Охрана труда:
нормативно-правовые основы и особенности организации
Обучение по оказанию первой помощи пострадавшим
Аккредитация Минтруда (№ 10348)
Подготовьтесь к внеочередной проверке знаний по охране труда и оказанию первой помощи.
Допуск сотрудника к работе без обучения или нарушение порядка его проведения
грозит организации штрафом до 130 000 ₽ (ч. 3 статьи 5.27.1 КоАП РФ).

Свидетельство о регистрации
СМИ: ЭЛ № ФС 77-58841
от 28.07.2014

Почему стоит размещать разработки у нас?
  • Бесплатное свидетельство – подтверждайте авторство без лишних затрат.
  • Доверие профессионалов – нас выбирают тысячи педагогов и экспертов.
  • Подходит для аттестации – дополнительные баллы и документальное подтверждение вашей работы.
Свидетельство о публикации
в СМИ
свидетельство о публикации в СМИ
Дождитесь публикации материала и скачайте свидетельство о публикации в СМИ бесплатно.
Диплом за инновационную
профессиональную
деятельность
Диплом за инновационную профессиональную деятельность
Опубликует не менее 15 материалов в методической библиотеке портала и скачайте документ бесплатно.
30.01.2014

Мой родной край

Зарипова Илюза Ильдусовна
Учитель татарского языка
Сценарий внеклассного мероприятия «Мой родной край» для учеников 5-9 классов. Готовый материал включает стихи и песни о малой родине, посвященные ее красоте и значению. Краткий экскурс в историю родного села поможет школьникам глубже узнать и оценить прошлое своего края. Идеально для проведения тематического праздника, классного часа или мероприятия по патриотическому воспитанию.

Содержимое разработки

Тема: Каз өмәсе-авыл бизәге.

Максат: 1. Укучыларда татар халкының гореф-гадәтләренә мөнәсәбәт тәрбияләү, әхлак тәрбиясе, эстетик зәвык бирү;

2. Бала күңелендә халкыбызның үткәненә, йолаларына ихтирам уяту;

3. Үз милләте белән горурлану хисләрен кузгату.

Материал һәм җиһазлау:“Раушан көзге” китабы, “Мәгариф” журналлары.

Чигүле киемнәр, сөлгеләр, татар милли киемнәре, паласлар, казлар, канат, көянтә, чәй табыны, плакатлар: “Каз өмәсе-авыл бизәге”, “Аулак өйле һәм гармунлы яшьлегемне сагынам”, компьютер.

Кичәгә 1-9 сыйныф укучылары катнаша.

Кышлар үтеп, ямьле җәйләр җиткәч, су буйларына ямь өстәп, каз бәбкәләре чыга. Ямь-яшел чирәмдә йөгереп- йөгереп чирәм йолкып йөргән бәбкәләрне кем генә яратмый икән?

Презентация.

Башлангыч сыйныф укучылары сөйли:

Су буенда, чирәмлектә,

Сары чәчәкләр кебек

Сары-сары бәбкәләр

Чирәм йолкый мәш килеп.

Бәбкәләр, бәбкәләр

Чирәм бик тәмле, диләр.

Таң белән кошлар сайрый,

Безнең бәбкәләр йоклый.

Җил- яңгырдан бәбкәләрне

Әни казлары саклый.

Бәбкәләрем, көлегез,

Су буена төшегез.

Мине ныклап тыңлагыз,

Бик тәртипсез йөрмәгез.

Эләксәгез төлкегә,

Калырсыз сез көлкегә.

“Кәрия – зәкәрия” уены.

Күргәнегез бармы сезнең

Ата каз биегәнен?

Нәни бәбиләре чыккач,

Кычкырган, сөенгәнен ?

Ул каңгылдап, әнкә казны

Яратып сөйләшкәнен

Сары йомгак бәбкәләргә

“Таң – таң” дип эндәшкәнен

Таң атты дип шатланса да

Юаш икән бу димә.

Ата каз булганда берүк

Бәбкә янына килмә.

Зур булырлар бәбкәләр

Җәйләр үтеп,көз җиткәч,

Зур үскәч бу бәбкләр

Өмә вакыты җитәр.

