Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
14.06.2017

Театр эшчәнлеге аша әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә татар халык әкиятләренең роле

закиева
Воспитатель
Театр эшчәнлеге аша татар халык әкиятләре балаларның югары әхлакый сыйфатларын тәрбияләүнең көчле коралы булып тора. Әкиятләрдәге образлар һәм сюжетлар гомумкешелек кадерләрен, яхшылык, гаделлек, әдәплелек, башкаларга ярдәм итү кебек төп нормаларны күрсәтә. Театрлаштыру балаларга бу принципларны эченә сеңеп, эчкеләштереп үзләштерергә мөмкинлек бирә. Бу ысул мәктәпкәчә яшьтә интеллектуаль-әхлакый шәхес формалаштыруда, җәмгыятькә һәм тирә-якка җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүдә югары нәтиҗәле. Татар фольклоры мәкальләре, әкиятләре тәрбия эшендә файдаланылып, балаларның рухи дөньясын баетырга ярдәм итә.

Содержимое разработки

Театр эшчәнлеге аша әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә татар халык әкиятләренең роле”

Г.Н. Закиева

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджеттагы гомуми белем учреждениесе «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы»

Балаларда югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү проблемасы кешеләрне гасырлар буе борчып килгән, чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың бүген нинди тәрбия алуына бәйле. Тәрбия эшенең стратегик максаты, асылда, бала шәхесенең барлык эчке табигый көчләрен хәрәкәткә китерүдән, аны физик һәм рухи яктан әзерләп, яңа җәмгыять шартларында интеллектуаль- әхлакый шәхес буларак эш итә алучы ирекле бер зат итеп тәрбияләүдән гыйбарәт.

Элек-электән һәр җәмгыять үз кешеләре өчен тәртип, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен булдырган, соңыннан аларны канун формасында рәсмиләштергән. Бу кануннарны аңлату, аларны үтәүне таләп итү системасы барлыкка килгән. Педагогика фәнендә бу эшчәнлек әхлак тәрбиясе төшенчәсе белән билгеле.

Әхлак- кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәт нормалары һәм принциплар җыелмасы. Кешелек җәмгыятендә әхлак нормаларын һәм кагыйдәләрен яшьләрдә формалаштыруга бәйле эшчәнлек- әхлак тәрбиясе барлыкка килгән. Җәмгыятьтә кешеләрнең үз- үзләрен тотуларын бәяләү өчен, тәрбияле, тәртипле, әхлаклы, әдәпле, тыйнак, тотанаклы кебек бик күп төшенчәләр кулланыла. Җәмгыятьтәге әхлак нормалары, кагыйдәләр һәм таләпләр шәхеснең тирә-якка , җәмгыятькә, башка кешеләргә, күренешләргә мөнәсәбәт нормаларыннан барлыкка килә. Алар арасында иң әһәмиятлеләре, барлык халыклар һәм милләтләр өчен уртак булганнары- гомумкешелек сыйфатлары.

Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә. Әхлак тәрбиясе бурычларын хәл итүдәге кыенлык тагын шуның белән дә билгелеләнә: кеше шәхесе үзенең хезмәткә, җәмгыятькә, башка кешеләргә мөнәсәбәтенә бәйле бик күп элемтәләрдә формалаша.

Үз- үзеңә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьтә үз урыныңны таба белү, үзеңне башкалар янәшәсендә дә, ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белү- баланың шәхес булып формалашуында иң төп сыйфатларның берсе. Әгәр без әхлак тәрбиясен балаларга тәрбия бирүнең үзәк бер өлеше дип карыйбыз икән, шуны онытмаска кирәк: әхлаклылык – шәхеснең башкалар белән мөнәсәбәтендә чагылган сыйфаты гына түгел, ә бәлки үз-үзенә төбәлгән сыйфатыдыр. Кыска гына итеп әйткәндә, әхлаклылык- кешенең рухи бәхете. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез.

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын  өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән. Балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүдә татар халык әкиятләре - балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга,кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә , өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.

Әкият- әдәбиятнең кечкенәләр ярата торган жанры. Әлеге шаян, хыялга бай, уенчак жанрда балага бигрәк тә югары әхлакый хакыйкатьне аңлату җиңел. Әкиятләр педагогик тәлапләргә дә туры килә: алар тыйнаклыкка, эчкерсезлеккә, гаделлекә, ихтирамлылыкка, намуслылыкка өйрәтәләр. Һәртөрле әхлаксызлыкны , бозыклыкны гаеплиләр. Яхшылыкка өндәүнең, яисә ялгыш адым ясаудан кисәтүнең берничә тапкыр кабатлануы, һәрхәлдә, кешедә уңай сыйфатлар тәрбияләүне тизләтә.

Бала вакытта, бигрәк тә кечкенә яшьтә, өлкәннәрнең ачыктан-ачык сөйләшүләре, үгет- нәсихәтләре балалар аңында бөтенләй диярлек үзләштерелмәгәнлектән, педагогик киңәшләр әкият телендә бирелә.

Әкият- нәниләрнең иң яхшы булышчыларыннан берсе, чөнки ул әле тапкыр “ялган” гына түгел, уен да. Әлеге уеннар балага әкияттәге хәлләрне, андагы геройларның кыланышларын тирәнрәк һәм яхшырак аңларга, аларның кылган эшләренә үзеннән бәя бирергә ярдәм итә. Хәзерге катлаулы тормышта бу проблема бигрәк тә актуаль. Татар халык әкиятләре милли тәрбиядә аерылгысыз өлеш алып тора. Гади сөйләмгә караганда әкият “теле” аркылы балалар тормыш чынбарлыгын ныграк аңлыйлар. Үз- үзеңне тоту кагыйдәләренеңнигезен формалаштыруга да әкиятләр ярдәм итә. Аларны укыгач, балада сорау бирергә, ул сорауга җавап алырга ихтыяҗ туа. Шулай итеп, аның сөйләм теле үсә. Әкиятләр балаларга бер- берсе белән аралашырга мөмкинлек тудыра. Әкиятләрдә яхшылык һәрвакыт җиңеп чыга- бу әкиятләр белән тәрбияләүдә бик мөһим.

Әкиятләр тыңлаганнан соң укырга өйрәнергә теләк уяна. “Яхшы” һәм “начар” төшенчәләрен әкият аркылы аңлатканда үтемлерәк була. Яшь үзенчәлекләренә карап, дөрес сайланган әкият баланың тәртибен үзгәртергә һәм тиешле юнәлеш бирергә ярдәм итә. Әкият геройларына карата фикерләрен белеп, аның психологик проблемаларын да чишәргә була.

Һәр буын тәҗрибә туплый һәм аны балаларга җиткерә. Монда әкият иң үтемле форма булып тора. Аның буенча бала дөньяны өйрәнә. Әкият аркылы тупланган акыл, тәҗрибә балага хәзерге тынгысыз тормышта стресслардан котылырга да ярдәм итә.

Әкият геройларына охшарга тырышу- баладагы уңай сыйфатларны үстерергә булыша, чөнки әкияттәге уңай геройларның күбесе күркәм холыклы,намуслы, батыр һәм уңган булалар. Бала әле үз- үзен мөстәкыйль тоту дәрәҗәсенә ирешмәгән, аның үзе омтылган кешеләргә һәм вакыйгаларга карата үз фикере юк. Ул чагыштырып карарга, бәя бирергә дә өйрәнеп җитә алмаган. Аның каравы, талантлы актер сыман, ул үз тирәсендәге олы кешеләрнең барлык кылган эшләрен , сүз- кыланышларын кабатлый ала.

Бала кайсы да булса бер әкиятне үзләштерсен һәм хәтерендә калдырсын өчен, аны сөйләп бирү һәм үзе катнашында сәхнәләштерү файдалы. Безнең балалар бакчасында да балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә күп эшләр эшләнә.

Театр түгәрәге эшчәнлеге дә моның ачык мисалы. Эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, без үзебезгә түбәндәге бурычларны куйдык:

1.Әкиятләр аркылы балаларның эчке дөньясын баету.

2. Иҗади сәләтләрен үстерү.

3.Балаларның сүзлек байлыгын арттырырга, дөрес диалог төзергә һәм бәйләнешле сөйләм үстерергә ярдәм итү.

4. Уңай әкият геройлары гамәлләре нигезендә әдәплелек, әхлаклылык тәрбияләү.

5. Әкият геройларының хәленә керә белә торган, уңай геройларның сыйфатларын үзендә булдырырга омтылучы китап укучы тәрбияләүгә шартлар тудыру.

6. Әкиятләр аркылы яхшылыкның яманлыкны җиңгәнен аңларга, җиңүгә, үз- үзенә ышаныч тәрбияләргә ярдәм итү.

Балачактан күңелгә сеңеп калган яхшы гамәлләр балаларны гомер буе озата бара. Шуңа күрә театр эшчәнлегендә, балалар белән бергәләп, “әкиятләрдә яхшылык яманлыкны җиңеп чыга”, “башкаларга авырлык килгәндә ярдәм кулы сузарга, булышырга кирәк”, “урлашырга ярамый”, “алдашырга ярамый” дигән һәм башка бик күп әкияти дә, тормышчан да булган нәтиҗәләрне бергәләп ачыклыйбыз.

Икенче кечкенәләр төркемендә төп максат- кечкенә әкиятләр, хикәяләр белән таныштыру. Әкият геройларына хас сыйфатларны, кызларда- мөләемлылык, малайларда – кыюлык, җитезлек, тапкырлык тәрбияләргә тырышабыз. Уртанчылар төркемендә әкиятләрне сәхнәләштерү, табышмакларга, уенлы- хәрәкәтле җырлар өйрәнүгә зур урын бирелә. Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемендә халык уеннары, тизәйткечләр, тел көрмәкләндергечләр алына. Сөмбелә, Нәүрүз, Сабантуй, Нардуган бәйрәмнәре аша балаларда туган телгә мәхәббәт, гореф- гадәтләребезгә, йолаларыбызга, милли традицияләребезгә хөрмәт тәрбияләү, балаларда халкыбызга хас милли үзенчәлекләрне, сыйфатларны тәрбияләүне бурыч итеп куйдык. Бу- кунакчыллык, сабырлык, шаянлык, киемнәр нәфислеге, хезмәт сөючәнлек һәм тыйнаклык.

Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре бик зур, аның тематикасы баланың күп кырлы кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Бала әйләнә - тирә һәм аның күптөрлелеге белән таныша, үзен әйләндереп алган мохиткә җайлаша, ә тәрбияченең төгәл куелган сораулары балага уйланырга, анализ ясарга, дөрес нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә.

Проектта катнашучылар булып мәктәпкәчә яшьтәге балалар, тәрбиячеләр һәм ата-аналар тора.

Бала вакытта әкиятләр тыңлап, кеше үзе дә уйламыйча тормыш турында мәгълүмат туплый, шуңа күрә “Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? дигән сорау аша "әкият дәресләрен" танып белү кечкенәдән башланырга тиеш. Һәр баланың күңелендә ирекле театральләшкән уен теләге яшерелгән. Нәкъ менә шул, баланың уйлавын активлаштыра, хәтерен һәм кабул итүен, күзаллавын, фантазияне үстерә, сөйләм телен камилләштерә. Театраль эшчәнлекнең тәрбияви мөмкинлекләре күпъяклы: аның тематикасы чикле түгел, шуңа күрә ул баланың кызыксынуларын һәм теләкләрен кәнәгатьләндерә ала. Театраль эшчәнлектә катнашып, бала әйләнә – тирә һәм аның төрлелеге белән - образлар, төсләр, авазлар, музыка аша таныша, тәрбияченең дөрес куелган сораулары, балага уйларга, анализ ясарга, нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә. Нәкъ менә театральләшкән эшчәнлек сәнгатьле сөйләм, инлеллектуаль һәм әдәби – эстетик тәрбиягә караган тәрбияви бурычларның күбесен чишәргә ярдәм итә.

Театральләшкән эшчәнлек беренче чиратта – ул импровизация, предмет һәм авазларны җанландыру. Ул башка төрле эшчәнлекләр белән дә тыгыз бәйләнгән – җыр, көйгә хәрәкәтләнү, тыңлау. Алар барысы да бербөтен эшчәнлек булып торалар.

Театраль эшчәнлек – бала иҗатының иң киң таралган төре. Образга кереп, бала төрле рольләрне уйный, аннан үзенә эмоциональ ләззәт ала. Театраль эшчәнлек шөгыльләре баланың кызыксынуларын, сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен үстерә, бала яңа белемнәр алырга ашкына, үз максатына ирешергә ярдәм итә.

Проектны тормышка ашырганда, балалар белән эштә, түбәндәге формалар кулланыла.

-Әкиятләрне уку һәм күмәк анализ ясау.

-әкият өлешләрен уйнау.

-компьютер кулланып, әкиятләр, такмаклар, шигырьләр тыңлау.

-Режиссер уены (төзелеш һәм дидактик материал белән).

-Әкиятләрдәге вакыйгаларны комментарий бирү аша рәсемдә чагылдыру

яки буяу.

-Сүзле, өстәл һәм хәрәкәтле уеннар.

-Пантомимик этюдлар һәм күнегүләр.

-Сулыш гимнастикасы.

-Артикуляцион гимнастика.

-Сүзле бармак уеннары.

-Тизәйткечләр өйрәнү.

Театр эшчәнлеге түбәндәгечә үтә:

1. Әкиятләр, шигырьләр тыңлау һәм сәхнәләштерү бала алдында төрле әхлакый төшенчәләрне ача. Балалар әкиятнең эчтәлеген үзләре аша үткәрәләр, ә аннан соң әкияттәге вакыйгаларны әкият геройлары аша чагылдыралар. Бу метод баланың шәхесенә тәэсир итә, аны уйланырга, үз фикерен булдырырга ярдәм итә.

2. Балаларга тормыштагы вакыйгаларны чагылдырган, мәсәлән, кызның яки хатын – кызның уңай образын тудыруга (акыллы, эшчән, туганнары турында кйгыртучы, яхшы күңелле, кеше хәленә керә белә торган) һәм малай яки ир – атның уңай образын тудыруга юнәлдерелгән (көчле, батыр, җитез) төрле иҗади биремнәр бирелә, мәсәлән:

- Ничек итеп, әти әнигә чәчәкләр бирә, ягымлы сүзләр әйтә?

-Әни исеменнән: “Син нигә үз артыңнан уенчыкларыңны җыймадың” соравын кабатлау (үпкә хисе белән, акрын, кычкырып, ачу белән)

3. Һәр баланың уникальлеген үстерүгә юнәлдерелгән уеннар һәм күнегүләр. Мәсәлән, балаларга гадәти булмаган конкурс үткәрергә тәкъдим итәм “Мактанчыклар конкурсы”. Аңлатам, кем дә кем үзенең яхшы яклары турында түгел, ә уң яктагы күршесенең яхшы яклары белән иң яхшы мактана, шул җиңүче була. Уң яктагы күршесенә игътибар белән карарга кушам, ул нинди? нәрсә эшли белә? Барысы да мактанып бетергәч, без җиңүчене билгелибез һәм нәтиҗә чыгарабыз, нәрсә күбрәк ошады – иптәшең турында мактанумы, яисә сине мактаганны тыңлаумы?

4. Әкият терапиясе методы. Бу метод иҗади инициативаны үстерү, баланың куркуларын җиңү өчен, киеренкелекне булдырмау, коллективта иптәшләрең белән аралашканда уңай тирәлек булсын өчен кулланыла. Мәсәлән, курку хисе белән танышканда, “Убырлы карчык” куркыныч әкиятен сөйләп, балалардан сорадым, әкиятне тыңлаганда куркыныч булдымы, ни өчен? Бала куркуының сәбәпләрен белер өчен, үзләренең куркуларын рәсемдә чагылдырырга тәкъдим иттем. Балалар еланнар, эт, үрмәкүч ясадылар. Аннан соң мин балаларга рәсемнәрен вак кисәкләргә ертырга, аларны шар эченә тутырырга һәм урамга очыртып җибәрергә куштым, шар белән бергә курку хисе дә очып киткәнен аңлаттым.

5. Проблемалы ситуацияләр вакытында үзеңне контрольдә тоту өчен театраль этюдлар кулланам. Анда бала көчсез, курыккан, көчле, үзсүзле кеше рольләрен башкара: “Батыр малай”, “Караңгы өйдә”, “Хисне танып бел”.

Ә менә тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә,актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.

Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:

баланың теләге буенча роль сайлау;

төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;

карточкалар буенча рольләргә бүлү;

парлап уйнау.

Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин:

hәр балага рольләр җитмәсә нишләргә;

тискәре рольләрне кем уйнар?

Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та, hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.

Кечкенәләр белән эшләгәндә, мин аларның матур кастюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар итәм. Кием алмаштырып үзгәрү алар өчен бик күңелле күренеш. Әкренләп мин аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уятам, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башлыйм. Башта бу уен охшату кебек уздырыла. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу. (Чыпчыклар канат кагалар, куян төлкене күреп агач астына сикерде яки батыр әтәч юл буйлап атлый). Тора-бара, балаларны спектакльдәге аерым фразаларны кабатларга теләк уятам. Балаларны курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып, аларны кечкенә- кечкенә шигырьләр, әкиятләр өйрәнү процессына этәрәм. Әкренләп балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килә.(мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башлыйлар) Акрынлап, алар уен аралашу процессына күмеләләр.

Үскән саен, балалар сәхнәләштерү уеннарына кызыкынулары арта. Зурлар төркемендә минем алдыма уен-драматизацияләрне үзләштерергә ярдәм итү бурычы басты. Монда катлаулы эчтәлек, оригиналь тел чаралары белән сөйләшүче кызыклы геройлар бар.

Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыра, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арта, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туа. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә.

Баланың иҗади актив булулары күбесенчә ата – ана кызыксынуларына бәйле. Ата – аналарның театраль эшчәнлеккә кызыксынулары театраль очрашулар ашаүстерелә. Анда ата – аналар эшчәнлектә актив катнашалар, спектакльдә рольләр башкарганда портнёрлар булалар, балаларга костюмнар тегәргә булышалар.

Балачак- кешенең бөтен тормышына нигез булып тора, тормышының алдагы баскычлары, аның уңыш һәм уңышсызлыклары шушы нигезгә бәйле. Бөек галим, мәгърифәтче, язучы, тарихчы Риза Фәхреддин: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дип зирәк фикерен язып калдырган.

Кушымта.

Этюд: “Песи балалары”.

- Ә телисезме без сезнең белән берәр-кемгә әвереләбез? Минем янга килегездз, кем кая тели шунда басыгыз. Без сезнең белән берничә минутка актерлар булабыз. Күз алдыгызга китерегез сезнең алда театр залы, анда тамашачылар утыра. Димәк, без сезнең белән балалр түгел, ә песи балалары! Песи балалары җылы өйдән салкын урамга чыктылар, салкын кышкы һаваны иснәделәр, менә кар ява башлады! Песиләргә бу ошамый! Алар бөрештеләр, тәпиләрен, койрыкларын, колакларын кыстылар. Менә кар туктады, песи балалары турайдылар. Әкрен генә тәпиләрен кактылар, уң тәпиләрен, сул тәпиләрен, койрыкларын, колакларын селкеттеләр. Молодцы!

Этюд: “Кар бабай”.

Ә хәзер сез песи балалары түгел, ә кыш көне балалр ясаган кар бабайларлар. Кар бабайлар салкын көнне яраталар, аларга күңелле, елмаялар. Менә кояш кыздыра башлады һәм кар бабайлар эри башлады. Башта башлар эреде, аннан куллар, гәүдәләр. Кар бабайлар эреп суга әйләнделәр.

Куян һәм керпе” әкияте.

Педагог: Ә нигә безгә берәр кызыклы әкият карамаска? Минем белән бергә әкият уйлап чыгарырга сез әзерме? ( Әзер). Башлыйбыз. Якты итеп кояш чыккан. (Кояш ролен башкарырга бер бала чакырыла.) Кояш бик якты итеп “яктырта” башлады – кулларын як-якка җәя, яңакларын кабарта, күзләрен зур итеп ача, бер урында әйләнеп тора. Педагог: Кисәк кенә җил исеп китте. ( Бу рольгә берничә бала чакырыла.) Уенчы-җилләр кояшка нык итеп өрәләр. Педагог: Кояшны кечкенә генә болыт каплады. ( Болыт роленә уенчы чакырыла.) Педагог: Җил көчәйгәннән көчәя, агачлардан яфраклар коела башлады. (Балалар агачлар булалар.) Шул вакыт агач астына куян кереп качты ( “ Куян” чыга.) Ул үзенең арткы тәпиләренә басып күңелле итеп колакларын селкетә. Куян янына керпе килде.(“Керпе” чыга.) Керпенең энәләрендә алма бар. Ул куянны алма белән сыйлый. Шул вакыт җиргә беренче кар төште ( “Кар бөртеге” биеп әйләнә.) Кар бөртекләре әйләнә –әйләнә җиргә кундылар. Тиздән куян белән керпе кар астында калдылар. (“Кар бөртекләре” аларны урап басалар. Шул вакыт якты итеп кояш чыкты. Кечкенә болытлар качтылар. Чөнки кояш яп-якты итеп яктырта, җылыта. Кар бөртекләре дә иреп юкка чыктылар Ә дуслар, кар бөртекләрен котылгач, сөнеп сикерә-сикерә үзләренең юллары буйлап киттеләр. Педагог: балалар без сезнең белән кечкенә генә әкият уйнадык, ә безнең геройлар бер сүздә әйтмичә сүзсез генз уйнадылар. Мондый уен пантомима дип атала – сүзсез уен.Монда бары тик мимика, хәрәкәтләр пластика кулланыла. Бу әкиятне без сезнең беләр килзсе дәрестә дә уйнарбыз.

Сәхнәләштерелгән татар халык әкиятләре: “Өч кыз”, “Батыр әтәч”, “Төлке белән Каз”, “Әтәч белән Төлке”

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/261342-teatr-jeshchnlege-asha-hlak-syjfatlary-tr

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки