- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Формирование основ финансовой грамотности дошкольников в соответствии с ФГОС ДО»
- «Патриотическое воспитание в детском саду»
- «Федеральная образовательная программа начального общего образования»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
7нче сыйныфта
7нче сыйныфта
“Боерык фигыльләрне гомумиләштереп кабатлау”дәресе
(әдәбият, татар теле, информатика дәресләрен берләштергән интеграль дәрес)
Әхмәдиева Фәридә
Тема: Боерык фигыльләр (интеграль дәрес)
Максат: 1) Боерык фигыльләр турында белемнәрне ныгыту.
2) Боерык фигыльләргә морфологик анализ ясау күнекмәләрен камилләштерү.
3) Туган телгә хөрмәт, Ш.Галиев иҗатына кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, индивидуаль эш өчен карточкалар, тестлар, китаплар күргәзмәсе.
Материал: Ф.С.Сафиуллина, Г.Б.Ибраһимов «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел», Максимов «Морфология һәм орфография буенча кулланмалар», Ш.Галиев «Сайланма әсәрләр», Максимов «Татар телендә тестлар», Дидактик материаллар, дәреслек
Дәрес барышы
1.Актуальләштерү
а) Алдагы дәресләрдә фигыль турында үткәннәрне кабатлау. «Домино» уены
(уенда катнашучылар түбәндәгечә сайлап алына:
- Бүген атнаның ничәнче көне? (бишенче). Журналда бишенче булып язылган укучы чыга.
- Бүген айның ничәнче көне? 21нче (2+1=3) өченче булып язылган укучы чыга.
- Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз) 7нче. Җиденче булып язылган укучы чыга.
б) Ребус чишеп, дәреснең темасын ачыклау.
2. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
а) Укучыларга дифференциаль якын килеп, күнегүләр эшләү.
- үзләштерү дәрәҗәләре югары булган
- уртача булган
- түбән булган укучыларның индивидуаль карточкалар буенча эшләве
б) Ш.Галиев шигыреннән боерык фигыльләрне табу, мәгънәләрен аңлату, морфологик билгеләрен әйтү, синтаксик функцияләрен билгеләү.
- Укучылар, язучылар, шагыйрьләр дә боерык фигыльләрне урынлы кулланып, бик матур әсәрләр иҗат иткәннәр. Менә сезнең күз алдыгызда шуның матур үрнәге:
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма.
- Укучылар, бу шигъри юлларны кем язган?
- Ш.Галиев.
- Әйе, укучылар, бу Ш.Галиевнең “Туган тел” шигыре. Бүген Шәүкәт Галиевнең туган көне. Ш.Галиевнең тагын нинди шигырьләрен укыганыгыз бар?
- Аның шигырьләре нәрсәгә өйрәтә?
Шуннан соң укучылар шушы шигырьдәге боерык фигыльләрне табып, аларның мәгънәсен, нинди морфологик категорияләргә ия булуын, нинди җөмлә кисәге булып килүен билгелиләр.
- Шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә тели?
- Хәзер сез бер иҗади эш эшләп алырсыз. Сез боерык фигыльләр кулланып, телне сакларга, аны камил белергә өндәгән мөрәҗәгать язарга тиеш буласыз.
Мөрәҗәгатьне бөтен кешелек дөньясына, үзегездән олыларга яки кечеләргә багышлап яза аласыз. ( Башта мөрәҗәгать сүзенә аңлатма бирелә, язылышы аңлатыла).
в) Иҗади диктант
Мәкальнең баш өлешен укытучы әйтә, калган өлешен укучылар язып бетерәләр, дөреслеге компьютерда тикшерелеп барыла.
Аз сөйлә, ... (күп эшлә).
Уйнап сөйләсәң дә, ... (уйлап сөйлә).
Әүвәл уйла, ... (аннан сөйлә).
Ашаганда колагың селкенсен, ... (эшләгәндә йөрәгең җилкенсен).
Укучылардан 1,2,3 мәкальләрне нәрсә берләштерүе, 5 нче мәкальнең төрләнеше турында ни әйтә алулары сорала.
- Сөйләмдә мәкальләрне куллану ни өчен кирәк?
г) Дәреслек буенча эш.
109 нчы күнегү. (Тактаның артында һәм урыннарда башкарыла).
3. Йомгаклау.
а) компьютерда тест
б) дәрескә нәтиҗә
в) Өй эше: Ш.Галиевнең бер әдәби образына, боерык фигыльләрне кулланып, хат язып килергә.
.Боерык фигыль турында белемнәрне тикшерү өчен тестлар
1.Боерык фигыль
а)боеруны, кушуны белдерә;
ә)эш, хәл, хәрәкәтнең булуын яки булмавын хәбәр итә;
2. Икенче зат боерык фигыль
а) күплектә -гыз. -гез, -ыгыз, -егезкушымчалары ала;
ә) берлектә -ыйм, -им, куплектә -ыйк, -иккушымчалары ала;
б)берлектә һәм күплектә -сын, -сен кушымчалары ала;
3.Боерык фигыль
а) зат-сан белән, заман белән төрләнә;
ә)зат - сан белән төрләнә, заман белән төрләнми;
4.Боерык фигыльнең икенче зат берлек формасы
а) фигыльнең тамыры хезмәтен ути;
ә)фигыльнең барлык яки юклык формасын күрсәтә;
5. И хәрефенә беткән боерык фигыльләргә сузык аваздан башланган кушымча ялганганда:
а) кыска и (й) я хәрефе белән алмашына;
ә) я хәрефе урынына икешәр хәреф; йа, йәязыла
6.Боерык фигыль җөмләдә
а) хәбәр яки тәмамлык булып килә;
ә) хәбәр генә булып килә;
7. Куй, бул, тыңла, уйнамасын фигыльләре кайсы төркемчә фигыльләре?
а) хикәя фигыль;
ә) боерык фигыль;
8. Беренче зат боерык фигыль
а)күплектә-гыз, -гез, -ыгыз, -егезкушымчалары ала;
ә)берлектә-ыйм, -им,куплектә-ьшк, -иккушымчалары ала;
б) берлектә һәм куплектә -сын, -сенкушымчалары ала;
9.Боерык фигыль җөмләдә
а) хәбәр яки тәмамлык булып килә
ә) хәбәр генә булып килә;
10.Боерык фигыльдән соң язылган яки әйтелгән әле, зинһар,сүзләре
а) үтенү, ялыну мәгънәләрен белдерү эчен кулланыла;
б) боерыкны йомшарту өчен кулланыла;
11.Өченче зат боерык фигыль
а) күплектә -гыз, -гез, -ыгыз, -егез кушымчалары ала;
ә) берлектә -ыйм, -им, күплектә-ыйк, -ик кушымчалары ала,
б) берлектә һәм күплектә -сын, -сен кушымчаларыала;
12. И хәрефенә беткән боерык фигыльләргә сузык аваздан башланган кушымча ялганганда
а)я хәрефе урынына икешәр хәреф; йа, йә языла
б) кыска и (й) я хәрефе белән алышына
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/28452-7nche-syjnyfta
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Современные подходы к преподаванию истории и обществознания в условиях реализации ФГОС ООО»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
- «Преподавание хореографии в дополнительном образовании детей: содержание, методы и технологии»
- «Преподавание кубановедения по ФГОС ООО и ФГОС СОО: содержание, методы и технологии»
- «Основная образовательная программа среднего основного образования: требования и особенности проектирования»
- «Кубановедение: особенности преподавания учебного предмета в соответствии с ФГОС НОО, ФГОС ООО от 2021 года и ФГОС СОО»
- Теория и методика дополнительного образования детей
- Педагогика и методика преподавания изобразительного искусства
- Профессиональная деятельность музыкального руководителя дошкольной образовательной организации
- Преподавание технологии в образовательных организациях
- Дошкольное образование: обучение и воспитание детей дошкольного возраста
- Учитель-наставник. Организационно-методическое сопровождение профессиональной деятельности педагогов

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.