- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
- «Риторические аспекты профессиональной коммуникативной деятельности современного педагога»
- «Игровые пособия для работы с детьми дошкольного возраста (палочки Кюизенера, блоки Дьенеша, круги Луллия, ментальные карты Бьюзена)»
- «Обучение английскому языку детей дошкольного возраста»
- «ИКТ-компетентность современного педагога»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Сценарий выпускного вечера на татарском языке
Сценарий выпускного вечера
Алып баручы.
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә.
Имтиханнар инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Еллар узгач, сагындырыр инде
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген –
Күңелләрнең иләс бер мәле.
Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, кадерле укытучылар һәм укучылар! Яңавыл мәктәбе укучыларының 2016 елгы чыгарылышына багышланган кичәбезне башлыйбыз!
Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Нәкь менә бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәре булып хәтердә калыр.
Алып баручы.Мәктәп еллары һәр кешенең тормышында иң истәлекле, иң кадерле, иң бәхетле еллар булып истә кала. Укучыларның тормышы, тәртибе һәм укуы өчен янып-көеп йөрүче, һәр адымнарын күзәтеп, ялгышлардан саклаучы, балаларының шатлык-борчуларын бүлешеп яшәгән әти-әниләр өчен дә, якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыткан, авыр чакта ярдәм кулы сузган, сабыр сүзе белән юаткан укытучылар өчен дә.
Чибәр, сылу кызлырыбыз!Мәктәп сезгә ныклы белем бирде, канат куеп сезне үстерде. Ә бүген олы юлга хәер-фатихасын бирә. Хөрмәтле укытучыларыбыз, килгән барлык кунакларыбыз, сөекле әти-әниләребез. Хәзер чыгарылыш кичәсенеӊ иӊ тантаналы минуты житте.
Сүзне белем иленең хуҗасына – мәктәп директоры Зәнфирә Рахиб кызына бирәбез. Ул сезгә буген олы тормыш юлына узенеӊ фатихасын бирер.
(Директор чыгышы)
Парталар артында калдылар.
Калдылар балачак еллары
Аттестат – кулларда,
Зур тормыш чакыра
Сезне зур, җаваплы юлларга.
Юлларыгыз уң булсын!
Алып баручы. Кадерле 9 нчы сыйныф укучылары! Бүген сезнең өчен бар да шатлана: дусларыгыз, әти-әниләрегез, укытучыларыгыз. Ә беренче укытучы күңелнең иң түрендә саклана. Кеше нинди генә үрләр яуласа да, һәрвакыт тирән хөрмәт белән беренче укытучысын искә ала.
Укучы.Тәүге тапкыр кулларыма “Әлифба” тоттыручы,
Карурманда сукмак күрсәтүче, тел ачкычы миңа бирүче –
Син, беренче укытучым минем !
Нәни генә кулларыма башлап эш өйрәтүче,
Хисләремә минем җан өрүче,
Иң беренче булдың, беренче!
Җыр.
Хөрмәтле укытучыларыбыз без сезгә бүген истәлеккә бүләкләр тапшырып китәрбез.
1. “Зур корабльга, зур су” номинациясе белән мәктәп директоры Занфира Рахиб кызы бүләкләнә.
Белем диңгезеннән зур корабль йөзә.
Сез аның капитаны.
9 ел йөздек бер җилкән астында
Бүген сезне ташлап китәбез .
2.“Беренче класслы укытучы” номинациясе белән Дилә Рашитовна, Дамира Камиловнабүләкләнә.
Ярдәм иттегез үзебезне табарга
Өйрәттегез укырга-язарга.
Белем иленә юл ачтыгыз
Беренче укытучыбыз.
3.“Туган илгә дан” номинациясе белән тарих укытучысы Табзира Гарифулловна бүләкләнә.
Сез безгә тарихны өйрәттегез,
Дөнья турында күп мәгълүмат бирдегез.
Өндәдегез батыр булырга,
Өйрәттегез илне яратырга.
4.“Таләпчәнлек” номинациясе белән математика укытучысыНурия Мухаметхановна бүләкләнә.
Ромб, квадрат, түгәрәк
Санап бетереп булмый барсында.
Интеграллар, функцияләр, нольләр,
Хәлдән тайдырды тигезләмәләр.
5. “Всемогущий языковед» номинациясе белән рус теле һәм әдәбияты укытучылары бүләкләнә.
По-русски правильно писать
Вы терпеливо нас учили.
Чтоб грамотными сделать нас,
Всё сердце в это Вы вложили.
6.“Табигатьне саклау” номинациясе белән Алсу Шамиловна буләкләнә.
Күңелегез киң Сезнең!
Сезнең ярдәм белән кошлар, балыклар, җәнлекләр безнең дусларга әйләнде.
Без аларны якларбыз.
Фауна һәм флораны киләчәк буын өчен сакларбыз.
7.“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” номинациясе беләнРәсил Тухфатович бүләкләнә.
Сезнең ярдәм белән,
Ныгыдык без тән һәм күңел белән.
Спортны үз иттек гомергә,
Өйрәтербез үзебездән туган балаларга.
8. “Бөек сәяхәтче” номинациясе белән мәктәбебезнең география укытучысы Алсина Газизовна бүләкләнә.
Җир шарын ничә мәртәбә
Әйләнеп чыктык бергә.
Таулар, диңгезләр кичтек без
Алсина апа дәресендә.
9. “Посол” номинациясе белән инглиз теле укытучысы ....................... бүләкләнә.
Европаны яулап алмасак та,
Кем соң белә кая барасын,
Инглиз теле һәрчак кирәк булыр,
Булсак та без авыл баласы.
10.“Ньютон законнары” номинациясе белән бүләкләнә.
Физик законнар безгә күптән таныш,
Җисемнәрнең әйләнүе бердә шаккатырмый.
Ничә еллар безне сорау борчый,
Нигә ул хәрәкәт һич туктамый?
11. “Оста куллар” номинациясе белән технология укытучылары бүләкләнә.
12. “Алтын куллар” номинациясе белән рәсем укытучысы бүләкләнә.
13.Хөрмәтле мәктәп хезмәткәрләре, тәмле -тәмле ризыклар пешеруче апаларыбыз!
Сезгә авыр, ләкин мактаулы эшегездә зур унышлар, гаилә бәхете,саләмәтлек телибез!
Җыр.
Алып баручы. Кызлар! Бүгенге бәйрәмдә иң якын кешеләрегез - әти-әниләрегез дә катнаша. Алар сезгә тормыш бүләк иткән, сезне назлап-кадерләп, армый-талмый тәрбияләп үстергән. Сезнең белән бергә имтиханнар тапшыру өчен дә күпме сабырлык кирәк булды аларга.
Һәркөн иртән яңа көн туа,
Кояш нуры каплый үзәнне,
Бу дөньяга син килгәнсен икән,
Бәхетле дип сана үзеңне.
Ике якта ике фәрештәдәй,
Тыңлап синең һәрбер сүзеңне,
Кайгыртучан әти-әниең торса,
Иң зур бәхет шушы бит инде.
Әти –әниләр чыгышы.
Алып баручы.
Кадерле балалар!
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, сөенеч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле юл сезгә укучылар-
Калабыз без шушы теләктә.
Шулай итеп бүгенге кичәбезнең тантаналы өлеше ахырына якынлашты. Бәйрәмебез дәвам итә.Уеннар уйнарбыз, биербез, җырларбыз.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/215909-scenarij-vypusknogo-vechera-na-tatarskom-jazy
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Оказание психологической помощи военнослужащим и членам их семей»
- «Особенности работы психолога с проявлениями травмы и посттравматического стрессового расстройства (ПТСР) у детей и подростков»
- «Учитель физики: современные методы и технологии преподавания предмета по ФГОС ООО и ФГОС СОO»
- «Обеспечение безопасности образовательной организации»
- «Доступная среда в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
- «Учитель химии и биологии: современные методы и технологии преподавания по ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- Педагогика и методика преподавания астрономии
- Социальная педагогика: воспитание и социализация детей в образовательной организации
- Обучение детей с ограниченными возможностями здоровья в общеобразовательной организации
- Менеджмент в образовании
- Тьюторское сопровождение в образовательной организации
- Менеджмент в сфере образования. Организация работы специальной (коррекционной) школы

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.