- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Центр «Точка роста»: создание современного образовательного пространства в общеобразовательной организации»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Рабочая программа по татарскому языку 4 класс
4г, 4е, 4ж, 4з сыйныфлары (татар төркеме) өчен татар теле буенча эш программасы
(сәгать күләме атнага 3 сәгать, елга 102 сәгать)
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Сахапова Гөлназ Тимерҗан кызы
Аңлатма язуы
4 нче сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”:1-11 сыйныфлар/(төзүче авторлары: Ф. Ф. Харисов, Ч.М. Харисова, В. А. Гарипова)Казан:Татарстан китап нәшрияты,2011, 4нче сыйныф өчен “Татар теле” Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, Р.К.Сәгъдиева, В.А.Гарипова тарафыннан төзелгән - рус телендә башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) - Казан: “Мәгариф – Вакыт”нәшрияте., 2014, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.
Рус телендә белем бирү мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балаларына татар теле укытуның максаты:
Морфология һәм синтаксис бүлекләре буенча башлангыч мәгълумат туплау.
Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, аның аркылы башка телләрне дә өйрәнү теләге уяту; үз милләтеңә, аның мәдәни үзенчәлекләренә, гореф-гадәтләренә, ана телеңә мәхәббәт тәрбияләү; шулар аркылы башка милләтләргә, аларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятләренә ихтирам уяту.
Балаларда туган телгә, аның яңгырашына, сүзлек байлыгына карата кызыксыну уяту. Тел күренешләрен аңларга, эзлекле фикер йөртергә өйрәтү. Фәнни-тикшерү эшчәнлеге алып баруга мотивация тудыру, проект эшләрен башкаруны дөрес оештыру. Тел берәмлекләрен урынлы кулланып, бәйләнешле сөйләм тудыру өстендә эшләү, аралашу компетенциясе булдыру.
Бурычлары:
- татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү;
- сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү;
- телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү;
- татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру;
- укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү;
- дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Уку предметының укыту планында тоткан урыны
Сәгатьләр саны
Беренче чирек – 25 Сәгать
Икенче чирек – 21 Сәгать
Өченче чирек – 30 Сәгать
Дүртенче чирек – 26 Сәгать
Барлыгы – 102 Сәгать
Әлмәт шәһәре муниципаль бюджет белем бирү оешмасы “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” нең 2016-2017нче уку елына укыту планы буенча 4нче сыйныфта татар телен укытуга атнага 3 сәгать, елына 34 атна исәбеннән 102 сәгать бирелә.
Сәг. Саны | |||
№ | Бүлекләр һәм темалар | Үрнәк программа буенча | Эш программасы буенча |
1 | 1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. | 12 | 12 |
2 | Морфология “Морфология” темасын ныгыту һәм кабатлау | 34 | 34 |
3 | Синтаксис. “Синтаксис” темасын ныгыту һәм кабатлау | 26 | 26 |
4 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 5 | 5 |
5 | Бәйләнешле сөйләм үстерү | 25 | 25 |
Барлыгы | 102 | 102 | |
Программаның эчтәлеге
№ | Эчтәлек | Сәг. Саны | |
Темага караган төп төшенчәләр | |||
1 | 1-3 сыйныфларда үткәннәрне кабатлау. | 12 | авазлар һәм хәрефләр; сузык һәм тартык авазлар;ъ һәм ь хәрефләре; сүзләрне иҗекләргә бүлү, басым; исем; фигыль; сыйфат; җөмләнең баш кисәкләре; сүз турында гомуми төшенчә; сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре; бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр; синонимнар, антонимнар, омонимнар; сүзлекләр турында мәгълүмат; тамыр һәм кушымча; тамырдаш сүзләр; сүз ясагыч кушымчалар; бер тамырга берничә төрле кушымча ялгану; татар һәм рус телләрендә сүзләргә кушымчалар ялгануның үзенчәлекләре; тамыр һәм ясалма сүзләр; кушма һәм парлы сүзләр; |
2 | Морфология “Морфология” темасын ныгыту һәм кабатлау | 34 | исем, исемнәрнең берлек һәм күплек формалары, ялгызлык исемнәре, исемнәрнең килеш белән төрләнүе, татар телендә килешләр,исемнәрнең тартым белән төрләнеше. алмашлык, тартым алмашлыклары,күрсәтү, сорау алмашлыклары; фигыль, боерык фигыль, аларның зат-сан белән төрләнеше, фигыльнең заманнары, хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше; сыйфат, синоним, антоним сыйфатлар, дәрәҗә формалары, сыйфатларның исемне ачыклап килүе, җөмләдәге роле; сан, сан белән саналмышның бәйләнеше, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, сөйләмдә дөрес куллану. |
3 | Синтаксис. “Синтаксис” темасын ныгыту һәм кабатлау | 26 | сүзтезмә; җөмлә, җөмләнең баш кисәкләре, җөмләнең иярчен кисәкләре, аергыч; җыйнак һәм җәенке җөмләләр тиңдәш кисәкләр, җыючы һәм каршы куючы теркәгечләр эндәш сүзләр, аларда тыныш билгеләре |
4 | Ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | 5 | үтелгән темалар буенча алынган белем һәм күнекмәләрне ныгыту; |
5 | Бәйләнешле сөйләм үстерү | 25 | укыган яки тыңлаган өзекнең эчтәлеген тулы җөмләләр белән сөйли, яза белү тиңдәш кисәкләрне, синоним, антоним, омонимнарны сөйләмдә дөрес куллану төрле диктантлар язу; изложение язу күнекмәләре тәрбияләү |
102 |
Барлыгы | Теоретик материал | Бәйләнеш ле сөйләм үстерү | Диктант (45минут) | Сүзлек диктанты (20минут) | Сочине ние (45минут) | Изложе ние (45минут) |
102 | 77 | 25 | 5 | 4 | 1 | 1 |
Укучыларның сөйләм эшчәнлегенә караган таләпләр:
1. Тыңлап аңлау:
- укытучының (сыйныфташның) өйрәнгән материалга нигезләнгән сөйләмен тыңлап аңлау;
- текстны тыңлаганнан соң, төп фикерне башкаларыннан аера белү;
- татарча сөйләмне тыңлап, сүз һәм җөмлә чикләрен билгеләү;
- текстны тыңлап аңлагач, аңа исем бирү;
- ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
2. Сөйләшү:
- укытучы тәкъдим иткән, программада каралган темалар буенча әңгәмә кору;
- диалогта катнашу;
- текстның эчтәлеген сөйләү;
- рәсем яки план нигезендә сөйләү;
- укыганның эчтәлеген сораулар нигезендә сөйләү;
- татар теленә хас булган эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзләрен куллану.
3. Уку:
- хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне)сәнгатьле итеп уку;
- кыска сүзләрне — тулы килеш, озын сүзләрне иҗекләп уку;
- балалар өчен нәшер ителгән китаплар, газета-журнал-ларны, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес, йөгерек һәм аңлап уку;
- укыган текстның төп фикерен аңлатып бирү;
- этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны аңлап уку;
- текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
- текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;
4.Язу:
- бирелгән темага (татар язучылары, композиторлары, рәссамнары һ. б. турында) сочинение язу;
- орфографик күнегүләрдән соң тыныш билгеләре булган диктантлар язу;
- план нигезендә изложение язу;
- татар этнокультурасына караган сүзләр кертеп, җөмләләр язу;
- үзең, гаилә, мәктәп турында кечкенә хикәяләр яки котлау кәгазьләре язу.
Укучыларның белем һәм күнекмәләренә төп таләпләр
Укучылар белергә тиеш:
-сүзнең мәгънәле кисәкләре: тамыр һәм кушымча, ясагыч кушымча, төрләндергеч кушымча;
- сүз төркемнәре: исем, сыйфат, фигыль, кисәкчә, бәйлек, рәвеш.
- җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, җөмләнең иярчен кисәкләре
Укучылар башкара алырга тиеш:
-үтелгән орфограммалар (калын һәм нечкә сузыклар, яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парсыз тартыклар, нечкәлек һәм аеру билгеләре, кушма һәм парлы сүзләр, тамырда авазлар чиратлашуы, кисәкчәләр) кергән 75-80 сүзле текстны, җөмлә ахырында тиешле тыныш билгеләрен куеп, тиңдәш кисәкләр янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес куеп диктант итеп язу.
-текстларны грамоталы һәм каллиграфик дөрес күчереп язу.
- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерү(тамыр һәм кушымчаларны аеру, кушымчаларның төрен билгеләү, тамыр, ясалма, кушма һәм парлы сүзләрне аерып күрсәтү).
- сүз төркемнәрен һәм аларның грамматик билгеләрен тану, аеру (исемнең санын, килешен, фигыльнең затын, заманын);
- берлек сандагы исемнәрне килеш белән төрләндерү
- фигыльне заман формаларына куя белү. -текстта синонимнарны һәм антонимнарны таный, сөйләмдә куллана белү.
-сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләрнең бәйләнешен билгеләү, сүзтезмәләрне аеру; сүзтезмәдәге ияртүче һәм иярүче сүзләрне аеру.
- җөмлә тикшерү (төрен билгеләү, баш һәм иярчен кисәкләрне аера белү)
- бергәләп төзегән план буенча 90-95 сүзле изложение язу.
- текстның темасын һәм төп фикерен билгеләү.
- текстны мәгънәле кисәкләргә бүлү, кызыл юлны саклау.
- текстның мәгънәле кисәкләре, җөмләләр арасында бәйләнеш булдыру
- темасыннан яки төп фикереннән чыгып, текстка исем кую.
- хикәяләү, тасвирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстларны аера белү.
- шәхси тәҗрибәгә, сюжетлы картинага таянып (алдан әзерлек белән), сочинение язу.
- фикер йөртү характерындагы җавап төзеп әйтү.
4 нче сыйныф ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру программасын үзләштерү буенча планлаштырыла торган нәтиҗәләр.
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теле фәнен өйрәнү нәтиҗәсендә укучыларда белем алу осталыгы нигезе буларак танып белү, коммуникатив, регулятив һәм шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре формалашачак.
Танып белү универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштырырга;
• күнегүләрне мөстәкыйл эшләү алымнарын үзләштерергә;
• тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатырга;
• материаль объект, таблица, рәсем, схемалар, сүзлекләр кулланырга;
• бирелгән алгоритм буенча күнегүләр башкарырга;
• фикерләүдә логик чылбыр төзергә;
• уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга. Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• интернетны кулланып, мәгълүмат эзләргә;
• мөстәкыйль рәвештә нигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериация һәм классификация башкарырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштыруны үз эченә алган логик хикәяләү төзергә.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итәргә;
• нинди дә булса предмет яисә объектка төрле карашлар булу мөмкинлеген аңларга; • килешергә һәм уртак эшчәнлектә гомуми чишелешкә килергә;
• сораулар формалаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• сораулар ярдәмендә партнердан өстәмә мәгълүмат алырга;
• монолог төзергә.
Регулятив универсаль уку гамәлләре
Укучылар өйрәнәчәк:
• таблица буенча кагыйдәнең дөреслеген тикшерегә;
• гамәлләрне таләп ителгән вакытта башларга һәм тәмамларга;
• кагыйдә, инструкцияләрне истә тотарга һәм шуларга ияреп гамәлләр кылырга;
• максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелырга;
• сәбәпле-нәтиҗәле бәйләнешләр урнаштырырга.
Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
• партадаш күршең белән хезмәттәшлектә яңа уку мәсьәләләрен куярга;
• уку эшчәнлегенең үзең өчен әһәмиятен, мәгънәсен һәм сарыф ителгән вакытны, көчне бәяләргә;
• ирешеләчәк нәтиҗәне алдан фаразларга;
• яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләргә.
Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
Укучыларда формалашачак:
• татар теле фәненә танып белү кызыксынуы;
• дәреслек геройларына һәм партадаш күршеңә ярдәм итү инициативасы;
• үз уңышларың/уңышсызлыкларыңның сәбәпләре турында фикер йөртү;
• нормалардан тайпылышны күрү;
ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре
РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре
ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре
КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләр
Татар теле буенча календарь-тематик план | |||||||||||||
№ | Дәрес темасы | Сәгать саны | Эчтәлек элементлары | Укучылар эшчәнлегенә характеристика | Көтелгән нәтиҗәләр | Үткәрү вакыты | |||||||
План | Факт | ||||||||||||
1 -3 НЧЕ СЫЙНЫФТА ҮТКӘННӘРНЕ КАБАТЛАУ | 4г | 4е | 4ж | 4з | 4г | 4е | 4ж | 4з | |||||
I ЧИРЕК | |||||||||||||
1 | Эш урынында куркынычсызлык кагыйдәләре. Хуш, ямьле җәй! Исәнме, алтын көз! Саумы, мәктәбем! | 1 | Аралашу күнекмәләрен формалаштыру | Яңа дәреслек белән танышу, сорауларга җавап бирү | Ситуциягә бәйле аралашу күнекмәләрен формалаштыру, туган телгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү | 01.09 | 01.09 | 02.09 | 02.09 | ||||
2 | Авазлар һәм хәрефләр турында үткәннәрне кабатлау. Сузык авазлар | 1 | Калын һәм нечкә сузыкларны аера белү | Сузыклар белән сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү | Калын һәм нечкә сузык авазларны аерырга өйрәнү, татар телендә генә кулланыла торган сузык авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү | 05.09 | 05.09 | 06.09 | 06.09 | ||||
3 | Тартыкавазлар. Татар һәм рус телләрендә икесендә дә булган, әмма әйтелешләре белән аерылып торган авазлар | 1 | Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерып язу | Тартык авазларны язуда һәм сөйләмдә дөрес куллану, күнегүләр эшләү | Тартык авазлар классификациясен искә төшерү,татар телендә генә кулланыла торган тартык авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшләү | 06.09 | 07.09 | 07.09 | 07.09 | ||||
4 | Татар теленең үзенчәлекле авазлары Ъ, ь билгеләре | 1 | Ъ,Ь хәрефләренең кулланылыш максатлары | Ъ,Ь хәрефләрен дөрес куллана белү күнекмәләре өстендә эшләү, төркемнәрдә эш. | Татар телендә генә кулланыла торган авазларны искә төшерү Ъ, ь билгеләренең дөрес кулланылышын аңлау | 08.09 | 08.09 | 09.09 | 09.09 | ||||
5 | Татар теленең фонетикасы кагыйдәләрен кабатлау | 1 | Фонетик кагыйдәләрне искә төшерү | Кагыйдәләр уку, хаталар өстендә эш башкару | Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 12.09 | 12.09 | 13.09 | 13.09 | ||||
6 | Алфавит Сүзлекләр турында белешмә бирү.Төзелү принциплары турында мәгълумат бирү.Төрле типтагы сүзлекләр белән эшләү. | 1 | Алфавитны яттан сөйли белү. Сүзлекләр белән эш | Төркемнәрдә күнегүләр эшләү | Алфавитны яттан өйрәнү Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү | 13.09 | 14.09 | 14.09 | 14.09 | ||||
7 | Басым | 1 | Сүз басымын дөрес кую | Күнегүләр эшләү, бирелгән текстагы сүзләргә басым кую | Сүз басымын дөрес кую күнекмәләрен булдыру | 15.09 | 15.09 | 16.09 | 16.09 | ||||
8 | Сүзләргә фонетик анализ ясау | 1 | Фонетик анализ ясау үрнәге белән танышу | Фонетик анализ ясау | Фонетик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү | 19.09 | 19.09 | 20.09 | 20.09 | ||||
9 | Кереш диктант №1 “Алтын көз” | 1 | Белем һәм күнекмәләрне системага салу | Диктант язу, бирем эшләү | Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 20.09 | 21.09 | 21.09 | 21.09 | ||||
10 | Хаталар өстендә эш. Тәрҗемә итү күнегүләре Татар теленең үзенчәлекле авазлары | 1 | Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре | Русчага тәрҗемә итү | Русчадан татарчага тәрҗемә итү күнегүләре | 22.09 | 22.09 | 23.09 | 23.09 | ||||
11 | Тамыр һәм кушымча. Төрле сүз төркемен ясаучы кушымчалар. Татар һәм рус телләрендә тамыр һәм кушымчаларның үзенчәлекләрен искә төшерү | 1 | Тамыр, кушымча һәм аның төрләрен аера белү; төрле сүз ясагыч кушымчалардан файдаланып, яңа сүзләр ясарга өйрәнү | Сорауларга җавап бирү; җөмләләр уйлау; җөмләләр төзеп язу; текстның эчтәлеген сөйләү | Сүзләрне тамыр һәм кушымчаларга дөрес таркату күнекмәләре Исем,фигыль, сыйфат ясаучы кушымчаларны дөрес куллану | 26.09 | 26.09 | 27.09 | 27.09 | ||||
12 | Сүз төзелеше. Тамырдаш сүзләр. Ныгыту күнегүләре эшләү | 1 | Тамырдаш сүзләрне искә төшерү | Күнегүләр эшләү, җөмләләр төзү | Тамырга кушымча ялгый, кушымчаларны аерып билгели белү | 27.09 | 28.09 | 28.09 | 28.09 | ||||
13 | Сүз төзелеше. Кушма һәм парлы сүзләр | 1 | Кушма һәм парлы сүзләрне дөрес һәм урынлы куллана белү | Күнегүләр эшләү, җөмләләр төзү | Кушма һәм парлы сүзләр кергән җөмләләрне дөрес яза белү | 29.09 | 29.09 | 30.09 | 30.09 | ||||
14 | Синоним, антоним һәм омонимнарныкабатлау БСҮ"Татарстан республикасы” Монологик сөйләм үстерү | 1 | Синоним,антоним, омонимнарны дөрес һәм урынлы куллана белү Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Сорауларга җавап бирү, шигырьдән синоним һәм антоним, омоним сүзләрне табу Әңгәмә кору | Синоним, антонимн, омонимнарны аерырга өйрәнү, әһәмиятен аңлау, сүзлек запасын баету Лексик күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллану, хикәя төзи белү | 03.10 | 03.10 | 04.10 | 04.10 | ||||
15 | Исем. Сыйфат | 1 | Исем һәм сыйфат сүз төркемнәре турында белгәннәрне искә төшерү, ныгыту | Сорауларга җавап бирү; күнегүләр эшләү | Исемнәрнең грамматик билгеләрен аера белү. Исем турында белемнәрне камилләштерү Сыйфатларның грамматик билгеләрен аера белү | 04.10 | 05.10 | 05.10 | 05.10 | ||||
16 | Алмашлыклар. Фигыль Морфология буенча үткәннәрне кабатлау | 1 | Алмашлыкларның нинди максат белән кулланылуын ачыклау; Фигыль сүз төркеме турында белгәннәрне искә төшерү | Текстны уку, исем бирү һәм эчтәлеген сөйләү,күнегүләр эшләү | Алмашлыкларның грамматик билгеләрен белү, сөйләмдә дөрес куллану. Фигыльләрнең грамматик билгеләрен аера белү. Фигыльләрне юклык формасы, зат-сан белән төрләндерә белү | 06.10 | 06.10 | 07.10 | 07.10 |
17 | Сүзтезмә һәм җөмлә. Сүзлек диктанты №1 | 1 | Иярүче һәм ияртүче сүз турында белгәннәрне искә төшерү | Сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү Сүзлек диктанты язу | Сүзтезмәдә иярүче һәм ияртүче сүзне билгеләү, җөмлә чикләрен күрсәтә белү | 10.10 | 10.10 | 11.10 | 11.10 | ||||
18 | Хикәя, өндәү, сорау җөмләләр | 1 | Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен искә төшерү, тыныш билгеләренең куелышы турында нәтиҗә ясау | Сорауларга җавап бирү, карточкалар белән эшләү | Җөмләләрне дөрес интонация белән уку, җөмлә азагына тиешле тыныш билгесен кую күнекмәләре | 11.10 | 12.10 | 12.10 | 12.10 | ||||
19 | Җөмләнең баш кисәкләре Синтаксис буенча үткәннәрне кабатлау | 1 | Җөмләнең баш кисәкләре турында белгәннәрне искә төшерү,белемнәрен системалаштыру | Сорауларга җавап бирү, карточкалар белән эшләү | Җөмләдә ия белән хәбәрне дөрес билгеләү | 13.10 | 13.10 | 14.10 | 14.10 | ||||
20 | Исем. Яңгырау һәм саңгырау авазларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше. | 1 | Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне искә төшерү Исемнәрнең калын һәм нечкә кушымчаларын дөрес күзаллау | Күнегү эшләү; исемне морфологик яктан тикшерү; ребус чишү | Исем турында гомуми мәгълүмат Исемнең килешен белү, сораулар кую, кушымчаларны сөйләмдә дөрес куллану | 17.10 | 17.10 | 18.10 | 18.10 | ||||
21 | Борын авазларына беткән исемнәр Сүзлекдиктанты №2 | 1 | Борын авазларына беткән исемнәр белән танышу Исем сүз төркеме турында алган белемнәрне искә төшерү | Күнегү эшләү; сүзтезмәләр төзү Сүзлек диктанты язу | Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләрен белү Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 18.10 | 19.10 | 19.10 | 19.10 | ||||
22 | Исем темасы буенча тест төзү | 1 | Белем һәм күнекмәләрне системага салу | Төркемнәрдә тест төзү | Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 20.10 | 20.10 | 21.10 | 21.10 | ||||
23 | Морфология һәм синтаксис темасы буенча Контроль диктант №2 “Беренче сентябрь”. | 1 | Белем һәм күнекмәләрне системага салу | Диктант язу, бирем эшләү | Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 24.10 | 24.10 | 25.10 | 25.10 | ||||
МОРФОЛОГИЯ | |||||||||||||
24 | Хаталар өстендә эш. Исемнәрнең тартым беләнтөрләнеше | 1 | Тартым турында башлангыч мәгълүмат | Кагыйдәләр уку, күнегүләр эшләү | Тартым кушымчаларын дөрес куллану, кушымчаларның ялганыш үзенчәлекләре | 25.10 | 26.10 | 26.10 | 26.10 | ||||
25 | Татар теленең морфология кагыйдәләрен кабатлау | 1 | Белемнәрне гамәлдә куллана белү | Рәсем буенча хикәянең эчтәлеген сөйләү | Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 27.10 | 27.10 | 28.10 | 28.10 | ||||
IIЧИРЕК | |||||||||||||
26 | БСҮ“Яраткан язучым” | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Әңгәмә кору | Лексик күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллану, хикәя төзи белү | 07.11 | 07.11 | 08.11 | 08.11 | ||||
27 | Исемнәрнең дөрес әйтелеше,язылышы, сөйләмдә дөрес кулланылышы | 1 | Исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану | Әңгәмә; сорауларга җавап бирү; кагыйдәләрне кабатлау, күнегүләр эшләү | Исемнәрнең дөрес әйтү,язу, сөйләмдә дөрес кулланү | 08.11 | 09.11 | 09.11 | 09.11 | ||||
28 | Тартымның берлек һәм күплек сан формалары, аларны сөйләмдә дөрес куллану. Тартым мәгънәсенең рус телендә бирелеше. | 1 | Тартымның татар теленә генә хас грамматик категория булуы турында аңлату | Күнегүләр эшләү,исемне морфологик яктан тикшерү; сорауларга җавап бирү; | Исемнәрнең предмет, затның башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерелүен белү, җөмләдә билгеләү | 10.11 | 10.11 | 11.11 | 11.11 | ||||
29 | Сыйфат сүз төркеме | 1 | Сыйфатның исемнәр белән тыгыз бәйләнештә булуы,аларның төрле билгеләрен белдерү | Шигырьне сәнгать уку һәм күчереп язу; табышмакларның җавабын табу; җөмләләр төзү | Сыйфатларны сөйләмдә дөрес куллану | 14.11 | 14.11 | 15.11 | 15.11 | ||||
30 | Сыйфат. Сыйфатланмыш | 1 | Сыйфат һәм сыйфатланмышны билгеләү | Сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзү;сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итү | Сыйфатланмышны билгеләү, җөмләдә бирелеше. | 15.11 | 16.11 | 16.11 | 16.11 | ||||
31 | Сыйфатның дәрәҗә формалары | 1 | Сыйфат дәрәҗәләре белән танышу | Кагыйдә уку; күнегүләр эшләү | Татар телендә 4 сыйфат дәрәҗәсе булуын белү | 17.11 | 17.11 | 18.11 | 18.11 | ||||
32 | Гади һәм чагыштыру дәрәҗәсе | 1 | Кайсы очракта калын яки нечкә кушымча ялгануы турында нәтиҗә чыгару | Текстның эчтәлеге буенча фикер алышу,мәкальләр әйтешү | Гади һәм чагыштыру дәрәҗәдәге сыйфатларны сөйләмдә дөрес кулланып, җөмләләр төзү | 21.11 | 21.11 | 22.11 | 22.11 | ||||
33 | Артыклык дәрәҗәсе | 1 | Сыйфатларның артыклык дәрәҗәсенең ике төрле юл белән ясалуы | Кагыйдә уку; күнегүләр эшләү | Артыклык дәрәҗәсенең ясалыш юлларын өйрәнү | 22.11 | 23.11 | 23.11 | 23.11 | ||||
34 | Кимлек дәрәҗәсе | 1 | Кимлекдәрәҗәсенең рус телендәбулмавынискәртү | Күнегүләр эшләү; таблица тутыру | Кимлек дәрәҗәсенә дөрес кую, сыйфатлар кулланып, җөмләләр төзү. | 24.11 | 24.11 | 25.11 | 25.11 | ||||
35 | Сыйфатларны кабатлау | 1 | Сининим һәм антоним сыйфатлар; сыйфат дәрәҗәләре | Сыйфатларга морфологик анализ ясау | Сыйфат турында белемнәрне камилләштерү, гомумиләштереп кабатлау | 28.11 | 28.11 | 29.11 | 29.11 | ||||
36 | Сыйфат темасын ныгыту өстендә эш. Сүзлек диктанты №3 | 1 | Белемнәрне гамәлдә куллана белү | Әңгәмә; сорауларга җавап бирү; кагыйдәләрне кабатлау | Хаталарны кисәтү, төзәтү, аңлау | 29.11 | 30.11 | 30.11 | 30.11 | ||||
37 | Сан | 1 | Саннарнысөйләмдәдөрескуллану | Кагыйдә уку; күнегүләр эшләү Кем тизрәк? уенын уйнау | Сан турында гомуми белешмә | 01.12 | 01.12 | 02.12 | 02.12 | ||||
38 | Микъдар саннары | 1 | Микъдар саннарындөрес язу,сөйләмдә куллану | Кагыйдәләрне уку, күнегүләр эшләү | Микъдар санының ничә? күпме? никадәр? сорауларына җавап бирүен белү | 05.12 | 05.12 | 06.12 | 06.12 | ||||
39 | Тәртип саннары | 1 | Тәртип санының ясалышы, калын яки нечкә кушымча ялгануы | Кагыйдәләрне уку, нәтиҗә чыгару; таблица тутыру, текстның эчтәлеген сөйләү; диалог уку | Предметның санын, исәбен белдереп ничәнче? соравына җавап бирү, саннарга анализ ясау. | 06.12 | 07.12 | 07.12 | 07.12 |
40 | Татар телендә саналмышны куллану үзенчәлекләре | 1 | Сан һәм саналмышны билгеләү | Шигырьне сәнгатьле уку, нәтиҗә чыгару, күнегүләр эшләү | Саналмышларны дөрес билгеләргә өйрәнү | 08.12 | 08.12 | 09.12 | 09.12 | ||||
41 | Сан буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау | 1 | Вакытныдөресәйтүкүнекмәләребулдыру | Күнегүләр эшләү;саннарны морфологик яктан тикшерү;сорауларга җавап бирү(тактада язылган) | Сан турында белемнәрне камилләштерү, гомумиләштереп кабатлау | 12.12 | 12.12 | 13.12 | 13.12 | ||||
42 | Сыйфат темасы буенча Контрольдиктант №3“Алма” | 1 | Белемнәрне гамәлдә дөрес куллану | Диктант язу, бирем эшләү | Дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү | 13.12 | 14.12 | 14.12 | 14.12 | ||||
43 | Хаталар өстендә эш. Саннарның сөйләмдәге әһәмияте, дөрес куллану күнекмәләре | 1 | Сан темасы буенча алган белемнәрне актуальләштерү | Кагыйдәләрне искә төшерү Сүзлек диктанты язу | Сан турында белемнәрне камилләштерү, гомумиләштереп кабатлау Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 15.12 | 15.12 | 16.12 | 16.12 | ||||
44 | Алмашлык. Зат алмашлыклары | 1 | Алдагысыйныфлардаалмашлыктемасыбуенчаалганбелемнәренбарлау | Зат алмашлыкларын искә төшерү; таблица рәвешендә күнегү эшләү; зат алмашлыкларына сораулар кую; ребус чишү | Килешләрне кабатлау, зат алмашлыкларын килеш белән дөрес төрләндерү, сөйләмдә куллану | 19.12 | 19.12 | 20.12 | 20.12 | ||||
45 | Тартым алмашлыклары | 1 | Тартымкатегориясетурындамәгълүмат, кагыйдәләр, нәтиҗә | Күнегүләр эшләү,текстны татарчага тәрҗемә итү, җөмләләр төзү | Предметның кайсы затка каравын белдергән алмашлыкларның тартым алмашлыклары дип аталуларын белү | 20.12 | 21.12 | 21.12 | 21.12 | ||||
46 | Тартым алмашлыкларын сөйләмдә куллану, аларның мәгънәләре | 1 | Зат алмашлыкларын яттан язу | Җөмләләр уйлап язу, татарчага тәрҗемә итү | Тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллану | 22.12 | 22.12 | 23.12 | 23.12 | ||||
III ЧИРЕК | |||||||||||||
47 | Күрсәтү алмашлыклары | 1 | Күрсәтү алмашлыкларының рус телендәге род категориясе турында нәтиҗә чыгару | Кагыйдә уку, нәтиҗә чыгару;русчага тәрҗемә итү | Күрсәтү алмашлыкларының затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтү | 09.01 | 09.01 | 10.01 | 10.01 | ||||
48 | Күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану. Рус телендә бу алмашлыкларның мәгънәләрен белдерү юллары | 1 | Күрсәтү алмашлыкларын язу | Җөмләләр уйлап язу, татарчага тәрҗемә итү | Предметка һәм затка күрсәтә торган алмашлыкларны сөйләмдә дөрес куллану | 10.01 | 11.01 | 11.01 | 11.01 | ||||
49 | Алмашлык буенча белемнәрне гомумиләштереп кабатлау | 1 | Сөйләмдә һәм язуда дөрес һәм урынлы куллана белү | Кагыйдәләрне уку, нәтиҗә чыгару, күнегүләр эшләү | Алмашлыкларны кабатлау, күнегүләр эшләү | 12.01 | 12.01 | 13.01 | 13.01 | ||||
50 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. “Театрда” | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Текстны уку, әңгәмә кору, фикер алышу | Лексик күнекмәләрне сөйләмдә дөрес куллану, хикәя төзи белү | 16.01 | 16.01 | 17.01 | 17.01 | ||||
51 | Фигыль | 1 | Алдагы сыйныфларда фигыль темасы буенча алган белемнәрен барлау | Сорауларга җавап бирү; күнегүләр эшләү | Фигыль турында белемнәрне камилләштерү | 17.01 | 18.01 | 18.01 | 18.01 | ||||
52 | Боерык фигыльләр | 1 | Боерык фигыльләрнең юклык формасының –ма, -мә кушымчалары ярдәмендә ясалуы | Сорауларга җавап бирү; күнегүләр эшләү; русчага тәрҗемә итү | Боерык фигыльләрнең белдерелүе, юклык формасы | 19.01 | 19.01 | 20.01 | 20.01 | ||||
53 | Боерык фигыльнең зат – сан белән төрләнеше | 1 | Боерык фигыльнең зат – сан белән төрләнеше турында мәгълүмат алу | Таблица нигезендә сүзләрне төрләндерү; русчага тәрҗемә итү | Боерык фигыльләрне зат-сан белән дөрес төрләндерү | 23.01 | 23.01 | 24.01 | 24.01 | ||||
54 | Боерык фигыльләрне тексттан табу, аларны сөйләмдә тиешле интонация белән куллану | 1 | Бирелгән тексттан боерык фигыльләрне табу | Шигырьләрдән боерык фигыльләрне табу, ребус чишү | Боерык фигыльне зат-сан белән төрләнешен белү, сөйләмдә дөрес куллану | 24.01 | 25.01 | 25.01 | 25.01 | ||||
55 | Үткән заман хикәя фигыль | 1 | Үткән заман хикәя фигыльнең кушымчаларын | Шигырьне уку һәм күчереп язу, эчтәлеген сөйләү;таблица ярдәмендә төрләнеш үрнәген өйрәнү | Үткән заман кушымчаларын дөрес куллана белү | 26.01 | 26.01 | 27.01 | 27.01 | ||||
56 | Киләчәк заман хикәя фигыль | 1 | Киләчәкзаманхикәяфигыльләрнеңикетөрлебулуытурында таблица ярдәмендәмәгълүматбирү | Белдерү үрнәге белән танышу; татарчага тәрҗемә итү;җөмләләр төзеп язу | Киләчәк заман, зат-сан кушымчаларын дөрес куллану | 30.01 | 30.01 | 31.01 | 31.01 | ||||
57 | Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләренең зат-сан белән төрләнеше | 1 | Сөйләмдә һәм язуда дөрес һәм урынлы куллана белү | Бирелгән тексттан фигыльләрене табып, зат-сан белән төрләндерү | Үткән һәм киләчәк заман хикәя фигыльләренең зат-сан белән дөрес төрләндерү | 31.01 | 01.02 | 01.02 | 01.02 | ||||
58 | Хикәя фигыльнең барлык заман формаларын зат-сан белән төрләндерү | 1 | Таблица нигезендә сүзләрне төрләндерү; диалог төзү | Сүзләрне төрләндерү;күнегү эшләү;рәсемнең эчтәлеген сөйләү | Зат-сан кушымчаларын дөрес куллану, җөмләләр төзү | 02.02 | 02.02 | 03.02 | 03.02 | ||||
59 | Фигыльнең барлык заман формаларын сөйләмдә дөрес куллану | 1 | Фигыльләрне сөйләмдә һәм язуда дөрес һәм урынлы куллана белү | Таблица нигезендә сүзләрне төрләндерү күнегүләр эшләү, сорауларга җавап бирү | Фигыльләрне кабатлау, кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, Фигыльнең барлык заман формаларын сөйләмдә дөрес куллана белү | 06.02 | 06.02 | 07.02 | 07.02 | ||||
60 | Фигыль буенча алган белемнәрне гомумиләштереп кабатлау | 1 | Сөйләмдә һәм язуда дөрес һәм урынлы куллана белү | Табышмаклар уку, фигыльләрнең зат-санын билгеләү, башваткычлар чишү | Фигыль темасыбуенчаалганбелемнәрне камиләштерү | 07.02 | 08.02 | 08.02 | 08.02 | ||||
61 | Фигыль темасы буенчаИзложение“Әни ялга киткәч” | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Текст уку, план төзү, эчтәлеген сөйләү,изложение язу | Лексик күнекмәләрне дөрес куллану | 09.02 | 09.02 | 10.02 | 10.02 |
62 | Бәйлекләр. | 1 | Бәйлекләр турында төшенчә бирү, аларның функциясе турында мәгълүмат бирү | Кагыйдә уку,күнегүләр эшләү,әңгәмә үткәрү;татарчага тәрҗемә итү | Бәйлекләрне сөйләмдә дөрес куллану | 13.02 | 13.02 | 14.02 | 14.02 | ||||
63 | Бәйлек сүзләр | 1 | Бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү, аларның функциясе турында мәгълүмат бирү | Кагыйдә уку,күнегүләр эшләү,әңгәмә үткәрү;татарчага тәрҗемә итү | Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне аерырга өйрәнү, сөйләмдә дөрес куллану | 14.02 | 15.02 | 15.02 | 15.02 | ||||
64 | Бәйлекләр һәм Бәйлек сүзләр. Аларны сөйләмдә дөрес куллану | 1 | Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану | Әңгәмә; сорауларга җавап бирү; кагыйдәләрне кабатлау | Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү | 16.02 | 16.02 | 17.02 | 17.02 | ||||
65 | Бәйлек һәм бәйлек сүзләр кергән текстлар тәрҗемә итү, күнегүләр эшләү | 1 | Сүзлекләр белән эшләү күнекмәләре | Русчага тәрҗемә итү | Ике яклы тәрҗемә күнегүләре | 20.02 | 20.02 | 21.02 | 21.02 | ||||
66 | Бүлекне гомумиләштереп кабатлау | 1 | Алган белемнәрне сөйләмдәһәмязудадөресһәмурынлыкулланабелү | Әңгәмә; сорауларгаҗавапбирү; кагыйдәләрнекабатлау | Лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 21.02 | 22.02 | 22.02 | 22.02 | ||||
СИНТАКСИС | |||||||||||||
67 | Татар һәм рус телләрендә сүзтезмә һәм җөмлә,аларда сүзләрнең урнашу тәртибе. | 1 | Алдагы сыйныфта сүзтезмә һәм җөмлә турында алган белемнәрен барлау, белем һәм күнекмәләрне ныгыту | Рәсем буенча сүзтезмәләр төзү,сүзтезмәләрне татарчага тәрҗемә итү,күнегүләр эшләү | Иярүче һәм ияртүче сүзләрне аера белү, җөмлә чикләрен билгели белү | 23.02 | 23.02 | 24.02 | 24.02 | ||||
68 | Сүзтезмә һәм җөмлә Сочинение язу. “Яраткан фәнем” | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эш | Әңгәмә кору, фикер алышу, сорауларга җавап бирү,план төзү, эчтәлек сөйләү. | Иҗади сәләтләрне үстерү өстендә эшләү | 27.02 | 27.02 | 28.02 | 28.02 | ||||
69 | Сочинениеләрне анализлау | 1 | Анализлау күнекмәләрен булдыру | Сочинениеләрне уку, сыйныфташларыңны тыңлау, сораулар бирү | Хаталарны кисәтү, төзәтү, аңлау | 28.02 | 01.03 | 01.03 | 01.03 | ||||
70 | Җөмләнең баш кисәкләре. | 1 | Ия белән хәбәр турындагы белемнәрен ныгытып, яңалары белән тирәнәйтү | Сорауларга җавап бирү,күнегүләр эшләү; “Очты-очты”уенын уйнау | Җөмләнең баш кисәкләре – ия һәм хәбәр булуын белү. Сораулар куярга өйрәнү, җөмләдә билгели белү | 02.03 | 02.03 | 03.03 | 03.03 | ||||
71 | Ия | 1 | Ия турындагы белемнәрне ныгытып, яңалары белән тирәнәйтү | Күнегүләр эшләү,тексттан ияне табу | Җөмләләрдән ияләрне табу | 06.03 | 06.03 | 07.03 | 07.03 | ||||
72 | Исемнәрнеңҗөмләдәия булып килүе | 1 | Белемнәрне гамәлдә дөрес куллану | Күнегүләр эшләү, ияне табу, астына сызу | Җөмләдә ияне таба белү, аның исем белән белдерелүен аңлата белү | 07.03 | 08.03 | 08.03 | 08.03 | ||||
73 | Җөмләнең баш кисәкләре темасы буенча Контроль диктант №4 “Авылда кыш” | 1 | Белемнәрне гамәлдә дөрес куллану | Контроль диктант язу, бирем эшләү | Грамматик күнекмәләр формалаштыру | 30.03 | 29.03 | 29.03 | 29.03 | ||||
74 | Хаталар өстендә эш. Зат алмашлыкларының җөмләдә ия булып килүе | 1 | Зат алмашлыкларын искә төшерү | Күнегүләр эшләү, ияне табу, астына сызу | Җөмләдә ияне таба белү, аның зат алмашлыгы булып килүен белү | 09.03 | 09.03 | 10.03 | 10.03 | ||||
75 | Җөмләнең баш кисәкләре. Хәбәр. | 1 | Хәбәр турындагы белемнәрен ныгытып, яңалары белән тирәнәйтү | Шигырьдән хәбәрне табып, сораулар кую;рәсем буенча җөмләләр төзү | Җөмләдә хәбәрне табу, аның фигыль булып килүен белү | 13.03 | 13.03 | 14.03 | 14.03 | ||||
76 | Җөмләдә хәбәрнең роле | 1 | Белемнәрне гамәлдә дөрес куллану | Күнегүләр эшләү, хәбәрне табу, астына сызу | Хәбәрләрне дөрес билгеләү | 14.03 | 15.03 | 15.03 | 15.03 | ||||
IVЧИРЕК | |||||||||||||
77 | Боерыкфигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүе | 1 | Боерык фигыльләрне искә төшерү | Күнегүләр эшләү | Җөмләдә хәбәрне табу, аның боерык фигыль булып килүен белү | 16.03 | 16.03 | 17.03 | 17.03 | ||||
78 | Хаталар өстендә эш. Җөмләдә ия белән хәбәрне билгеләү күнекмәләрен ныгыту | 1 | Кагыйдәләрне искә төшерү, мисаллар китерү,осталык һәм күнекмәләрне ныгыту | Әңгәмә; сорауларга җавап бирү; кагыйдәләрне кабатлау | Хаталарны кисәтү, төзәтү, аңлау | 03.04 | 30.03 | 31.03 | 31.03 | ||||
79 | Иянең җөмләдә урнашу тәртибе | 1 | Татар телендә ия һәм хәбәрнең урнашу тәртибе турында нәтиҗә чыгару | Күнегүләр эшләү,текстны татарчага тәрҗемә итү, җөмләләр төзү | Татар телендә җөмләдә ияне дөрес урнаштыру | 04.04 | 03.04 | 04.04 | 04.04 | ||||
80 | Хәбәрнең җөмләдә урнашу тәртибе | 1 | Татар телендә ия һәм хәбәрнең урнашу тәртибе турында нәтиҗә чыгару | Сорауларга җавап бирү; күнегүләр эшләү; русчага тәрҗемә итү | Хәбәрнең җөмләдә урнашу тәртибен билгеләү | 06.04 | 05.04 | 05.04 | 05.04 | ||||
81 | Хикәя фигыльләрнең җөмләдә хәбәр булып килүе | 1 | Татар телендәхикәя фигыльләрнең җөмләдәге ролен билгеләү | Сорауларга җавап бирү; карточкалар белән эш | Җөмләдә хәбәрне табу, аның хикәя фигыль булып килүен белү | 10.04 | 06.04 | 07.04 | 07.04 | ||||
82 | БСҮ“Авылда яз” | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Әңгәмә кору | Лексик күнекмәләрне куллану | 11.04 | 10.04 | 11.04 | 11.04 | ||||
83 | Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч | 1 | Аергыч турында алган белемнәрне ныгыту | Кагыйдә уку, аергычлар өстәп җөмләләр төзү | Баш кисәкләрдән кала иярчен кисәкләр турында белү. Аларны җөмләдә таба белү, сораулар кую | 13.04 | 12.04 | 12.04 | 12.04 | ||||
84 | Сыйфатларның, тәртип саннарының, исемне ачыклап, җөмләдә аергыч булып килүләре | 1 | Аергыч турында алган белемнәрне ныгыту | Күнегүләр эшләү | Җөмләдә аергычларны билгели белү | 17.04 | 13.04 | 14.04 | 14.04 | ||||
85 | Җыйнак җөмләләр. | 1 | Җыйнак җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту | Сорауларга җавап бирү;җөмләләр төзеп язу | Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип аталуын белү (әйтү, күрсәтү). Җыйнак җөмләләр төзи белү | 18.04 | 17.04 | 18.04 | 18.04 | ||||
86 | Җәенке җөмләләр | 1 | Җәенке җөмлә төзү күнекмәләрен ныгыту;ана телендә дөрес, матур, җыйнак итеп сөйләшергә өйрәтү | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр төзү; кроссворд чишү | Җәенке җөмләләрдә баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләр дә булуын белү (әйтү, күрсәтү). Җәенке җөмләләр төзү җыйнак җөмләне җәенке җөмләгә әйләндерү | 20.04 | 19.04 | 19.04 | 19.04 | ||||
87 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләрнең телдә кулланылышы. Сүзлек диктанты № 4 | 1 | Җыйнак һәм җәенке җөмләләр турында мәгълүмат бирү, нәтиҗә чыгару | Сорауларга җавап бирү;җөмләләр төзеп язу, сүзлек диктанты язу | Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану, грамматик 25күнекмәләрне ныгыту | 24.04 | 20.04 | 21.04 | 21.04 | ||||
88 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләре | 1 | Тиңдәш кисәкләрне искә төшерү, аларны җөмләдән табаргә, сөйләмдә куллана белергә өйрәтү | Бер үк сорауга җавап бирә торган сүзләрне табу;кагыйдә белән танышу, нәтиҗә чыгару,күнегүләр эшләү | Җөмләдә бер үк сорауга җавап биргән, бер үк сүзне ачыклаган сүзләр тиңдәш кисәкләр дип аталуын әйтү | 25.04 | 24.04 | 25.04 | 25.04 | ||||
89 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләрен билгеләү күнекмәләрен ныгыту | 1 | Тыныш билгеләренең куелышын аңлату | Күнегүләр эшләү | Тиңдәш кисәкләрне таба белү | 27.04 | 26.04 | 26.04 | 26.04 | ||||
90 | Җөмләнең иярчен кисәкләре янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләр | 1 | Җыючы һәм каршы куючы теркәгечләр турында мәгълүмат алу | Җыючы һәм каршы куючы теркәгечләр белән җөмләләр төзү | Теркәгечләрне дөрес кулланып, җөмләләр төзү | 01.05 | 27.04 | 28.04 | 28.04 | ||||
91 | Җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында җыючы һәм каршы куючы теркәгечләрне дөрес куллану | 1 | Тиңдәш кисәкләр турында алган белемнәрне ныгыту,системага салу | Җыючы һәм каршы куючы теркәгечләр белән җөмләләр төзү | Ике тиңдәш кисәк арасында һәм сүзе булса, өтер куелмый. Тиңдәш кисәкләр арасында ләкин, тик, ә, әмма сүзләре булганда, алар алдына өтер кую | 02.05 | 01.05 | 02.05 | 02.05 | ||||
92 | Җөмләгә синтаксик анализ ясау | 1 | Җөмләгә синтаксик анализ ясау тәртибе белән танышу | Бирелгән җөмләләргә синтаксик анализ ясау | Җөмләләрнең баш, иярчен кисәкләрен дөрес билгеләргә өйрәнү | 04.05 | 03.05 | 03.05 | 03.05 | ||||
93 | Эндәш сүзләр | 1 | Татар телендә кулланыла торган эндәш сүзләр белән танышу | Әңгәмә, сорауларга җавап, татарчага тәрҗемә итү, җөмләләрне үзгәртеп язу | Эндәш сүзләрне дөрес куллану | 08.05 | 04.05 | 05.05 | 05.05 | ||||
94 | Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре | 1 | Белем һәм күнекмәләрне ныгыту;иҗади фикерләү сәләтен үстерү | Бирелгән текстка тиешле тыныш билгеләре кую. Эндәш сүзләрне аерып күрсәтү, төркемнәрдә эшләү | Эндәш сүзләр янына тиешле тыныш билгеләрен куя белргү | 09.05 | 08.05 | 09.05 | 09.05 | ||||
95 | Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү | 1 | Интонация белән әйтү | Сорауларга җавап бирү, текст белән эшләү | Эндәш сүзләрне тиешле интонация белән әйтү күнекмәләрен булдыру | 11.05 | 10.05 | 10.05 | 10.05 | ||||
96 | БСҮ “Туган ягым табигате” | 1 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Әңгәмә кору | Лексик күнекмәләрне куллану | 15.05 | 11.05 | 12.05 | 12.05 | ||||
97 | Бүлекне гомумиләштереп кабатлау | 1 | Кагыйдәләрне искә төшерү, мисаллар китерү | Төркемнәрдә күнегүләр эшләү | Синтаксис бүлеген гомумиләштереп кабатлау Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 16.05 | 15.05 | 16.05 | 16.05 |
98 | Кабатлау. Исем, сыйфат, сан. | 1 | Кагыйдәләрне искә төшерү, мисаллар китерү | Кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр эшләү, диалог төзү | Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 18.05 | 17.05 | 17.05 | 17.05 | ||||
99 | Кабатлау. Алмашлык, фигыль. | 1 | Кагыйдәләрне искә төшерү, мисаллар китерү | Кагыйдәләрне искә төшерү,күнегүләр эшләү,монолог төзү | Алмашлык, фигыль сүз төркемнәрен кабатлау Грамматик күнекмәләрне камилләштерү | 19.05 | 18.05 | 19.05 | 19.05 | ||||
Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау | |||||||||||||
100 | Контроль диктант №5(синтаксис бүлеген кабатлау) “Туган ил кайдан башлана? | 1 | Белемнәрне тикшерү | Диктант язу,биремнәр үтәү. | Грамматик биремле диктант язу | 22.05 | 22.05 | 22.05 | 23.05 | ||||
101 | Хаталар өстендә эш. Синтаксис бүлеген гомумиләштереп кабатлау | 1 | Кагыйдәләрне искә төшерү. | Хаталар өстендә эш эшләү | Хаталарны төзәтү, эчтәлеген аңлау | 23.05 | 24.05 | 23.05 | 24.05 | ||||
102 | Кабатлау. Сүзтезмә һәм җөмлә. | 1 | Кагыйдәләрне искә төшерү, мисаллар китерү. | Кагыйдәләрне искә төшерү,күнегүләр эшләү, тексттан сүзтезмәләрне язып алу | Сүзтезмә һәм җөмлә турында белемнәрне камилләштерү | 25.05 | 25.05 | 24.05 | 25.05 | ||||
Кушымта №1
Эш программасына төзәтмәләр кертү бите
Сыйныф | Дәрес темасы | План буенча үткәрү вакыты | Төзәтмәләр кертүнең сәбәбе | Төзәтмәләр кертү чаралары | Фактта үткәрү вакыты |
29
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/231548-rabochaja-programma-po-tatarskomu-jazyku-4-kl
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Специфика профессиональной деятельности учителя-дефектолога»
- «Организация системы воспитательной работы в условиях реализации программы воспитания по ФГОС»
- «Обучение младших школьников в условиях реализации ФГОС НОО обучающихся с ОВЗ»
- «Методы и технологии в преподавании учебных дисциплин «Родной язык» и «Родная литература» в соответствии с ФГОС»
- «Реализация требований ФГОС НОО от 2021 года в работе учителя начальных классов»
- «Организация работы с обучающимися с ОВЗ в практике учителя кубановедения»
- Педагогика и методическая работа в образовательной организации
- Методист дошкольной образовательной организации. Педагогика и методика дошкольного образования
- Деятельность тьютора по сопровождению детей с ограниченными возможностями здоровья
- Образовательные технологии и методики обучения основам безопасности жизнедеятельности
- Педагогика и методика преподавания биологии
- Особенности обучения предмету «Труд (технология)»

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.