылган.

(динамик пауза)

Ю – ю!

Ю – ю! Ю – ю!

-Менә сиңа су.

Бит – кулыңны ю.

Ю –ю, ю –ю, ю!

-Туңдыра ич бу.

Салкын ич бу су.

Ай –яй – яй –яй – яй!

Туңдырса да ю.

Әйбәт сакын су

Ю-ю –ю- ю – ю!

( Бари Рәхмәт шигыре)

(Балалар имитацион (охшатылган) хәрәкәтләр ясыйлар.)

Тәрбияче: Безнең балалар ашар алдыннан кул юарга кирәклеген яхшы белә. Ә менә Искәндәр исемле бер малайны беләм. Ул юынырга бер дә яратмаган. Тыңлагыз әле.

Ни җитмәгән?

Искәндәр торды,

Юынды, -

Кулында таплар бетмәгән.

Нишләп бетмәгән дисезме?

Юынгычта су җитмәгән.

Беркөнне ул мунча керде.

Сулар анда ләгән – ләгән!

Бите корымга буялып чыкты.

Ахрысы, су җитмәгән.

Иделдә су кереп чыкты.

Борыны кара – сөртмәгән.

Искәндәргә әллә инде

Иделдә су җитмәгән?..

Су җиткән – кул җитмәгән !

( Р. Фәйзуллин)

Балалар, Искәндәр кебек, юынырга иренмәскә кирәк. Суны яратыгыз. Чиста булсагыз, һәрчак сламәт булырсыз. Ә хәзер кулларыбызны юыйк та Мырык алып килгән күчтәнәчне ашарбыз. (Бергәләп кишер ашыйлар)

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/19970-chistalyk-slamtlek-nigeze

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки