Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
25.09.2017

Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!

Устный журнал «Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!» — это готовый сценарий мероприятия, посвященный роли и ценности татарского языка. Материал включает стихи, диалоги, познавательные блоки и музыкальное сопровождение, которые раскрывают красоту и глубину родной речи. Сценарий подходит для проведения тематических классных часов, школьных праздников или мероприятий ко Дню родного языка. Готовые тексты и рекомендации помогут педагогам организовать запоминающееся событие, направленное на воспитание уважения к языковому наследию и укрепление национальной идентичности у подрастающего поколения.

Содержимое разработки

«Туган тел» җыры яңгырый. Сәхнәгә алып баручылар чыга.

1 нче алып баручы.“Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем!” дип аталган телдән журналыбызның беренче битен ачабыз. Ул “Тел – милләтнең иң кыйммәтле тарихи ядкяре” дип атала.

Бу хәл Пакыстанда 1952 елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән ЮНЕСКО тарафыннан халыкара туган тел көне дип игълан ителә.

2 нче алып баручы. Тел – тарихи күренеш. Ул кешеләрнең хезмәт процессында үзара фикер алышу ихтыяҗы нәтиҗәсендә туган.

3 нче алып баручы.  ЮНЕСКО билгеләве буенча, шулар арасына кергән 14 телдә (гарәп, рус, немец, инглиз, француз, итальян, испан, португал, кытай, япон, татар, урду, бенгал, һинд телләрендә) дөнья халкының 70%ы сөйләшә.

4 нче алып баручы. Татар теле! Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган; Насыйрилар, Тукайлар нигез салган; 7 млн. халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән; чит илләрдә дә өйрәнелә торган; Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган; утларга, суларга салсалар да, ассалар да, киссәләр дә исән калган; иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, баш имәгән горур татар теле!

Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!

5 нче алып баручы.

Без – татарлар!

Татар исемен без

Горур йөртә торган бер халык.

Без – татарлар!

Татар исемен без

Иң-иң озак йөрткән бер халык.

1 нче алып баручы.

Без – татарлар!

Шулай диеп белә

Безне бөтен дөнья илләре,

Без – татарлар!

Батыр халык дигән,

Эшчән халык дигән

Зур даныбыз әле сүнмәде.

«Тәфтиләү» көе яңгырый. Алып баручылар алышына.

2 нче алып баручы.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.

Туган җирем, туган илем,

Мин бит синнән илһам алам.

3 нче алып баручы. Телдән журналыбызның икенче битен ачабыз. Ул “Үз телемдә шигырь язам” дип атала.

Туган җиремә

Туган җиремне яратам,

Туган җирдә яшим мин.

Иң беренче сүзләремне,

Әттә”, “әннә” дидем мин.

Рәхмәт сиңа, туган җирем,

Урман-кырларың өчен.

Чишмәләрең чыңлаганы,

Кояш балкыган өчен.

Кошлары сайрап торганга,

Кырлар иркен булганга,

Аланнарда безне көтеп

Җиләк пешеп торганга.

Туган җирем!Рәхмәт, сиңа

Татлы суың эчердең.

Коендырдың елгаларда

Мең ләззәтлек кичердем.

Әни.

Әни җирдә иң кадерле кеше

Юктыр һичкем якын анадан.

Ул тудырган сине, гомер биргән,

Рәхмәт, әни, газиз балаңнан.

Авыр чакта сиңа таянабыз.

Нык шул сезнең ябык җилкәләр.

Безнең өчен барсын эшлисез сез

Юктыр сезгә һичбер киртәләр.

Балам,”- диеп көеп йөрисез сез

Күңелегездә бары изгелек.

Балалар!” - дип барсын булдырасыз.

Йөрәгегез тулы игелек.

Без авырсак, төннәр буе багып,

Фәрештәдәй янда торасыз.

Башын иеп сезгә рәхмәт укый

Сез тудырган ул һәм кызыгыз.

Муса – үлемсез.

Мең тугыз йөз алтының

Салкын февраль аенда.

Мостафа дигән авылда

Муса килгән дөньяга.

Иҗат юлына баскан ул

Алты-җиде яшендә.

Мусаның сәләтен күреп,

Сокланган бар кеше дә.

38 ел гына яшәсә дә

Шигырьләре үлемсез.

Җәлилебез” дип бүген дә

Горурланып яшибез.

Аны данлыклы итүче

Түгел шул шигырь генә.

Батыр көрәшче булып

Танылды ул бар илгә.

Соңгы сулышына кадәр

Ватанны саклаган ул.

Никадәр җәза күрсә дә,

Үз илен сатмаган ул.

Бу матур дөньяга килеп,

Иҗат иткән дә киткән.

Үз исемен мәңгелеккә

Тарихка бүләк иткән.

Үзе киткән - җыры калган

Хәтерләргә тупланып.

Бездән соңгы буынга да

Барып җитәр сакланып.

Инде күптән арабызда

Ул үзе булмаса да.

Онытылмас беркайчан да

Гасырларны узса да.

4 нче алып баручы. Халкыбызда бер-беребезне сәламләүнең борынгыдан килгән матур йолалары, сүзләре булган. Шуларның берсе – “әссәламәгаләйкүм” сүзе. Бу сүз сезгә иминлек, сәламәтлек телим дигәнне аңлаткан.

«Әссәламәгаләйкүм» җыры яңгырый.

5 нче алып баручы.

Тел ачкычы, иман биргән

Сөекле туган телем!

Үз телемдә сиңа сәлам,

Әссәламәгаләйкүм!

Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белоруслар өчен – белорус теле, марилар өчен – мари теле, башкортлар өчен – башкорт теле…

1 нче алып баручы. Безнең туган телебез – татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел.

Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр һәм җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез. Без дә туган телебезгә булган мәхәббәтебезне иҗатыбыз аша күрсәтик. 

2 нче алып баручы. Телдән журналыбызның өченче битен ачабыз. Ул “Якташ шагыйрьләр иҗатыннан” дип атала.

БикәРәхимова

Туган ягым яклап

Болай гына түгел, карурманлы,

Инеш кенә түгел, елгалы...

Әлки ягы кемгә ничек, белмим,

Минем өчен улдыр иң данлы.

Һәр агачы күз алдымда һаман,

Әле бүгенгедәй хәтердә...

И балакай, читтә йөрисең”, - дип,

Әйтсә, бары авылым әйтер дә.

Үпкәләмим аңа аның хакы

Әнкәй хакы кебек иң олы.

Гафу сорап, башым тәбән иям:

Гафу итсәң иде бу юлы!...

Матурлыклар хисапсыздыр, анда,

Кызыл яр”ы үзе ни тора!

Кая киттең?

Тау башы”на, - диләр,

Теләсә кем әйтер - син сора.

Тик шулай да җирләр тигез бездә,

Юк тау – ташлар күккә ашардай.

Тетрәнмичә тыныч яшәгән җир,

Тыныч бездә таңда, ахшамда.

Тыныч җирем кебек халкым тыныч,

Яши, эшли, җирне сугара.

3 нче алып баручы. 

Бәхет турында

Нәби Дәүли

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Ай туганда җиргә туса да,
Бишегендә көлеп ятканда
Күз тиярлек матур булса да,
Туган җирен анам димәсә,
Анам диеп янып көймәсә,
Чишмә суын учлап эчкәндә
Йөрәгендә шатлык сизмәсә,
Нигә туган кеше дөньяга?

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Киемнәре ефәк булса да,
Сандугачлар сайрап торганда
Бакчалардан гөлләр җыйса да,
Гомердә бер кайгы күрмәсә,
Бер моңланып җырлый белмәсә,
Арып-талган ялгыз юлчыга
Түрләрендә урын бирмәсә,
Кем булган соң кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Бизәкләре алтын булса да,
Хөрмәтләре көмеш табакта
Өстәлендә ташып торса да,
Кулларында сөял булмаса,

Тир тамчысы йөзен юмаса,
Гомер буе икмәк ашап та,
Тозлы тирнең тәмен тоймаса,
Тук булганмы кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Тормыш юлын уйнап үтсә дә,
Матур ярлар аңа үзләре
Йөрәкләрен бүләк итсә дә,
Мәхәббәтнең кадрен белмәсә,
Үз йортына бала килмәсә,
Иртә белән йөзен балкытып,
Атасына карап көлмәсә,
Нәрсә тапкан кеше дөньяда?

Бәхетлеме кеше дөньяда?
Ят илләрдә рәхәт торса да,
Гөмбәзләрен бизәп алтынга,
Асылташтан сарай корса да,
Туган йортын кабат күрмәсә,
Туган җиргә ятып үлмәсә,
Яз көнендә чәчәк куярга
Каберенә дуслар килмәсә,

4 нче алып баручы. 
Мишәрләрем.

Шамил Маннапов

Туган ягым төсе- мишәрләрем,

Юлга чыксам, атым җиккәннәрем,

Юлдан язсам, тотып кискәннәрем,

Яхшы чакта- балым, шикәрләрем.

Ярсыганда дисәң, телегез әрем.

Туган ягым төсе – мишәрләрем,

Туры әйтеп янган исәрләрем,

Наниларым, канәт, әзиләрем

 Онытылмый шул бер күргәннәрем-

Кулыгызны тотып үскәннәрем,

Тормыш фәнен сездән өйрәнгәнем.

Үзем эшләп алган әпәй тәмен,

Ишетәсезме, җырга гел кертәмен?...

Туган ягым төсле мишәрләрем,

Күңелемдә һаман исәннәрем,

Каты телле йомшак күңелләрем,

Наниларым,канәт, әзилзрем,

Сезнең белән үтсен гомерләрем!

5 нче алып баручы. Кеше кайда гына төпләнмәсен, нинди генә югарылыкларга ирешмәсен, туган туфрактан, туган җиреннән олы була алмый. Кечкенәме, зурмы, баймы, ярлымы – кендек каны тамган җир – бердәнбер изге җир. Ә иҗатчы өчен туган җир уннарча, йөзләрчә мәртәбә газизрәк. Чөнки иҗатның чишмә башы – туган җир.

Язучы М.Әмирхановның әлеге сүзләрен раслаган шагыйрьләрнең иҗатына күз салыйк әле.

1 нче алып баручы.

Әй, син, телем,

Батыр телем,

Горур телем.

Җирдә йолдыз булып балкып

Торыр телем.

Халкым теле – хак телем син,

Йөрәк телем.

Киләчәгем өчен мәңге

Кирәк телем! (Лена Шакирҗанова)

2нче алып баручы.

Саклап телне, сакла безне,

Татар теле мөгаллиме!

Рәхмәт сиңа! (Эльмира Шәрифуллина)

Минем телем – меңәрләгән ишләре күк,

Моңлы тел ул.

Үзенә җай, үзенә ятыш аның көе:

“Сак-Сок”лары, “Рамай”лары, “Сарман”нары,

“Гөлҗамал”ы, “Карурман”ы, “Әллүки”е. (Равил  Фәйзуллин)

3 нче алып баручы.

Идел-йортта гомер иткән халкым,

Чуен койган, иген иккән ул.

Игелекле, батыр, гадел атын,

Тап төшерми, горур йөрткән ул. (Мөхәммәт Мирза)

4 нче алып баручы.

Татар иле – Кояш иле.

Назлы бездә

Дуслык гөле.

Татар иле – Ирек җире,

Иркен ага Иделе.

Дуслар өчен һәрвакыт киң

Татар халкы күңеле,

Олуг халкым күңеле. (Зәет Мәҗитов)

Моңлы милли көй яңгырый.

5 нче алып баручы.

Журналның дүртенче битен ачабыз. Ул “Тел сафлыгы өчен” дип атала.

1 нче алып баручы.

Кил, өйрән, и туган, бер башка телне,

Бүтән телләр белү яхшы һөнәрдер.

Катыштырма вәләкин телгә телне,

Тел уйнатмак наданлыктан әсәрдер. (Дәрдемәнд)

2 нче алып баручы.

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар:

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән коры калыр. (Дәрдемәнд)

3 нче алып баручы. Диңгез төбеннән энҗе-мәрҗән эзләү никадәр кыен булса, сөйләү яки язу өчен сүз сайлау да шулай ук авыр. Суның тирәнлеген таяк белән, кешене сүзе белән үлчиләр, ди халык. Тел – фикер көзгесе ул. Сөйләшүе һәм язуы буенча гына да кемнең кем икәнен чамалап була.

Халык язма тел булмаган заманнарда ук матур-матур җырлар, бәетләр, мәкаль-әйтемнәр иҗат иткән. Болар – халыкның күңел байлыгы.

4 нче алып баручы. Сүз! Күпме мәкаль-әйтем бар аның хакында. “Матурлык йөздә түгел – сүздә”. “Сүз алтын белән бер”. “Табып әйткән сүз гәүһәрдән ким булмас” һәм башкалар. Димәк, сүз алтын, энҗе-мәрҗән, гәүһәр кебек кадерле.

5 нче алып баручы. Алтын тапса, кеше аның эчендә ни бар икән дип кызыксынып тормый. Ә яңа табылган сүз серле йомгак кебек: халык аның эчендә ни барын белергә ашыга. Ничек килеп чыккан бу сүз, нәрсә аңлата ул?

1 нче алып баручы. Без мәктәптә сүзне тамырыннан өйрәнә башлыйбыз. “Агач тамырына карап үсә”, – ди халкыбыз. Тамырдан кәүсә хасил була, аннан – ботаклар, яфраклар. Сүз дә шулай.

2 нче алып баручы. “Тел тәме – тормыш яме”, – ди халык мәкале. “Тел тәме” – сөйләмнең эчтәлеген аңлата. Халык телгә әнә шулай җитди карый. Әйдәгез, без дә телебезгә игьтибарлырак булыйк. Кызык өчен яки башка тел белгәнебезне кешегә белдерү өчен, чит сүзләр катыштырып сөйләшмик. Телебез хикмәтле дә, бизәкле дә бит безнең.

3 нче алып баручы.

Халык үзенең туып-үскән һәм яши торган тирәләрен матур итеп күрергә теләгән, ул аңа ягымлы ишетелә торган шигъри исемнәр биргән. Болыннарга, кырларга чыксагыз, сезне һәркайда тау, пар нарат, бөдрә тал кебек исемнәр каршы ала. Шундый җанга якын сөйкемле исемнәр кешеләрдә җылы тойгылар уяткан, үзара бер-беренә шәфкатьле булырга, бай рухи тормыш белән яшәргә өйрәткән. (Гомәр Бәширов)

4 нче алып баручы.

Авылларга карый-карый үтеп китәм,

Чияле Тау, Салкын Алан, Якты Чишмә…

Валлаһи, дим, безнең халык

Шагыйрь икән,

Тормышына ука чиккән,

Энҗе сипкән,

Ни тора бер Якты Чишмәң… (Гамил Афзал)

5 нче алып баручы. Тел турында укымышлы кешеләребез нәрсә ди?Журналның чираттагы бите шул турыда. “Без – татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек, камил кагыйдәле тел ул».

1 нче алып баручы.

Татар теле – дәүләт теле,

Дәүләте – татар иле.

Татар теле борынгы –

Аңа төрки чагында ук

Бөек тарих орынды.

2 нче алып баручы.

Татар теле – шигырь теле,

Мәзәк теле, җыр теле.

Илләр гизеп йөрсен ул,

Ундүрт телнең берсе ул.

3 нче алып баручы.

Татар теле – татар тел,

Ул – яхшылык яклы тел.

Татар теле – дәүләт теле,

Ул шөһрәтле, шәфкатьле.

Татар теле дәүләтле. (Гәрәй Рәхим)

4 нче алып баручы.

“Халыкның ана теле шул халыкның бөтен тарихы, бөтен тормышы, ана һәм дөньяга карашы белән бик нык бәйләнгән”. (Гыйбад Алпаров)

5 нче алып баручы. “Тел ул буыннан-буынга ана сөте белән күчә килгән һәм күчәчәк иң мөкатдәс бер мирас.” (Хәсән Сарьян)

1 нче алып баручы. “Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел. Телебезне саклый алсак, бер милләт булып тора алырбыз. Укуханәләрдә (югары уку йортларында) телебезнең укылу-укылмавы безнең милләтебезнең калу-калмавы мәсьәләсе белән бер дип уйлыйм…” (Садри Максуди)

2 нче алып баручы. “Тел – халыкның кыйммәтле күңел хәзинәсе.” (Гомәр Бәширов)

3 нче алып баручы. Тел турында халык ни әйтә.

4 нче алып баручы. Авыз күрке – тел, тел күрке – сүз.

5 нче алып баручы. Яхшы сүз җанга рәхәт, яман сүз җанга җәрәхәт.

1 нче алып баручы. Теле барның иле бар.

2 нче алып баручы. Телгә игътибарсыз – илгә игътибарсыз.

3 нче алып баручы. Инсафлының теле саф.

4 нче алып баручы.

Иң татлы тел – туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

5 нче алып баручы.

Туган телем – иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

1 нче алып баручы.

И туган тел, и матур тел…

Әйе, Тукайның “Туган тел”е җыр булып, халыкның рухи гимны булып киткән. Аның иң яраткан, җаны ачылган җыры – туган тел турында. Очраклы хәл түгел бу, аның яшәве шунда. Гомере, үлемсезлеге шунда дигән сүз.

2 нче алып баручы.

Туган илем – татар иле – Татарстан,

Республикам – татар теле Татарстан,

Татар телле татар иле, Татарстан! (Гомәр Саттар)

3 нче алып баручы.

Туган тел”җырының көе яңгырый. Бәйрәмдә катнашучылар җырны бергәләп җырлый.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/269169-kilchgem-chen-mge-kirk-telem

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки
Курсы повышения квалификации