Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).
Повышение квалификации

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
04.10.2016

Открытый урок по татарскому языку

Гильманова Татьяна Павловна
учитель татарского языка и литературы
Открытый урок по татарскому языку в 8 классс (русская группа) по теме: «Велосипедлы Мөнир»

Содержимое разработки

Зәй муниципаль районы

3 нче гомуми урта белем мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гильманова Татьяна Павловна

Тема. Велосипедлы Мөнир.

Дәреснең тибы. Диалогик, монологик сөйләм.

Максат. 1.Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм

күнекмәләрен үстерү, камилләштерү;

2. Хәл фигыльнең I формасын кабатлау;

3. Балаларда бер – берсенә карата ихтирам хисе, гаделлек,

игелеклелек сыйфатларын тәрбияләү .

Җиһазлау.Карточкалар, тест, рәсем, мәкальләр.

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

Исәнләшү.

Дежур укучы белән сөйләшү.

2. Өй эшен тикшерү.

Җыелды, кызганды, риза булды, борылды, тәгәрәде сүзләре кергән җөмләләрдән ия белән хәбәрне табу.

Аның янына иптәш малайларыҗыелды. Мөнир велосипедын бик кызганды.Илдус бик шатланып риза булды.Велосипед башта әле бер якка, әле икенче яккаборылды.Велосипед юлдан тагын да тизрәк тәгәрәде.

3. Дәрестә эшләнәсе эшләр белән таныштыру.

Бүген дәрестә “Велосипедлы Мөнир” тексты өстендә эшләрбез. Сорауларга җавап бирербез, җөмләләр, диалоглар төзербез, хикәянең эчтәлеген дә сөйләп карарбыз.

4. “Велосипедлы Мөнир” хикәясе өстендә эш.

Шуның өчен текстны бер кат эчтән генә укып чыгарга кирәк. (Текстны укып чыгалар.)

Текст буенча эшне дәвам итәбез. Беренче бирем ике раслауның кайсы дөрес.

1) Мөниргә әтисе базардан велосипед сатып алды.

Мөниргә әтисе кибеттән велосипед сатып алды.

2) Мөнир велосипедын кызганды.

Мөнир велосипедын кызганмады.

3) Мөнир велосипедта йөри белә.

Мөнир велосипедта йөри белми.

4) Илдус велосипедын тотып торды.

Мөнир велосипедын тотып торды.

5) Велосипед бик тиз барды.

Велосипед бик әкрен барды.

6) Чыршыга җиткәч, Мөнир туктады.

Чыршыга җиткәч, Мөнир туктамады.

7) Мөнир бик курыкты.

Илдус бик курыкты.

Алдагы бирем: җөмләләрне киңәйтеп әйт. Һәр җөмләгә сорау куй.

Велосипед сатып алды. (Әтисе велосипед алды. Мөниргә әтисе велосипед сатып алды. Мөниргә әтисе кибеттән велосипед сатып алды.)

Илдус ачуланды. (Илдус бик ачуланды. Илдус Мөнирне бик ачуланды. Илдус Мөнирне алдаган өчен бик ачуланды.)

Велосипед тәгәрәде. (Велосипед юлдан тәгәрәде. Велосипед юлдан тизрәк тәгәрәде.)

Мөнир ауды. (Мөнирҗиргә ауды. Мөнир велосипедтан җиргә ауды.)

Велосипед килеп керде. (Велосипед чокырга килеп керде. Велосипед чокырга килеп керде, һәм Мөнир ауды. Велосипед чокырга килеп керде, һәм Мөнир җиргә ауды.)

Хәзер эшлисе биремдә нокталар урынына тиешле сүзләр куеп, җөмләләрне дәвам итәрбез.

Мөнир велосипедын бик кызганды, аның үз әйберен ... (беркемгә дә бирәсе килмәде).

Мөнир велосипедта йөри белми иде, шуңа күрә ... (аны велосипедка утыргач, арттан кем булса да тотып барырга тиеш иде).

Мөнир егыла язды, ләкин ... (Илдус аны нык тоткан иде).

Илдус бик шатланып риза булды, чөнки ... (Мөнир аңа велосипедын бирергә риза булды).

Илдус бик ачуланды, Мөнирнең велосипедын ычкындырды, ... (борылып авылга таба йөгерде).

Кинәт алгы тәгәрмәч сул якка борылды, ... (велосипед чокырга килеп керде, һәм Мөнир җиргә ауды).

Төзегән җөмләләрдә хәл фигыльнең беренче формасы кулланылды. Җөмләләрдән хәл фигыльләрне ачыклап килүче сүзләре белән язып алырга. Дәфтәрләребезне ачып бүгенге числоны язабыз һәм хәл фигыльләрне күчереп язабыз.

Сатып алды, алып чыкты, шатланып риза булды, тотып торды, борылып йөгерде, тәгәрәп китте, кычкырып җибәрде, килеп керде.

( В некоторых случаях деепричастие заменяет приставку, входит в состав составного сказуемого – сатып алды, кычкырып җибәрде. В некоторых случаях деепричастие является обстоятельством образа действия – шатланып риза була.)

Текст буенча сорауларга җавап бирәбез.

Мөниргә әтисе нәрсә алды?

Ни өчен Мөнир велосипедын беркемгә дә бирергә теләмәде?

Ни өчен Мөнир велосипедын Илдуска бирергә булды?

Илдус ни өчен Мөнирнең велосипедын ычкындырды?

Мөнир белән нәрсә булды?

Хәзер текст эчтәлеге буенча план төзеп карыйк, һәм план буенча сөйләп карарбыз.

1. Әтисе Мөниргә велосипед сатып алды.

2. Илдус Мөнирне велосипедта йөрергә өйрәтә.

3. Мөнир сүзендә тормады.

4. Мөнир егылды.

(1 укучы план буенча текстның эчтәлеген сөйләп карый.)

Тактадагы рәсемгә карыйк әле. Рәсемдә малайларны күрәбез. Рәсем буенча сорауларга җавап бирегез.

Малайлар ни өчен Айдарга болай карыйлар?

Айдар ни өчен самокатын (үзйөргеч) иптәшләренә бирмәгән?

Дуслар турында нәрсә әйтә аласыз.

Сезнең алдыгызда тестлар. Тестлардагы сорауларга җавап бирергә кирәк. Үзегезгә ошаган җаваплар янына тамга куегыз. Эшәп бетергәч, парта читенә куярсыз, дежур укучы дәрес ахырында җыеп алыр.

Тест

Дуслар нинди була?

- игътибарлы(внимательный)

- гадел (справедливый)

- ярдәмчел (отзывчивый)

- намуслы (честный)

Дус булыр өчен нинди булырга кирәк?

- игътибарлы булырга кирәк

- гадел булырга кирәк

- алдашмаска кирәк

- шәфкатьле булырга кирәк

Ни өчен дуслашалар?

- дуслар белән күңелле

- дуслар бер-берсенә булышалар

- дуслар бер-берсен яклыйлар

- дуслар бер-берсе турында кайгырталар.

Тормышта төрле ситуацияләр була, шуларны карап китик. Сез бу ситуацияләрдә нәрсә әйтер идегез.

Попроси у друга велосипед. (Айзат, миңа велосипедыңны бир әле.)

Попроси друга помочь тебе научиться ездить на велосипеде. (Коля, мине велосипедта йөрергә өйрәт әле.)

Твоему другу купили велосипед. Скажи комплимент, чтобы ему было приятно.(Синең велосипедың яңа, матур.)

Спроси соседа по парте, настоящий ли друг Мунир. (Мөнир чын дусмы?)

Докажи, что Ильдус настоящий друг. (Илдус - чын дус, чөнки ул игътибарлы, гадел, ярдәмчел.)

Убеди, что настоящий друг должен быть добрым, честным, справедливым. (Чын дус игелекле, гадел, намуслы булырга тиеш.)

Әйе, бик дөрес, чын дус игелекле, намуслы, гадел булырга тиеш. Якын дус авыр чакларда булыша, ярдәм итә, дөрес киңәшләрен бирә, сиңа яхшылык кына тели, ялгышларыңа чын күңеленнән борчыла, аларны төзәтергә булыша, кичерә белә. Сез дә, балалар, чын дуслар булыгыз.

Дуслык турында татарча да, русча да мәкальләр күп. Әйдәгез шуларның берничәсен укып китик.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Иптәшең үзеңнән яхшы булсын.

Дустың нинди – кадерең шундый.

Дус булсаң, дуслыгыңны күрсәт.

Балалар, ә сез дуслык турында нинди мәкальләр беләсез?

(Укучылар мәкальләр әйтәләр)

Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын” – мин дә бу сүзләр белән килешәм һәм барлык кешеләрнең дә дуслары булсын иде дип телим.

Бүген дәрестә без җөмләләр төзедек, сорауларга җавап бирдек, дуслык турында мәкальләр белән таныштык.

Дәрестә эшләгән өчен билгеләр:

Өй эше бирү. Дәрестә төзелгән план буенча “Велосипедлы Мөнир” хикәясенең эчтәлеген сөйләргә өйрәнү.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/219239-otkrytyj-urok-po-tatarskomu-jazyku

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки