Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
09.01.2014

Урок татарского языка по теме «Ы авазы. Ы,ы хәрефләре»

Алися
учитель начальных классов
Урок татарского языка для начального общего образования по теме «Ы авазы. Ы,ы хәрефләре». Материал разработан в полном соответствии с требованиями ФГОС и направлен на изучение специфического звука и буквы татарского алфавита. На занятии ученики освоят правильное произношение звука [ы], познакомятся с графическим написанием букв «Ы, ы» и закрепят навык чтения слогов и слов. Урок включает разнообразные упражнения и игровые задания для развития фонематического слуха и формирования устойчивых грамотных навыков у младших школьников.

Содержимое разработки

Тема: Сузык [ы] авазы. Ы, ы хәрефләре.

Максат: 1) укучыларны яңа аваз – сузык [ы] авазы белән таныштыру; бу авазны сөйләмдә, сүзләрдә аера белү; ы хәрефен сүзләрдә таба белү; яңа аваз ишетелгән сүзләрне дөрес укый белергә өйрәтү;

2) сөйләм, уйлау эшчәнлеген үстерү;

3) укучыларда игелекле, кешелекле булуга омтылыш уяту.

Җиһазлау: хәрефләр кассасы, ” Әлифба” дәреслеге, авторы С. Г. Вәгыйзов. Р. Г. Вәлитова, рәсемнәр, хәрефләр полотносы.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек? Дәресне башларга мөмкинме? Сез әзерме?

Балалар: Әйе. Без дәрескә әзер.

II.Актуальләштерү.

Укытучы: Балалар, дәреслекнең 18 нче битен ачыгыз әле. Сез бүгенге дәресне нәрсәдән башлар идегез? ( Эш өчен “ Әлифба “ китабы кулланыла. Авторы С. Г. Вәгыйзов. Укытучы дәреслекне карау өчен балаларга вакыт бирә, аннан соң балаларның күрсәтмәләрен тыңлый.)

Бала: Сүзләрне, текстны укыр идем.

Бала: Рәсем буенча сөйләр идем.

Бала: Табышмаклар әйтер идем.

Бала: Бу биттә яңа хәреф язылган, минем шул хәреф турында беләсем килә. Шул хәрефкә рәсем ясар идем.

Бала: Схема буенча сүзне укып карар идем.

Укытучы: Бик яхшы, балалар. Сез дәреслекне бик игътибар белән карагансыз икән. Сезнең дә биремнәрне үтәрбез. Ә хәзергә, рөхсәт итсәгез, мин сезгә бирем бирер идем.Тыңлап карагыз әле. (Хәрефләр полотносында яртылаш ябылган хәрефләр тезелгән.)

Укытучы: Балалар, әйтегез әле, нәрсә бу?

Бала: Язылып бетмәгән хәрефләр.

Укытучы: Нинди биремнәр әйтер идегез? Нинди эш кушар идегез?

Бала: Хәрефләрне язып бетерергә һәм аларны әйтергә.

Бала: Бу хәрефләрдән сүзләр төзергә.

Бала: Хәрефләрне 2 төркемгә бүләргә.

Укытучы: Әйдәгез ,башта бу хәрефләрне язып бетерик. (Хәрефләрне тактада бер укучы яза, калганнар урыннарда эшлиләр. Урыннарда – санау таякчыклары белән язалар.)

Укытучы: Нинди хәрефләр яздыгыз?

Балалар: ( Бергә укыйлар.) А,Ә,И,У,М,Н

Укытучы: Сез төркемнәргә бүләргә дигән идегез. Нинди төркемнәргә бүләргә тәкъдим итәсез?

Бала: Язылу төзелешенә карап.

Бала: Тартыкларга, сузыкларга. Барлык авазлар да я тартык була,я сузык була.

Укытучы: Әйдәгез, төркемнәргә бүлеп карыйк. Миңа сузык авазларны әйтегез.( Балалар әйтәләр.) А, Ә,И, У. Ни өчен сузык, исбатлагыз. Балалар сузык авазларның үзенчәлекләрен әйтәләр.)

Укытучы: Хәзер инде тартыкларны әйтегез.( Балалар әйтәләр.) М,Н.

Тартык икәнен исбатлагыз.( Балалар тартык авазларның үзенчәлекләрен әйтәләр.)

Укытучы: Бик яхшы. Ә сез тагын нинди хәреф турында белер идегез?

Бала: ы хәрефе. ( Балалар дәреслекне карап яңа авазны [ы] авазын күргән иделәр.)

III.Яңа тема аңлату.

Укытучы: Балалар, мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез бу сүзләрдә нинди аваз кабатлана, шуны белергә тиешсез.

Балык, ылыс, чыбыркы. (Балалар уйлыйлар.)

Укытучы: Ягез әле, нинди аваз күбрәк ишетелде, кайсыгыз әйтер икән?

Бала: Монда [ы] авазы күбрәк ишетелде.

Укытучы: Димәк, без бу дәрестә сезнең белән нинди аваз өйрәнербез икән?

Бала: [ы] авазы.

Укытучы: Әйе, дөрес, [ы] авазын өйрәнербез, аның язудагы билгесен – хәрефен дә карап китәрбез. Табышмак әйтәм, тыңлап торыгыз әле.

Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә 
Чәчәк ата бер төстә. 
(Чыршы)

Укытучы: Әйе, дөрес. Әйдәгез чыршы сүзенә анализ ясыйк. ( Сүзне әйтәбез, иҗеккә бүләбез, һәр авазны аерабыз, аңа характеристика бирәбез, сүзнең схемасын ясыйбыз.)

У кытучы: [ы] авазы сүзнең кайсы урынында урнашкан соң?

Бала: Уртада., ахырында.

Укытучы: Әйдәгез әле, [ы] авазын әйтеп карыйк

Укытучы: Балалар, әйтегез әле, [ы] авазы тартыкмы, сузыкмы?

Бала: Сузык.

Укытучы: Ни өчен сузык? Исбатлагыз.( Балалар сузык авазның үзенчәлекләрен әйтәләр.)


Укытучы: Бик яхшы. Бик күп эшләдек. Ял итеп алыйк.

Ял итү минуты.(Физминутка)

Буратино киерелде,

Уңга, сулга иелде,

Һәм чүгәләп тә алды.

Як - ягына каранып.

Урынына утырды.

Укытучы: Балалар, ял иткәндә әйткән шигырьдә берәр авазның кабатлануын ишетмәдегезме?

Бала: Әйе, ишеттек.[ ы] авазы ишетелде.

Укытучы: Ул нинди аваз булды соң?

Бала: сузык.

Укытучы: Бу авазны нинди сүзләрдә ишеттегез? Кем исендә калдырды?

Бала: ....

Укытучы: Ул нинди хәреф белән күрсәтелә соң? ( Балалар әйтәләр һәм кисмә хәрефләрдән [ы] хәрефен табып күрсәтәләр.)

Укытучы: Балалар, әйтегез әле ,сез [ы] авазы кергән нинди сүзләр әйтер идегез?

Балалар: ....

Укытучы: Менә бу рәсемнәрдә [ы] авазы кергән сүзләр бармы икән? ( Тактада рәсемнәр эленгән. Укучылар шул рәсемнәрдә [ы] авазы булган сүзләрне әйтәләр.)

Укытучы: Бик яхшы.

IV.Үзләштерүне тикшерү.

Укытучы: Шулай итеп, без сезнең белән тагын бер яңа аваз, хәреф өйрәндек. Ә кем бу хәрефләрне “ Әлифба” дәреслегеннән укый ала? Моның өчен нинди биремнәр үтәргә кирәк?.

Бала: Ул хәрефне сүзләрдән, тексттан табыйк.

Укытучы: Әйдәгез, шулай эшләп карыйк.Иң беренче нинди биремне үтәрбез икән?

Бала: Рәсем буенча җөмләләр төзик.

Укытучы: Малайга нинди исем бирер идегез? Исемегездә [ы] авазы да булсын.

Бала: Йосыф......( Балалар рәсем буенча җөмләләр төзиләр. Һәр сүз буенча кечкенә генә диалог төзергә мөмкин.

Ы, ы хәрефләрен язарга өйрәнү

V. Йомгаклау.

Укытучы: Кемнәрнең исемнәрендә без бүген өйрәнгән хәреф очрады?

( Балалар әйтәләр.)

Укытучы: Ул нинди аваз булды әле? Бу аваз турында нәрсә белдегез?

Бала: Ул калын сузык.

Укытучы: Бик яхшы. Сез бүгенге дәрестә тагын бер яңа аваз белән таныштыгыз. Бүгенге дәрес ошадымы сезгә? Бигрәк тә нәрсә ошады? (Баларның җаваплары тыңлана). Белемнәрегезне тагын да арттырдыгыз. Киләсе дәресләрдә дә сезгә уңышлар телим!

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/27584-urok-tatarskogo-jazyka-po-teme-y-avazy-yy-h

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки