Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
11.03.2018

Открытый классный час «Книга-источник знаний»

Рахматуллина Зиля Маратовна
учитель татарского языка и литературы
Классный час «Книга -источник знаний»

Цель: раскрыть значение книги как источника знаний и мудрости; привитие любви к чтению книг; познакомить детей с историей возникновения книги; воспитывать любознательность, бережное отношение к книге.



Оборудование:проектор, презентация, плакат; пословицы – оформлены на карточках; загадки - оформлены на карточках; видеоматериал; кроссворд.

Содержимое разработки

Муниципальное общеобразовательное бюджетное учреждение средняя общеобразовательная школа с.Талачево муниципального районаСтерлитамакский район Республики Башкортостан

Книга –источник знаний

Открытый классный час в 8 классе

Разработала:Рахматуллина Зиля Маратовна,

учитель татарского языка и литературы

МОБУ СОШ с. Талачево

Стерлитамакского района

2017-2018 учебный год

Белем алыйм дисәң ничаклы,

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.”Г.Тукай...

Максат: 1.Китапларның килеп чыгу тарихы белән танышу.

2. Китап төрләре: дәреслекләр, әкиятләр, җырлар һ.б.

җыентыклар белән танышу.

3. Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү.

4. Китап - дәреслекләрне кызыксынып, аңлап укуга ирешү.

Җиһазлау: Китаплар, дәреслекләр, плакатлар.

Китап – тормыш көзгесе.

Яхшы китапның һәр юлы алтын.

Китап – белем чишмәсе.

Дәрес барышы.

Китап-белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә.Бу бигрәк тә безгә, яшь буынга кирәк.

- Мин сезгә табышмак әйтәм, шул табышмакның җавабын табып, без бүгенге дәреснең темасын билгелибез.

Юк аягы, юк күзе,

Сөйли, өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк

Аннан якын дус та юк.

Укытучы: Ул нәрсә?

Укучылар:Китап

Әйе, укучылар. Безнең бүгенге дәресебез дә китап турында. Ул «“Белем алыйм дисәң ничаклы,Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны.”…» дип атала.

Яшь дусларым! Иртәләрен кояш белән бергә уянып, әти- әниләрегез эшкә җыенганда, сез дә изге сәфәргә кузгаласыз- ак корабны хәтерләткән мәктәбебезгә юл тотасыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем алу. Көмеш кыңгырау моңлы чыңнарын таратуга, дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулга китап аласыз.

Укытучы: Ә нәрсә соң ул китап?

Китап ул нинди дә булса текстны эченә алган, битләре билгеле бер тәртиптә җыйналып төпләнгән басма әсәр.

Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана.

1 нче укучы.

Кем күп белергә тели-

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар-

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

2 нче укучы.

Мәктәпкә килеп керүгә,

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

Мәктәптә иң кирәклесе-

Иң әйбәт өйрәтүче

Беләбез ич, ул- белемнең

Учагын көйрәтүче.

Укытучы: Кешеләр китаплар аша үзләренең үткәне, әби- бабаларының тормышы белән танышалар. Китаплар бик борынгы заманнардан ук басылып килгәннәр.

Китапларны кемнәр яза? Китап ничек басыла?

Укучылар: Китапларны язучылар, авторлар яза. Типографияләрдә бастырып нәшрият яки аерым зат чыгара. Китап язу, басу, чыгару өчен бик күп кешеләрнең хезмәте керә. Шуңа да китапларны саклап тотарга кирәк.

Укытучы: Беренче китап кайчан барлыкка килгән?

Бүгенге галимнәр бу сорауга төгәл генә җавап бирә алмыйлар. Париждагы бер китапханәдә безнең эрага кадәр 3350 елда язылган папирус төргәге саклана. Шушы китапны иң борынгы, иң беренче китап дип санасалар да, Мисыр каберлекләрендә әле ачылу көтеп ятучы күпме сер бар.

Беренче язу үрнәкләре шикелле үк, беренче китаплар да башта Мисырда, Кытайда, Һиндстанда барлыкка килә. Борынгы Мисырда ташка чокып язганнар. Иероглифлар белән язылган беренче язу үрнәкләре кыяташларда сакланган. Димәк, беренче китаплар таш китаплар булган.

Тора- бара ташларны папирус алыштырган. Папирус Нил елгасы буенда үскән камыш. Безнең кәгазь белән чагыштырганда, папирус нык түгел, бик тиз таралырга тора. Шулай булса да, ул бик озак алыштыргысыз язу материалы булып хезмәт иткән.

Шулай ук, беренче китапларны балчыкка, агач такталарга, тирегә, каен тузына язганнар. Китапларны элек кул белән язганнар. Ә соңрак китап басу станоклары, беренче типографияләр барлыкка килә.

Россиядә беренче китап басучылардан Иван Федоров санала. Аның 1564 елда беренче рус китабы «Апостол» басыла.

Татарстанда беренче типография 1801 елда Казан шәһәрендә отставкадагы прапорщик Габделгазиз Бурашов тарафыннан ачыла.

«Якын дус» җыры (Җ. Тәрҗеманов сүзләре, З. Хәбибуллин көе) яңгырый.

Укытучы:Нинди китаплар була соң?

Китаплар күптөрле була. Әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, мәкальләр җыентыклары була.

(китаплар күргәзмәсен күрсәтү)

Тагын бик кирәкле китаплар- төрле- төрле сүзлекләр һәм белешмәлекләр бар. Кешеләр бар нәрсәне дә үткән замандагы, хәзер булып торган вакыйгаларны, даталар, саннар, исемнәрне белешмә һәм сүзлекләрдән таба ала.

(сүзлекләр күрсәтү)

4) Сезнең яратып укыган китапларыгыз, аларның авторлары.

Татар теле 7 сыйныф-

Әдәбият 7 сыйныф-

1 нче бала.

Җир йөзендә төрле- төрле

Никадәрле китап бар.

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап.

2 нче бала.

Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагы?

Беләмсең, ул нинди китап?

Ул- «Әлифба» китабы

И Әлифбам,

Син- тәүге фәннәрнең

Тәүге баскычы

Син кадерле,

Син- туган телемнең

Алтын ачкычы.

«Әлифба» җыры яңгырый.

- Матур рәсемнәренә сокланып, язуларын укып караган беренче китабыгыз- ул, һичшиксез- Әлифба. Әлифбадан без хәреф танырга, укырга, язарга өйрәнәбез. Матур- матур шигырьләр, әкиятләр укырга өйрәнәбез.

Яхшы китап һәрчак күңел түрендә саклана, андагы акыллы сүзләр якты кояш нурлары кебек. Китаплар төрле темага язылалар, төрле күләмдә булалар. Ләкин нинди генә булсалар да, алар безне Туган илебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтәләр, адашканга юл күрсәтәләр.

1 нче укучы.

Китап укырга яратам

Вакыт булган чакларда

Рәхмәтләрем чиксез минем

Китап язучыларга.

2 нче укучы.

Сердәшчем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап,

Дөньядагы бар нәрсәне,

Сыйдырган нурлы китап.

3 нче укучы.

Китап дусты кешеләрнең

Һәм иң якын сердәше,

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.

- Китап дөньясы бик бай. Аларның санын күз алдына китерүе дә кыен. Ел саен яңа китаплар басылып тора. Ә менә китапларның иң күп саклана торган урыны һәм һәркем шул китапларны алып укый ала торган урын ничек дип атала?

- Китапханә.

- Менә китапханәдән безгә бер китап килгән. Тик ул безнең алдыбызга чыгарга ояла, күргәзмәләрдә дә катнашмады.

- Менә карагыз әле, ни өчен ояла икән ул?

(ертылып беткән китап күрсәтелә)

- Ә ни сәбәпле ул шундый хәлгә төшкән икән соң? (укучылар җавабы)

Ишек шакып, китап докторы керә.

«Китап докторы» шигыре укыла.

- Мин сезгә берничә киңәш тә алып килдем әле.

- Китапханә китапларына исем- фамилияңне һәм башка сүзләр язма.

- Китапханәдән алган китапларны вакытында кайтарып бир. Шуны истә тот: аны башка укучылар көтә.

- Китапханәдән, иптәшләреңнән һәм башка танышларыңнан алган китапларны бигрәк тә нык сакла!

Укытучы: Һәр эшнең кагыйдәләре бар, ә менә,укучылар, китап уку өчен нинди кагыйдәләр белергә кирәк?

1. Караңгы урында укыма: күзләреңне бозарсың. Укыганда яктылык күзләреңә түгел, ә китабыңа төшсен.

2. Китапларның битләрен бөкләмә, укып тукталып калган урында карандаш яки тырнак белән эз ясама, кыстыргыч куй.

3. Китапның ертылган битләрен ябыштыр. Әгәр кирәк булса, төплә.

4. Китапны ашыкмыйча, уйлап укы.

5. Сезнең киңәшләрне без һәрвакыт истә тотарбыз, чын китап дуслары булырбыз.

6.Китап укыганда яктылык сул яктан төшергә тиеш.

7.Ашаганда укырга ярамый.

8.Китап белән күз арасында 25-30 сантиметр булырга тиеш.

- Сез килешәсезме, дуслар?

Укучы:

Китап- киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китап ны.

Укы, дустым, син аны.

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/303083-otkrytyj-klassnyj-chas-kniga-istochnik-znanij

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки