- Курс-практикум «Педагогический драйв: от выгорания к горению»
- «Оказание первой помощи в образовательных учреждениях»
- «Труд (технология): специфика предмета в условиях реализации ФГОС НОО»
- «ФАООП УО, ФАОП НОО и ФАОП ООО для обучающихся с ОВЗ: специфика организации образовательного процесса по ФГОС»
- «Специфика работы с детьми-мигрантами дошкольного возраста»
- «Учебный курс «Вероятность и статистика»: содержание и специфика преподавания в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО»
Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014
- Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
- Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
- Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
в СМИ
профессиональную
деятельность
Кошлар – безнең дусларыбыз: речевое развитие дошкольников через мир птиц
Сөйләм телен үстерү шөгыле
Тема: “Кошлар – безнең дусларыбыз.”
Тәрбияче: Шайхуллина Светлана Марселовна
Яр Чаллы шәһәре, 49 нчы “Гөлназ” балалар бакчасы
2018 ел
Кошлар – безнең дусларыбыз.
Максат: кошларны тану һәм дөрес итеп исемнәрен әйтү.
Бурычлар:
- күчмә, кышлаучы кошлар төшенчәсен ныгыту;
- иҗади күзаллау сәләтләрен үстерү;
- уен-инсценировка аша балаларга яңа белем бирү, “кызыл китап” белән таныштыру.
Сүзлек запасы: кышлаучы, күчмә, кошлар сайрый, “кызыл китап”.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче:Балалар, хәзер елның нинди вакыты? (яз, яз башы) Дөрес, яз башы. Яз икәнен каян белдегез? (кар каралды, тамчы тама, кояш көчлерәк яктырта, җылыта башлады, көннәр озайды...)
Эйе, дөрес, көннәр җылыта башлады. Шулай булгач, без урамда күбрәк һәм озаграк уйный алабыз, шулай ук җәяү сәяхәткә чыгы алабыз. Телисезме, бүген шөгылебезне урман мәктәбендә үткәрәбез? Мин сезне сәяхәткә чакырам.
(П. Чайковский “Аккош” исемле музыкасы астында балалар төркемгә керә.)
Менә без килеп тә җиттек мәктәп урманына. Балалар, Айгөл нәрсәдер әйтергә тели бугай. Нәрсә әйтергә телисең, Айгөл?
Айгөл:Безнең якын дусларыбыз алар,
Калганнарына ярдәм итәбез,
Киткәннәрен сагынып көтеп алабыз.
Алар үсемлекләрне дәвалаучы һәм коткаручы.
Безгә матур җырлар бүләк итүче.
Үзләрендә җил тизлеге бар.
Җавабы аның?....
Тәрбияче:дөрес, балалар, кошлар турында табышмак. Әйдәгез әле, кошлар кебек очып, урындыкларга утырыйк. Җайлы, уңайлы итеп утырабыз. Кошлар бик күп төрле. Ә без нинди кошларны беләбез?
(балалар кош исемнәрен әйтә һәм фланелеграф каршында яткан рәсемнәр арасыннан шул кош рәсемен алып куя)
- Әйдәгез әле, активрак булыйк, барыбыз да уйлыйбыз. Дөрес, бу тукран. Тук- тук-тукран, тукылдап утыра. Карлыгач, син бит кара карлыгач, канатың кыйгач-кыйгач...
(Балалар җавапларын хуплап барам: кыр казы, тукран, торна, кара карга, күгәрчен, карлыгач, сандугач, чыпчык, кызыл түш, күке, саескан, ябалак, песнәк.)
Бик күп кошларны беләсез икән сез, балалар , бик яхшы. Кошлар бик күп, аларны берничә төркемгә бүләләр: күчмә һәм кышлаучы кошлар. Нинди кошларны без кышлаучы кошлар дип йөртәбез?
(балалар җаваплары: кышны бездә үткәрүче, кыштан курыкмаучы...)
Тәрбияче:дөрес, кышны бездә үткәрүче, кыштан курыкмаучы кошларны кышлау-чы кошлар дип йөртәләр.
Ә нинди кошларны һәм ни өчен без күчмә кошлар дип атыйбыз?
(балалар җаваплары: яз көне безгә очып кайталар, көз көне җылы якларга очып китәләр).
(Кыш һәм җәй вакытын тасвирлаган рәсемнәр)
Бу рәсемшәр нинди вакытны күрсәтә? (кышкы агач – кыш фасылын; кояш, куе яшел үлән – җәй фасылын тасвирлый).
- Дөрес, бик яхшы. Хәзер әйдәгез әле күчмә һәм кышлаучы кошларны аерып куйыйк әле ике тактага. Кем ярдәм итә миңа? Әйдәгез, Рөстәм белән Алсу, чыгы-гыз, ярдәмгә дусларыгызны да чакырырга була. (Балалар тикшереп утыралар)
- Рәхмәт сезгә, балалар, утырыгыз.Әйдәгез әле карап чыгыйк, кышоаучы кошлар дөрес урнаштырылганмы? Нинди кошлар бар монда? (Балалар исемнәрен әйтеп чыгалар)
- Ә хәзер әйдәгез, икенче рәсемне күзәтеп үтик. Күчмә кошлар арасында бер кош күренми. Нинди кош икәнен минем җырымнан белерсез дип уйлыйм.
(Җ. Фәйзи музыкасы, Ф. Кәрим сүз. “Яз җитә”, 2 куплет)
Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар,
Яшькелт – кара сыерчыклар, әй җырлашалар.
Тәрбияче:әйдәгез, бергәләп җыллап бетерик бу җырны.
(ял итеп алу)
Яз, яз, яз килә (куллар өскә, чәбәклиләр)
Тәрәзәне ачтылар (куллар як – якка)
Тып – тып – тып итә
Эре – эре тамчылар (куллар ян - якта)
(кушымта 2 тапкыр кабатлана)
Тәрбияче:бик яхшы, булдырдыгыз, ял итеп алдык. Җыл тыңлап алдык. Әйтегезче, нинди кош җитми?
(Балаларның җваплары: чыпчык, сыерчык)
Тәрбияче: Әйе, сыерчык җитми. Кайда ул? Нигә күренми, нишләп оялап йөри? (сыерчык тавышы ишетелә). Балалар, ишетәсезме тавышны? Әйдәгез әле шул тавышка таба барыйк, акрын гына, куркытмас өчен бик якын бармыйк.
(Музыка. Балалар ширма алдына кем ничек тели, шулай утыралар. “Ни өчен дөнья матур” П. Дудочкин әсәре буенча инсценировка карау)
Тәрбияче:әкият тәмам. Әйдәгез, бераз сөйләшеп алыйк әле. Ә сыерчыкны күчмә кошлар янына куябыз. Сез әкият тыңлап, карап үттегез. Һәрбер кош, бөҗәк, хайван нинди дә булса яхшылык эшлиләр. Ничек уйлыйсыз, кошлар булмаса, нәрсә булыр иде икән?
(Балаларның җавапларын йомгаклап барам: бөтен урманны бөҗәкләр басып алыр иде; күңелсез, ямансу булыр иде; матурлык кимер иде; кошлар сайрауларын ишетә алмас идек, ярдәмчеләрсез калыр идек..)
Тәрбияче:Менә шулай булгач, кошларны сакларга кирәк. Аларны рәнҗетмәскә кирәк. Табигатьтә бөтен нәрсә тыгыз бәйләнештә, бер-берсе белән бәйле. Әгәр бер генә чылбыр өзелсә дә, бер генә нәрсә юкка чыкса да, башкалар да зян күрә.
Балалар, мин сезгә кечкенә бүләкләр әзерләдем.(Бүләкләр тарату) Бу нинди кош рәсеме?(Әйе, дөрес тукран). Кайткач, әти-әниләрегез белән бергәләшеп дөрес итеп буярсыз. Ошадымы сезгә бүләк?
Мин сезнең җавапларыгыздан бик канәгать, рәхмәт барыгызга да, әйбәт шөгыль-ләндегез, булдырдыгыз. Шуның белән шөгыль тәмам.
Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/303068-koshlarbezne-duslarybyz
БЕСПЛАТНО!
Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)
Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.
- «Преподавание учебного предмета «Музыка» в соответствии с требованиями ФГОС ООО от 2021 года»
- «Дистанционное обучение в ДОУ: особенности работы с детьми дошкольного возраста»
- «Единая централизованная цифровая платформа в социальной сфере: основные аспекты функционирования»
- «Организация подготовки детей к школьному обучению»
- «Управленческая деятельность в образовании»
- «Специалист органов опеки и попечительства: организационные и методические аспекты деятельности»
- Психологическое консультирование: оказание психологической помощи населению и трудовым коллективам
- Социально-педагогическое сопровождение обучающихся в образовательном процессе
- География: теория и методика преподавания в образовательной организации
- Содержание деятельности педагога-организатора в образовательной организации
- Педагогика и методика преподавания музыки в начальной и основной школе
- Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.