Ярда бер төлке йөри

Бәбкәләрне күзәтә

Тизрәк очып кайтыгыз

Оягызга качыгыз көш – көш (бәбкәләрне җыялар)

Презентация.

Беренче салкыннар төшкәч, татар авылларында була торган каз өмәләре һәркемгә билгеле. Алар авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә, ә кайчакта урак эшендә ярдәмләшкәннәр. Каз өмәсе ул – иң элек, матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.

Инде эшенә килсәк – күмәкләшеп эшләнгән каз йолку – бәйрәм төсен алган. Кызлар үзәренең осталыкларын, булганлыкларын шунда күрсәткәннәр, башкалардан үрнәк алырга, өйрәнергә тырышканнар. Шаян сүз, җыр- көлке белән аралашкан эш бик тиз барган. Безнең Татар Борнае авылында бу күркәм йола хәзер дә саклана.

Рәхим итегез каз өмәсенә.

“Каз үләне “ җыры.

Җырлый – җырлый, бии – бии,

Бәйрәм итик гел бергә.

Каз өмәсе гөрләп шулай

Барсын гомер – гомергә.

Авылларда хәзер каз өмәсе

Уз, рәхим ит , әйдә кунакка

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка эзләп тә.

Каз йолкыйлар кызлар алар өчен

Коймак пешә һәрбер ызбада

Егетләрнең күзе төшмиме соң ?

Утырмага килгән кызларга.

Җырлый – җырлый йолкыйлыр кызлар

Мамыклары ята сибелеп

Казларыбыз быел уңды диеп

Түшәгемә мамык булды диеп

Әбекәйләр йөри сөенеп.

Су буена сипсәң каурыйларын

Яренгә дә уңар казыгыз.

Кызларыгыз очар вакыт җитте

Сагынырсыз, карап калыгыз.

Көзләр җиткәч, казлар киткән кебек

Вакыт җиткәч, китә кыз бала.

Авылларда хәзер каз өмәсе

Өмә җыры – һәрбер ызбада.

Авылларда каз өмәсе гөрли,

Юл өстенә канат сипкәннәр.

Канат өсләренә баса – баса

Кызлар каз юарга төшкәннәр.

Авылларда хәзер каз өмәсе

Уз, рәхим ит,әйдә кунакка

Өреләре чыккан каз ашларын

Табалмассың башка юллап та.

Әби:

Кызларым – уңганнарым казларны юып кайтканчы , бераз өйләрне җыештырып алыйм. Каз итеннән авыз итәргә, бәлки, сез дә килерсез егетләр?!

Егетләр: Килсәк кертәсезме соң? Кызлар ни әйтер бит.

Әби: Кертерләр, кертерләр. Элегрәк каз өмәләре көнне кичләрне күңелле үткәрә идек. Безнең Борнай яшьләре бит мондый кичәләрне үз итәләр.

1 егет: Әйдәгез, кайтык егетләр. Кичкә киләсебез дә бар.( Кызлар җырлап кайта, казларны урнаштыралар)

Әби: Әйдәгез, әйдә кызлар, рәхмәтләр генә яусын инде , олы эшемнән котолдырдыгыз. Чәем дә кайнаган, ашым да пкешкән. Бәлешемнән дә авыз итегез.

Кыз: Кызлар, кайсыгызга чәй ясыйм ?

- Рәхмәт. Рәхмәт.Алайса әйдәгез канат сыдырып алабыз.

2-се: “Калган эшкә кар ява” – ди халык.Бүгенге эшне иртәгә калдырмыйк.

1-се: Әниләрегездән кич утырырга калырга сорадыгызмы. Кичкегә каласызмы ?

- Калырбыз.

- Тиз генә эшне тәмамлыйк инде .(канат сыдыралар)

Каз канаты “ җыры белән эшлиләр. “Җырлагыз, кызлар “ җыры белән егет килә:

Тәрәзәдән карыйсыз ла,

Карап кемне таныйсыз ?

Карап тилмерем торганчы

Ник чакырып алмыйсыз ?

Кыз: Масаеп йөрмәгез әле,

Уйлагыз керү ягын .

Ишекне бикләп куярбыз

Шундый сүз булса тагын.

1 егет: Әллә кертмисездәме ? Сездә буген каз өмәсе иде бит. Бәлеш исе чыккан. Бәлеш төбе безгә калдымы соң ?

Кыз: Бәлеш кирәкме, әләгә кызлармы ?

Егет: Пешкән симез кыз кирәк!

Юк ла, симез каз кирәк!

Тагын матур кыз кирәк!

Кыз: Керегез, әйдәгез. Бәлеш белән чәй эчәргә утырыгыз.

Егет : Юк – юк, чәй эчеп тормыйбыз. Әллә соң уеннар гына уйнап алыйкмы ?

Кыз: Ярый шул, без дә бераз ял итәрбез.

Нинди уен уйныйбыз ?

Быел каз канаты күп булды, “Канатлы” уены уйнык мәллә ?

Әйдәгез, әйдәгез.

Тагын нинди уен уйныйбыз ?

“Серле тартма “ уены уйныйбыз.

Җырламыйча туй итмиләр,

Җырсыз бер бәйрәм булмый.

Безнең кызлар җырламаса,

Уенда бер ямь булмый

Кыз: Җырлыйбыз. Җырлыйбыз

Ялындырып тормыйбыз (Җыр җырлыйлар)

Кызлар: 1 җырлый, кызлар җырлый

Кызлар җыры канатлы.

Кызлар җыры күңелдәге

Сагышларны таратты

2 Җырлый – җырлый, бии – бии

Бәйрәм итик гел бергә

Каз өмәсе гөрләп шулай

Барсын гомер – гомергә.

Егет: Исәнмесез егетләр – кызлар. Буген сездә каз өмәсе икәнен соң гына ишеттем. әллә соңга да калганмын инде ?

Соңга калдың, соңга калдың. Шуның өчен сиңа җәза бирәбез.

Җәза ?

Нишләтәбез ?

Җырлатабыз, биетәбез

1 кыз: Бие әйдә, бие әйдә

Сындыр идән тактасын

Сындырсаң идән тактасын

Үзем түлим акчасын.

“Авылым урамнары” җыры белән тезелеп басалар. Парлап җырлап чыгып китәләр.

Ямьле минем туган авылым-әдәби музыкаль кичә.

Кичә бер сәгатькә каралган, 5-9 нчы сыйныф укучылары белән үткәрелә.

Максат: авылыбызның кыскача тарихы, аның күренекле кешеләре, гореф- гадәтләре белән таныштыру; милли төбәк компонентлары куллану;

районыбызның күренекле кешеләре, якташ язучыларның иҗаты белән кызыксыну уяту.

Хәерле көн теләп пәрдә ачам,

Хәерле көн телим һәркемгә.

Кылган гамәлебез игелектән тора

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Нарасыйлар безнең яңга килә

Балачагым матур үтсен дип.

Күбрәк белеп, күпне ишетергә

Затлы кешеләрне таныйк дип.

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер-гомергә.

Бүген дә без шушы якташларның

Җыр- моңларын салыйк күңелгә.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! Без бүген “Ямьле минем туган авылым” дигән кичәгә җыелдык. Хәзер авылыбызның кыскача тарихы, аның күренекле кешеләре, гореф-гадәтләре белән танышырбыз.

Презентация .

Әй, туган ягым! Бу сүзләр нинди матур яңгырый! Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган да, ул турыда кем генә шигырь язмаган! Бу җирдә элек-электән ата-бабаларыбыз гомер кичергән. Туган-ягым – минем туып-үскән авылым.

Бикә Рәхимованың “И туган як” шигыре яңгырый.

“Сәяхәтче җыры” (З. Гыйбадуллин көе, Г.Зәйнәшева сүзләре.)

Тарихыбызның бай рухи мәдәниятен белү, ул чорның җәүхәрләре белән танышу безнең өчен, милләтебезнең тормышы хәл ителгән чор өчен аеруча кирәк.

Безнең авыл бик бай тарихлы, аның тарихы 12 нче йөзнең башларына барып тоташа.Элек Болгар илендә 200 ләп шәһәр була.Шундый шәһәрләрнең берсе-Татар Борнае шәһәрлеге.Ул авылдан 400 метр көньяк-көнбатышта урнашан.

Түгәрәк формасындагы алакның мәйданы 2 гектар. Ике ягында да капка булган.Тирә-яклап су тутырылган чокырлар һәм валлар белән әйләндереп алынган бик яхшы ныгытылган крепость була.Бу шәһәрлекне икенче төрле Алка дип тә йөртәләр.

“Борнаем – туган җирем”( М.Сөнгатуллин көе Ф.Сафин сүзләре.)

Борнай авылы бу тирәләргә беренче булып килеп урнашкан. 1361 елда Алтын Урда ханы Аксак тимер Болгар дәүләтенә җәза походы оештыра.Ул 1236 елда монгол яуларыннан аксакаллары сөйләвенә караганда Аксак тимер гаскәрләренә каршы көрәштә һәлак булган сугышчылар гомуми каберлеккә күмелә,өстенә таш куела. Бу таш хәзергесе көнгә кадәр саклана. Авыл халкы Изгеләр өстен тимер чардуган белән әйләндереп алган.

Презентация

Шәһәрлек җимерелгәннән соң авыл хәзерге урынга күчә.Ул вакытта бөтен тирә - як урман белән капланган була һәм елгасы да мул сулы була.

Безнең авыл тарихы борыны заман тарихы белән бәйләнгән. Без моны Кандалый иҗатында “Сәхипҗамалга” поэмасында күрәбез.Автор монда иске тормышны чагыштырып курсәтә, Сәхипҗамалга гыйбрәт булсын өчен, Рәжәп авылының надан егетенә чыккан Борнай кызын ачык картиналарда тасвирлый.

Берәү карышты Борнайга

Тиз үк кайтты да,тормай да

Елыйдыр, дәхи елый да

Тулып мәгълүм,булып мәхсүн

Сөяген тоз кеби уып,

Ки борнын кан илә юып,

Җибәрде ахры куып,

Ки Борнайга турук кына.

Казанда Борнаев мәчете безнең авыл тарихы белән бәйләнгән,чөнки аны төзеткән кешенең 7 нче буынын исеме Борнайгыл дип аталган.(Мәчетнең рәсеме күрсәтелә)

З.Рәмиевның тормышы шул ук тарих белән бәйләнгән. Ул Орск сәүдәгәре Борнаевның Мәхүбә исемле кызына өйләнгән.

Якташыбыз чуваш халкының күренекле шагыйре Педер Хузангай авылыбызның түбәтәйле малайларын искә ала.

Туган ягым, Татарстан!

Синдә үскән чуваш идем,

Кабатланмас якты еллар

Искә төшә һаман минем

Синдә калган сабый чагым

Истә һаман, туган ягым

Аллы-гөлле түбәтәйле

Якташкайлар-яшьтәшкәйләр!

Кайда безнең сулар кереп

Ярда кызынып яткан җәйләр!

Татар халык биюе.

Борнай халкы элек-электән гореф-гадәтләр, милли традицияләргә бай булган. Нардуган, Нәүрүз, Сабантуй, орлык чыккан көн һәм башка бәйрәмнәр ел саен кабатланган, борын-борыннан килеп, революциядән соң бераз онытылып торган.

Каз өмәсе, кич утыру, аулак өй, милли традицияләргә туры китереп үткәрелә торган туйлар соңгы вакытта яңадан әйләнеп кайтты.

“Аулак өй”дән күренеш.

Борнайның табигате искиткеч. Авыл ягыннан агучы Атасу инешн кече Чирмешәнгә коя. Авылны көнчыгыштан күлләр әйләндереп алган: Якты күл, Әйләнмәле күл, Алма бакчасы күле, Шәриф күле, Коры күл, Тирән күл. Болар барысы да карст күлләре. Кайчандыр бу күлләр урман эчендә булганнар. Сугыш елларында урманнар мәйданы кимегән, хәзер алар урынында авыл хуҗалыгы җирләре. Туфраклары башлыча соры урман туфрагы. Халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

“Туган авылымы” (С.Садыйкова көе М.Ногман сүзләре.)

Әлкием, дип җырлый, Сарманым дип

Мөслимем дип кайчак моңлана

Хакыйкатькә кайсы чишмәләрдән

Моңнар алып үскән бу бала?

Син җырлаган чакта кемнәрнеңдер

Ишеткәлим шулай дигәнен

Дөрестән дә бердәй үз күрәсең

Идел-йортның һәрбер төбәген.

Бәлки шуңа сине һәрбер төбәк

Үз җырчысы итеп саныйдыр

Читтә яшәүчеләр

Җырларында

Туган ягын үзенең таныйдыр.

Мин дә таныйм авылым басуларын,

Урман моңы, кошлар сайравын

Ишетәм кебек Борнай чишмәсенең

Инеш кебек чылтырауларын.

Хыялымда күрәм шул инешнең

Кушылуын Идел-елгага

Юмарт Идел барыр юлларында

Һәр төбәкне тигез сугара.

Юккамени, һәркем газиз күреп,

“Иделем, ди, минем Иделем!”

Шул Иделгә тиңдер, әй җырчыбыз,

Халык моңын җыйган күңелең.

“Әлкием” (З.Гыйбадуллин көе,Н.Дәүли сүзләре.)

Туган ягымда туып – үскән кешеләр арасында игенчеләр,язучылар,укытучылар,табиблар,инженерлар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Алар үз бәхетәрен туган якта шушы төбәктә тапканнар.

Авылыбыздан еракта яшәгәннәре дә - безнең горурлыгыбыз.

Килә бер көй кырлар,урман шаулап,

Әйләнеп лә килә болыннан

Йөрәк дәвалары ала халкым

Мирсәеттән – җырчы улыннан.

Моң, дәрьяңны вәкаләте белән

Син милләтнең гаярь илчесе.

Канатында җырның ак татарның

Киләчәккә, алга илтүче.

Галәмнең,йолдызлары эчендә

Тылсымлы кояшы бар, ае

Асыл җырчы бүләк иттең безгә

И мөкатдәс, Татар Борнае!

Мирсәет Сөнгатуллинның “ Туган авыл” җырын тыңлау.

Мирсәет Сөнгатуллин - гасырлар авазын җырга салып, дөнья буйлап сәяхәт итә, үзенчәлекле җырчы буларак, татар халкының күләгәдәрәк калган борынгы җырларны барлый, эшкәртә, югалган тарих, таралган халык, фаҗигале язмышларны тибрәткән сыктау – сызлануларны, тирән кичерешләрне чагылдырган нәзберек татар аһәңен халыкка җиткерә.

“Моңнар кайтсын авылга” җыры (Р.Хәкимов көе Р.Чурагулов сүзләре.)

Н. Дәүлинең “Бәхет турында” шигырен 1 укучы сөйли.

“Яшьлегем чишмәләре” җыры яңгырый.

Һәр көн шулай җырлар җырлап яшик,

Моңлы күңел һәрчак ак булсын.

Моңга тулган күңел һәрвакытта,

Изгелекләр белән уралсын.

Адрес публикации: https://www.prodlenka.org/metodicheskie-razrabotki/30483-moj-rodnoj-kraj

Свидетельство участника экспертной комиссии
Рецензия на методическую разработку
Опубликуйте материал и закажите рецензию на методическую разработку.
Также вас может заинтересовать
Свидетельство участника экспертной комиссии
Свидетельство участника экспертной комиссии
Оставляйте комментарии к работам коллег и получите документ
БЕСПЛАТНО!
У вас недостаточно прав для добавления комментариев.

Чтобы оставлять комментарии, вам необходимо авторизоваться на сайте. Если у вас еще нет учетной записи на нашем сайте, предлагаем зарегистрироваться. Это займет не более 5 минут.

 

Для скачивания материалов с сайта необходимо авторизоваться на сайте (войти под своим логином и паролем)

Если Вы не регистрировались ранее, Вы можете зарегистрироваться.
После авторизации/регистрации на сайте Вы сможете скачивать необходимый в работе материал.

Рекомендуем Вам курсы повышения квалификации и переподготовки